К??ел ачу конспектызурлар т?ркеме ?чен Тема: К?з патшабик?се б?йр?мен? с?ях?т


Көз патшабикәсе бәйрәменә сәяхәтМаксат:Туган җиребезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү;балаларда җыр – биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.
Зал бәйрәмчә бизәлә.Чәчәкләрдән,көзге яфраклардан герляндалар ясап эленә,чәчәк букетлары куела.Урталыкка Көз патшабикәсенә кресло куела.Стенага көзне тасвирлаган картиналар эленә.Бер почмакта көзге уңыштан өстәл әзерләнә. Күңелле музыка яңгырый.Залга балалар керәләр.Бәйрәм башлана.
А.б:Әкият,әкият башлана!
Олысыда кечеседә әкияткә ышана.
Бары әкияттә генә булаТылсымлы могҗизалар.
Хәзер менә шул турыда Сөйлим сезгә, балалар!
Дуслар!Без бүген сезнең белән гаҗәеп бер матур әкият иленә – көз патшабикәсе бәйрәменә сәяхәткә китәрбез.Ә юлга үзебез белән бик күп итеп көлке,шатлык,җырлар,уеннар,биюләр алырбыз.Чөнки алардан башка безне ул бәйрәмгә кертмәячәкләр.
Бала.Ә без анда нәрсәгә утырып барачакбыз соң,машинагамы, поездгамы?
А.б:Юк,балалар! Без күзләребезне генә йомачакбыз һәм тылсымлы сүзләр әйтәчәкбез.Ә хәзер минем арттан кабатлагыз: «Бер, ике,өч! Әкият ишегеңне ач!»Балалар кабатлыйлар. Музыка яңгырый.(Кирәкле атрибутлар куела).
А.б: Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз, берегез дә калмадымы?
Бу вакытта залга өч малай чыгалар.(Аларның өсләрендә желетлар, каурыйлар тагылган беретлар, кулларында төрелгән кәгазьләр)
1 малай.( кәгазьне сүтеп укый): Игътибар! Игътибар!Бүген көз патшабикәсе барлык кешеләрне бәйрәмгә чакырды!!
2 малай. ( кәгазьне сүтеп укый):Барлык кунакларга да биергә, җырларга кушылды!!
3 малай: Әнә Көз патшабикәсе үзе дә килә,каршы алыгыз!!Музыка яңгырый.
Залга көз патшабикәсе керә. Аның кулында чәчәкләр, көзге яфраклар белән үрелгән таяк.Ул килен тәхетенә утыра.Аның янына өч малай (аның хезмәтчеләре) килеп басалар.
1малай:Утырып алтын атынаКөз килде бар дөньяга.
Урманнар ,кырлар буйлапЙөри алтынга буяп.
2 малай:Бакчада балан өлгердеКөннәрдә салкынайта.
Кошлар тавышы күңелдәМоңсу хисләр уята.
3 малай: Җилләр белән уйнаклап
Яфраклар коелалар.
Тезелешеп кошлар да
Җылы якка очалар.
Җыр:» Яфрак бәйрәме» (УМК)
Шулвакыт ишектән кемнеңдер: «Җибәрегез мине, минем дә бәйрәм күрәсем килә!»дигән сүзләре ишетелә.
Көз патшабикәсе: (хезмәтчеләренә):Бу нинди эш? Кемнең безнең бәйрәмнең ямен җибәрәсе килгән анда?
Шулчак залга Карачкы килеп керә.Ул йөгереп килеп Көз патшабикәсенең аягына егыла.
Карачкы: Көз патшабикәсе! Мине берәү дә бәйрәмгә кертми, зинһар өчен керт мине үзеңнең бәйрәмеңә!
Көз патшабикәсе: (гаҗәпләнеп): Син кем? Бу кыяфәтеңдә ни эшләп йөрисең минем бәйрәмемдә?
Карачкы: (кесәсеннән әрекмән яфрагы алып күз яшләрен сөртә).
Көз патшабикәсе:Менә инде балалар бәйрәмендә елап торырга! Йә әйт әйдә нәрсәгә елыйсың?
Карачкы:Патшабикәм! Мин ниндидер бер ялкау я эшлексез түгел. Мин бик эшчән бакча Карачкысы! Җәй буе бакчада басып торам, йокламыйм да, ашамыйм да яшелчәләрне саклап үстерәм. Минем әле яклаучыларым да бар.Кош булып киенгән балаларга карап: Кошлар мин сезне бакчадан куаммы?
Кошлар: (бергә): Куасың, куасың!
Карачкы: Минем тагын яклаучыларым бар!(Яшелчәләр булып киенгән балаларга карап) Яшелчә, җиләк – җимешләр,мин сезне кошлардан әйбәт саклыйммы?
Яшелчәләр: (хор белән)Саклыйсың, саклыйсың! Рәхмәт сиңа Карачкы!Синнән башка без бетәр идек!
Карачкы: Көз патшабикәсе, менә күрдегезме инде, ә мине бәйрәмгә кертмиләр, киемең матур түгел диләр. Матур киенсәм миннән кем курыксын инде?
Көз патшабикәсе: Ачуланма инде, Карачкы дус.Әйдә түрдән уз, кунак булырсың!(Карачкы башын югары чөеп, себеркесен мылтык кебек тотып кошлар яныннан «Көш, көш»дип әйтеп үтә, бер кошны куып җибәреп урынына баса).
Көз патшабикәсе:(кулындагы таягын идәнгә өч тапкыр сугып )Көзне бик күңелсез фасыл диләр, әйдәгез уйныйк көлик ,шатланыйк.Дусларым ,Гөмдәләр әйдзгез, чыгыгыз уртага! (гөмбә башлыгы кигән балалар бию башкаралар)
Бию: «Гөмбәләр биюе»
Көз патшабикәсе: Сез, гөмбәләр, бик уңганнар!
Бүген безнең бәйрәмгә бик күп балалар килделәр,әйдәгез сүзне аларга бирик әле.
А.б: Бүген безнең бәйрәмгә бик күп балалар килделәр,әйдәгез сүзне аларга бирик әле.
4б. Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфракларданАлтын келәм җәелгән.
5б. Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.
 6б. Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,
Саламнардан зур эскертләр куеп,
Кара җирне уҗым белән каплап,
Тракторлар белән гөрләп-шаулап.
Кырлар буйлап уңган көз йөри.
7б. Җил агачка хәбәр салды
Яфракларын коярга.
Инде җәйләр артта калды,
Көз, син килеп ояла.
 
8б. Көз ашыга агачларга
Үз бизәген салырга.
Урманнарны, болыннарныБуяп китә сарыга.
 
9б. Кошлар көньякка төбәлеп,
И очалар, очалар.
Әйләнеп кайтырбыз диеп,
Һаваларны кочалар.
 
10б. Сары, кызыл төсләр белән,
Карлы яңгыры беләнБезнең бакчага көз килдеМул уңышлары белән.
 
11б .Бу бакчада ни үсәме?
Бу – яшелчә бакчасы.
Бар табынга куеласыЯшелчәнең барчасы.
Карачкы:
Мин саклаган яшелчәләрБик күп булып үстеләр.
Бергәләшеп, җитәкләшеп,
Бәйрәмгә дә килделәр.(Карачкы белән бергәләшеп түгәрәк уены уйнатыла)
Җырлы уен: «Яшелчәләр хороводы» (УМК)
А.б: Булдырдың, Карачкы,бик матур уйнадыгыз!
12б.Кәбестә: Мин булам кәбестә,
Үзем яшькелт төстә.
Ашларга да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин.
Чөнки мине балаларКөн дә көтеп алалар.
 
13б.Кабак: Карагыз әле бер генәМенә миңа – кабакка,
Турап куйсагыз, мин сыймыймХәтта тугыз табакка.
 
14б.Кишер: Минем исемем – кишер,
Теләсәң, болай пешер,
Теләсәң, ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.
 
15б.Суган: Минем исемем – суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
 
16б.Кыяр: Карагыз сез миңаҮзем эре, шома, сөйкемле.
Су сипкәнгә шулай үстем мин,
Нәфис, зифа кызлар шикелле.
 
17б.Помидор: Җылы якта тусам да мин,
Сездә дә уңыш бирәм.
Кып-кызыл булып пешәмен,
Тәмләткечләргә керәм.
18б.Чөгендер: Җир астында җыйнак кынаКызарып үсеп ятам.
Чөгендерле аш та тәмле,
Венегретка да батам.
 
19б.Алма: Кем генә яратмый мине:
Ашый сабый бала да,
Зурларын әйтеп тә тормыйм,
Алма дисәң дә ала.
20б.Карлыган: Беләсезме, иң күп өлешС витамины кемдә?
Лимонда, билгеле, бик күп,
Ә аннан кала миндә.
 21б. Сәламәтлекнең серләре –
Яшелчә белән дуслык.
Яшелчә, һәркем белгәнчә,
Витаминга бай ризык.
 
22б. Яшелчә, җиләк-җимешләр,
Әйдәгез, түргә, дуслар!
Сезсез өстәлнең яме юк,
Сез – безнең якын дуслар.
 
Җыр – “Уңыш җыябыз”(мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме)
23б.Бәрәңге: Әгәр мине җиргә күмеп куеп,
Кешеләр карамасалар,
Бу кадәрле уңыш булмас иде,
Күммәсәләр, утамасалар.
 
 24б. Әй бәрәңге, дөрес әйтәсең син,
Көч түкмичә бер ни уңалмый.
Бәрәңгесез яшәү мөмкин түгел,
Бәрәңгесез аш та булалмый.
 
Карачкы:  Чынлап та, дуслар, бәрәңге быел бик уңган, хәтта чүпләп бетерә дә алмаганнар. Хәзер без шул бәрәңгене  чүпләп ярышырбыз.
1.Уен: “Кем тизрәк чүпләр?” 2.Уен: «Тәменнән таны» (күз бәйләп яшелчә, җиләк – җимешләрне тәменнән тану)
Балалар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин күрсәткән яфракларның кайсы агачтан  коелганын әйтерсез.
3.“Яфрак таны” уены.
Көз патшабикәсе:  Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне! Без бүген бик күңелле бәйрәм иттек!Көз шулай инде ул балалар, әлә моңсу һәм шатлыклы, кояшлы – яңгырлы була.Ләкин мин бик шат, сез мине матур алтын төсләрем, мул табыннарым, яшелчә, җиләк – җимешләрем өчен яратасыз. Бүген минем бәйрәмдә катнашкан өчен сезгә зур рәхмәт, балалар! Мин сезгә үземнең күчтәнәчләремне калдырам,ә хәзер сау булыгыз!
Бәйрәм тәмам.