Занятие в средней группе Урманга сэяхэт


Казан шәһәре Совет районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
60нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы»мәктәпкәчә белем муни-
ципаль бюджет учреждениесе.
Раслыйм Бакча мөдире
__________ Низамова Ә.Н.

“Урманга сәяхәт”.
(3нче уртанчылар төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге)
Тәрбияче: Садыйкова Рәзинә Рафаил кызы.
2016-2017нче уку елы.
Максат: балаларның урман,тирә-юнь турындагы күзаллауларын киңәйтү;
кыргый хайваннар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; бәйләнешле
сөйләм телен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; табигать-
кә һәм хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: урман рәсеме, йорт һәм кыргый хайваннарның рәсемнәре; “Тү-гәрәк”җырының аудиоязмасы;куян уенчыгы;куян,аю,төлке башлыклары.
Эшчәнлек барышы.

-Балалар,бүген безгә кунаклар килгән.Әйдәгез әле,без алар белән исәнләшик.
-Ә хәзер балалар, кулларны тотынышып түгәрәк ясыйк һәм бер-беребезгә хәерле көн телик.
Кулларга без тотындык,
Бер-беребезгә елмайдык.
Җылы китте кулларга.
Рәхәт булды дусларга.
-Дусларым, мин сезне бүген урманга кунакка чакырам. Ләкин урманга барганчы,безгә анда үзебезне ничек тотарга кирәклеген искә төшерик. Урманда нәрсәләр эшләргә ярамый?
(Балаларның җаваплары)
-Чүп ыргытырга,чәчәкләрне өзәргә,җәнлекләрне рәнҗетергә,агачларны сындырырга,тавышланырга һәм шырпы белән уйнарга ярамый.
-Дорес,балалар. Сез урманда үзегезне ничек тотарга кирәклекне беләсез икән.
-Әйдәгез, балалар, күзләрне йомдык,1,2,3дип саныйбыз.
Менә без урман аланына килеп тә чыктык.Карагыз әле,монда ничек матур. Нинди тынлык! Балалар,тыңлагыз әле Ауу! Ауу!
-Нәрсә икән бу? (Кайтаваз)
-Дөрес,кайтаваз бу балалар. Әйдәгез әле,урман аланында “Түгәрәк”уенын уйнап алабыз.(Музыка белән)
Бир кулыңны,бир кулыңны
Булсын әле түгәрәк.
Әйе шул,әйе шул
Булсын әле түгәрәк.
Күтәреп кулларыбызны
Чәп-чәп итеп кул чабыйк.
Әйе шул,шулай шул
Чәп-чәп итеп кул чабыйк.
Ягез әле,бергәләшеп
Тыпырдап биеп алыйк.
Әйе шул,шулай шул
Тыпырдап биеп алыйк.
Балалар,карагыз әле агач төбендә нәрсә утыра? (Куян утыра)
Балалар,куян нишләптер бик боеккан, күңелсез.Әйдәгез, куян белән бер уен уйнап алабыз. Куянның да күңеле күтәрелеп китәр. (Балалар түгәрәккә басалар)
“Ак куянкай” уены уйнала.
Балалар, куян белән саубуллашыйк та юлыбызны дәвам итеп такта янына килик. (Интерактив такта янында эш)
Безгә бүген балалар, электрон хат килгән. Әйдәгез карыйк әле, хатта нәрсәләр бар икән. Табышмаклар диелгән монда. Әйдәгез,табышмак-ларның җавапларын табабыз. Игътибар белән тыңлагыз әле.
Кош түгел – оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне бик ярата,
Сызгырса урманны яңгырата.(Тиен)
Үзе ялагай,
Үзе хәйләкәр,
Ул нәрсә булыр
Йә әйтеп җибәр.(Төлке)

Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар күзли. (Бүре)

Ул өстенә җәй дә,кыш та
Энәле күлмәк кия.
Шулай да әнкәсе аны:
“Йомшагым,”- диеп сөя.(Керпе)
Үзе кардай ап-ак ул,
Озын колак бик сак ул.
Дошман күрсә элдертә.
Кем аны куып җитә. (Куян)
(Тактада хайваннарның рәсемнәре чыгып бара).
-Балалар, бу хайваннар барысы бергә ничек атала? (Кыргый хайваннар)
- Ә ни өчен алар кыргый хайваннар дип аталалар?( Чөнки алар урманда яши-ләр һәм азыкны үзләре табалар)
-Бик дөрес.Әйдәгез кыргый хайваннар булып тагын бер уен уйнап алабыз.
(Балаларга куян,аю,төлке башлыклары кидерелә)
“Күрсәт әле,үскәнем” уены уйнала.(Музыка астында).
Күрсәт әле,үскәнем
Ничек йөри төлкеләр?
Менә шулай,менә шулай
Шулай йөри төлкеләр.
Күрсәт әле, үскәнем
Ничек сикерә куяннар?
Менә шулай, менә шулай
Шулай сикерә куяннар.
Күрсәт әле, үскәнем
Ничек йөри аюлар?
Менә шулай, менә шулай
Шулай йөри аюлар.
-Балалар, хәзер без сезнең белән кыргый һәм йорт хайваннарына үз өйлә-рен, урыннарын табарга булышырбыз. “Кем кайда яши?”уены уйнала.
-Булдырдыгыз,балалар. Хәзер инде безгә төркемебезгә кайтыр вакытта ки-леп җитте. Түгәрәккә басыйк һәм өчкә кадәр саныйк. (саныйлар).
- Әйдәгез, килгән кунаклар белән саубуллашыйк та төркемебезгә кайтыйк.
-Сау булыгыз!