«Урам ?д?бе» (т?рбия с?гате)
Тема: Урам әдәбе
(тәрбия сәгате)
Максат: Укучыларга урамда әдәпле йөрү күнекмәләре бирү
Әйләнә- тирәдәгеләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.
Материал: Р.А. Низамов “Әдәплелек дәресләре”, 1995.
Васильева-Гангнус “Әдәплелек әлифбасы”.
Н.Е. Богуславская, Н.А. Купина “Веселый этикет”, 1997.
“Татар әдәбияты дәресләрендә сәламәтлеккә өйрәтү”, 2005.
“Балаларга үгет-нәсыйхәт” Казан, 2001.
“Җәлил хәзрәт вәгазьләре”, 1998
Җиһазлау: Өй макеты, кирпечләр, кагыйдә язылган таблица, клей.
Әңгәмә барышы.
Мотивлаштыру-ориентлаштыруэтабы.
1.Уңай психологик халәт тудыру.
- Укучылар бер рәткә баса.
- Исәнләшү. “Исәнме” – энергизатор.
- Ике төркемгә бүленеп утырту.
2.Уку мәсьәләсен кую.
160, 161 бит “Онытылмас мәктәп еллары” ярдәмлеге.
Сумка тоткан, башындагы бүреген кыңгыр салган малай сагыз чәйни-чәйни юлдан бара. Янәшәдән генә ике кулына авыр сумка тоткан әби атлый. Ә малай әбигә игътибар итми.
-Малайның ялгышы нәрсәдә?
-Сез нәрсә эшләр идегез?
(Төркемнәрдә эш)
2. Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк бар. Янәшәдән бер малай бара. “Бабай, бер төргәгең төшеп калды, - ди ул. – Юк улым, үземдә,”-ди бабай. Ә малай һаман: “Бабай, синең 5 төргәгең бар иде, ә хәзер кулыңда дүртәү генә,”-ди. Бабай малайга: “И улым, син математиканы яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән,”-ди. Укучылар, малай нинди кагыйдәне белми?
(Төркемле дискуссия)
Һәр төркемнең фикере тыңланыла.
Нәтиҗә: Димәк, укучылар, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
Урамда йөргәндә әдәплелек кагыйдәләрен саклау турында сөйләшербез.
II.Уку мәсьәләсен чишү.
“Акыл штурмы”
Укучылар, сез урамда, җәмәгать урыннарында нинди кешегә игътибар итәсез?
( Укучыларның фикерен тактага язып барам. Яхшы һәм начар якка бергәләп бүләбез.
Нәтиҗә дә балалар белән бергә чыгарыла.)
-Димәк, урамда йөргән вакытта үзебездә менә шушы сыйфатларны булдырырга тиешбез.
“Исәнме, дустым” – энергизаторы.
III. Модельләштерү.
-Ә хәзер укучылар, без сезнең белән “Яхшылык йорты”ның макетын төзербез. Мин сезгә аларның кирпечләрен бирәм, ә сез, менә шушы арада урамда һәм башка җирләрдә нинди яхшылыклар эшләдегез, шуны кирпечкә языгыз да, йортыбызны төзи башларбыз.
(Укучылар һәрберсе үзе яза.)
- Хәзер әйдәгез, яхшылык йортын төзи башлыйк. Иптәшегез йорт салганда уйлап, үз-үзегезгә бәя биреп утырыгыз әле, сез дә шулай яхшылык эшлисезме, әллә битараф кына берни булмагандай үтеп китәсезме?
(Йорт төзү)
-Рәхмәт, укучылар.
V.Рефлексия.
1.-Бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек? Үзегезгә нинди белемнәр алдыгыз?
2. Ризаэддин бине Фәхреддин сез балаларга “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабында “Йөрү әдәпләре” турында менә ниләр язып калдырган.
(38-40 бит)
Әйдәгез, кадерле укучыларым, һәр көнне яхшылык кылыйк, әдәпле булыйк!
3. Өйгә эш бирү.
-“Һәр көнне бер игелек кыл!”- тирә-юньдәгеләргә игътибарны арттыру.
-“Мин нинди шәфкатьле эшләр эшләдем? “– хикәя язып килергә.