“М??ге яши, яшьни яшь Тукай” ?д?би музыкаль кич?
Дәүләт бюджетындагы гомуми белем бирү учреждениясе
« Югары Чаллы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен интернат –мәктәбе»
“Мәңге яши, яшьни яшь Тукай” әдәби музыкаль кичә
Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да,
Күңелем минем япь-яшь калыр, hич картаймас,
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас...
Г. Тукай
Максат:
- Татарстанда яшәүче халыкларның дәүләт теле булган татар телен саклау, өйрәнү hәм үстерү;
- Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга 125 ел тулу уңаеннан укучыларыбыз күңелендә шагыйрьнең шигерьләренә, әкиятләренә, җырларына, изге туган телебезгә, газиз татар теленә мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү;
- Укучыларны hәм акциядә катнашучыларны татарча аралашуга тарту.
«Иртә» дигән җыр ишетелә. Ишек алды күренеше, өй, киртә. Капка; бер кырыйда –эт оясы. Эт өрә башлый. Бабай йөкысыннан уянып чыга.
Бабай. Хәерле иртә, туганнарым! Акбай, ник өрәсең? Үзеңә генә күңелсезме әллә? Ашыйсың да киләме? Хәзер барда булыр, азрак сабыр ит, яме!(Бабай әбине чакрып) Әбисе, чык әле. Чык! Акбайны ашатырга кирәк.
Әби. Әйе, әйе аңладым. Хәзер ашатам мин аны. Менә бит, рәхмәт төшкере, якын дустыбыз турында оныта да язганмын.
Песи күренә, ул юына, киерелә,уйный, мыраулап өри.
Песи. Хәерле иртә, дусларым!
Гали йөгереп керә. Ул Г Тукайның “ Безнең гаилә” дигән шигерен сөйли башлый.
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай hәм бер песи-
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи-җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
Гали. Кәҗәкәем, әйдә әле. Мин сине үлән белән сыйлыйм. Мә, аша!”Гали белән Кәҗә” әкиятен сөйли.
Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Гали белән кәҗә китә. Ишек алдына Акбай йөгереп чыга, өрә башлый. Аның артыннан , этне эзләп Айрат керә.
Айрат. Кая йөгерәсең? Куып тотып булмый, тукта! Тукта, дим ич!
Акбай. Тагын өйрәтә башлыйсың инде!
Айрат.Тыңла әле әйткән сүләремне, ярдәме тими калмас.
- Ах, җүләр маэмай! Тырыш. Яшьләй,-зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!( Г.Тукай “Кызыклы шәкерт”)
-Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
-Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
-Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, - зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
Айрат.Әйдә Галине чакырабыз да урманга барабыз. Гали! Гали! Акбай өрә. Гали керә.
Гали. Исәнмесез, саумысыз? Нигә кәҗә саумыйсыз? Әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз? Ник чакырдың?
Айрат. Әйдә, урманга киттек. Суда коенырбыз. Бик эссе бит.
Гали. Әйдә соң.Нәрсәләр бар икән урманда? Кыз-ык!
Айрат белән Гали чәчәкләрне күзәтеп утырганда күбәләкләр очып чыга. Алар аны куа башлый. “Бала белән күбәләк” шигыре ролләргә бүленеп сөйләнә. Магнитафон язмасында кошлар сайравы ишетелә.
Бала:Күбәләк:
Әйт әле, Күбәләк,Мин торам кырларда,
Сөйләшик бергәләп:Болында, урманда;
Бу кадәр күп очып,Уйныймын, очамын
Армыйсың син ничек?Якты көн булганда.
Ничек соң тормышың?Иркәли hәм сөя
Ничек көн күрмешең?Кояшның яктысы;
Сөйләп бирче тезеп,Аш буладыр миңа
Табаламсың ризык?Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,-
Бул яхшы, рәтҗетмә
hәич тимә син миңа!
Гали. Урманда кошлар бигрәк тә күп инде.
Айрат. Әйе шул. Әйдә, чакырыйк үзләрен.Кошлар безнең янга килсәгез иде, сезнең җырлавыгызны бик тә тыңлыйсыбыз килә. Кошлар (кечкенә төркем балалары) очып киләләр, малайларны күреп, куркып, кире чигенәләр.
Айрат, Гали. Туктагыз инде, курыкмагыз, без сезгә тимебез!
“Кошларга” Шигере сөйләнә.
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.
Җырлагыз сез күңелегезгә тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.
Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадерен беллмимме мин?!
Курыкмагыз-яхшы беләм, мин hич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын.
Учак. Учак өстенә казан эленгән. Казанда ботка пешә. Ботка янында зур кашыклар тотып Кәҗә белән сарык утыра.
Кәҗә. Ой! Кызык иттек бит бу бүреләрне, ә!
Сарык. Куркыттык шул, куркыттык!
Кәҗә. Боткасы тәмле булган!
Сарык. Бик тә тәмле!
Кәҗә. Аша әле, Сарык, аша!
Сарык. Син дә аша, Кәҗә дус!
Кәҗә. Тукта, анда кемдер бар!
Сарык. Кем булыр икән ул?
Айрат, Гали hәм Акбай керә.
Айрат. Исәнмесез, Кәҗә белән Сарык?!
Кәҗә. Исәнмесез, малайлар!
Сарык. Рәхим итегез, утырышыгыз. Ботка белән сыйланыгыз. Урманда нишләп йөрисез соң?
Гали. Су коенырга дип килгән идек тә, күлне таба алмыйбыз. Сез аның кайда икәнен белмисезме соң?
Кәҗә. Беләбез, ул күлгә бүреләр дә суга дип киткән иде әле.
Айрат. Безгә күлне күрсәтмәссезме икән?
Сарык. Күрсәтербез күрсәтүен, ләкин бер шартыбыз бар: моның өчен сез безгә әкият сөйләп бирерсез.
Гали. Ярый, ярый килештек. Ә хәзер мине тыңлагыз,”Борын-борын заманда яшәгән ди бер Кәҗә. Аларның өйләре булган ди таштан, этләре- каештан”, сөйлимме яңабаштан?!
Кәҗә. Әй, шаяртасың ла син.
Сарык. Әйдәгез, киттек! Сезгә күлне күрсәтәбез!
Күл күренеше. Бакалар,кошлар, су тавышы ишетелә, Кәҗә белән Сарык, күлне күрсәткәч китәләр.Уртада зур төнбоек уртасында Су анасы качып утыра. Күл тирәли кошлар, чәчәкләр, күбәләкләр музыка астында бииләр.Төнбоек ачылып китә, аннан Су анасы чыгып балаларга ияреп биеп китә. Шул арасын арттан Шүрәле килеп чыга. Балалар күрмичә биюләрен дәвам итәләр. Шүрәле кытыклыйсы килеп,артларыннан йөри. Бию бетүгә, балалар Шүрәлене күреп алалар да, барысы да “Шүрәле-е!” дип куркып бер почмакка җыелалар. Су анасы аларны саклаган сыман кулларын 6724651413510як-якка җәеп алда басып кала.
Шүрәле. Балалар, курыкмагыз! Курыкмагыз, миннән балалар! Мин бит сезгә тимим. Мин бары сезнең янга, нурлы, моңлы Тукай бәйрәменә килдем. Сезнең белән җыр җырларга килдем.
Балалар ул арада матур итеп җырларга әзерләнеп тезелеп басалар.
Шүрәле.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле,
Дөньда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Шүрәле дә, Су анасы да балалар янына басып “Туган тел” җырын башкаралар.
Туган тел
Әткәм-әнкәм сүзе белән ачылган
телем минем.
Син бирдең миңа ышаныч,
Кичкәндә белем илен.
Кушымта:
Иң газиз татар телем син,
Кадерле туган телем.
Төрле телләр бакчасында,
Хуш исле гүзәл гөлем.
Ата-бабамнар үткәнен,
Белдем мин синең аша.
Башка телләр эченә,
Кердем мин синең аша.
Кушымта
Ярдәм иттең белдерергә,
Күңелемдә ни барын.
Син ярдәм иттең аңларга,
Кешеләрнең моң-зарын.