Рабочая программа по татарскому языку. 2 класс татарская группа. Рабочая программа составлена по ФГОС


II СЫЙНЫФ ӨЧЕН
2015 - 2016 нче уку елына
ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
(татар төркеме)
Төзүче: Латыйпова Разия Габдулхак кызы,
югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы
Татар теленнән эш программасы
2 нче сыйныф
(105 сәг)
Аңлатма язуыЭш программасы статусы.
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде.
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от
29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики
Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы
126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115
(“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной
деятельности по основным общеобразовательным программам – начального
общего, основного общего и среднего общего образования”).
5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики
Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных
языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка
телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.
7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан
Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан
Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия
Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы
1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче
регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше
турында “Дәүләт программасы”.
10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе
“Киләчәк” программасы.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре –тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора.Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы , шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә
Эш программасы структурасы.
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:
Татар теле укытуның максатлары һәм бурычлары:
укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылык (компетенция) булдыру;
укучыларны өйрәнгән тел материалын урынлы файдаланып, татар телендә аралашырга өйрәтү;
телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;
укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү
укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Программа тел һәм сөйләм материалының гомуми эчтәлеген билгели һәм гамәлдә гомумдидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып эшләүне күздә тота. Программаның гомуми эчтәлеге башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның максаты һәм бурычларыннан чыгып билгеләнә. Беренчедән, программада балаларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү күздә тотылса, икенчедән, татар теле буенча системалы фәнни белем бирүгә дә аерым игътибар ителә.
Таләпләр:
шәхси (укучының мөстәкыйль үсешкә әзер булуы, укуга һәм тирә-якны танып белүгә омтылышы, шәхси һәм гражданлык сыйфатларының формалашуы);
предметара (төрле предметларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга караган төшенчәләрне үзләштерү);
аерым предметка караган (өйрәнгән предмет буенча төп төшенчәләрне үзләштерү, аларны үзгәртеп яки үзгәртмичә куллана белү, хәзерге дөньяны танып-белү) таләпләргә бүленә.
Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр:
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар теле укыту түбәндәге нәтиҗәләргә китерә:
Россия Федерациясе һәм аның төрле регионнарының тел һәм мәдәният ягыннан бердәм һәм күп төрле булуы турында башлангыч мәгълүмат бирелә;
укучылар телнең милли мәдәнияткә каравын, аның төп аралашу чарасы булуын аңлый;
әдәби нормаларга туры килгән телдән һәм язма сөйләмгә ия булган кешегә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә, аның культуралы шәхес булуы аңлатыла;
татар теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормалары һәм сөйләм әдәбе турында башлангыч мәгълүмат бирелә, аралашу өчен кирәкле тел материалын сайлап кулланырга өйрәтә;
татар теле буенча алган белемнәрне укучы танып-белү һәм аралашу өчен тиешенчә куллана белә.
Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар түбәндәгеләрне өйрәнә:
Россия Федерациясендәге телләр һәм мәдәниятләрнең күп төрле булуы турында башлангыч мәгълүмат ала, телнең милли үзаңны белдерүгә нигез булуын күзаллый;
телнең милли мәдәни күренеш һәм аралашу чарасы булуына төшенә, рус теленең Россия Федерациясендә дәүләт теле буларак тоткан урынын һәм аның төрле милләтләр арасында аралашу чарасы булуын аңлый;
укучыларда телдән һәм язма сөйләмне дөрес итеп төзүгә уңай караш тәрбияләнә, алар аны шәхеснең тәрбияле булу билгесе итеп кабул итә;
туган телдә (татар телендә) башлангыч орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерә, аралашуның максат һәм бурычларыннан чыгып, тиешле тел берәмлекләреннән урынлы итеп файдалана белә;
аралашу вакытында өйрәнелгән тел берәмлекләрен танып-белү һәм гамәли максатлардан чыгып файдалана.
Рус һәм татар телләрен өйрәнү нәтиҗәсендә, башлангыч сыйныф укучылары телнең аралашу чарасы булуына төшенәләр, аны милли мәдәни күренеш буларак кабул итәләр. Тел өйрәнү укучы өчен белем алуның төп нигезе, аны уйларга һәм күзалларга өйрәтүдә, иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә төп чараларның берсе булып тора. Шул ук вакытта, укучылар телдән һәм язма формада аралашу өчен, төрле мәгълүмати чараларның мөмкинлекләреннән киңрәк файдалана белергә дә өйрәнәләр. Башлангыч сыйныфларны тәмамлаганда, укучылар телдән һәм язма сөйләмнең дөреслеге кешенең гомуми культурасы дәрәҗәсен билгеләвен дә аңлыйлар. Алар туган телдәге башлангыч орфоэпик, лексик һәм грамматик төшенчәләрне, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үзләштерәләр.
Башлангыч мәктәп чоры ахырына укучылар хатасыз яза белүне гомуми үсеш дәрәҗәсенең күрсәткече буларак кабул итә; орфографик кагыйдәләрне, тыныш билгеләрен урынлы куллана белү җөмлә төзегәндә һәм бирелгән җөмләләрне тикшергәндә кирәк булуына ышана; тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше, морфология һәм синтаксис буенча башлангыч мәгълүмат ала, тиешле күләмдә тел берәмлеге буларак аваз, хәреф, сүзнең мәгънәле кисәкләре, сүз төркемнәре, җөмлә кисәкләре, гади җөмләләрне табарга, аларга характеристика бирергә һәм чагыштырырга өйрәнә, бу исә үз чиратында укучыга алга таба катлаулырак төшенчәләр белән эш итәргә таяныч була. Нәтиҗәдә укучыда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну барлыкка килә, һәм ул алдагы сыйныфларда татар теле буенча алачак белемнең нигезен тәшкил итә.
Тел системасы
«Фонетика, орфография һәм графика» бүлегендә башлангыч сыйныфларда укучылар:
аваз һәм хәрефләрне аерырга өйрәнә;
татар телендәге авазларга характеристика бирә белә: сузык авазларның калын һәм нечкә, тартык авазларның яңгырау һәм саңгырау булуы, аларга бәйле төп фонетик законнар (сингармонизм, ирен гармониясе);
татар алфавитын, андагы хәрефләрнең урнашу тәртибен белә, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру һәм кирәкле мәгълүматны эзләп табу өчен, алфавиттан файдаланырга өйрәнә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
сүзләргә фонетик-график (аваз-хәреф) анализы ясый, дәреслектәге үрнәк буенча сүзләрне мөстәкыйль рәвештә тикшерә һәм аның дөреслеген дәлилли;
дәреслектә бирелгән материал күләмендә укучы үзенең һәм әңгәмәдәше сөйләмендә татар әдәби теле нормаларын саклый;
сүзне дөрес әйтү-әйтмәве яки сүз басымын дөрес кую-куймавы хакында икеләнгән очракта, укучы үз җавабының дөреслеген дәреслектәге сүзлекчәдән карап яки укытучыдан мөстәкыйль рәвештә сорап белә ала.
«Сүз төзелеше (морфемика)» бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
сүзләрнең тамырын билгели;
төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчаларны таба һәм күрсәтә;
тамырдаш сүзләрне сүз формаларыннан аера белә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
мәгънәле кисәкләренең чикләре ачык күренеп торган сүзләрнең төзелешен дәреслектә бирелгән күләмдә тикшерә (тартымын, булса, ясагыч кушымчаларын, нигезен билгели);
сүзнең дөрес тикшерелүен бәяли белә.
«Лексикология» бүлегендә укучылар түбәндәгеләрне үзләштерә:
мәгънәсе ачыкланырга тиешле сүзләрне таба белә;
тексттагы (җөмләдәге) сүзнең мәгънәсен ачыклый белә яки аны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә аера.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
текстта (җөмләдә) кабатлаулар булмасын өчен, аерым сүзләрнең синонимнарын таба;
предмет, күренеш һәм төшенчәләргә чагыштырма характеристика бирү өчен, антонимнар таба;
текстта (җөмләдә) сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белә;
текстта (җөмләдә) сүзләрнең урынлы кулланылу-кулланылмавын аера белә;
аралашканда кулланыр өчен, кирәкле сүзләрне дөрес сайлый.
«Морфология» бүлегендә укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:
исемнәрнең мәгънәсен, сорауларын, грамматик билгеләрен (берлек һәм күплек сан формаларын, килеш һәм тартым белән төрләнүен) үзләштерә;
сыйфатларның мәгънәсен, сорауларын, дәрәҗә формаларын өйрәнә;
микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәсен, сорауларын өйрәнә;
фигыльләрнең мәгънәсен, сорауларын, барлык-юклык, хәзерге, үткән, киләчәк заманнар, зат-сан формаларын билгели.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
зат алмашлыклары, кайбер рәвешләр, бәйлекләр турында мәгълүмат ала;
өйрәнелгән сүз төркемнәренә дәреслектә бирелгән материал күләмендә морфологик анализ ясый, аның дөреслеген бәяли;
тәкъдим ителгән тексттан (җөмләдән) өйрәнелгән сүз төркемнәрен таба.
«Синтаксис» бүлеге түбәндәгеләрне күз алдында тота:
укучы сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аерырга өйрәнә;
сораулар куеп, сүзтезмәдәге һәм җөмләдәге сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен ачыклый;
җөмләләрнең әйтү максаты буенча төрләрен (хикәя, боеру, тойгылы, сорау) билгели;
җөмләдәге тойгылы һәм тойгысыз интонацияне аера;
җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба;
тиңдәш кисәкле җөмләләрне аера.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
аергыч, тәмамлык һәм хәлләрне аера;
гади җөмләләргә дәреслектә бирелгән материал күләмендә синтаксик анализ ясый (җөмлә кисәкләрен билгели), тикшерүнең дөреслеген бәяли;
гади һәм кушма җөмләләрне аера.
«Орфография һәм пунктуация» бүлегендә укучы:
дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә куллана;
сүзнең дөрес язылышын орфографик сүзлектән карап билгели;
80–90 сүзле текстны хатасыз итеп күчереп яза;
өйрәнелгән кагыйдәләргә туры килгән 75–80 сүзле текстны диктант итеп яза;
үзе язган яки бирелгән тексттагы орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
орфографик хата җибәрү ихтималы булган урынны белә;
тиешле орфограммага туры килгән мисалларны сайлый;
текст төзегәндә, аны орфографик һәм пунктуацион хаталар җибәрмәслек итеп үзгәртә ала;
хаталарны төзәткәндә, аларның сәбәпләрен аңлый, алга таба хата җибәрмәү юлларын ачыклый.
«Сөйләм үстерү» бүлегендә укучы:
дәрестә, мәктәптә, тормыш-көнкүрештә, төрле яшьтәге таныш яки таныш булмаган кешеләр белән телдән аралашканда, тел берәмлекләрен урынлы файдалана;
көндәлек тормышта сөйләм әдәбен һәм телдән аралашу нормаларын саклый (әңгәмәдәшен тыңлый белә, дөрес җавап бирә, сөйләшүне дәвам итә ала);
сөйләм вакытында үз фикерен яклый һәм аның дөреслеген дәлилли белә;
текстка исем бирә;
текст буенча план төзи;
хат, открытка яки записка кебек зур булмаган текстлар яза.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
текстның эчтәлеген башка зат (үтәүче) исеменнән сөйли;
аерым темага караган сурәтләү, хикәяләү характерындагы хикәяне телдән төзи;
җөмләдәге урыннары алышынган сүзләрне дөресли, сүз тәртибен мәгънәсенә карап үзгәртә;
сөйләм әдәбе сакланмаган текстларны төзәтә;
изложение һәм сочинение язуның өйрәнелгән тәртибен саклый; язган изложение тексты белән төп вариантны чагыштыра, сочинение язганда, алга куелган максат һәм бурычларның үтәлешен билгели;
интерактив формада аралашканда (СМС-хәбәрләр, электрон почта, Интернет), сөйләм әдәбе кагыйдәләрен үти.
Мәктәпнең уку планында 2 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә, уку елына 105 сәгать.
Татар теленнән тематик планны
Мәктәпнең уку планына
Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа(татар төркемнәре өчен) (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2011) нигезләнеп төзедем.
Программада 105 сәгать каралган: теоретик материал –70 сәгать, кабатлау -10 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 25 сәгать, шул исәптән: төрле типтагы тикшерү эшләре - 10 сәгать.
Уку - тематик план
№ Бүлек исеме Сәгать саны Шул исәптән:
Сөйләм үстерү Сочинение Изложение Диктантлар Контроль эшләр
1 1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. 6 2 1 2 Аваз һәм хәрефләр 35 5 1 1
3 Сүз
5 2 1 1
4 Морфология
19 7 1 1 5 Синтаксис 11 - 1 1
6 Ел буе үткәннәрне кабатлау 4 - 1
Эш программасының эчтәлеге
№ Төп темалар Сәг. Белем һәм күнекмәләр
1 1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. 6 Авазлар hәм хәрефләр.
Сузык авазлар
Тартык авазлар
Иҗек
Предмет исемнәре. Билге hәм эшне белдерә торган сүзләр
Исем hәм фамилиярдә, шәһәр, авыл hәм елга исемнәрендә баш хәрефләр
2 Аваз һәм хәрефләр 35 Авазлар hәм хәрефләр. Алфавит
Сузык авазлар
Калын сузыкларНечкә сузыклар
А хәрефе
Ә хәрефе
О хәрефе
Ө хәрефе
У,ү хәрефләре
Ы хәрефе
Э хәрефе
Тартык авазлар
К хәрефе
Г хәрефе
В хәрефе
Һ,х хәрефе
Җ хәрефе
ң хәрефе
Й хәрефе
Я хәрефе
Ю хәрефе
Е хәрефе
ь хәрефе
ъ хәрефе
Ц,щ хәрефләре
3 Сүз
5 Сүз һәм җөмлә
Иҗек
Иҗек калыплары
Басым
4 Морфология
19 Исем
Исемнең берлек hәм күплек саны
Сыйфат
Антоним,синоним, сыйфатлар
Фигыль
Фигыльнең барлык hәм юклык формасы
Фигыльнең заман белән төрләнүе
Үткән заман
Үткән заман хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнүе
Хәзерге заман
Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнүе
Киләчәк заман
Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнүе
5 Синтаксис 11 Сүзтезмә һәм җөмлә
Җөмләнең баш кисәкләре
Ия
Хәбәр
Җөмләнең баш кисәкләренең урнашу тәртибе
6 Ел буе үткәннәрне кабатлау 4 Программа буенча укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәренә түбәндәге таләпләр куела.
Укучы:
шәхес буларак, белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;
үзе өйрәнгән предмет – татар теленнән яңа белем һәм күнекмәләр алып, дөньяны фәнни яктан күзаллый белә;
Россия һәм Татарстан гражданины буларак, үз иле һәм халкы белән горурлану хисләренә ия;
төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;
бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;
рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган хәлдә, үзенең һәм иптәшләренең бәхәсле хәлләрдән чыга белү күнекмәләренә ия булуын күрсәтергә сәләтле;
тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белә.
Әдәбият исемлеге
1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим
ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм
әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. –
Казан: Мәгариф, 2010.
2. Укыту фәннәре буенча эш программалары: татар теле: методик тәкъдимнәр. Төп
гомуми белем мәктәбе. – Казан: ДБО “Белем сыйфаты мониторингының
республика үзәге, 2013. – 116 б.
3. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен
дәреслек. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2006.
4.Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан:
Татар. кит.нәшр., 2005. – 160 б.
5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979,
1981.

Өстәмә әдәбият
1 Р.Н. Фатыйхова. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан,
“Гыйлем” нәшрияты, 2009.
2 Н.В. Максимов. “Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика.
Морфология.”Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф”
нәшрияты, 2004.
3 “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес”
газеталары.

Мәгълүмат чыганаклары
http://www.ed.gov.ru
Белем бирү буенча федераль агентлык
http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү
һәм профессиональ әзерләү академиясе
http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства
http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге 110
http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы
http://www.mon.tatar.ru
http://www.shoolexpo.ru
http://. belem.ru
http://. tatar.ru ТР рәсми серверы
http://. Tat. Tatar-inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы
http://. intertat.ru ТР электрон газетасы
http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте
http://. suzlek.ru on-line русча сүзлек
http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе
http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр
http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар
http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки- татар дөньясы
http://. selet.ru “Сәләт” яшьләр
http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе
http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа
укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com).
Календарь - тематик планлаштыру
№ Дәрес темасы Планлаштырылган нәтиҗәләр Дәресне үткәрү вакыты Искәрмә
Предмет нәтиҗәләре Метапредмет нәтиҗәләре Шәхси
нәтиҗләр УУГ
регулятив
танып белү
коммуникатив Камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр План Факт 1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау 1 Авазлар hәм хәрефләр. Аваз һәм хәрефләрне аерырга кабатлый;
сузык авазларның калын һәм нечкә, тартык авазларның яңгырау һәм саңгырау булуын
кабатлый; -гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлеген оештыра алу сәләтен формалаштыру;
үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
- укылган яки тыңланган мәгъ- лүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
-өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
-мөстәкыйль рәвештә белем ала белү;
-төрле предмет- ларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга караган төшенчәләрне үзләштерү дәреслектә бирелгән материал күләмендә укучы үзенең һәм әңгәмәдәше сөйләмендә татар әдәби теле нормаларын саклый; укучы үз җавабының дөреслеген дәреслектәге сүзлекчәдән карап яки укытучыдан мөстәкыйль рәвештә сорап ала белә Регулятив :
эшчәнлек өчен эш урыны әзерләү;
укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;
билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү:
дәреслек белән эш итә белү;
тиешле мәгълүматны сайлап алу;
объектларны чагыштыру;
яңа сөйләм берәмлекләрен тану;
таныш арасыннан таныш булмаганны сайлап алу
Предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү; Коммуникатив:
дәрестә, төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;
Укытучының, сыйныфташларының сорауларына җавап бирү;
башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү
Аваз, хәрефләр арасында аерма, хәреф авазның билгесе булып йөрү 2 Сузык авазлар
Тартык авазлар Сузык һәм тар- тык авазларны дөрес әйтү hәм бу авазларны белдер -гән сүзләрне дө- рес язу 3 Иҗек Сүзләрне иҗек -ләргә бүлү, юл -дан юлга дөрес күчерү. Иҗекләр- дән сүзләр hәм сүзтезмәләр төзү hәм язу 4 Бсү. Сыйныф бүлмәсе Монологик сөйләм 5 Предмет исемнәре. Билге hәм эшне белдерә торган сүзләр Кем? нәрсә? нинди? кайсы? нишли? сораула- рына җавап бирә торган сүзләрне табу 6 Исем hәм фамилия -ләрдә, шә-һәр, авыл hә елга исемнә-рендә баш хәрефләр Исем hәм фами -лияләрнең hәрва -кыт баш хәреф- тән язылуы 7 Бсү. Көз Рәсем өстендә эшләү күнек-мәләре булды-ру 8 Җөмлә Җөмлә чиген дөрес билгели белү 9 Диктант Дөрес язу күнекмәләре Авазлар һәм хәрефләр 10-11 Авазлар hәм хәрефләр. Алфавит аваз һәм хәрефләрне аерырга өйрәнә;
татар телендәге авазларга характеристика бирә белә: сузык авазларның калын һәм нечкә, тартык авазларның яңгырау һәм саңгырау булуы, аларга бәйле төп фонетик законнар (сингармонизм, ирен гармониясе);
татар алфавитын, андагы хәрефләрнең урнашу тәртибен белә, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру һәм кирәкле мәгълүматны эзләп табу өчен, алфавиттан файдаланырга өйрәнә;
сүзләргә фонетик-график (аваз-хәреф) анализы ясый; дәреслектәге үрнәк буенча сүзләрне мөстәкыйль рәвештә тикшерә һәм аның дөреслеген дәлилли;
-гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлеген оештыра алу сәләтен формалаштыру;
үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
- укылган яки тыңланган мәгъ- лүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
-өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
-мөстәкыйль рәвештә белем ала белү;
-төрле предмет- ларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга кара-ган төшенчәләрне үзләштерү сүзләргә фонетик-график (аваз-хәреф) анализы ясый; дәреслектәге үрнәк буенча сүзләрне мөстәкыйль рәвештә тикшерә һәм аның дөреслеген дәлилли;
дәреслектә бирелгән материал күләмендә укучы үзенең һәм әңгәмәдәше сөйләмендә татар әдәби теле нормаларын саклый; сүзне дөрес әйтү-әйтмәве яки сүз басымын дөрес кую-куймавы хакында икеләнгән очракта, укучы үз җавабының дөреслеген дәреслектәге сүзлекчәдән карап яки укытучыдан мөстәкыйль рәвештә сорап белә ала регулятив:уку эшчәнлеген оештыра белү;
уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;тәкъдим ителгән план буенча эшләү;дәрестән дөрес түгелне аеру; уңышсызлык сәбәпләрен анализлау;
үзбәя; җөмләләрне дөрес итеп төзү, әйтеп бирү;
уку һәм булачак эшчәнлек арасында бәйләнеш булдыру.
танып белү:
укытучы ярдәме белән уку максатын кую;
тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;
төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм анализлау;
укыганны анализлау;
сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;
мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау
коммуникатив:
бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;
үз фикерләреңә ышандыра белү;
проблеманы ача, карар кабул итә һәм аны гамәлгә ашыра белү ;
мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару. Алфавиттагы хәрефләрнең бер тәртиптә урнашуы. Татар hәм рус алфавитла -рын чагыштырып аерманы табу 12 Сузык авазлар Сузык авазлар 13-14 Калын сузыклар
Нечкә сузыклар Калын, нечкә сузыклар. Фонетик анализ 15 Бсү. Җәйге ял Рәсем өстендә эшләү күнекмәләре булдыру 16 А хәрефе Татар hәм рус телләрендә бу авазны дөрес әйтү. Фонетик анализ 17 Ә хәрефе Нечкә аваз 18 Бсү. Көзге эшләр Рәсем өстендә эшләү күнекмә -ләре булдыру 19-20 О хәрефе Татар hәм рус телләрендә бу сузыкның әйтелеш үзенчелеге 21 Ө хәрефе Ө хәрефе нечкә аваз 22-23 У,ү хәрефләре У- калын аваз, ү- нечкә аваз 24 Ы хәрефе Татар hәм рус телендә бу сузык ның әйтелеш үзенчелеге 25 Э хәрефе Татар hәм рус телләрендә бу сузыкның әйте -леш үзенчелеге 26 Диктант Дөрес язу күнемәләре булдыру 27 Тартык авазлар Тартык авазлар Фонетик анализ 28-29 К хәрефе К хәрефенең 2 аваз белдерү 30-31 Г хәрефе Г К хәрефенең 2 аваз белдерү 32-33 В хәрефе В К хәрефенең 2 аваз белдерү 34-35 Һ ,х хәрефләре h ,х кече тел һәм йоткылык тартыклары 36 Җ хәрефе Җ хәрефе белән таныштыру 37 Ң хәрефе Ң хәрефенең сүз башында язылма 38 Й хәрефе Й хәрефе белән таныштыру 39 Я хәрефе 2 аваз белдерүе 40 Ю хәрефе 2 аваз белдерүе 41 Бсү. Көндәлек режим Монологик сөйләмне камил -ләштерү 42 Е хәрефе 2 аваз белдерүе 43 Бсү. Чыршы бәйрәме Язма сөйләмне камилләштерү 44 Е, я ю хәрефләрен кабатлау Е, я ю хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 45-46 Ь хәрефе ь хәрефе булган сүзләрне дөрес язу 47-48 Ъ хәрефе ъ хәрефе булган сүзләрне дөрес язу 49 Ъ, Ь хәрефләрен кабатлау ъ,ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу 50 Ц, щ хәрефләре Ц, щ хәрефләрен дөрес язу 51 Бсү.Яраткан китабым Монологик сөйләмне камил -ләштерү 52 Контроль күчереп язу Дөрес язу күнемәләре булдыру Сүз 53 Сүз, сүзтезмә һәм җөмлә сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аерырга өйрәнә;
сораулар куеп, сүзтезмәдәге һәм җөмләдәге сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен ачыклый;
сүзләрне иҗекләргә бүләргә өйрәнә;
иҗек калыплары белән таныша -гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлеген оештыра алу сәләтен формалаштыру;
үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
- укылган яки тыңланган мәгъ- лүматның эчтәле-генә бәя бирә белү;
-өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөс тәкыйль файдалана алу;
-мөстәкыйль рә-вештә белем ала белү;
-төрле предмет- ларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга кара-ган төшенчәләрне үзләштерү сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аера; сүзләрне иҗекләргә бүлә; Регулятив :эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме елән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү:
аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; обүектларны чыгыштыру; классификацияләү өчен уртак билгерләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.
Коммуникатив:
коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү; Сүз, сүзтезмә һәм җөмлә, аерырга өйрәнү 54 Иҗек. Сүзләрне иҗекләр- гә бүлү, юлдан-юлга күчерү 55 Иҗек калыплары Иҗек калыплары. Аңлап бүлү 56 Бсү. Сочинение Язма сөйләмне камилләштерү 57 Басым. Сүзләргә басымны дөрес куярга өйрәтү 58 Басым. Күчереп язу Күчереп язу күнекмәләре 59 Бсү. Яраткан китабым Монологик сөйләмне камил -ләштерү 60 Сүз темасын кабатлау Сүз төркемнәре белән танышу 61 Контроль диктант Морфология 62-63 Исем Исемнәр турында белгәннәрне искә төшерү
Рәсем өстендә эшләү күнекмәләре булдыру
Атнадагы көн исемнәрен искә төшерү, җөмләләр белән тулыландыру
Исемнең берлек hәм күплек саны белән танышу
Рәсем өстендә эшләү күнекмәләре булдыру
Дөрес язу күнекмәләре булдыру
Укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү
Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, ныгыту
Рәсем өстендә эшләү күнекмәләре булдыру
Антоним,синоним, сыйфатлар белән таныштыру
“сыйфат”темасы буенча алган белемнәрне тикшерү
фигыль белән таныштыру
Рәсем өстендә эшләү күнекмәләре булдыру
Фигыльнең барлык hәм юклык формасы белән таныштыру
Рәсем өстендә эшләү күнекмәләре булдыру
Фигыльнең заман белән төрләнүе белән танышу
Үткән заман Фигыльләрен танып белү, сораулары, үткән заман хикәя Фигыль формаларын аерма белү
Уткән заман хикәя Фигыльләрнең заман белән төрләнүе.сораулары
Уткән заман хикәя Фигыльләр буенча белемнәрне тикшерү
Хәзерге заман Фигыльләрне танып белү, сораулары
Хәзерге заман хикәя Фигыльләрнең заман белән төрләнүе, сораулары
Рәсем өстендә эшләү күнекмәләре булдыру -гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлеген оештыра алу сәләтен формалаштыру;
үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
- укылган яки тыңланган мәгъ- лүматның эчтәле-генә бәя бирә белү;
-өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөс тәкыйль файдалана алу;
-мөстәкыйль рә-вештә белем ала белү;
-төрле предмет- ларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга кара-ган төшенчәләрне үзләштерү Өйрәнелгән сүз төркемнәренә дәреслектә бирелгән материал күләмендә морфологик анализ ясый, аның дөреслеген бәяли;
тәкъдим ителгән тексттан (җөмләдән) өйрәнелгән сүз төркемнәрен таба. Регулятив:
уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.
Танып белү:
иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкара ысулларны һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.
коммуникатив:
үз фикерләреңә ышандыра белү;
проблеманы ача, карар кабул итә һәм аны гамәлгә ашыра белү ;
мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару. Исемнәр турында белгәннәрне искә төшерү 64 Бсү. Минем әбием Рәсем өстендә эшләү күнекмәләре булдыру 65 Бсү. Атнадагы көн исемнәре Атнадагы көн исемнәрен искә төшерү, җөмләләр белән тулыландыру Исемнең берлек hәм күплек саны белән танышу
66-67 Исемнең берлек hәм күплек саны 68 Бсү. Безнең сыйныф укучылары Моноогик сөйләмне камилләштерү 69 Күчереп язу Дөрес язу күнекмәләре булдыру 70-71 Сыйфат Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, ныгыту 72 Бсү. Туган ягым табигате Рәсем өстендә эшләү күнекмәләре булдыру 73-74 Антоним,синоним, сыйфатлар Антоним,синоним, сыйфатлар 75-76 Фигыль Фигыль турында белемнәрне камилләштерү 77
Бсү. Әнигә булышам Рәсем өстендә эшләү күнекмәләре булдыру 78-79 Фигыльнең барлык hәм юклык формасы Фигыльнең барлык hәм юклык формасы 80 Фигыльнең заман белән төрләнүе Фигыльнең заман белән төрләнүе 81 Үткән заман. Фигыльнең заман белән төрләнүе белән танышу 82 Үткән заман хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнүе Үткән заман фигыльләрен танып белү, сораулары, үткән заман хикәя фигыль формалары аера белү 83 Бсү.Изложение План төзеп язу 84 Хәзерге заман Хәзерге заман фигыльләрне танып белү, сораулары 85 Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнүе Хәзерге заман хикәя фигыльләрне заман белән төрлән,
сораулары 86 Бсү. Кошлар кайта Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү 87 Киләчәк заман Киләчәк заман фигыльләрне танып белү, сораулары 88 Киләчәк заман хикәя Фигыльләрнең заман белән төрләнүе Киләчәк заман хикәя фигыльләр -нең заман белән төрләнүе.
89 Диктант Кагыйдәләрне ныгыту Синтаксис 28.04
90-91 Сүзтезмә, җөмлә Киләчәк заман Фигыль формаларын аерма белү
Киләчәк заман хикәя Фигыльләрнең заман белән төрләнүе. сораулары
Текст белән таныштыру. Монологик сөйләм үстерү
Тема буенча алган белемнәрне тикшерү
Рәсем өстендә эшләү күнекмәләре булдыру
Дөрес язу күнекмәләре булдыру -гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлеген оештыра алу сәләтен формалаштыру;
үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
- укылган яки тыңланган мәгъ- лүматның эчтәле-генә бәя бирә белү;
-өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөс тәкыйль файдалана алу;
-мөстәкыйль рә-вештә белем ала белү;
-төрле предмет- ларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга кара-ган төшенчәләрне үзләштерү сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне бер-берсеннән аера; ияне хәбәрдән аера; Регулятив:
уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.
Танып белү:
иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкара ысулларны һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.
коммуникатив:
үз фикерләреңә ышандыра белү;
проблеманы ача, карар кабул итә һәм аны гамәлгә ашыра белү ;
мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару. Җөмлә, сүзтезмә Ия, хәбәр 92 Җөмләнең баш кисәкләре 93 Безнең гаилә Рәсем өстендә эшләү күнекмәләре 94-95 Ия Иянең исем, алмашлык белән белдерүе 96-97 Хәбәр Ияне ачыклап килүе, җөмләдә иядән соң килүе, фигыль белән белдерелүе 98 Җөмләнең баш кисәкләренең урнашу тәртибе Татар теленең рус теле белән аермасы 99 Русчадан татарчага тәрҗемә Укучыларның белемнәрен тикшерү 100 Җөмлә темасын кабатлау Җөмләне сүзтезмә -ләргә дөрес аеру 101 Контроль диктант Кагыйдәләрне ныгыту 29.05 102-105 2 нче сыйныфта узганнарны гомумиләштереп кабатлау Укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү Укытуны матди- техник яктан һәм мәгълумати яктан тәэмин итү
Укытуны матди-техник яктан тәэмин итү нигезенә түбәндәгеләр керә
- белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм
янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;
- әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик
ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;
- электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану
мөмкинлеге булган компьютер классы;
- лингафон кабинеты;
- электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;
- мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;
- укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;
- төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;
- белешмә материаллар;
- балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;
- интерактив тикшерү программалары;
- татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com).

Әдәбият исемлеге
1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим
ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм
әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. –
Казан: Мәгариф, 2010.
2. Укыту фәннәре буенча эш программалары: татар теле: методик тәкъдимнәр. Төп
гомуми белем мәктәбе. – Казан: ДБО “Белем сыйфаты мониторингының
республика үзәге, 2013. – 116 б.
3. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен
дәреслек. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2006.
5. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан:
Татар. кит.нәшр., 2005. – 160 б.
6. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.

Өстәмә әдәбият
1 Р.Н. Фатыйхова. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан,
“Гыйлем” нәшрияты, 2009.
2 Н.В. Максимов. “Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика.
Морфология.”Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф”
нәшрияты, 2004.
3 “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес”
газеталары.

Мәгълүмат чыганаклары
http://www.ed.gov.ru
Белем бирү буенча федераль агентлык
http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү
һәм профессиональ әзерләү академиясе
http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства
http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге
110
http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы
http://www.mon.tatar.ru
http://www.shoolexpo.ru
http://. belem.ru
http://. tatar.ru ТР рәсми серверы
http://. Tat. Tatar-inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы
http://. intertat.ru ТР электрон газетасы
http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте
http://. suzlek.ru on-line русча сүзлек
http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе
http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр
http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар
http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки- татар дөньясы
http://. selet.ru “Сәләт” яшьләр
http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе
http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа
укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com).