Сценарий Якташыбыз язучы Р?шит Г?р?й.
(Әкрен генә музыка астында шигырь укыла.)
Уйламаган бер көнем юк.
Исәннәрме икән дип.
...Шөкер,һәммә барчагыз да
Исән-саулар икән бит.
Чигәгезгз көмеш чал
Үрләсә дә өскәрәк,-
Картлыкка түгел,сез һаман
Яшьлеккә төслерәк.
Шул риясыз елмаю,
Ягымлы йомшак тавыш
Йөрешегезгә тикле
Таныш,электән таныш.
Елганы мул сулы итә
Ургыган чишмә генә...
Борчулы көннәрегезнең
Кем чыккан исәбенә?
Узган юлыгызга карап,
Хәйраннар калам бүген
Күпме түземлекләр кирәк
Тартырга тормыш йөген.
Шуңа күрә атларның сез
Иң сабырын җиккәнсез.
...Шөкер,барча-барчагыз
Исән-саулар икәнсез.
1 алып баручы.Шигъриятебез тарихына авылның бер җырчы малае булып кереп калган Рәшит Гәрәй улы Гәрәев Минзәлә районы Малтабар авылында 1931 нче елның 15 нче апрелендә дөньяга килә.Алар гаиләдә барлыгы 4 бала була. Иң зурысы Рәшиткә-10, Мулланурга-8, Рәзинәгә-3, Рәкыйпкә-1яшь булганда,Бөек ватан сугышы башланып китә.Гаилә әтисез кала.
Укучылар чыгышы.Шигырьләр укыла.
“Сугыш чыккан көнне хәтерлим”
“Военкомат янында”
2 нче алып баручы. Кечкенә Рәшиткә дә яшьтәшләре белән барысын да күрергә туры килә.Үз авылындагы башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, күрше авылдагы Күзкәй урта мәктәбендә укуын дәвам итә.Каникул вакытларында, дәрестән бушаган араларда, кулыннан килгәнчә колхоз эшенә булыша.Бу чорда укулар апрель аенда бетеп,октябрь аенда гына башлануын исәпкә алсак,елның күп аен колхоз эшендә була.Рәшит атлар да көтә,сабан да сөрә,авыл буенча йөреп хатлар да тарата.
Шигырьләр укыла.
1 нче алып баручы.Сугыш китергән афәтләр,әни-апаларның фронтка ярдәм итү өчен үз-үзләрен аямыйча иген кырларында,терлек фермаларында тырышып хезмәт итүләре,шул ук вакытта авыл халкының күңелендә моңсулык,кайгылар белән бергә,һич тутыкмый яшәгән күркәм гадәт-йолалар барысыда Рәшит Гәрәйнең иҗатында чагылыш таба.
1 укучы башкаруында җыр “Илкәем”
2 нче алып баручы. Рәшит Гәрәйнең әтисе сугыштан кайтмый,батырларча һәлак була.Әнисе-Маһиҗиһан апага 4 баланы ялгыз үстерергә туры килә.
Шигырь.Әнкәм иңнәрендә.
1 нче алып баручы.1948 нче елда рәшит Гәрәй Күзкәй урта мәктәбен тәмамлый.1949 нчы елда экстрен тәртибендә имтиханнар тапшырып,Минзәлә педагогия училищесын тәмамлау турында кулына таныклык ала.Ул 1948-1950 нче елларда Минзәлә районы Иске Мәлкән,Чебенле авылларында укытучы булып эшли.Шул ук вакытта ”Татарстан яшьләре”газетасының үз хәбәрчесе дә була.Әкренләп аның язмалары газета-журналларда күренә башлый.
Җыр.Җилләр тидермәс идем.
2 нче алып баручы.Рәшит Гәрәй –авыл шагыйре.Аның шигырьләрендә авыл күренешләре,авыл кешеләре чагылдырыла.Шагыйрьнең шигырьләре гаҗәеп җылылык ,кече күңеллелек белән сугарылган.Рәшит Гәрәйнең иҗатына йомшак күңеллелек,сабырлык хас.
Шигырь.Буразнам үзенчә сызылган.
1 алып баручы.Шагыйрь Р.Гәрәйнең эреле-ваклы 20 дән артык җыентыгы дөньяга чыкты.
“Әнкәй үлде.Тормыш йөген тартып,
Вакытыннан артык аргандыр.
Аның миңа әйтер соңгы сүзе
Тел очында эленеп калгандыр”
Җыр “Кыр казлары киткәндә”
2 нче алып баручы. Шагыйрь Р.Гәрәй –тумышы белән ук шагыйрь ,җыр чыганагы.Табигать аңар меңнәрчә милләттәшләренең күңел кылын ышанып тапшырган,халык рухын тәрбияләү миссиясен йөкләгән. Шагыйрь иҗатында җылы,якты,шул ук вакытта бераз моңсурак та хисләр белән сугарылган җырларын халык яратып җырлый.
Җыр “Талларга карап юанам”
1 алып баручы.Р.Гәрәйнең күп шигырьләре тугандаш халыклар телләренә тәрҗемә ителгән.Ни кызганыч,шагыйрьнең гомере 1999 нчы елның июнь аенда өзелде,җырланмаган җырлары күп калды.
“Минзәләнең күзле яшьле бүген”
“Сабый чакта чирәмеңдә”.
2 нче алып баручы. Р.Гәрәйнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән Минзәлә шәһәрендә музей ачылды.Үзе исән вакытта бик күп яшь шагыйрьләргә хәер-фатихасын биргән кеше.