Методическая разработка Табигать-ти?сез х?зин?


Табигать – ул тиңсез хәзинә.
1 нче укучы:
Табигать ул-тиңсез хәзинә
Шаулы урман, челтер чишмә дә.
Яшел болын да ул, зәңгәр күл дә
Сакла аны аңа тимә дә!
Табигать ул-тиңсез хәзинә,
Авылның ул хәтфә урамы.
Йомшак җилнең биттән иркәләве,
Алтын көзнең яфрак бураны.
Табигать ул-тиңсез хәзинә
Очкан күбәләк тә сайрар кош та
Кырмыска ул, шөпшә, ярканат та
Тимә аларга, син, һәрвакыт сакла.
2 нче укучы: Туган-үскән илебезнең табигате бик матур. Безнең Татарстаныбыз буйлап Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман елгалары ага. Ул яшел болыннарга, балыклы күлләргә, тәмле сулы салкын чишмәләргә бай.
3 нче укучы:
Урманнар-республикабызның зур байлыгы. Урманнарда төз наратлар, чыршылар, каеннар, имәннәр һәм башка агачлар үсәләр.
Урман кешегә җиләк- җимеш, төзү материаллары, печән, утын, саф һава бирә. Урманнарда төрле җәнлекләр яшиләр.: куян, тиен, бүре, поши, бурсык, аю, төлке. Урманга килеп керсәң, төрле-төрле кошлар: сандугачлар, сыерчыклар, урман тургайлары һәм башка кошлар сайрыйлар. Ара –тирә урман табибы - тукран тавышы ишетелә.
4 нче укучы:
Чиста һава – табигатьнең иң зур байлыгы. Кызганычка каршы, завод һәм фабрикалар һаваны пычраталар, чөнки аларның торбаларыннан һавага зарарлы матдәләр, корым, махсус фильтрлар куярга кирәк.
5 нче укучы:
Чиста су – зур байлык. Судан башка тереклек юк. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, кошларга да, хайваннарга да кирәк. Ләкин завод – фабрика торбаларыннан елгаларга, суларга пычрак су ага. Табигатькә зур зыян килә. Судагы үсемлекләр, балыклар,тереклек ияләре үләләр.
6 нчы укучы:
Урманнар – безнең байлыгыбыз. Аларны һәм анда яшәүче тереклекне саклау өчен, милли парклар һәм табигый тыюлыклар оеша.
7 нче укучы:
Дөньяда иң беренче милли парк Америкада 1892 елда барлыкка килә. Милли паркларда кешеләр ял итәләр, ә табигый тыюлыкларга керү тыела. Хәзерге вакытта Рәсәйдә 35 милли парк, 100 табигый тыюлык бар, ә Татарстанда бер милли парк һәм бер табигый тыюлык урнашкан. Татарстанда "Түбән Кама” милли паркы 1991 нче елда оеша. Ул Алабуга һәм Тукай районы территорияләрендә урнашкан.
“Идел – Чулман” тыюлыгы 1960 нчы елда оеша. Ул Яшел Үзән һәм Лаеш районы территорияләрендә урнашкан.
8 нче укучы:
Сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, җәнлекләр, кошлар, балыклар, гөмбә төрләре Кызыл китапка кертелгән.
Кызыл китап – рәсми белешмәлек. Бу китапка кертелгән тереклек ияләренә кагылырга ярамый.
9 нчы укучы:
Гомумән, урмандагы агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларны үтермәскә, аларның ояларын туздырмаска кирәк. Урманда учак ягарга, чүп –чар яндырырга ярамый. Табигать ул-тиңсез хәзинә. Ә хәзинә сакчыл булуны ярата.
10 нчы укучы:
Кешеләр – сезгә дәшәбез!
И күңелле җәй көнендә –
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында!
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз.
Суларны пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать – уртак йортыбыз
Аны берүк саклагыз!
4 нче укучы:
Чиста һава – табигатьнең иң зур байлыгы. Кызганычка каршы, завод һәм фабрикалар һаваны пычраталар, чөнки аларның торбаларыннан һавага зарарлы матдәләр, корым, маүсус фильтрлар куярга кирәк.
5 нче укучы:
Чиста су – зур байлык. Судан башка тереклек юк. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, кошларга да, хайваннарга да кирәк. Ләкин завод – фабрика торбаларыннан елгаларга, суларга пычрак су ага. Табигатькә зур зыян килә. Судагы үсемлекләр, балыклар,тереклек ияләре үләләр.