Конспект творческой работы Символика моей малой Родины



Кәкре Елга авылы Азнакай төбәгендәге иң зур авылларның берсе. Аның башланышы, төрле тарихи чыганакларга караганда, 1709-1748 елларга туры килә. Бу бәрәкәтле җирләрдә борын-борыннан икмәк иккәннәр, терлек үрчеткәннәр. буыннардан буыннарга хезмәт тәрбиясе, мәдәни-рухи үсеш, гореф- гадәтләр күчеп, камилләшеп килгәннәр. Төрле яклардан, төрле тарафлардан тырыш кешеләр килеп кушылып торганнар һәм зур тәҗрибә туплаганнар.
Авылыбыз эченнән бормаланып елга ага. Инеш авылны уратып-уратып узганга күрә, аны Кәкре Елга дип атаганнар.
Кәкре Елга район үзәгеннән ерак түгел. Ул Җәлил посёлогына бара торган юл өстендә урнашкан.Авылга борылып керә торган юл чатындагы баганага таныштыру тактасы эленгән.


Мондый символны тагын машина-трактор станциясе ( МТС) алдында, амбар өе каршында, терлекчелек фермалары ишекләрендә, ат спорты мәктәбе стенасында, авыл үзәгендәге бизәү тактасында һәм башка урыннарда күрергә мөмкин.





Бер ел элек кулланылышка керсә дә, бер җирдә дә рәсми теркәлмәгән булса да, авыл халкы бу билгене бик ярата, үз итә. Аны хәтта “Марс” хуҗалыгы рәисе Зарипов Рамил Шамил улы бүлмәсендә урнашкан истәлек бүләкләре- сувенирларда дә күрергә мөмкин.



Билгедәге кызыл төстәге җирлек итеп алынган турыпочмаклык азатлык илә горурлыкны аңлата һәм хәзерге буыннарның рәхәт яшәве өчен түгелгән кан төсе икәнен искәртеп тора.
Алгы фонда чабып килүче кара аргамак. Ул яңа үрләргә чакыра, иреккә өнди. Авыл халкының тырышлыгын күрсәтә. Гербка атның килеп керүе юкка гына түгел.
Борынгыдан безнең халык
Ат белән иген иккән
Ат белән сабан сөргән ул,
Ат белән яуга киткән...
(Галия Сәетшина “Кәкре Елга атлары”)
Шулай ук авылда ат спорты оешу да моңа башлангыч дәлил булып тора. “Марс”хуҗалыгында (ул чорда “Баянов һәм компания”) аерым биналы “Тулпар” ат спорты мәктәбе үзенең эшчәнлеген 2001 елның 7 ноябрендә башлап җибәргән. Җитәкчесе итеп терлекчелек комплексы мөдире (хәзерге ООО “Марс” директоры) Зарипов Рамил Шамил улы билгеләнгән була. Мәктәпне ачу тантанасында районның төрле авылларыннан кунаклар, авылыбыз өлкәннәре, терлекчеләр катнашкан. Керү ишегенә бәйләнгән кызыл тасманы ул вакыттагы Азнакай районы һәм шәһәре башлыгы Әнәс Гатуф улы Исхаков һәм шул чордагы ширкәтнең рәисе Баянов Хәбиб Әгъләм улы кискән.
Ат спорты мәктәбе авылны торгызу һәм яшьләрне авылга тарту максатыннан оештырылган. Анда махсус уку классы да бар. Утырып уку өчен парталар, өстәлләр, урындыклар, кара такта һәм плакатлар урнаштырылган. Ат спорты мәктәбе карамагында юыртаклар өчен эшләнгән ике тәгәрмәчле арбалар, кышкы чор өчен чаналар, җигү җайланмалары һәм башка кирәкле җиһазлар бар.

Ә атлар шушы ук бинаның махсус көйләнгән бүлмәләрендә торалар. Алар янәшәсендә пони, ишәк, кроликлар, нәселле ак күгәрченнәр яши. Аларны ике эт саклый.



Бүгенге көндә унлап укучы ат спорты мәктәбенә мәктәпкә йөри. Укудан кайту белән малайлар (хәтта кызлар да) ат абзарына ашыга. Малкайларны карап, ашатып-эчертеп, холыкларын тәмам белеп бетергәннәр. Моңа кадәр яшүсмерләр белән шөгыльләнү Рамил абый җилкәсендә булса, дилбегә акрынлап улы Рушан кулына күчә башлаган. Баштарак теория дә өйрәтелгән, ләкин соңгы елларда практикага өстенлек бирергә булганнар.
Авылыбыз Кәкре Елганы Азнакайда гына түгел, республикабызда да беләләр. Моны район һәм республика газеталары раслый. Төрле дәрәҗәдәге мәртәбәле очрашулар, семинарлар, бәйрәмнәр еш узып тора. ”Ат җене” кагылган малайлар бу чараларда да актив. Килгән кунаклар егетләрнең чын йөрәктән эшләп, өйрәнеп йөрүләрен күреп, сокланып китәләр.


Шунысы кызык: биредә һәр вакыйга дәфтәр битенә төшерелеп, тарихка кертелә. Кайсы ат кайда ничәнче урынны алган, нинди бүләк откан - барысын да теркәп баралар. Ашату да көндәлек контрольдә. Шушыңа мисал итеп Кәкре Елга урта мәктәбенә бүләк ителгән стендтагы язмадан түбәндәге мәгълүматны китерергә мөмкин: “2002 елның 1 декабренә ат спорты мәктәбе карамагында 12 баш нәселле ат. Алтысы-юыртаклар, өчесе-чабыш атлары, берсе –пони, икесе - авыр йөк аты. 2002 елда мәктәптә 12 бала даими шөгыльләнгән, махсус күнегүләр алып барганнар. Шуларның унысы -малайлар, икесе - кыз бала. 2002 ел эчендә генә дә ат спорты мәктәбе укучылары үзләренең атлары белән республика, зона һәм район ярышларында катнашып, 13 тапкыр диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар”.

Гербның сул ягында алтын сары төстәге башак урын алган. Табын күрке булган ипи, икмәк, ипекәй...

Яшәү чыганагы - кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
Икмәк- игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең.
Шуңа кадерлибез икмәкне...
(Энҗе Мөэминова “Икмәк”)
Символның арткы фонында күк төстәге тәгәрмәч тасвирланган. Ул игенчелек һәм терлекчелек тармакларында эшләүчеләргә ярдәмгә килүче авыл хуҗалыгы техникасын күз алдында тота.

Атлар гомер-гомергә кешенең тугры юлдашы, ә икмәк-алыштыргысыз байлыгы, муллыгы. Бу турыда күпме китаплар язылган, шигырьләр сөйләнгән, җырлар җырланган, картиналар иҗат ителгән...


Тамганың аскы өлешендә ак төс белән ООО “МАРС” дип язылган. Сафлык, пакьлек, киң күңеллелекне чагылдырган ак төс туган авылым Кәкре Елганың тагын да үсүен, матурлануын, яңа биек үрләргә күтәрелүен тели кебек.
Күпме авыл хәзер юкка чыккан,
Синең халкың тырыш, уңган да.
Үрнәк бул син һәрчак күршеләргә,
Кәкре-Елга, яшә, югалма!

Кәкре Елга авылы, “Марс” хуҗалыгы символикасының аңлау-аңлату өчен авыл музее, китапханәләр, клуб, авыл җирлеге үзидарәсе, ширкәт конторасы, “Тулпар”ат спорты мәктәбе архивыннан алынган материаллар кулланылды, икесе дә 2013 елда нәшер итегән “Кәкре-Елга: тарих һәм шәхесләр”, “Азнакай” китаплары файдаланылды.