Разработка открытого урока про жизнь и творчество Мусы Джалиля
Тема. М.Жәлилнең тормыш һәм ижат юлы. “Жырларым” шигырендә шагыйрьнең өметләре.
Максат. Татарның күренекле шәхесе, каһарман шагыйре М.Җәлилнең кабатланмас тормышы һәм язмышы аша укучыларда патриотик үзаң формалаштыру; батырлык төшенчәсенә аңлатма эзләү; шигырьләре аша туган илгә, сөйгән халкыбызга тугрылык хисләре чагылышы турында фикерләшү; иҗатына карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, лирик шигырьне анализлау күнекмәсен үстерү.
Җиһазлау: компьютер, мультипроектор, экран, М.Жәлил әсәрләре, “Жырларым” жырының аудиоязмасы.
Дәрес төре: яңа тема өстендә эшләү дәресе.
Формасы: эзләнүле, аңлатмалы-күрсәтүле.
Дәрес барышы.
Дәресне оештыру.
- Хәерле көн, укучылар! Барыбыз да бер-беребезгә карап елмайыйк. Кунаклар белән исәнләшик. Дәресебез дә шулай күтәренке рух белән үтсен дигән теләк белән дәресне башлыйбыз.
II. Актуальләштерү. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
- Укучылар, экрандагы эпиграфка тагын бер мәртәбә игътибар итик әле. (Слайд 1)
(Хор белән укыту)
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык. М.Җәлил.
М.Жәлилнең бу шигырь юллары кемнәргә мөрәҗәгать итеп язылган? (Туган иленең азатлыгы өчен көрәшкә чыккан ватандашларына.) Ә үлемнән курыкмыйча, азатлык өчен башын салган күренекле шагыйрь һәм язучылардан кемнәрне беләбез? (Гадел Кутуй, Абдулла Алиш)
- Әйе, аларны бер сүз белән ничек атап булыр иде? (Герой, батыр, каһарман (шакмакларга язабыз).
- Батырлар турында нинди мәкальләр язып килдегез? Хәзер шул мәкальләр буенча кроссворд чишеп алырбыз. Мин мәкальләрне әйтә барам, сез төшеп калга сүзләрне шакмакларга яза барырсыз.
2. Батыр ... беленер.
3. Батыр илен ... .
4. Куркак һәр көн үлә, ... бер тапкыр үлә.
5. Батыр туса- ил бәхете, яңгыр яуса- ... бәхете.
6. Көч беләктә түгел, ... .
7. Батырга ... куркыныч түгел.
8. Батыр даны ... телендә, куркак уе гел үлемдә.
9. Батырлыкта ... .
к
а һ а р М а н я
б
у
д а с
а т м а с а
т ы р Ж
и р й ө р ә к т ә
ү л е м и л м а т у р л ы к
-Тикшерәбез. (Слайд 2)
- Без бүгенге дәрестә батыр әдибебез Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән танышырбыз. “Жырларым” шигырен анализларбыз. Ә хәзер, укучылар, дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны һәм теманы күчереп языгыз. (Слайд 3)
III. Яңа материал өстендә эш.
1. Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты
- Укучылар, сез өйдә шагыйрьнең биографиясе турында укып килергә тиеш идегез. Нәрсәләр белдегез?
1нче укучы. Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый.
Муса әтисен бик ярата, иртә әтисез калса да , әтисен гомере буе исеннән чыгармый. Авылдашлары Мусаның әтисен кечерәк гәүдәле, җирәнрәк чәчле, бик йомшак характерлы, үткен сүзле, уен – көлке яратучы, шаян, җырга, моңга гашыйк, төрле такмаклар җырларга яратучы кеше итеп сурәтлиләр. Аның башында һәрвакыт бәрхәт түбәтәй, өстендә кара камзул яисә жилет, тышка чыгарып киелгән ак күлмәк булган.
Мусаның әнисенең чыгышы гади крестьян гаиләсеннән. 14 яшендә ятим кала. Үги әнисе Рәхимәне ( Мусаның әнисен) яратмый, бик нык җәберли һәм бик яшьли кияүгә бирә. Яшь ананың 11 баласы була . Шуларның 4се генә исән – сау үсә: Ибраһим, Муса, Зәйнәп, Хәдичә. Рәхимә апа 4 баласын берүзе аякка бастыра, өчесенә югары белем бирә. Рәхимә апа бик күп авырлыклар кичерә. (Слайд 4)
2 нче укучы. Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914—1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. 1916 -17-18 нче елларда язган шигырьләрен ,,Вакыт “ газетасына илтеп карый, ләкин алар басылмый.
1919 нчы ел. Оренбургта акгвардеецлар, сугыш сугыш инде киселә меңнәрчә гомерләр...”
Муса кызыл Армиянең җиңүен теләп, эшче – крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып, ак бандаларга каршы нәфрәт белән тулы шигырьләрен яза. Ул шигырләренең 10лабы бер – бер арты ,,Кызыл йолдыз” газетасында урын ала. Хәтеремдә: дип искә алып сөйли шагыйрь ,,шигырьләремне куенга кыстырып бер иптәшем белән ,,Кызыл Йолдыз “ редакциясенә киттем. Бу – 1919 нчы елның сентябре иде. Редакциягә килеп кердек, икебез дә бер сүз әйтә алмыйбыз. Шуннан бездән: ,,Балалар, ник килдегез?- дип сорадылар. Мин тартынып кына куенымнан шигырьләремне чыгардым. Анда өч шигырь бар иде: ,,Бәхет”, ,, Киттеләр”, ,,Кызыл гаскәрләргә”. Редакциядәгеләр минем шигырьләремне укыдылар, шигырьләр бик ошады ахырысы. Икенче көнне үк ,,Бәхет” шигырем ,,Кызыл йолдыз”ның беренче битендә үк иде. Шуннан аллы – артлы өчесе дә басылып чыкты, инде миңа юл ачылды, шигырьләремне илтә тордым, алар басыла бардылар. Минем имзамны ,,кечкенә Җәлил “ дип куялар иде, - ди. (Слайд 5)
4 нче укучы. М.Җәлил кайда гына эшләсә дә , бетмәс – төкәнмәс энергия, иҗат ялкыны белән аерылып тора. 1922нче елда, яңадан шигырь белән кызыксынып, бик күп шигырьләр яза. Мусаның үзенең шигырьләренең көченә ышануы Казанга канатландыра. 1922 нче елның көзендә ул Казанга килә. Шунда ул ,,Татарстан” газетасы редакциясенә күчереп язучы булып эшкә керә. 1922нче елның декабрь саныннан башлап М.Җәлилнең ,,Безнең юл”( ,,Казан утлары журналында басыла башлый). 1923 нче елның көзендә Татар рабфагына укырга керә. 1925нче елның 3 нче июнендә уңышлы тәмамлый.
1925 нче елны аның ,,Барабыз” дигән беренче җыентыгы дөнья күрә.
1923 нче елны ,.Бибкәй кыз” , ,,Каз канаты”пьесаларын яза, ул пьесалар Казан һәм Уфа сәхнәләрендә уйналалар. Рабфакны тәмамлагач, Муса 1925 нче елда гаиләләрен карау өчен кире Оренбургка кайта, яңадан комсомол эшенә чума. ,,Комсомол эше минем тормыш тәҗрибәмне баетты, мине чыныктырды, дөньяга карашымны яңа баштан тәрбияләде” , - ди ул. (Слайд 7)
5 нче укучы. 1927 нче елның август башында Муса Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетына укырга кереп, 1931 нче елда аны тәмамлап, иҗатының зур юлына чыга. Мәскәүдә ул ,,Кечкенә иптәшләр”, ,,Октябрь баласы” исемле балалар журналларында җаваплы редактор, ,,Коммунист” газетасында әдәбият – сәнгать бүлегенең җитәкчесе булып эшли. Муса Мәскәүдә әдәби алмаш тәрбияләүгә нык игътибар итә, әдәби иҗат түгәрәкләрен оештыра. Бу чорда ул ,,Еларгамы, көләргәме?”, ,,Больницада”, ,, Яследә”, ,,Бәйрәм таңында”, ,,Студент көндәлегеннән”, ,,Үлемгә”, ,,Иптәшкә”, ,, Орденлы миллионер”, ,,Шигырьләр һәм поэмалар” һәм башка бик күп шигырьләре ,,Стихи Мусы Джалиля” исемле җыентыкларда русчага тәрҗемә ителеп басылалар.
6 нчы укучы. 1930нчы еллар башында Казанда милли опера театры ачарга карар кылалар. Шулай итеп, 1931нче елда Мәскәү концерваториясе каршында татар опера студиясе ачыла, аңа репертуар кирәк була һәм әдәбият бүлегенә М.Җәлил эшкә чакырыла. Ул анда җаны – тәне белән эшли башлый. Оригиналь ,,Илдар”, ,,Алтынчәч”, ,,Беренче яз” операларына либреттолар яза һәм рус опералары ,.Фауст”, ,,Кармен” , Евгений Онегин” , ,,Русалка” лар татар теленә тәрҗемә ителеп сәхнәгә куелалар.
1938 нче елда опера студиясе , эшен төгәлләп, Казанга кайта, студия әзерләгән кадрлардан 1938 нче елның декабрендә Казанда беренче татар опера театры төзелә. Ул 1939нчы елның июнендә беренче сезонын ачып җибәрә. Муса Җәлил дә студия белән бергә Казанга кайта. Студиядә ул әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый, шунда 1941 нче елның 13 нче июленә кадәр эшли. Шушы ук елны аның ,,Шигырьләр” җыентыгы дөнья күрә. 1940 нчы елны балалар өчен беренче альбомы ,, Балалар җырлары” чыга, көйләрен Җ.Фәйзи яза.
Укытучы. 1939 нчы елның апреленнән 1941 нче елга кадәр Татарстан язучылары союзы идарәсе председателе булып эшли. Белгечлеге буенча ул профессиональ язучы була. 1934 нче елдан Совет язучылары союзы члены , үзе исән чакта ул иҗат иткән әсәрләрдән 12 китабы басылып чыга.
,, Муса Җәлил үзенә ышанып тапшырылган һәр эшне яратып эшли. Ул нәшрият өчен эчке рецензияләр яза, китаплар редакцияли, газета – журналларга мәкаләләр яза, студиядә язучылар союзында , төрле органнарның редакцияләрендә эшли. Аңарда бетмәс- төкәнмәс энергия, яңа омтылыш бар иде, - дип сөйли хатыны Әминә Җәлил.
Хатыны Әминә һәм кызы Чулпан белән сугышка кадәр 7 ел яшиләр. Чулпан икесе өчен дә зур куаныч була. Муса аны бик ярата, аның белән бергә булуны күңелле эш дип саный. Алар бәхетле яшиләр. (Слайд 8, 9, 10)
Шулай итеп, югары белемле Җәлил, киң иҗат мәйданына чыга. Ләкин илебезгә фашистлар Германиясенең һөҗүме шагыйрьнең иҗат планнарын җимерә . 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә. (Слайд 11)
1942 ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында. Каты сугышлар вакытында аларның часте чолганышта кала, М.Җәлил яралы хәлендә дошман кулына эләгә. (Слайд 12)
Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалалар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктамый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Гитлерчылар әсәрләрне туган илләренә каршы сугышларга димлиләр һәм ирекле легионнар төзү белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, немецларның коткасын фаш итә.
Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар.Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. (Слайд 13) Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.
1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
Укытучы.
1. М.Җәлил үзенең кыска гомерен үлмәс җыр белән тәмамлады. ,,Җырларым”шигырендә бу бигрәк тә ачык чагыла (шигырьне укытучы укып күрсәтә).
2. ,,Җырларым” шигыренә анализ
-Нинди аңлашылмаган сүзләр очрады?
Сүзлек эше үткәрү (тойгыларым- хисләрем, хаклык-дөреслек, чынлык, ләззәт- рәхәтлек, чуар- төрле төстәге, хөр - бай).
- Турыдан-туры образларга керешкәнче, әйтегез әле, вакыйгалар кайсы чорда, кайда бара? ( Бөек Ватан сугышы чорында, төрмәдә).
- Бу шигырьне укыганда күз алдыгызга нәрсәләр килде? Нинди хисләр уянды? (Кызгану, горурлану, соклану).
- Шигырьне укыганда моң ишетеләме? (Ишетелә.) Нинди моң? Моңсумы әллә күңеллеме, ялкынлымы, жанлымы, бию көеме әллә маршмы? (Ялкынлы.)
- Шигырьнең композициясе турында нәрсә әйтерсез?
Лирик геройның эндәшү объектын билгеләгез. Бу нинди алым? (Жырларына эндәшә. Ләкин тулы әсәр белән танышкач, эндәшү объектының илдәшләре булуы аңлашыла. Алым риторик эндәш дип атала.)
Ни өчен риторик эндәш кулланылган? (Шигырь тоткынлыкта язылган. Ялгыз, төрмәдәге лирик герой турыдан-туры укучыга эндәшә алмый, шигыре белән сөйләшә.) -«Жыр» сүзе беренче строфада нинди мәгънә аңлата? (Ижат, язган шигырьләр.)
Жыр образы нинди сыйфатларны берләштерә? (Ул йөрәктә туып, ил кырында чәчәк ата. Ижат эше өчен туган илең-тамырың булу кирәк. Жыр озак яшәсен өчен, анда «көч һәм ялкын» булуы шарт.)
Лирик геройның үз жырларына биргән бәясе нинди? Шул урынны табып, укып күрсәтегез. («Сездә минем бөтен тойгыларым, /Сездә минем керсез яшьләрем» — ижат эшенең ихласлыгы турында әйтелә. «Мин кабыздым жырда ялкын итеп /Йөрәгем һәм хаклык кушканны» — хакыйкатьне сөйләү. «Жырым белән дусны иркәләдем,/ Жырым белән жиңдем дошманны» — шигыръ язуның максатын билгели.)
Лирик герой яшәү мәгънәсен нәрсәдә күрә? (Шигыръдә чынбарлыкны, ут, сөюне тасвирлый алуда.)
4 строфада шигырь, ижат эше нәрсә белән тиңләштерелә? (Яшәү белән.)
- 5 строфада алар өчен уртак сыйфат күрсәтелә. Шул юлларны укып курсәтеп, нәтижә ясагыз. («Бар жырымны илгә багышладым, /Гомеремне дә бирәм халкыма». Биредә лирик геройның ижаты да, яшәве дә ил өчен булганлыгы ачык чагыла.)
6 строфада лирик герой үзе хакында нинди мәгълүмат бирә? (Үлем алдында торуын әйтә.)
Бу юллар нинди хис белән сугарылган? (Сагыш, үкенеч хисләре.)
Үлем нәрсә белән чагыштырыла? Лирик геройның нинди өмете бар? Нәрсә ул өмет? (Жыр белән. «Үлемем дә яңграр жыр булып»,— ди. Ышаныч, көтү)Өмет сүзе белән синквейн төзетү.
Бу юллар нинди хис белән әйтелә? Ни өчен? (Горурлык хисе. Лирик герой шулай булачагына ышана.
Шигырьне язганда әдип нинди хисләр белән яшәде икән? (Слайд 14)
Өмет
юаныч
яшәргә көч
Төрмә
хәсрәт
сагыш
үкенеч
үү
Шигырьдә өч образ: ижат, яшәү, үлем белән очраштык. Болар теманы билгеләргә ярдәм итә. Әсәр ни турында? (яшәү,үлем, ижат турында.)
—Лирик герой үзенең яшәвен, үлемен, ижатын нәрсә белән чагыштыра? Аларны нинди сыйфат берләштерә? (Жыр белән. Туган илгә тугрылык, туган ил өчен яшәү сыйфатлары.)
Шуңа схема сызарга мөмкин: (Слайд 15)
Жыр
Яшәү Үлем
Ил өчен
- Авторның фикерен, идеясен билгеләгез. (Яшәүнең, үлемнең, ижатның ил өчен булырга тиешлеген әйтә.) (Слайд 16)
Лирик герой үз гомере, үлеме, ижаты хакында нинди хис белэн сөйли? (Горурланып.)
4 строфаны тагын бер кат укыйбыз. Лирик герой үзенең жыр кебек тормышын нинди тормышка каршы куя? Сез аны ничек аңлыйсыз? (Вак тормышка. Аны үзең өчен генә яшәгән тормыш, дип әйтергә була.)
Димәк, шигырь язганда автор ике төрле яшәү, үлем һәм ижатны күздә тота. Ачыклап үтегез. (Ил өчен булган һәм үзең өчен булган.)
-Шигырьдәге капма-каршылык тел катламында да кабатлана. Мисаллар китерегез. (2 строфадагы үлсәгез-яшәсәгез; онытылырмын-яшәрмен; 3 строфадагы дус-дошман; иркәләдем-жиңдем; 4 строфадагы тубән ләззәт.чуар пәрдә- чынлык, ут, сөю һ. б.)
-Шигырьдәге метафораларны табып карыйк. Алар ни өчен кулланыла? (Ил кыры, тормыш язы.)
-Шигырьдә кабатлаулар, бигрәк тә анафоралар күп. Боларны табыгыз, ни өчен кирәк булуын билгеләгез. («Сездә минем бөтен тойгыларым, /Сездә минем керсез яшьләрем»; «Жырым белән дусны иркәләдем / Жырым белән жиңдем дошманны» һ.б..)
-Төрле ассоциацияләр тудыра торган сүз-образлар дип кайсыларын күрсәтеп үтәргә мөмкин? Аңлатып китегез. («Изге ант» — ил өчен яшәргә, үләргә, жырларга сүз бирү; «Соңгы жыр» — кешеләр сокланырлык үлем; шушы шигыръ; ижаты һэм илдәшләре белән саубуллашуы. «Палач балтасы» — фашизм явызлыгы; дошманның жәза машинасы. «Гомерем — моңлы бер жыр» — вакытсыз үлемгә алып баручы гомер; үкенечле кыска, ләкин ил өчен яшәү.)
-Жыр сүзенең барлык мәгънәләрен табыгыз. Ул нинди образ? (Яшәү, үлем, ижат , ышаныч, хакыйкать. Бу — символик образ.)-Шагыйрьнең өметләре чынга ашканмы? (Әйе, аның данын жырлары Туган илгә алып кайта, Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Шагыйрьгә Казанда һәйкәл куелды. (Слайд 16) Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. (Слайд 17) "Җәлил" операсы театр сәхнәсеннән төшми, музее бар (Слайд 18) Мусага багышлап, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар—романнар, поэмалар, сәхнә әсәрләре; композиторлар—җырлар, симфонияләр; рәссамнәр картиналар иҗат итәләр. Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә. 1956 елның 2 февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1957 елда "Моабит дәфтәре" Ленин премиясе белән бүләкләнә. )-,,Җырларым”шигыренә Р. Яхин көй язган. Хәзер шуны тыңлап үтәрбез. (Жыр тыңлау.) (Слайд 16)
IV. Дәрес материалын ныгыту
Укытучы: Без бүген герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм ижат юлы белән таныштык. “Жырларым” шигырен өйрәндек. 15 нче февральдә әдипнең туган көне, февраль аенда Ватанны саклаучылар көнен билгелибез. Сезнеңчә, Ватанны саклаучылар нинди булырга тиеш? (Туган илен яратучы, үз иленең патриоты.) Быел Русиядә нинди ел дип игълан ителде? ( Русия тарихы елы.) Бшкортстан буенча нинди ел? (Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен саклау елы.)Татар халкының бөек улы Муса Җәлилнең исеме илебез тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Бәхетле, имин балачак кайсы очракта гына була ала? (Илебез тыныч булса гына.) Бу әсәр безне нәрсәгә өйрәтә? (Тынычлыкның кадерен белергә, сугышта һәлак булганнарның батырлыгын онытмаска, исемнәрен мәңгеләштерергә һәм киләчәк буыннарга да тапшырырга).
V. Йомгаклау. Жөмләләрне төзеп бетерергә: (Слайд 19)
Мин бүген ... белдем.
Мин бүген ... өйрәндем.
Миңа дәрестә ... булды.
Мин бүген ... горурландым.
Миңа дәрестә ... ошады.
VI. Өйгә эш бирү. (Слайд 19)
- Киләсе дәрескә өй эше: 1) шигырьне сәнгатьле итеп ятларга өйрәнергә,
2) М.Жәлилгә ачык хат язарга.
- Рәхмәт (Слайд 20)