Ачык д?рес Татарча да яхшы бел
Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел” 6 нчы сыйныф(рус төркеме)
Тема: Дәрҗия Аппакова “Яхшы күңелле малай”
Максат: 1. Дәрҗия Аппакова “Яхшы күңелле малай” хикәясе белән танышу һәм текст өстендә эшләү , сорауларга җавап бирү.
2. Алдагы дәресләрдә үтелгән сүзләрне кулланып , җөмләләр төзү.
3.Өлкәннәргә һәркайда һәм һәрвакыт ярдәм итәргә кирәклекне төшендерү. Укучыларда бер-берсенә , өлкәннәргә карата игътибарлылык, ярдәмчелек,яхшы күңеллелек ,әдәплелек тәрбияләү.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
Бүген 9 нчы декабрь,җомга көне,кыш башы,көн салкын,болытлы.Сыйныфта барысы да бар яки юк.Өй эше :” Транспортта әдәплелек кагыйдәләре” дигән темага мөстәкыйль рәвештә
диалог төзеп сөйләргә иде.
Фонетик зарядка.Милли региональ компонент.
-Укучылар,урамда кыш җиткән,кар яуган, көннәр салкын,юллар тайгак.Без бүген сезнең белән кыш турында,кыш көне кешеләр тормышы турында сөйләшербез. Ә хәзер без җирле шагыйрәбез Гөлзада Әхтәмованың “Малай мин” шигырен игътибар белән тыңлыйбыз.
(Соңыннан балалар хор белән кычкырып укыйлар)
Малай мин.
Кыш ап-ак юрган җәеп,
Матурлаган юлымны
Шундый йомшак урында
Егылсам ,соң елыйммы?
Аунап кына алам да,
Тагын алга барам мин.
Үзегез беләсездер –
Бер урында торалмыйм.
Кыш бабай булып беттем
Агардым менә бүген.
Бабай түгел,малай ла,
Чәчләрем кара минем...
Шигырь буенча сорауларга җавап бирү. (кыш турында кыскача әңгәмә)Сораулар экранга языла.
-Укучылар,шигырьдә сүз нинди ел фасылы турында бара?(кыш турында)
-Малай кайда уйный?(урамда)
-Ул нишләп беткән?(карга батып беткән)
-Малай кышны яратамы?(Әйе,ул кышны ярата)
-Ә без аны кайдан беләбез?(чөнки ул урамда рәхәтләнеп уйный)
-Укучылар,ә сез кышны яратасызмы?(Әйе,без кышны яратабыз)
-Ә ни өчен яратасыз?(чөнки кыш көне кар ява,саф чиста һава,Яңа ел бәйрәме була...)
-Ә сез кыш көне нинди уеннар уйныйсыз?(чаңгыда,чанада,тимераякта шуабыз,кар бабай ясыйбыз,хоккей уйныйбыз,кар атышлы уйныйбыз...)
Рәсем өстендә эш.
-Укучылар,без кыш турында сөйләшүне дәвам итәбез.Экрандагы рәсемгә карыйбыз һәм сорауларга җавап бирәбез:
-Рәсемдәге малай нәрсәдә шуа?(чанада шуа)
-Аның янына кем утырган?(бабай)
-Балалар,ни өчен бабай малай белән бергә шуа микән?Сез тактада бирелгән җавапларның берсен сайлап,фикерегезне әйтегез.
а) Бабай да малай белән бергә таудан шуарга тели.
б) Малай таудан берүзе генә шуарга курка,шуңа күрә бабай аның белән шуа.
в) Бабайга йөрергә авыр,шуңа күрә ул таудан чанага утырып төшә.
(балалар кычкырып укыйлар,тәрҗемә итәләр,дөрес җавапны табалар)
Текст өстендә эш.
-Укучылар,димәк,без сезнең белән бүген кемнәр турында сөйләшербез.(бабай һәм малай)
1) Сүзлек өстендә эш:
Текә- крутой,крутой
Тайгак-гладкий,гладко
Шома-гладкий,гладко
Бертуктаусыз-непрерывный,непрерывно
Чат-перекресток,угол
Атларга-шагать
Сыярга-помещаться
(укытучы артыннан кычкырып кабатлау һәм шул сүзләр белән җөмләләр төзү)
-Ә хәзер ,укучылар,шушы сүзләр арасыннан нинди? Соравына җавап биргән сүзләрне табыгыз(шома,текә,тайгак,бертуктаусыз)
2) Текстның беренче яртысын уку.
-Китабыгызның 55 нче битендәге 3 нче күнегүне эшлибез.Бу текстта күп нокталар урынына без эзләп тапкан нинди соравына җавап биргән сүзләрне куеп,дөрес итеп эчтән укыгыз.(балалар укыйлар,аннан 1-2 кеше кычкырып укый,1 укучы тәрҗемә итә)
Физкультминутка.
5 нче күнегүне эшләү.
-Укучылар,текстның дәвамын укып бетерер өчен,безгә 5 нче күнегүне эшләп алырга кирәк.Бирелгән репликаларны кем әйтүен ачыкларга кирәк.(балалар эчтән,мөстәкыйль уйлыйлар,аннан җавап бирәләр)
А)- Бу реплика кемнеке?(малайныкы)
Б)- Бу реплика кемнеке?(малайныкы)
В) –Бу реплика кемнеке?(бабайныкы)
Текстның 2 нче яртысын уку.
-Ә хәзер тектның 2 нче яртысын күп нокталар урынына тиешле репликаларны куеп эчтән укыгыз.(аннан соң 1-2 укучы кычкырып укый һәм тәрҗемә итә)
(Текстның дөреслеген магнитофон тасмасын тыңлап аңлау)
Текст буенча сораулар төзү һәм аларга җавап бирү
-Вакыйга кайчан бара? Көз көнеме? Кыш көнеме?( Вакыйга көз көне бара)
-Көз башындамы? Көз ахырындамы?(Көз ахырында)
- Юллар нинди?(Бозлы,тайгак)
- Тау нинди?(текә)
-Таудан кем төшеп килә?(Бер бабай)
-Бабай нинди?(карт)
-Бабайның кулында нәрсә?( Бер кулында кәрзин,икенче кулында таяк)
-Бабай нигә таудан төшми?(ул курка) Ни өчен?(Егылырмын дип уйлый)
-Фәрит бабайга булышамы?(Әйе,Фәрит бабайга булыша)
-Фәрит нинди малай?(Фәрит яхшы,әйбәт,ярдәмчел,игътибарлы,әдәпле,яхшы күңелле малай...)
-Ни өчен Фәрит яхшы күңелле малай?(Чөнки Фәрит бабайга таудан төшәргә булыша)
-Ә син яхшы күңелле баламы?
Өй эшен тикшерү
Сезгә өйдә әдәплелек циклыннан “Транспортта әдәплелек кагыйдәләре” дигән темага диалог төзергә һәм сөйләргә өйрәнергә иде.(3 төркем диалогларын сөйли)
Йомгаклау.
-Бик яхшы,укучылар,димәк,һәркайда һәм һәрвакыт әдәпле,тәртипле,игътибарлы,яхшы күңелле булырга кирәк.
Укучылар,бүген без сезнең белән дәрестә ниләр эшләдек?(Гөлзада Әхтәмованың “ Малай мин” шигырен укыдык,Дәрҗия Аппакованың “ Яхшы күңелле малай” текстын укыдык,тәрҗемә иттек,сорауларга җавап бирдек)
- Димәк, тормышта нинди булырга кирәк?(Тормышта өлкәннәргә ,хатын-кызларга,кечкенә балаларга булышырга кирәк.Әдәпле,тәрбияле, тәртипле,игътибарлы,яхшы күңелле булырга кирәк)
Өй эше.
-Укучылар,өй эше 55 нче бит “ Яхшы күңелле малай” текстын сөйләргә өйрәнергә.