План-конспект по татарской литературе на тему “ Кем булырга? Нинди булырга?” д?рес-??г?м?.(8 класс)


Шаймарданова Алиса Р., ЕФ КФУ, 945 гр.
8А сыйныф,тат. теле дәресе.
ПЛАН-КОНСПЕКТ
Дәреснең темасы: “ Кем булырга? Нинди булырга?” дәрес-әңгәмә.
Дәреснең максаты:
Бәйләнешле сөйләм кунекмәләрен үстерү.
Укучыларда җаваплылык сыйфатларын формалаштыру.
Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру.
Укучыларда барлык төр һөнәрләргә дә хөрмәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:
Дәреслек. Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8нче с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ З.Н. Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхметов. – Яңартылган 3нсе басма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 207 б.
Дәфтәрләр.
Сүзлекләр. “Школьный русско-татарский словарь» М.И.Махмутов, Казан, тат. книжное издательство, 1989.
Компьютер.
Интерактив такта.
Дәреснең барышы
Оештыру моменты.
Исәнләшү.
Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
Исәнмесез!
Укучыларны барлау.
Бүген сыйныфта кем дежур? Кемнәр юк?
Уңай психологик атмосфера тудыру.
Өй эшен тикшерү.
-Укучылар, сезгә өй эшенә Гөлшаһидә образына характеристика язып килергә иде. Дәфтәрләрне җыеп алабыз һәм миңа тапшырабыз.
Актуальләштерү.
Сораулар бирү.
-Укучылар без сезнең бн нинди әсәрне укыдык? (“ Ак чәчәкләр”)
-“Ак чәчәкләр” әсәрендә нинди профессия кешеләре белән таныштык? (табиблар)
-Үз эшенә, һөнәренә чын күңелдән бирелгән образлардан чыгып, сез табибларга нинди сыйфатлар хас дип әйтә алыр идегез?
Яңа теманы аңлату.
Тема, максат белән таныштыру.
-Укучылар бүген без дәресебезнең темасы “Кем булырга? Нинди булырга”. Һәм без сезнең белән бүген төрле һөнәрләр турында сөйләшәчәкбез.
Сораулар өстендә эш.
Сез нинди һөнәрләр беләсез?
Картинкаларда нинди һөнәр ияләрен күрәсез?Таныйсыз?
Презентация.
“Ак чәчәкләр” романында сез нинди һөнәр ияләре белән тыныштыгыз? (табиблар)
Табибларга нинди сыйфатлар ия булырга тиеш? Шуны “Ак чәчәкләр” әсәрендәге образларга нигезләнеп аңлатыгыз? (Җаваплы, кешелекле, үз һөнәрен яхшы белүче һ.б.)
Сез үзегез бу һөнәрне сайлар идегезме? Ни өчен?
Хезмәтен намус белән башкаручы кешеләр кешеләр турында тагын нинди китаплар укыганыгыз бар? (М. Әмир “Минем хатын” укытучылар турында, “Миңлекамал” колхозчы,бригадир, Ш. Камал “Акчарлаклар” балыкчылар һ.б.)
Сезнең әти-әниләрегез кайда эшли? Алар үз хезмәтләрен яраталармы?
(һәр баладан сорап чыгу,кыскача)
Сез киләчәктә кем булырга телисез? Моңа үзегезне ничек әзерлисез?
Дәрес материалын кабатлау,ныгыту.
-Хәзер дәреслектәге мәкальләрне укыйбыз, мәгънәләрен аңлатабыз.
1) Һәр эштә сәлат кирәк.
2) Һөнәр өйрәнер өчен дә һөнәр кирәк.
3) Эш остадан курка.
4) Уку – энә белән кое казу.
5) Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Билге кую.
Җавапларны бәяләү.
Нәрсә өчен куйганны аңлату.
Көндәлеккә кую.
Өй эшен бирү.
Аңлату.
Укучыла,сезгә өй эшенә “ Мин кем булырга телим?” дигән темага кечкенә сочинение языгыз.Аны дәфтәрә эшлибез.
VIII. Саубулашу.
-Сорауларыгыз булмаса,сау булыгыз.Киләсе очрашуларга кадәр!