Урок — конспект по ФГОС на тему ?,м н тартыклары
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе [м], [н], [ң] тартыклары
1нче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәкимова Ләйсән Әсгать кызының
5 нче сыйныфта( төп төркем)
татар теленнән
ачык дәрес план конспекты
Тема [м], [н], [ң] тартыклары
Максат [м], [н], [ң] тартык авазларның ясалышын аңлату;сүзләрдә [м], [н], [ң] авазларын ишетергә, аларны дөрес укырга һәм язарга өйрәтү;
Укучыларның иҗади һәм фәнни фикерләү күнекмәләрен үсеше өчен шартлар тудыру;
Туган якның матурлыгын күрә, тоя белүне тәрбияләүне дәвам итү.
БурычУкучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.
Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.
УУЭ Шәхескә кагылышлы УУГ:
- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.
Регулятив УУГ:
- белемнәрен анализлый белү, уку бурычларын кую;
- бәяләү.
Танып белү УУГ:
- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;
-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм алган белемен анализлау.
Коммуникатив УУГ:
- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;
- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.
Төп төшенчәләр Нарат, имән, чаңгы, сөңге
Предметара бәйләнеш Табигать белеме, халык авыз иҗаты, әхлак тәрбиясе
Төп ресурсларӨстәмә ресурсларКуллану өчен дәреслек:
5 нче сыйныф өчен дәреслек,
Техник чаралар:
Компьютер, экран, проектор, көзге, татарча – русча сүзлек.
Power Point да презентация.
Эшчәнлекне оештыру формасы Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Көтелгән нәтиҗә
1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.
Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыруИсәнмесез, укучылар!
Хәерле көн, миңа!
Хәерле көн, сиңа!
Хәерле көн, сезгә!
Хәерле көн, барыбызга!
Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү: (1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла. 2. .Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! 4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!) искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана. Укучылар куллар белән хәрәкәтләр ясыйлар
Коммуникатив . Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар бер-берсенә теләкләр теләп уңай атмосфера тудыралар.
2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.
Максат: теманы өйрәнергә әзерләү (Тактада кеше борыны сурәте, аның тирәсендә имән агачы, нарат, чаңгы, сөңге рәсемнәре
) Коммуникатив: - бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау;
- үз фикерләренә ышандыра белү.
3 этап. Уку мәсьәләсе кую
Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую). Безнең кайберләребезгә аерым өй эше бирелгән иде. Ягез аларның чыгышын тыңлыйк әле.
Яхшы, нинди агач белән таныштык?
2 нче укучыбыз нәрсә әзерләп килде?
Нинди хәреф белән таныштык?
Укучылар, сезнең алдыгызда татарча – русча сүзлек бирелгән. Ягез әле, кем беренче сөңге сүзенең аңлатмасын таба?
Сезгә тагын бер сорау бирәм.Тактага карагыз, бу нәрсә?
Ә борынгы заманнан ук көчле, сәламәт кешеләрне кайсы агач белән чагыштыралар?
Ягез, бу сүзләрне хор белән әйтеп чыгыйк.
Хәзер борыннарыгызны каплагыз һәм м, н, ң хәрефләрен әйтеп карагыз.
Нинди авырлык туды?
Димәк, безгә борын ни өчен кирәк?
Шулай булгач, болар нинди авазлар инде?
Бу авазларны сузып карагыз.
Бу нинди авазлар.
1 укучы нарат турында чыгыш ясый. 1нче укучының нарат турында чыгышы. (экранда нарат сүзе)
Нарат-яктылык яратучы үсемлек, ул туфракта дым җитмәүгә яки артык булуга яхшы җайлаша, ул комлы туфракта да иркен үсә. Нарат урманында якты, һава үзенә бер төрле ис белән тулган була. Бу –фитонцидлар. Алар авыру тудыручы бактерияләрне үтерә. Шуңа күрә ял, дәвалау йортларын нарат урманнары эчендә төзиләр. Нарат бик борынгы агач.
Укучылар хор белән әйтә: нарат
(Экранда нарат сүзе)
(2 нче укучы ң хәрефе турында шигырь укый ) (тактада ң )
Роберт Миңнуллин «Үсми торган хәреф» дигән шигырь язган:
Йөри, ди, ң каңгырап,
Йөри, ди, ул кайгырып.
Эшләре ң ның яман —
Үсеп җитми, ди, һаман
Сүз башында торырга
Һәм баш хәреф булырга!
Укучылар хор белән ң хәрефе белән таныштык
Тактада сөңге сүзе
Укучылар эзли, җавап бирә:сөңге
сущ.
1) копьё, пи́ка
сөңге сугышы — война́, би́тва ко́пьями, пи́ками
(экранга чаңгы рәсеме чыга) Бу - чаңгы
Имән агачы белән чагыштыралар.
( тактага имән сүзе чыга)
Балалар хор белән сүзләрне әйтәләр
(экранда м, н, ң хәрефләре чыга) балалар әйтеп карыйлар
Бу авазларны әйткәндә борын капланса, авазны дөрес итеп әйтеп булмый
_ м, н, ң авазларын әйткәндә, һава борын аша үтә.
Шуңа аларны борын авазлары дибез.
Тартык авазлар.
Метапредмет УУГ
регулятив:
- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;
- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.
Максат: хикәянең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә табу; әсәрне
аңлау өчен шартлар тудыру. Димәк, бүгенге дәрес темасы нинди?
Дөрес, бүгенге дәрес темасы [м], [н], [ң] тартыклары, һәм бүген дәрестә без сезнең белән [м], [н], [ң] тартык авазларын ясалу ягыннан тикшерергә өйрәнербез. Кайбер тартык авазларны ясалу урыны буенча тикшереп, төркемләп чыктык. Ә бүген инде [м] [н] [ң] авазларына тукталып китәрбез. Дәфтәрләрегезне ачып число, теманы язып куегыз.
[м], [н], [ң] тартыклары Шәхси УУГ:
- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.
-парларда һәм төркемнәрдә эшли белү.
Регулятив УУГ:
- уку бурычларын кую;
- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.
Танып белү УУГ:
- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;
-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.
Коммуникатив УУГ:
- башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;
- үз фикерләреңә ышандыра белү.
1нче бирем: 86 нчы күнегүне эшләү
Иң беренче чылбыр буенча текстны укып чыгабыз, икенче н,ң,м хәрефләре кергән сүзләрне табабыз, бу хәрефнең ясалу урынын карыйбыз. Безгә көзгеләр кирәк булачак.
[м] авазы кайсы сөйләм органнары ярдәмендә ясала? Дөрес, борын. Ясалу урыннары буенча аларны тагын түбәндәгечә бүләләр.
Әйдәгез әле, көзгеләрегезне алып, [м] тартык авазын әйтеп карыйк, [м] -авазын әйткәндә, иреннәр бер-берсенә тия. Дөрес балалар. Күнегүдән м тартыгы булган сүзләрне табып ясалу урынын билгелик. Сүзнең кайсы урынында килгән?
2) [н] авазын, көзгеләрегезгә карап, әйтеп карагыз,[н] авазын әйткәндә, тел өске тешкә тия. Шуңа күрә [н] авазын кайсы төркемгә кертә алабызДөрес балалар. Күнегүдән н тартыгы булган сүзләрне табып ясалу урынын билгелик. Сүзнең кайсы урынында килгән?
3) [ң] авазын, көзгеләрегезгә карап, әйтеп карагыз,[ң] авазын әйткәндә, кече тел белән телнең арткы өлеше бер-берсенә якыная. Шуңа күрә ул кече тел тартыгы дип атала. Күнегүдән ң тартыгы булган сүзләрне табып ясалу урынын билгелик. Сүзнең кайсы урынында килгән?
Балалар, сүзләргә игътибар белән карагыз [ң] авазы [м] [н]дан тагын нәрсә белән аерыла?
Ягез, үзебезгә бәя бирик инде.
Димәк, балалар, [м] [н] [ң] тартык авазлары нинди сөйләм органнары ярдәмендә ясалаУкучылар, ә тагын [м] [н] [ң] тартыкларын ничек дип йөртәләр? Балалар, нинди нәтиҗә ясый алабыз? Борын тартыклары
(ирен-ирен тартыгы)
Укучы җавабы
(тел-теш тартыгы).
Укучы җавабы
ул кече тел тартыгы
укучы җавабы
[ң] авазы сүз башында тора алмый
Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:
а) тексттан табып әйтсә - «3»;
б) сүзнең кайсы урынында килгән икәнлеген әйтеп бирсә - «4»;
в) әлеге сүзләрне табып, сүзнең кайсы урынында килгәнен әйтеп, ясалу урынын күрсәтсә - «5».
(ирен, тел, теш, кече тел)
(борын тартыклары)
([м] [н] [ң]тартык авазларын әйткәндә, һава борын аша үтә). Шуңа күрә аларны борын тартыклары дип йөртәбез.
2 нче бирем: 3 төркемдә эш 87 нче күнегү белән эшлибез. 1 нче номер 1 нче төркемгә, 2 нче се 2 нче төркемгә, 3 нчесе 3 нче төркемгә. Иң элек борын тартыклары булган сүзләрне табып , кайсы сүздә калын, кайсы сүздә нечкә әйтелешен һәм ни өчен аңлатырга әзерләнәбез.
Башладык.
Эш тикшерелә.
Үзегезгә бәя куегыз
Көтелгән җаваплар:
Үзбәя.
3 нче бирем Ярый, балалар, ә хәзер дәреслекләрегезнең 46 нчы битен ачыгыз, 90 нчы күнегү (күп нокталар урынына борын тартыкларының тиешлесен куеп сүзләрне язарга
Хәзер дәфтәрләрне күршең белән алышырга һәм дөреслеген тикшерергә , бәя бирергә.
Ягез, балалар, үзегезгә бәя бирегез инде.
Балалар, мин сезгә һәрберегезгә карточкалар таратам. Карточкалардашундый бирем: төшереп калдырылган н_ң м хәрефләренең тиешлесенкуярга, аннан җыеп алам.
Парларда эш.
Көтелгән җаваплар:
Үзбәя.
Индивид биремнәр.
1 нче карточка
Боры..., ела..., яше..., ...арат, ди..., кавы..., ма...гай, саба..., та..., та...ышу, яла...аяк, суга..., са...дык, уры..., ди...гез, му...ча, а..., уе..., я...гыр, ур . ан, . а. гай.
2нче карточка
Йо..., кара...гылык, куя..., ду...гыз, юы...у, а...а, бараба..., уры...дык, туга..., күгәрче..., ире..., ...ефть, мс.дәр, тә..., печә..., саеска..., дошма..., а...лату, бәйрә. , . әктәп.
5этап. Рефлексия.
Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау
Дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек
Ничек эшләдек?
Ниләр белдек?
Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар:
а) дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? сорауларына үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”;
б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса – “4”;
в)дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -”3”;
г)укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмаса -”2”.
коммуникатив:
- бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;
-- үз фикерләреңне тулы,
төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау
Дәрескә гомуми бәя.
Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.
Билгеләр саны ачыклана.
Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела.
Укучылар гомуми билге куялар. Метапредмет УУГ
регулятив:
- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.
- үзара контроль булдыру.
-үз эшчәнлекләрен бәяләү.
6 этап. Өй эше бирү
Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.
эше 1) 91 нче күнегү
2)88 нче күнегү
3) Әдәби әсәрдән борын тартыклары кергән 5 җөмлә язып килергә
Метапредмет(УУГ)
регулятив:
-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.