10-11 класслар ?чен татар теленн?н контроль эшл?р
10 нчы сыйныф .
Диктант
Болытлар сәяхәте.
Мин бакчада утырам. Күк йөзе чалт аяз. Бу җәйге көннәрдә ул юып куйгандай чип-чиста. Әнә ерак офык итәгеннән бер болыт йөзеп чыкты. Әкрен генә, тыныч кына килә. Күңелемне шатлык хисе биләп алды: болыт килә, болыт!
Күрәм, ул болыт мәһабәт ир кешегә охшаган иде. Күктә бик салкын, күрәсең. Әнә ул башына ак колакчын бүрек киеп куйган. Җилкәсендә бөдрә тун. Муенын кат-кат шарф белән ураган, һич шигем юк, бу — Әткә болыт.
Аның янәшәсендә генә тагын бер болыт. Бусы — Әнкә болыт. Зифа буйлы, чәчләре ташкын төсле дулкынланып тора. Менә озак та узмады, Әнкә болыт артыннан янә дә бер кечкенә генә болыт күренде. Ул әле рәтләп йөзә дә белми кебек. Як-якка авышкалап бара да аптырап туктап тора. Әлбәттә, бу – Бала болыт, дидем мин үз-үземә. Әйе, әйе, Бала болыт! Алар өчәү зәңгәр киңлек буйлап сәяхәт итәләр. (Н.Дәүлидән) (135 сүз)
2. Итәгеннән, күңелемне, башына, колакчын, җилкәсендә, дулкынланып, өчәү сүзләрен тамыр һәм кушымчаларга аерыгыз.
3. Әнә ерак офык итәгеннән бер болыт йөзеп чыкты җөмләсендәге баш һәм иярчен кисәкләрне табыгыз, җөмлә кисәкләренә морфологик-синтаксик анализ ясагыз.
4. Җәйге, итәгеннән, бер, озак, алар сүзләренә морфологик анализ ясагыз.
Тест
1.Татар теленең кайсы группага керүен билгеләгез. 1)флектив телләр группасына; 2)төрки телләр группасына;
3)фин-угор телләре группасына.
2. Татар теле белән кардәш булган телләрне күрсәтегез. 1)рус теле, немец теле; 2)инглиз теле, француз теле;
3)азәрбәйҗан теле, башкорт теле.
3. Татар теле белән кардәш булмаган телләрне билгеләгез. 1)испан теле, кытай теле; 2)төрек теле, казах теле;
3)үзбәк теле, башкорт теле.
4. Хаталы сүзне табыгыз. 1)сәгать; 2)сәнгәть; 3)солы.
5. Татар телендә тартык авазларның санын билгеләгез. 1)26; 2)27; 3)28.
6. Басым сүз ахырына куелмаган очракны күрсәтегез. 1)кайталар; 2)укып; 3)матур.
7. Күп мәгънәле сүзне билгеләгез. 1)тар; 2)тал; 3)төш.
8. Күчерелмә мәгънәле сүзне табыгыз. 1)җылы караш; 2)җылы бүлмә; 3)җылы көн.
9. Фразеологизмны күрсәтегез. 1)су йоту; 2)телен йоту; 3)ризыгын йоту.
10. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләрне билгеләгез. 1)төнге, давыл; 2)җир, көчкә; 3)яхшы, чиста;
11. Әйтелеш белән язылышы туры килгән сүзләрне күсәтегез. 1)бау, тавык; 2)мәгърифәт, яулык; 3)бикле, исем.
12. Төнге, бау сүзләренә фонетик анализ ясагыз.
13. Фонетик принципка нигезләнеп язылган сүзне табыгыз. 1)борынгы; 2)чәчәкләр; 3)көнбатыш.
14. Морфологик принципка нигезләнеп язылган сүзне күрсәтегез. 1)чиксез; 2)әнкәй; 3)игеннәр.
15. График принцип белән язылган сүзне билгеләгез. 1)электр; 2)күлмәк; 3)урындык.
Изложение
Татарстан нефте.
Кешелек дөньясының гаҗәеп бер хасияте бар: инде ирешеләсенә ирешелде, тикшереләсе тикшерелде, шуннан ары булмас, дисең. Юк, каяндыр бер тынгы-сыз җан килеп чыга, әнә шул тынгысыз җан дөнья галимнәре белән пычакка пычак килә; үзенчә уйлап, үзенчә фикер йөртеп, үзенчә исәпли башлый. Карыйсың – булмастайны булдыра, адәм ышанмастайга ышандырып куя.
Гасырларга берничә генә туа торган әнә шундый тынгысыз җаннарның берсе – Иван Губкин.
Гаҗәеп кеше булган Михайло малае Иван. Ока елгасы буендагы Муром тирәсе авылларының берсендә туып, бала чагын көтү көтеп уздырган. Бөтеркәч башлы, каш астыннан карап йөри торган үсмер малай, сыерлары чирәм утлап йөргән чакларда, яр өсләреннән түбәнгә шуып төшә. Текә ярлар пычак белән телеп төшергән төсле! Җир кабыгы катлы-катлы. Бу бик тә сәер тоела малайга. Көзен, мал-туар абзарларга ябылгач, Иван мәктәпкә йөри. Зирәклеге, тырышлыгы белән танылып, укытучылар семинариясенә барып керә.
«Бу кеше үз юлын тапты инде, бөтен гомерен балалар укытып уздырыр инде», – дигәннәр авылдашлары. Авыл укытучысы ала торган унбиш сум жалованье сала мужигына буй җитмәс хәзинә булып тоелган. Ләкин Михайло малаеның күңелендә башка уй: актарасы иде тауларны, гизәсе иде дөньяларны!
Укытып алган акчасын ай саен яшерен янчыгына җыя барып, кирәк кадәр мая туплагач, хыялый егет аркасына юл капчыгы аса да Питер каласына юл тота. Анда реаль мәктәп буенча үзлегеннән имтихан тапшырып, Тау институтының мәрмәр баскычларына килеп баса.
Яһу! Бер урынга унар кеше туры килә торган имтиханга генерал балалары, купец-чиновник балалары җыелган чакта, кая инде ул мужик баласына анда борын төртү! Ләкин могҗиза: мужик баласы дигәнебез, белем байлыгы һәм кыю фикерләре белән имтихан алучыларны таң калдырып, институтка уза. Ярлы-ялчы хәлендә яшәп, ял көннәрендә Невада баржалар бушатып, җан-фәрманга тырыша торгач, китә эшләр җайга: сәламәт тәненә җегәр, зирәк башына белем җыйган Иван Михайлович Губкин, 1912 нче елның көзендә тау инженеры дигән беренче дәрәҗәле дипломны күкрәк кесәсенә салып, туп-туры Майкопка юнәлә.
Башлана шуннан тынгысыз эзләнүләр.
Көтүче-академик дип даны чыккан искиткеч зур галим нефть геологиясе буенча дөньяда иң яхшы дәреслекләрне яза. Икенче Баку районнарында – Иделдән алып Уралга хәтле булган гаять зур иңкүлектә – нефть эзли.
Дөньяга даны таралган укымышлылар бәхәсләшә Губкин белән. Ләкин көтүче-академик сүзендә нык тора. Аның кебек алдан күрү, аның кебек прогноз куя белү сәләте берәүдә дә булмый. Егерме еллык авыр хезмәт, егерме ел буена түгелгән маңгай тире бушка китми. 1932 нче елда безнең кардәш республикабыз Башкортстан туфрагында – Ишембайда сигез йөз метр тирәнлектән нефть фонтаны атып, агач буровойны күз ачып йомганчы йомычкага әйләндереп ташлый! Аннары Татарстан җирендә – Шандорлар, Нобельләр, Малакиенколар шөһрәт казана алмаган җирләрдә – Шөгердә, Баулыда, Писмән якларында бер-бер артлы нефть фонтаннары ата.
Әнә шул көннән башлап, иксез-чиксез Ватаныбызның барлык якларыннан олы хәзинә җирләренә илнең осталары җыела башлады. Алар арасында кайчандыр бәхет эзләп чыгып киткән татар эшчеләре дә бар иде. (Г.Ахуновтан) (455 сүз)
Диктант
Туган җир
Туган илне сагыну дигән хис тә төрле дәрәҗәдә, төрлечә була икән.
Менә син чит ил урамнарында ялгыз йөреп кара. Шагыйрь әйтмешли, син кем кадерлесе анда? Кинәт авырдың, ди. Докторга күренү өчен күпме доллар кирәк? Синең өчен анда беркем дә җавап бирми, син анда берәүгә дә кирәк түгел. Чит дөньяның иң эре башкаласында, иң зур урамның уртасында син-ком бөртеге,син-нуль.Ватан дигән газиз җирне әнә шунда син бөтен нечкәлеге белән аңлый башлыйсың. Мин бу хисне күп тапкырлар дөньяның күп калаларында кичердем.Бу хис бер җирдә минем күңелемнән китмәде.
Чын сагыну үзен шунда танытты.
Һәркемнең үз бала чагы, үз шәһәре, үз авылы, үз чишмәләре, үз таулары бар. Һәркем дөньяда безнең шәһәрдән, авылдан, чишмәдән, таудан матур урын юк дип ышанып яши бирә.
Җир шарында алты кыйтга бар, алар һәрберсе үзенчә матур. Әмма иң матуры-син туган, син үскән җир. ("Ватаным Татарстан" газетасыннан)
11 нче сыйныф . Татар теленнән еллык контроль эш
Диктант
Беренче ау.
Аучылар барлыгы йөз егерме кеше булды. Алардан тыш, төп-төгәл мең кешелек каралар җыелды. Болары төрле эшчеләр, сугымчылар, өйчеләр иде. Беренче ауга – тархан авына шуннан да азрак яисә күбрәк кеше алынмый иде.
Иң алдан аучылар китте. Алардан бераз калышып, каралар кузгалды. Алар көнчыгышка карап бардылар. Арттан бик үк көчле булмаган салкын җил исте. Югарыга күтәрелгән саен кечерәеп күренгән аксыл-саргылт кояш яктысында, бер болытсыз чалт аяз күк йөзе астында иксез-чиксез дала жәелеп ятты. Йөзләгән, меңләгән тояклар таптавына җавап итеп, каты җир өсте гүләп-дөпелдәп торды.
Кояш төшлеккә җиткәнче, алар шактый кызу бардылар. Кояш төшлеккә җитеп, түбәнәя башлаганда, аучылар тирә-ягында тәбәнәк таллар, карама куаклары, камышлар үскән елга буена килеп чыктылар. Аркача дип аталган бу елга моннан ике көн ераклыктагы Кара тау арасындагы Кылыч кыя төбеннән, куе урман арасыннан агып чыга иде. Бу тирәдә ул, тигез җирдә җәелеп, тынычланып ага иде һәм монда инде аның ярлары да текә түгел, агымы да кискен, шау-шулы түгел иде. Елганың чит-читләрен бүген төнлә юка боз элпәсе каплап алган иде. (Н.Фәттахтан) (150 сүз)
2. Кояш төшлеккә җиткәнче, алар шактый кызу бардылар җөмләсенә синтаксик анализ ясагыз.
3. Аучылар, көнчыгышка, аксыл-саргылт, башлаганда, бераз, эшчеләр, арттан, күк йөзе, меңләгән сүзләренең ясалыш ягыннан төрен билгеләгез.
4. Елганың чит-читләрен бүген төнлә юка боз элпәсе каплап алган иде җөмләсендәге баш һәм иярчен җөмлә кисәкләрен табыгыз.
Тест
1. Мәгънәле кисәкләргә ялгыш бүленгән сүзләрне табыгыз. 1)китап-лар-ны, урам-ыгыз-да;
2)кайт-тык, укы-сак; 3)яшь-тәш-кә, сүз-лек-ләр-нең.
2. Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләрне күрсәтегез. 1)әни-ем, мәктәп-кә; 2)зур-рак, якын-рак; 3)биш-енче, өч-әү.
3. Модальлек кушымчалары булган сүзләрне табыгыз. 1)урман-нан, көл-еп; 2)шәһәр-чек, өч-әр; 3)дәфтәр-егез, бүлмә-дә.
4. Нигезе ялгыш билгеләнгән сүзләрне билгеләгез. 1)матурлан-ды, дуслаш-кан; 2)кайт-а, күңелсез-рәк; 3)кигән-сең, җыр-лаган.
5. Сыйфат ясамый торган кушымчаларны күрсәтегез. 1)–лы, -ле; -чан, -чән; 2)–гы, -ге; -кы, -ке; 3)–лан, -лән; -лаш, -ләш.
6. Текстны укыгыз һәм аннан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез.
Иң кадерле кешем
1) Дөньяда һәркемнең иң кадерле кешесе була. 2) Ул тормышыңның иң авыр минутларын да, бәхетле мизгелләрен дә уртаклаша. 3) Аның сүзләре ќанга дәва бирә, күзләре ышаныч һәм өмет өсти.
4) Әнием – дөньядагы иң кадерле, якын кешем. 5) Күңелем тулган чакларымда әниемнең ќылы сүзләре мине юата, дәрт һәм рух өсти. 6) Күңелемне шатлык биләп алса, әнием аны да ихлас күңеленнән уртаклаша. 7) Мәктәптән канатланып кайтканда, әниемнең йөзе кояш күк балкый.
8) Еллар аның кара бөдрә чәчләренә чал керткән, кайгы–хәсрәт битләренә ќыерчыклар өстәгән. 9) Язмыш аны төрлечә сыный. 10) Әмма ни генә булмасын, әнием безне кешедән ким–хур булмасыннар дип, аякка бастырырга, чын кеше итәргә тырышкан. 11) Ул безнең өчен яши. 12) Әнием – ќирдәге фәрештәм. 13) Әнием – безнең горурлыгыбыз һәм таянычыбыз. 14) Рәхмәт сиңа, әнием! 15) Без бәхетле тик син булганда! 16) Әнием дип әйтүдән дә олырак бәхет юк дөньяда! (123 сүз)(«Ялкын» журналыннан)
7. Текстның язылу стилен билгеләгез. 1)рәсми эш стиле; 2)публицистик стиль; 3)фәнни стиль.
8. 4 нче, 12 нче, 13 нче җөмләләрдә сызык куелу сәбәбен аңлатыгыз.
9. 2 нче, 3 нче, 4 нче, 16 нчы җөмләләрдәге билгеләнгән сүзләрнең әйтелеше белән язылышы туры киләме? Шул сүзләрнең берсенә фонетик анализ ясагыз.
10. 13 нче җөмләдәге горурлыгыбыз сүзенең төлешен һәя ясалышын тикшерегез.
11. 10 нчы җөмләдә ни өчен өтерләр куелуын аңлатыгыз.
12. 9 нчы җөмләдәге аны, төрлечә сүзләре кайсы сүз төркемнәренә керә? Аларга морфологик анализ ясагыз.
13. 6 нчы, 7 нче җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.
14. Кушма җөмләләрне табып, схемаларын сызыгыз, төрләрен күрсәтегез.
Изложение
Әкияти манзара.
Зариф урман юлына аяк басуга, ут шары офыкка алсу пәрдә элеп юкка чыкты. Урман тын кебек иде. Очларын күккә төбәгән усак агачларының өске ябалдашлары, ялкын телләрен хәтерләтеп, айкалып-чайкалып тора. Аяк астындагы абага үләне, мулла чалмасы, бакра гөл, кыңгырау чәчәкләр, курай, балтырган, юл читенә елышкан киң яфраклы тигәнәк – һәммәсе, үз төсләрен югалтып, кичке шәфәкъ нурыннан әкияттәге гөлләргә охшап калганнар. Каршыдагы Рә тавы үсеп-зураеп киткән сыман, шуларның барысыннан да күңелгә шөбһә иңә, йөрәккә шом төшә. Ул да түгел, тау артыннан ялангач ай калыкты, тирә-юнь чынлыгын югалтып, күз күрә алган һәммә нәрсә әкият манзараларына әверелде. Рә тавы – гүя Каф тавы, урман исә – балта-пычкы тимәгән карурман.
Күк йөзенә төнге пәрдә сарды, йолдызлар җемелди башлады. Тын кебек иде, ләкин дикъкать белән тыңласаң, күрәсең-ишетәсең: баш өстеннән генә ярканат очып уза, аның канат җиле битеңне ялман ала; ирексезләп, кулың сакка күтәрелә. Биредәге һәр тавыш, һәр аһәң гаммадай көчәеп, яңгырап, куәтләнеп китә, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла, йөрәккә әллә ниткән шом сала, ниндидер мизгелдә, барча тавыш юкка чыга; йөрәк тибүең ишетәсең. Ләкин бу тынлык озакка бармый, урманны яңгыратып, тартай кычкырып җибәрә, аңа байгыш ухылдавы өстәлә, кыр-басу ягыннан бытбылдык аваз сала, аларга бакалар кушыла. Түбән карасаң, черек агач төбендә ут коңгызлары җемелди, сөрсеп, кибеп беткән яфрак астында сукыр тычкан кыштырдый.
Зарифка боларның барчасы да якын. Алты яшеннән ул, таң белән торып, зөбәрҗәттәй чыклы үләнне ерып, чылана-калтырый, төнгелек кармакларын карарга төшә иде. Ык буе, аның саф суы, сөзәк ярларына утырып, аякларын сәлендереп, көннәр озын бөке калкавычка карап утырулары, тал чыбыкка тезеп, кәрәкәләр, комкорсаклар, кушбашлар алып кайтулары.
Зариф, урманны узып, болынга килеп чыкты. Ай яктысында алиһәдәй җәелеп яткан болын! Күл буенда атлар пошкыра, кырыкмыш кешнәп куя, таен янына дәшеп, карт бия кешни. Карамалы халкы өчен бу болын – печән. Ә печән ул мал-туар, димәк, ит-сөт дигән сүз. Болынга ялганып, Зур күл ялтырый. Күл ярына килеп җиткән усак урманы биек дивардай тора. Яз килдеме, Ык ташый. Тау-уйдыклардан, чокыр-чакырлардан агып төшкән язгы сулар Ык бозларын күтәрә. Күп тә үтми, мунча биеклек бозлар, яман тавышлар чыгарып, шушы усак урманына ташлана. Ястык-ястык бозлар, этешә-төртешә, бер-берсенә бәрелешкән саен уала-чәрдәкләнә; урман авызындагы шомырт-баланнарны, гөлҗимеш-карлыганнарны егып, гаскәр кебек тезелеп торган усакларга ябырылалар. Яшәү дәверләрендә бик күп язларны, хәтәр ташуларны күргән бозлар бәрелгәннән кәүсә-кайрылары яраланып беткән агачлар ыңгырашып куялар. Шартлап, ботаклары сына, яшел күлмәкләре уела, әмма бозларга юл бирмиләр. Бозлар ачу аталар, берсе өстенә берсе үрмәләп менә торгач, ярылып китәләр һәм ухылдап мәтәлеп төшәләр. Буыла, тыгыла елга; су үзенә юл эзли башлый. Анда ташлана, бире ургыла, ахыр килеп, бәрәңге бакчалары, тыкрыклар аша авылга керә.
Ташу шәп, куәтле елларда урам-тыкрыклардан өстәл чаклы бозлар аккан язлар була. Мондый язларда Карамалы халкының түбән очта яшәүчеләре бала-чагаларын, мал-туарларын алып, ындыр артына менәләр, өй-каралтыларына күз-колак булырга көймә белән генә төшәләр. Бәхеткә каршы, бу хәл озакка бармый. Ике-өч көн үтүгә, урман авызына тыгылган бозларны калдырып, су үзенә юл таба, сәгате-минуты белән урам-тыкрыкларга кергән ташу суы юкка чыга. Кешеләр шундук өйләренә ашыгалар, бүселеп чыккан идән сайгакларын, ишелгән морҗаларын күреп, осталарга чабалар. Усак урманы авызында тукталган, әсир төшкән бозлар май аена чаклы шунда яталар, эссегә түзә алмыйча, әрнешеп елыйлар.
Ташу китүгә, сынып-имгәнеп беткән агачларны күрергә, аннан бигрәк, чокыр-чакырларда, уйдык-тугайчыкларда бүленеп калган балыкларны тотарга болынга малай-шалай сибелә. Бу көннәрдә Карамалы халкы атна-ун көн буена балык ашый. (М.Хәбибуллиннан) (500 сүз)