Башлангыч сыйныфлар ?чен татар теленн?н контроль эшл?р


I сыйныфКонтроль диктант текстларыI вариант
КуянСалкын кыш җитте. Куян урман буенда йөри. Ул агач кабыкларын кимерә. Өстендәге ак туны аны салкыннан һәм аучыдан саклый. Әмма куянны эт белән төлке яхшы күрәләр. Аны бәладан йөгерек аяклары коткара. (31 сүз) (Г.Галиевтән)
Бирем1. Сүзләрне юлдан юлга күчерү өчен бүлеп яз: I в. – салкыннан, җитте; II в.— куянны, әмма.
2. Эш–хәрәкәтне белдергән сүзләрнең астына сыз: I в. – беренче җөмләдә; II в.— икенче җөмләдә.
3. Тексттан юлдан юлга күчереп булмый торган сүзләрне сайлап алып яз һәм саңгырау тартыклар астына сыз.
II вариант
Кар
Кар – табигать байлыгы. Кышын бөтен җир кар белән каплана. Кыш – алдагы ел уңышын кайгырту вакыты.
Кар үсемлекләрне салкыннан саклый. Дымлы, юеш җир һәрвакыт уңышны арттыра. Шуңа күрә басуларда кар тоту үткәрелә. (31 сүз.) (“Сабантуй” газетасыннан)
Искәрмә: сызыкчалар искәртелә.
Бирем1. Предметны белдергән сүзләрнең астына сыз: I в. – икенче җөмләдә; II в.— дүртенче җөмләдә.
2. Тексттан бер иҗекле сүзләрне табып, күчереп яз.
3. Кыш турында бер җөмлә уйлап яз.
Тест биремнәреI өлеш (А)
А1. Кайсы сүзнең тартыклары барысы да яңгырау, сузыклары нечкә әйтелешле?
а) суган       ә) бәрәңге       б) чөгендер       в) кабак
А2. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк?
а) ялкын       ә) ямьсез       б) болын       в) табигатьА3. Юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгелә:
а) дәф-тәр, ки-тап, дәрь-я, ямь-сезә) бер, көн-ьяк, у-рам, юр-ганб) эш-че, көнь-як, у-кучы, ял
в) ба-су, кур-чак, ять-мә, мәк-тәпА4. Барлык сүзләрдә дә Э хәрефе төшереп калдырылган рәтне тап:
а) …скерт, …ремчек, ма…май
ә) …лга, …гет, …шчеб) төлк…, сы..р, …т
в) …лан, …кскаватор, …кскурсияА5. Тамырдаш сүзләр рәтен билгелә:
а) эштә, эшчән, эшнеңә) балык, балчык, балыкчыб) кыш, кышлый, кышкыв) басу, басуның, басугаА6. Предметны белдергән сүзне билгелә:
а) сугара     ә) сулык      б) сусыл      в) сулыА7. Капма-каршы мәгънәле сүзләр рәтен билгелә:
а) шатлана, куанаә) шатлана, көләб) шатлана, кайгырав) шатлана, елмаяА8. Дөрес язылган сүзне билгелә:
а) болот      ә) былыт      б) болыт      в) былотА9. [w] авазы ишетелә торган сүзләр рәтен билгелә:
а) звонок, ветеран
ә) гөрләвек, вакытб) слива, август
в) Ватан, завод
А10. Ъ хәрефе язылырга тиешле сүзне билгелә:
а) ал…бом       ә) вәг…дә       б) ям…ле       в) дөн…я
III сыйныфДиктант текстларыI вариант
ЯбалакБез урманда ябалак таптык. Ябалакның канаты имгәнгән. Ул оча алмый. Без ябалакны өйгә алып кайттык. Ябалактан тавыклар курыктылар. Ишек алдының бер почмагына ябалакка оя ясадык. Аңа ашарга, эчәргә бирдек. Ул бик тиз терелде. Ябалакта үзгәрешләр күренә башлады. Ябалакның иреккә чыгасы килде.
Караңгы төште. Без ябалакны иреккә очырдык. (47 сүз.) (“Салават күпере” журналыннан)
Бирем1. Җөмләдәге баш кисәкләрнең астына сызарга: I в. — 4 нче җөмләдә; II в. — соңгы җөмләдә.
2. Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. -ябалак; II в. — оядан.
II вариант
Карлар яваТышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча матур, ямьләнеп киткән. Володяга бу күренеш бик ошый. Ул чанасын алып урамга чыга. Алар, күрше малайлары белән бергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәткән саен калыная, зурая бара. Балалар куаналар. Алар Кар бабай ясадылар.(53 сүз.) (Г.Бакирдан)
Бирем1. Җөмләнең баш кисәкләрен тап, сүз төркемнәрен билгелә: I в. — икенче җөмләдә; II в. — дүртенче җөмләдә.
2. Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. — ботак; II в. — матур.
Тест биремнәреI өлеш (А)
А1. Авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк булган сүзләр рәтен билгелә:
а) җавап, уенә) сәгать, озынб) бияләй, кыярв) чия, борынА2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә:
а) хикәя, иптәшә) жираф,батырб) гөмбә, йолдызв) зирәк, кашыкА3. Парсыз тартыкларга башланган сүзләр рәтен билгелә:
а) китап, чәчәкә) халат, ризыкб) дәүләт, сәгатьв) шикәр, кәгазьА4. Юлдан—юлга күчерелми торган сүзләр рәтен билгелә:
а) матур, күперә) абый, уңышб) кеше, урман
в) вакыт, игенА5. Охшаш мәгънәле сүзләр —
а) омонимнар   ә) синонимнар   б) антонимнар   в) тотрыклы сүзтезмәләрА6. Кайнар, эссе, кызу, җылы —
а) омонимнар   ә) синонимнар   б) антонимнар   в) тотрыклы сүзтезмәләрА7. Омонимнарны билгелә:
а) зур, олы, дәүә) ай, кара, алб) көн, кош, абыйв) кояш, авыл, чәйА8. Тамыр сүзләрдән генә торган сүзләр рәтен билгелә:
а) юлчы, юлдашә) шәһәр, йолдызб) бәхет, шатлыкв) урман, урманчыА9. Ясалма сүзләрдән генә торган сүзләр рәтен билгелә:
а) бәхетле, диңгезә) таулар, болытларб) эшчәнлек, кешелеклелекв) мәктәпкә, кояшныА10. Парлы сүзләр рәтен билгелә:
а) карлы, җил-буран
ә) әйләнә-тирә, дөньяб) җир-су, ата-анав) явым-төшем, яңгырIV сыйныфДиктант текстларыI вариант
Туган ил кайдан башлана?
Кыш белән язның да, җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган матурлыклары бар. Бу матурлыклар бер-берсен кабатламыйлар да һәм бер-берсенә охшамыйлар да. Елның фасыллары һәммәсе дә матур, һәммәсе дә сокланып туймаслык гүзәл.
Туган илебез, туган туфрагыбыз әнә шулай карап туймаслык матур, сокланып бетмәслек бай!
Менә шушы туган туфрак, менә шушы туган ил кайдан башлана соң?
Ул син яши торган шәһәрдән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Аны беркайчан да онытма, кечкенә дустым! (80 сүз.) (Г.Галиевтән)
Бирем1. Килешләр белән төрләндер: I в. – мәктәп, II в. – шәһәр;
2. Тексттан бер кушма сүз, бер парлы сүз табыгыз;
3. Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. — туфрак; II в. — шәһәр.
II вариант
Идел өстендә җил йөгерә, уйный. Бер-берсен куышкан шаян дулкыннар ярга килеп бәреләләр, шаулашалар. Елга өстендә акчарлаклар оча. Алар, кисәк канатларын җәеп, суга уктай атылалар, балык тоталар. Акчарлаклар армыйлар да, талмыйлар да.
Диңгез, елга һәм күлләрнең үз акчарлаклары бар.
Акчарлаклар безнең елгаларга, күлләргә Каспий диңгезеннән, көньяк елгалардан апрель башларында кайталар. Башта алар төркем-төркем булып яшиләр. Аннан соң оя ясыйлар, бала чыгаралар.
Идел. Акрын гына йомшак җиләс җил исә. Су өсте җемелди, ялтырый. Елга өстендә акчарлаклар уйный. Әнә берсе суда утыра. Ул ак канатларын җилкән итеп каера да күкрәге белән су яра. (90 сүз.) (К.Тәхаудан)
Бирем1. Баш кисәкләрне тап: I в.— 3 нче җөмләдә, II в. – 7 нче җөмләдә;
2. Килешләр белән төрләндер: I в. – күлләр, II в. – елгалар;
3. Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. — диңгез; II в. — дулкын.
Тест биремнәреI өлеш (А)
А1. Калын сузыклы сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз:
а) бакча, мәктәп, кашык, торнаә) тимер, вакыт, дәфтәр, каешб) маймыл, хайван, тавык, сарыкв) бәрәңге, кәбестә, кишер, кәҗәА2. Саңгырау тартыклардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез:
а) бәлеш, тиен, кырмыска, кыш
ә) бала, дөнья, җәй, йолдызб) нарат, караңгы, кәгазь, әтәчв) туп, күк, поши, песиА3. Хаталы сүзе булган рәтне күрсәтегез:
а) вәгъдә, ашьяулык, игътибарә) акыллы, кәккүк, эссеб) һәйкәл, һава, шәһәрв) уңыш, кыңгырау, яңаА4. Кайсы рәттәге сүзләрдә күпнокта урынына Ъ хәрефе языла?
а) мәг..нә, мәкал…, шигыр…
ә) табигат…, аш…яулык, мәс…әләб) канәгат…, дәр…я, көн…як
в) сул…як, уң…як, шәфәк…
А5. Кайсы рәттәге сүзләргә -нар/-нәр күплек кушымчалары ялгана?
а) усак, балык, каенә) бака, куян, гөлб) урман, көн, сан
в) борын, авыл, елгаА6. Тамырдаш сүзләрдән торган рәтне табыгыз:
а) кояш, кояшка, кояшныә) кош, кошлар, кошныңб) кош, кошчык, кошчы;
в) кыш, кышка, кышның.
А7. Кушма сүзләрдән торган рәтне табыгыз:
а) бала-чага, хатын-кыз, тирә-як
ә) шомырт, чия, куакб) баллы, төрле, кояшлыв) аккош, көньяк, ашханәА 8. Дәвам итегез: Антонимнар …
а) предметның санын, исәбен белдерәләрә) предметның билгесен белдерәләрб) капма – каршы мәгънәле сүзләрв) әйтелеше һәм язылышы бер үк, әмма мәгънәләре төрле булган сүзләрА9. Ялгызлык исемнәрдән генә торган рәтне күрсәтегез:
а) Идел, алмагач, тормыш;
ә) авыл, шәһәр, елга;
б) исем, Акбай, тычкан;
в) Мәскәү, Муса, Кама.
А10. Иялек килешендәге исем кергән сүзтезмәне аерып күрсәтегез:
а) урманга бару,ә) шәһәрдә яшәү,б) әнинең китабы,
в) мәктәптән кайту.
II өлеш (В)
1) Көзге көннәр үтте. 2) Кыш башланды. 3) Кошларның күбесе җылы якка китте. 4) Кайберләре бездә кышлый. 5) Әнә безнең урманнар. 6) Анда кошлар яши. 7) Балалар кошларга җимлекләр ясый. (Л.Бәшировадан)
В1. Беренче җөмләдәге исемнең антонимын языгыз.
В2. Җиденче җөмләдәге нечкә сузыклардан торган исемне төшем килешенә куеп языгыз.
В3. Алтынчы җөмләдән юлдан-юлга күчерергә мөмкин булмаган сүзне язып алыгыз.
В4. Икенче җөмләнең әйтелү максаты буенча төрен билгеләгез.