Хуш, башлангыч м?кт?п д?рест?н тыш чара


Хуш, башлангыч мәктәбем! (чыгарылыш кичәсе)
Максат: Укучыларда укытучы һөнәренә, укыган мәктәбенә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү; сыйныфына, сыйныфташларына карата игътибарлы, дустанә мөнәсәбәтләрен үстерү; шигырь сөйләү, җырлар башкару осталыкларын камилләштерү.
Укытучының котлау сүзе, укучыларга мөрәҗәгате.
Алга таба балалар сөйли:
Чәчәкләр тотып кулга,
Без чыктык матур юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә.
Безне котлый әтиләр:
-Бик дәү үстегез, диләр.
Өйрәтәләр әниләр:
-Әйбәт булыгыз, диләр.
Дәү әти, дәү әниләр:
-Хәерле юл, хуш! – диләр.
Исемдә алтын сукмакка
Тәүге аяк баскан көнем.
Тәүге башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
Исемдә алтын сукмакка
Тәүге аяк баскан көнем.
Һәм тормышым китабының
Тәүге битен ачкан көнем.
Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым
Сумка тотып, “сабак укырга’’ дип
Борма сукмак буйлап атлавым.
Җыр: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”.
Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың.
Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.
Син инде уйнарга бармыйсың,
Кыңгырау чакыра мәктәпкә.
Бөтенесен искә төшерде күк,
Кыңгыраулы моңлы тавышы.
Шушы мәктәп, шушы класс безгә
Күпме якын дуслар табышты.
Якты йөзле апа каршы алды.
Өйрәтте ул белем серләрен.
Башлангычта дуслар белән бергә
Бик тиз узып китте көннәрем.
Укытучым, шундый назлап
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәй йөрәгемә.
Каршы ала мине, апам кебек,
Укытучым сузып кулларын.
Искә төшә иң беренче тапкыр
Шигырь сөйләп басып торганым.
Таныш миңа, таныш һәммәсе дә
Кара такта, өстәл, парталар...
Кая барсаң, алар куңелемне
Һаман үзләренә тарталар.
Озын юллар узып өйгә кайтсам,
Каршы ала сөйгән мәктәбем.
Әле дә саклап тотам кызыл белән
“Бишле’’ куйган язу дәфтәрем.
Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә.’’
Мәктәбемә керсәм, шаян чакның
Эзләре бар кебек тоела.
Мин утырган парта өсләренә
Тәрәзәдән нурлар коела.
Һәр кыңгырау саен яшәрә күк,
Тик нигәдер чәче агара.
“Болары да олы юлга чыга
Җан җылысы күчкән аларга’’.
Син җитәкләп мендең мине
Тауларның биегенә.
Алып киттең далаларга,
Диңгезләр киңлегенә.
Бөек киләчәккә юллар суздың,
Син яшәргә өндәп көч бирдең!
Якты йөзең, гадел сүзең белән
Яшь буында канат үстердең.
Белем алгач дидең, дәү үскәч,
Һәрбер ягын илнең бизәгез.
Син йөрәккә салган белемнең
Диңгезендә бүген йөзәбез.
Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез’’.
Ничә көннәр, ничә айлар
Кышын да һәм җәен дә,
Сагынып сиңа килә идек,
Классым, һәммәбез дә.
Туган йорттай син кадерле,
Син якын күңелләргә,
Ничек кенә хушлашасы,
Китәсе килми бер дә.
Тик нишлисең, яшең тулгач,
Тормыш бит шулай бит куша.
Балачакның бер баскычы
Мәктәп белән тоташа.
И, сөекле башлангычны
Беркайчан онытмабыз!
Ә шулай да, без бүген
Якын дуслар, хушлашабыз!
Кызлары да әллә нишләгәннәр,
Менә – менә тора еларга.
Укытучы гына гел елмая
Гаҗәпләнеп үткән елларга.
Малалайлар да бүген әллә ничек
Ни әйтсәң дә, оялып кызара
Сагынырлар, хат юлларлар әле
Чәч толымын тарткан кызларга...
Күмәк рәвештә: Мәктәбем!
Зәңгәр күктә кояш елмайгандай,
Чакырдың син белем иленә.
Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк
Кереп калдың минем күңелемә.
Күмәк: Сыйныфым!
Истә әле минем тәүге кабат
Бусагаңнан атлап керүем.
Һәм тактада ак сызыклар белән
Мәктәп дигән сүзне күрүем.
Оныта алмыйм шуны бүгенгәчә,
Мәңге калыр минем йөрәктә.
Истән чыкмас шушы бәхетле көн,
Нинди генә җирдә йөрсәк тә.
Онытмамын сине беркайчан да,
Изге йортым минем – мәктәбем.
Биргән белемең һәм тәрбияң өчен
Сиңа мең – мең рәхмәт әйтәмен...
Укытучым, безнең йөрәктә
Син тормышка сөю уяттың.
Күңелемдә тулы яктылык,
Әйтерсең лә яңа таң атты.
Һәр яңаны элек сездән белдек,
Киңәш сорап сезгә йөгердек.
Анабыздай сезне якын итеп,
Дустыбыздай сезне үз күрдек.
Өйрәттең син язгы бөреләрнең
Күзгә рәхәт нурын сөяргә.
Тәм уяттың Тукай җырларына,
Сәйдәш язган моңлы көйләргә.
Җыр “Тукайга килә халык.’’
Нинди мирас кала бездән?
Дәвам итсен өчен.
Килер буын без башлаган
Юлдан китсен өчен!
Кыл яхшылык кешеләргә,
Кеше булыйм дисәң.
Авыр булыр, өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң!
Аера бел ак – караны,
Начар юлдан йөрмә.
Яхшы белән явызлыкны
Берүк бутый күрмә!
Шатландыр син, ярдәм итеп,
Ялгыз бер әбине.
Үскәнем дип, син матур дип,
Юат бер нәнине.
Кеше булып яшим дисәң,
Бул син кешелекле!
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле!
Бакчаларда шомырт, сирень,
Күпме чәчәкләрнең төрләре.
Сезне көтә изге юллар
Көтә дуслар, мәктәп юллары.
Сау булыгыз, якын дуслар,
Сау булыгыз, хушыгыз!
Ә бер елдан сезнең белән,
Мәктәптә очрашырбыз..
Белем алырмын, мәктәбем
Синдә күп еллар.
Синдә минем укытучым –
Күңелемә нур салучы
Якын кешем бар.
Рәхмәт сиңа, укытучым,
Барлык хезмәтең өчен,
Армый укуны дәвам итәрбез
Халкым бәхете өчен!
Җыр “Рәхмәт сезгә”.