Балалар бакчаларында экологик т?рбия буенча педагогик ки??шм?


Балалар бакчаларында экологик тәрбия буенча педагогик киңәшмә.
Темасы: “Бу очракта нишләр идең?”
Максаты: Тәрбиячеләргә шөгыльләр уздыру буенча
Т өрле прблемалар тудыру һәм аны чиштерү.
Алып баручы: Тәрбияче педагог-психолог кына түгел әле, ул артис та, рәссамчы да һ.б.
Менә сез физкультура шөгыле уздырасыз, сезнең бүгенге көндәлек планда физкультура дәресендә төп хәрәкәтләр үстерү буенча ату күнекмәләрен ныгыту, сезнең кул астында бер әйбер дә юк, ә сез балаларның физик күнегүләрен үстерергә, камилләштерергә тиешсез, ә тәрбияче иҗади эзләнергә, программа тәлапләрен үтәргә тиеш, бу ситуациядән ничек чыгар идегез?
1-нче тәрбияче: ( кеглиларга боҗралар кертә).
Дөрес, тәрбияче программа таләпләрен төгәл үтәргә бурычлы. Без эзләнергә, иҗади уйланырга тиешбез. Без еллык планны, көндәлек планнарны алдан төзибез, шулай булгач, без шөгыльләргә, күрсәтмә атрибутларны, кулланма җиһазларны алдан әзерләп куярга тиешбез, физкультурадан ату күнекмәсен өйрәтү икән, менә 0,5л капрон су шешәсен төрле төскә буядым, нык торсын өчен эченә ком тутырдым, төрле-төстәге майонез капкачларын уртасын кисеп боҗра ясадым, күрәсез бу ясалган әйберләр эстетик яктан да, санитария-гигиена таләпләренә туры килә, азактан юып була ( уртага төрле төстәге ясалган кеглиләрне тезә, боҗралар кертә). Балалар буш вакытларда да бу ясалган әйбеләр белән яратып уйныйлар.
2-нче тәрбияче: (балалар белән тиенгә имән күркәләре ата, кечкенәләр төркеме).
Әгәрдә балаларга ату күнекмәсе бирү икән, кул астымда бер әйбер дә булмаса да аптырап тормыйм, көз көне балалар белән һәрвакыт паркка экскурсияләргә барабыз, анда баргач имән күркәләре җыеп, кышка әзерләп куябыз. Хәзер мин сезгә балалар белән, кыскача ату күнекмәсе бирү һәм шул вакытта чыныктыру, сәламәтләндерү алымнары кулланып, шөгыль күрсәтеп алам (балаларны чакыра).
- Балалар хәзер елның кайсы вакыты әле? Әйе, кыш көне. Кыш көне нәрсә ява әле? Кар билгеле. Менә балалар, быел кыш бик ялындырып килде, күрәсез кар һаман да әз генә, чана, чаңгыда да шуып булмый.
Ә безнең урмандагы кыргый хайваннар кышка үзләренә көз көне үк ризык туплап куялар, кар яумагач, кыш килми дип, тиен үзенә ризык әзерләмәгән икән? Балалар тиен нәрсә ярата әле ул? Дөрес, читләвек, гөмбә... Балалар тиенгә ярдәм итәбезме соң? Билгеле, без хайваннарны сакларга, ярдәм итәргә тиеш. Әйдәгез балалар, урманга барып, тиенгә имән күркәләрен, имән читләвекләрен илтеп кайтыйк ( гимнастик скамейка куела, зур тиен, алдында да кәрзин, тиен каршына кечкенә койма куела).
-Балалар, әйдәгеә кәрзингә, читләвек, шишкаларны салып, Усы урманына барарабыз, анда барганда кайдан чыгабыз әле? Әйе, Ык елгасы күпере аркылы чыгабыз ( балалар гимнастик баскычлар аркылы чыгалар). Менә балалар килеп җиттек, карагыз әле безне тиен көтеп торган, балалар кыргый хайваннар янына барырга ярыймы? Юк әлбәттә, без сезнең белән койма аша гына тиеннең кәрзиненә шешкаларны атабыз, тиен салкын шешка, читләвек ашап чирләмәсен, башта уч төбендә җылытыйк, өрик ( шешкаларны уч төбендә ышкыйлар, өрәләр аннары аталар). Карагыз әле балалар тиен ничек куанды, сезгә рәхмәт әйтә, әйдәгез инде саубуллашып кайтып китик (килгән юлларыннан кайтып китәләр).
Алып баручы: -Рәхмәт сезгә, ә инде ачык һавада узган дәрестә, төп хәрәкәт шуу күнекмәсе бирү булса...
3-нче тәрбияче: (тәрбиячеләр белән күрсәтә).
Сез бүген балалар булырсыз.
- Балалар нигә без быел чана, чаңгыда шуа алмыйбыз? (тәрбиячеләр балалар) -Әйе, кар һаман яумый, сезне чаңгыда шуасыгыз килә, менә мин сезгә балалар җәй көне дә, кышкыны да шуа торган чаңгы ясадым, (мин аны 1,5л капрон су шешәсенең өстен кисеп, аяк чыкмасын өченгә алдына резинка куям, бөкеле ягы чаңгының алгы ягы) әйдәгез әле барыбызда аякларга киябез, менә шушы кеглине урап килеп, шушы урынга килеп басасыз, кем җитезерәк булыр икән.
Алып баручы: гомуми үсеш булган-гәүдә өчен күнегүләрдә...
4-нче тәрбияче: (балалар белән күрсәтә, мәктәпкә әзерлек төркеме).
( балалар түгәрәкләнеп басалар, уртада бер бала сөйләп тора).
Апа мескен хәлдән таеп
Тәти ясый шешәдән,
Шуның белән безне алдый
Әлдә инде –ул чыдам.

Ул ясаган шешәләрнең
Әрәм булмый берсе дә,
Менә шулай башка куеп
Без йөрибез биредә.
(Балалар башларына капроннан ясалган шешәләрне башларына куп, көнчыгыш халыклары бию көенә күнегүләре ясыйлар).

Мөслим районы
“Миләшкәй” балалар бакчасының
югары категорияле өлкән тәрбиячесе:
Ганиева Фәрсия Мөдәссир кызы