Заседание научного общества на тему: Жизнь и творчество земляка-драматурга Тази Гиззата



“Фикердәшләр” татар теле һәм әдәбияты фәнни җәмгыятенең утырышы Җитәкчесе: Герасимова Илзидә Шамил кызы
Максат: 1.Эзләнү эшләре аша Т.Гыйззәт иҗатына мәхббәт уяту;
2.Укучыларда эзләнү, мөстәкыйль эшләү, нәтиҗә чыгару күнекмәләрен булдыру;
3. Эшләрне компьютер технологиясе аша тәкъдим итү;
Утырыш планы:
1.Оештыру,исәнләшү:
Хәерле булсын көнебез,
Хәерле булсын утырышыбыз.
2.Психологик уңай хәләт тудыру: Сез минем иң яхшы,тырыш укучыларым. Һәр эшне булдырасыз, туган телебезнең тирән хәзинәсен белергә омтыласыз.Туган телебез булган татар телен сөябез, ихтирам итәбез, әдәбият гыйлемен тагын да тирәнрәк өйрәнергә омтылабыз.
3. Т. Гыйззәт әсәреннән алынган музыка астында “Авылдашларыма хат”ы укыла.
Авылдашлар!
Мин, сезнең һәркайсыгызга аерым-аерым хатлар яза алмавым өчен гафу үтенеп, шушы ачык хатым белән барыгызга берьюлы бик куп сәламнәремне җибәрәм. Минем үз хәлемне сорасагыз, хәзергә сау-сәламәт,гадәттәгечә бик әйбәт кенә яшибез. Сезгә инде минем хезмәтем дә билгеле. Мин шул һаман да язу-сызу белән шөгыльләнәм. Ара-тирә театрда уйнап та алгалыйм.
Үткән елларда мин сездә булып, эшегез, уңышларыгыз белән танышкан идем. Бигрәк тә үткән ел, корылык елы булуга карамастан, басуларыгызда күкрәп үскән игеннәрегезне күреп куанган идем. Көзен сез , районда беренчеләрдән булып икмәк йөкләмәгезне тутырдыгыз. Республиканың Почет тактасында мактаулы урынны алуыгыз мине тагын да канатландырды. Шулай ук хезмәт көннәрегезгә алган уңышларыгызны, гидро-электростанция өлгертеп, өйләрегезгә "Ильич лампалары” кертүегезне, тоташ радиофикацияләштерү сүзен ишетеп тагын бер кат куандым. Шулай, авылдашлар. моннан соң да сынатмагыз, алдынгылыкны бирмәскә тырышыгыз!
Әйе, авыл, Барҗы-Умга авылы... Ул миңа бик якын. Мин кайларда гына булсам да, ни иди генә җирләрдә йөрсәм дә, ул минем исемнән бер генә минутка да чыкмады. Аның матур урманы, шул урманнан чыгып, авылга кадәр агып төшкән комеш төсле "Яңгыз” чишмәсе, бормаланып-бормаланып нәкъ авылньң уртасыннан аккан инеше, жил-давыллардан, салкын бураннардаи авылны каплап торган “Чия тау”, “Яңгыз тау”, “Кирпич тау”, “Кәли тау”, “Бирдекәй”, “Хәйбеш” чокырлары - барысы да минем исемдә.
Сез, әлбәттә, якташларының уңышларына сөенеп, аларның язмышын, киләчәген кайгыртып, алдагы коннәрдә ничегрәк , иинди планнар корып яшәргә кирәклеге турында үз фикерләрен әйтеп, срак 1949 елда авылдашларына язган ачык хатның авторы,37 драма әсәре язган, Татарстан язучылар берлеге әгьзасы, соңрак аның җитәкчесе,
ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ике тапкыр совет хокумәтенең Почет билгесе орденына ия булган
татар дөньясының, татар мохитенең йөзек кашы, төбәгебез горурлыгы,
татар совет драматургиясенә нигез салучы Таҗи ага Гыйззәтов икәнен аңладыгыз.
Безнең утырышыбыз Т.Гыйззәткә багышланган.
Сез үзегезнең эшләрегез, нәтиҗәләрегез, куелган планнарыгыз белән уртаклашырсыз.
Сүз Тасимова Гөлназга бирелә, үзенең “Һәйкәлләрнең үз тарихи”дигән эше белән таныштырыр. ( Т.Г. һәйкәле дә)
Һәйкәлләрнең үз тарихи
Фәнни-тикшеренү эшемнең темасы – “Һәйкәлләрнең үз тарихи”. Шәһәребездә ничә һәйкәл бар? Кайда урнаштырылган? Алар кайчан, нәрсә хөрмәтенә куелган? Аларның бүгенге көндәге торышы нинди? Һәйкәлләрнең киләчәге бармы? Гомумән, һәйкәлләр кирәкме? Ник кирәк? Сорау сорауны тудыра. Бу хезмәттә шуларга җавап эзләнде.
Кеше бүгенге көн белән генә яши алмый. Ул бүгенгене яхшырак аңлар, киләчәкне ачыграк күзаллар өчен әледән-әле үткәнгә борылып карый. Теге яки бу сорауга төгәл һәм дөрес җаваплар эзли. Татарстан респуликасының төньяк-көнчыгышында, җөмһүриятебездән 380 км ераклыкта урнашкан Әгерҗе шәһәренең дә, ерак та, якын да булган бай һәм кызыклы тарихы, истәлекле урыннары, һәйкәл булырдай корылмалары, биналары бар. Алар халык геройлары, күренекле дәүләт, фән эшлеклеләре,ил тормышындагы вакыйгалар белән бәйле. Кайсы гына төр һәйкәлгә күз салсаң да, уйланып каласың. Ә һәйкәл төрләрен “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” түбәндәгечә билгели:
1. Берәр вакыйга, тарихи шәхескә багышлап салынган архитектур яки скульптур корылма. 2. Үлгән кешегә истәлек итеп, аның кабер өстенә мәрмәр яки граниттан һ.б.ш. куелган корылма. 3. Кемнең дә булса эшләре, хезмәтләре һ.б. турында һәрвакыт искә төшереп торган, берәр эш-хәлнең җанлы күрсәткече булган нәрсә.
Без өйрәнгән һәйкәлләр беренче төргә карый.
Эзләнү нәтиҗәсендә шактый кызыклы мәгълүматлар, күп кенә фактлар ачыкланды. Бүгенге һәйкәлләр белән элеккеләре арасында аерма да ачык күренә. Бүгенге көндә Әгерҗе шәһәрендә 6 төрле һәйкәл бар:
Шәһәр үзәгендә Ленин һәйкәле,
Азин һәйкәле
Омётов һәйкәле
Локомотив депосы ишегалдында урнашкан сугышка китеп һәлак булган батырларга һәйкәл
Үзәк аллеяда урнашкан җиңүче-солдатка куелган һәйкәл
Әгерҗе шәһәре 3 нче гомуми белем бирү мәктәбенең ишегалдында Таҗи Гыйззәткә куелган һәйкәл
Соңгысына аеруча тукталып китәсем килә.
2006 нчы елда, Т.Гыйзәтнең исемен мәңгеләштерү күзлегеннән, шәһәр вокзалы каршындагы зур мәйданда биек фундаментта Таҗи Гыйззәтнең бронзадан коелган бюстын урнаштырдылар.Аны Татарстанның талантлы скульпторы Альфред Хәйрулла улы Габдрәшитов башкарган иде. Һәйкәлне ачуда республикабызның киң җәмәгатьчелеге катнашты.
2010 елның 5 августында чыккан карар нигезендә Әгерҗе шәһәре 3 нче урта мәктәбенә Таҗи Гыйззәт исеме бирелә һәм аның һәйкәле шәһәр вокзалы каршысыннан шушы мәктәп ишегалдына урнаша.
Эзләнү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, район хакимяте карамагындагы барлык һәйкәлләр дә бүген карап, тәртипләп тотыла икән. Бу бик куанычлы хәл.
Һәйкәлләрне халык үткәненә хатирә итеп салып калдыра. Ә бит һәйкәлләр киләчәк буыннарга ата-баба тарихын өйрәнү өчен бик кирәк. Минемчә,
- һәйкәлләр үз тарихыңны, күренекле шәхесләрне искә алу, онытмас өчен,
- тантаналы бәйрәмнәрне үткәрү урыны буларак,
- сугыш корбаннарын искә алу өчен кирәк.
Чыгышымны Р. Фәйзуллин сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Сорауларыгыз булса, рәхим итегез.
Сүзне җәмгыятебезнең иң тырыш, иң актив әгъзабызга Зөлфия Илһам кызына бирәбезҮзенең. Исемнәребез куп төрле, матур яңгырашлы, тирән мәгънәле” эшен тәкдим итә. (Т.Г. шәҗәрәсе, гаиләдәге исемнәр мәгнәләре)
Исемнәребез куп төрле, матур яңгырашлы, тирән мәгънәле.
Нинди генә исемнәр юк. Дөньяда исемнәр бик тә күп. Бер, ике хәрефтән, күп хәрефтән торганнары да бар. Татар халкьнда кеше исемнәренең иң борын-гы өлешен төрки исемнәр тәшкил итә. Күп исемнәр гарәп-фарсы теленнән кергән. Ә кайберләре Алтын - Урда чорыннан сакланып калган, икенчелере исә Октябрь революциясеннән соң кертелгән. Татар исемнәрен онытасыбыз килми, чөнки без татар балалары һәм шуның белән бик горурланабыз. Безнең татар исемнәрен өйрәнәсебез килә, шуңа күрә татар исемнәренең тарихын җыеп туплап, аларга кыска гына нәтиҗә ясарга булдык. Чын- нан да; татар исемнеренең матурлыгына исемнәр җыелмасының тарихын укып, сез дә сокланырсыз.
Исем-кешенең гомерлек юлдашы. Исемнең мәгънәсе кеше тормышына зур йогынты ясый , аңа гомер буе үрелеп бара.
Үз эшемдә мин якташ драматург Таҗи Гыйззәт гаиләсендәге исемнәргә тукталырга булдым.Эшемнең беренче этабымда шәҗәрә төзедем. Кабат исемнәр мәгънәсенә тукталдым.
1895 нче елның 15 нче сентябрендә, әбиләр чуагының иң матур вакытында Татарстанның моңлы-җырлы Әгерҗе төбәгендәге шаулы урманлы, серле елгалы Барҗы Омга авылында бер бала дөньяга килә.
Бу балага яратып, зур өметләр баглап Таҗи дип исем биргәннәр. “Исеме җисеменә туры килсен”. Борынгы бабаларыбызда әнә шундый тәгъбир булган.
Татар исемнәре сүзлегендә Таҗи исеме – таҗлы; Гыйззәт – кадер-хөрмәт, көч, көдрәт, дәрәҗәне белдерә.
Драматургның өч улы: Үзбәк-халык исеме, төрек теленнән, хәзер инде күп халыкларда кеше исеме булып кереп калган, тормыш дигәнне аңлата.
Казбек-гарәп-төрек теленнән-Казбек хан хөрмәтенә.
Рубин-латин теленнән, асылташ, рубин. Менә бу матур исемнәр баланы кадерләп, асылташка тиңләп, яратып кушылган. Асылташларның үзләренә хас сыйфатлары да бар бит әле, димәк, бу сыйфатлар балада да булсын дип теләгәннәр.
Философия фәннәре докторы, профессор казбек Гыйззәтовның тормыш иптәше Фирдәвес-гарәп теленнән оҗмах, оҗмах бакчасы дигәнне аңлата.
Аларның кызлары Гөлназ һәм Гүзәл. ГөЛНАЗ — исем гарәп-фарсы телләреннән килгән. Иркә, назлы балаларга Гөлназ исеме кушылган. Матурлык, гүзәллек, мәхәббәт символы булган гөлчәчәк атамасы.
Гүзәл- бу исем борынгы төрки татар теленнән барлыкка килә. Ул матурлыкны, гүзәллекне, чисталыкны, пөхтәлекне аңлата. Ул күзнең явын алырдай, эчке һәмтышкы ягы бик матур дигән сүз.
Галимә-Мәликәнең әнисе, гарәп теленнән белемле, белүче дигәнне аңлата.
Мәликә-гарәп теленнән ханбикә, патшабикә.
Исемнәрнең мәгънәләрен анализлагач, шуны әйтеп була, Димәк, һәрбер ата-ана баласына лаеклы исем кушарга ,ә бала шул исемне аклап гомер итәргә бурычлы. Таҗи ага гаиләсе мисалы моңа дәлил,аларның һәрберсенең тормышта казанган уңышлары, лаеклы иҗади хезмәтләре, намуслы хезмәт юллары тарихта уелып калган. Исемнәр турындагы фикеремне күренекле татар язучысы Миргазиян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәреннән сүзләр белән дәвам итәргә телим: балачактан ук кеше исеменә җитди карарга тиеш. Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә, аның чисталыгын, аның ихтирамын сакларга тиешсең. Исем ул синең үзең генә дә түгел бит: ул- синең йөзең, ата-анаңның, ыругыңның, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем ул - синең тормыш юлыннан күтәреп барган үз байрагың.”
Хәзерге заманада безнең татар халкы балага исем кушканда, борынгы татар исемнәрен генә кулланмый. Исемнәрнең күп өлешен чит илдән кергән исемнәр алып тора. Мәсәлән, Эльза, Элиза, Светлана, Лена һәм башкалар.
Ләкин татар балаларына чит ил исеме кушканда, алар, балаларына куШасы исемнәрнең мәгънәләрен белеп кушсыннар иде. Үз халкыбызның да исемнәре бик матур бит.
Әйдәгез әле, борынгыдан килгән исемнәребезне онытмыйк һәм үз балаларыбызга шул матур исемнәрне кушыйк.
Шаһ исеме, зат исеме, һәр адәм исем ала,
Исемсез туып җиһанга, ат ала, исем ала;
Кылган гамәлләре белән исемен бизи ала,
Җисем китә, исем кала, чал тарихка юл сала.
Исемнәребез мәгънәле, күркәм булсын!
Сораулар буенча әнгәмә.
Т.Лис структурасында эш. Таҗи Гыйззәт турында белгәннәрне йомгаклап кабатлау.(А3 битенең уртасыны Таҗи Гыйззәт дип язылган)
Йомгак ясау.
Икенче утырышның планын төзү.Тактага карагыз, якташыбыз Н.Сипованың сүзләре :
Дөнья киңлекләрен айкап язган
Әсәрләрен ал да кулыңа.
Үткәннәргә бер сәяхәт ясап,
Тарихны ач кыз һәм улыңа...
Димәк, икенче утырышта без әсәрләрен карап чыгырбыз, анализларбыз, фикер алышырбыз.
Утырышыбыз ахырында Ахунова Альбина ятлап килгән шигырне тыңлап үтик.
Халкыбызның бөек улы - Тажи Гыйззәт.
Көз көнендә килеп дөньяга,
Яңа аваз салган, шушы аваз әверелгән җырлы дәрьяга.
Күпме еллар кичеп Гыйззәт дәшә.
Безгә дәшә, безнең буынга.
Әсәрләре яши хәтерләрдә Онытылмыйча гомер буена.
Әгерҗебез көзләр килгән саен,
Сагынадыр газиз Гыйззәтен,
Тирәкләрдә кощлар сайрашадыр,
Җырга күмеп таңның балкышын.
Йөз дә унтугыз тулды, ләкин бу сан
Аның гомеренә чик түгел.
Горурланып һәм яратып бүген
Гыйззәтенә дәшә һәр күңел!