Реферат.З.М??итов шигырьл?ренд? к?черелм? ??м асм?гън?лелекне к?ч?йт?че метафоралар
Казан шәһәре Совет роайоны 156нчы номерлы мәктәп
Реферат
Тема: Зәет Мәҗитов шигырьләрендә күчерелмә һәм асмәгънәлелекне көчәйтүче метафоралар
Башкаручы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Лидия Хәмзә кызы
2017ел
ЭЧТӘЛЕК
I Кереш...................................................................................................3
II Төп өлеш..............................................................................................
З.Мәҗитов шигырьләрендә күчерелмә һәм асмәгънәлелекне көчәйтүче метафоралар...................................................................5
III Йомгак..............................................................................................10
IV Кулланылган әдәбият исемлеге.....................................................12
Кереш
Шагыйрьнең төп коралы ул – тел, шуның өчен һәр язучы иҗаты ярдәмендә милли әдәби телне формалаштырырга һәм үстерергә үзенең көчен кертергә тиеш. Ә без исә шул яңалыкларны, аларның “сер”ләрен ачарга һәм өйрәнергә бурычлы.
Г.Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан иҗатлары шактый тикшерелгән инде. Шулай ук хәзер иҗат итеп ятучы шагыйрьләребездән Ренат Харис, Равил Фәйзуллиннарның иҗатлары буенча хезмәтләр дә күп басылган. Әйтик, озак еллар КДУда хезмәт иткән, дистәләгән китаплар иҗат итүче Зәет Мәҗитов турында мәкаләләр, эссе-күзәтүләр булса да, аның шигырьләре белән җитди кызыксынып аерым хезмәт язучылар юк. Аның талантлы шагыйрь булуы хакында кайбер аерым хезмәтләрдән укып белергә мөмкин, әмма аларда З.Мәҗитов шигъриятендәге троплар кулланылышы читтә калган. Кыскасы, шагыйрьнең бай мирасы ныклы тикшерү көтә. Шуны искә алып, бүгенге тикшерү эшемнең төп максаты итеп аның иҗатында күчерелмә һәм асмәгънәлелекне көчәйтүче метафораларның үзенчәлеген табуны алга чыгардым.
“Татар әдәбиятының йөзен элек-электән билгеләгән шагыйрьләребез сафына әледән-әле талантлы шәхесләр өстәлә. Шигъри сүзнең кадере һаман арта бара. Талантлы шагыйрьләребез халык тарафыннан хөрмәт ителә,” – дип язган Ф.Галимуллин үзенең бер хезмәтендә. Талантлы шагыйрьләребез дигән исемгә хаклы рәвештә Зәет Мәҗитов исемен дә кертеп карый алабыз.
З.Мәҗитов – XIX гасыр уртасында әдәбият мәйданына килеп керүчеләрнең берсе. Аның 1953 елда “Таңгы җыр” дип исемләнгән беренче мөстәкыйль шигъри җыентыгы басылып чыга. 1989 – 2000 елларда ул аерым дүрт кисәктән торган “Мәхәббәт дәфтәрләре” дигән җыентыкларын бастырып чыгара. Әдипнең сайланма поэтик әсәрләре 2000 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан “Кер бакчама” исемле күләмле китабында урын ала.
З.Мәҗитов әдәби иҗат белән генә шөгыльләнми, башкалар мирасын барлау һәм өйрәнү эшенә дә күп көч куя. Әйтик, Ф.Кәримнең әдәби мирасын җыеп, сүз башы һәм искәрмәләр белән ике тапкыр (1954 һәм 1979-1981 елларында) шагыйрьнең өч томлы әсәрләр җыелмасын басмага әзерли.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен З.Мәҗитовка 1987 елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Димәк, галим һәм шагыйрь З.Мәҗитов махсус фәнни эзләнүләргә лаек.
Шигырьләрнең аһәңле яңгырашы әдәби сурәтләү чараларына бәйле. Иҗат итү дәверендә аларны дөрес урында куллана белү һәр шагыйрьнең иң отышлы үзенчәлекләренең берсе булып тора. Әсәрләргә анализлар ясау вакытында да метафора, эпитет, гипербола һ.б. чараларга зур игътибар бирелә. З.Мәҗитовның шигърияте бай һәм үзенчәлекле.
“Шагыйрьнең соңгы еллар иҗаты үтә интенсив булды, анда яңа сулыш ачылып киткәндәй тоелды. Ул бу чор шигъриятендә шәхеснең намусы, рухи байлыгы мәсьәләләрен үзәккә куйды. Вакытлы матбугатта бер-бер артлы шигъри гөләндәмнәре дөнья күрде.”
З.Мәҗитов шигырьләрендә күчерелмә һәм асмәгънәлелекне көчәйтүче метафоралар
Метафоралар – күчерелмә мәгънәләрнең иң киң таралган һәм продуктив төрләренең берсе. “Метафора (грекча:күчү, күчерү) – төп шигъри тропларның берсе; бер предметны яки күренешне ачыклап бирү өчен, аңа охшаш икенче предмет яки күренешнең билгеләрен күчерелмә мәгънәдә куллану.” Гадәттә, метафорада күчерелмә мәгънәдә килгән предмет төшенчәсе алына, ә предметның яки күренешнең туры мәгънәсе исә, контекстан ачык аңлашылып тора. Метафораларны татар халык әсәрләрендә дә, язма әдәбиятта да күпләп очратырга мөмкин.
З.Мәҗитовта метафролар ярдәмендә үзенчәлекле шигырьләр иҗат иткән:
Күпме яшәп күргәнем юк иде:
Ай тотылды бүген, тулы ай.
Җиргә шомлы караңгылык иңде,
Караңгыга чумды кыр, тугай.
(“Ай тотылган төндә”)
Шигырьне тулысынча укып чыкканнан соң гына турыдан-туры әйтелгән ай тотылу – ул ил күгендә намус, вөҗдан, иман кебек сыйфатларның югала баруы икәне ачыклана.
З.Мәҗитовта “ут”ка бәйле метафоралар кулланыла икән:
Син яккан ут ләкин сүнмәде,
Җанымда гел янды, дөрләде,
Син яккан ут гомер сүнмәде.
(“Сиңа”)
Син яккан мәхәббәт гомер сүнмәде дигән яшерен мәгънә салынган ут сүзенә. Алда китереләсе шигырьдә шулай ук ут – мәхәббәт хаты мәгънәсендә аңлашыла:
Еллар буе йөрде түш кесәмдә
Әллә нинди серле ут булып.
(“Калган икән ул чакта”)
Яки
Өйрәгемдә утлар яна
Су сипсәң дә туктамый.
(“Гашыйк җыры”)
Күчерелмә мәгънәдә килгән сүзләр шигырьнең яңгырашын көчәйтә, тормыш күренешләрен кыска, җыйнак һәм образлы итеп сурәтләп бирә.
Юкә кызы төшләр күрә
Яшел егет куйнында.
(“Кышкы ямь”)
Юкә кызы нинди яшел егет куйнында булырга мөмкин икән? Укучы алдына егет кеше төз, таза булып килеп баса. Шигърият белән таныш булган кеше тизрәк имәндер ул дип уйлап куяр. Шул ук вакытта шигырьнең исеменә дә игътибар итәргә кирәк. Кышкы ямь дип аталуы аның юкка гына түгел. Тирәнрәк фикер йөртеп карасак, кышын нарат яшеллеген югалтмый төз булып тирә-якны ямьләндереп утыра. З.Мәҗитов шуның белән нинди яшерен метафора табуга ирешкән.
Чәчләремә инде кар яуган,
...........................................
Соравымны әллә сизепме
Ике чәчәк ачкан керфеген.
(“Болында”)
Лирик герой үзенең картайганын, чәчләре агаруын кар детале астына яшерә. Кар ул аклык, сафлык, чисталык символы булып укыла. Автор бит “Чәчләрем дә инде агарды” дип тә яза алыр иде. Ләкин бу укучы күңеленә тәэсир итми калачак. Автоматик рәвештә укып онытыр иде. Ә менә “Чәчләремә инде кар яуган” дигәч күңелне әллә нишләтеп куя. Үзең дә сизмәстән әбиеңнең чәчләренә күз саласың...
Метафораларның төп функциясе – авторның хис-кичерешләрен, укучысына таныш, күңеленә якын булган метафораларга төреп җиткерүдә.
Чын шагыйрьнең үзенчәлеге итеп тә, шигырьләрендә әйтергә теләгән сүз ярылып, ачык күренеп тормаганда дип әйтергә була.
“Бер килерме ул көн?” шигырендә аякка ниндидер герләр-ташлар асылынды ди:
Ни булды соң? Нинди герләр-ташлар
Асылынды минем аякка?
Шундый тели идем җитәргә бит
Тау башында янган маякка.
Бары тик шигырьне тулысы белән уку дәверендә генә “герләр-ташлар”ның авыр вакыйгалар, кайгы-хәсрәт булуы ачыклана. З.Мәҗитов берсеннән-берсе яшерен чагыштырулар табып иҗатын баеткан.
Сурәтләү чарасы буларак метафора бик борынгы әсәрләрдә дә кулланылган. Метафорада чагыштырулар кебек грамматик чаралар ярдәмендә ясалмыйлар.
Бер әсәрендә автор йөрәгендә булган хис-кичерешләрне буран эченә яшерә. Кайбер вакытта күңелгә әллә нәрсә була. Салкыная, дулый башлаган вакытлары еш күзәтелә. Әдип тә нәкъ менә шул халәтне буран дип күрсәтеп бирә:
Күрмисең бит минем ком даласын,
Йөрәгемдә купкан буранны.
(“Яшьлекнең без тик язында идек”)
Метафорага күп төрле билгеләмәләр бирелә. Х.Курбатов хезмәтендә: “Бер әйбер, эш яки хәл үзара охшашлыгы нигезендә икенче бер әйбер эш яки хәлне исеме белән алыштырып әйтелсә, метафора хасил була. Чагыштыруда ике мөстәкыйль сүз булса, метафорада бер генә сүз, шул охшаш күренешне дә, исеме шул сүзгә күчерелгән әйберне дә белдерә.”
Метафора термины тел белемендә дә, әдәбият белемендә дә кулланыла. Әдәбиятчы өчен метафора – турыдан-туры әйтеп бирмичә, характерлана торган предметның үзенчәлеген ачыграк күрсәтү өчен кулланылган күчерелмә мәгънәдәге сүз.
“Ялгыз йөрим урманда” шигырен алсак анда көзге табигатьнең бөтен матурлыгын сурәтләп биргән. Бигрәк тә агачлардан коелган яфракларны келәм дип сурәтләү алымы ярдәмендә укучысының күңеленә үтеп керә.
Көз - әби эшли белгән:
Сары яфраклар җыйган да
Сукмакка келәм җәйгән.
З.Мәҗитов иҗатына килгәндә, татар халык иҗатын тирәнтен белгән шагыйрь, билгеле инде, үзенең иҗатында татар халкының хәзинәсен – традицион метафораларны киң куллана.
Метафора – гаять көчле тәэсир чарасы. Анда тыгыз мәгънәле кыскалык игътибарны җәлеп итә. Кайбер вакытта без үзебез дә сизмәстән көндәлек сөйләшү телендә дә образлы әйтем яки эпитет, метафоралар кулланабыз.
Күчерелмә мәгънәле сүзләрне аңлый белү, оригиналь һәм аңлаешлы метафораларны иҗат итү үзе күп нәрсәне аңлата.
Иҗат итү процессында язучының дөньяга карашы, әйләнә-тирәне танып белүе, тел материалы белән эш итү осталыгы киңәя, нәтиҗәдә, язучы туган телне яңа чаралар белән баетуга зур өлеш кертә. Метафора һәр авторда теге яки бу дәрәҗәдә үзенчәлекле төс ала. Шуңа күрә метафораны гомумхалык метафорасы һәм билгеле бер авторның индивидуаль метафорасы дип аерып карау бар.
Безнең татар халкы “кыскалыкта – осталык” дигән гыйбарәне еш кулланырга ярата. Нәкъ менә З.Мәҗитов шигырьләрендә метафораларны күпләп куллануының сәбәбе – аларның кыска һәм җыйнак бирелүләрендә.
Уй-фикерләрнең, сүз-сурәтләрнең мәгънәсен тирәнтен аңлап шагыйрь, күренешләрне, предметларны метафора кулланып, күп яклап тасвирлау мөмкинлеген кулдан ычкындырмый.
“Талантлы шагыйрь” дигән төшенчә ниндидер затлы – ялтыравык эпитет кына түгел икән. Бу төшенчәгә халык гаме һәм милли рух салынган икән. Ул бөтенләй башка үлчәмдәге бер зат...
Йомгак
З.Мәҗитов шигърияте нинди олы иҗат! Бер шигырен укыганда, әдәби образның көчен тоеп шаклар катасың, икенчесендә сәяси тоемын, тормышчан акылын күреп сокланасың! Кайбер шигырьләрендә сабый балаларча елмаюын тоеп сөенәсең!
З.Мәҗитов шигырьләренең төп каһарманнары – каеннар, таллар, зирекләр, Чирмешәндә аккан бозлар, яз, җәй, көз, кыш, болыннар, кар астында калган чишмәләр, юкәләр, шомыртлар, каен җиләкләре, миләшләр һәм мәңгелек кояш һ.б.
Бөек табигатьнең илаһилыгына хәйран калган шагыйрь болай ди:
Чылтырап аккан чишмә суларында
Мең төрле серле шифаң бар:
Ак каенлы урман буйларында
Йолдызлардан яуган илһам бар.
Шагыйрьнең галимнәр тарафыннан бәя алган назлы лирика, җиңелчә юмор, үтергеч сатираны тудыруда нинди чагыштыру, эпитет, метафоралар ярдәмендә ирешкән икәнлеген ачыклау безне нәкъ шушы юнәлештә эшләргә этәрде.
Сүзләрне сурәт итүдә метафораларның күчерелмә мәгънә җиткерү функциясеннән файдаланалар. З.Мәҗитов шигырьләрендә күренешләрне төрле яктан күз алдына китерергә ярдәм итәләр, аңлату, төшендерү хезмәтен үтиләр. Күчерелмә мәгънәдә бирелгән фикер укучы аңына туры мәгънәдәгегә караганда тизрәк барып җитә һәм аның тәэсире көчлерәк булып чыга. Без моны мисаллар ярдәмендә расладык.
“Шигърият ул – туры мәгънәдә әйтеп түгел, бәлки, күчерелмә сурәтлелек аша күңелдә канәгатьләнү тойгысы уята торган сәнгать төрләренең берсе –сүз сәнгате,” – ди Курбатов.
Күчерелмә мәгънәдәге сурәтләү алымнары шигырьләрдә тасвирланган күренешләрне тирәнрәк аңларга, тиешле нәтиҗәләр ясарга, тормыш һәм көнкүрештә булган хәлләргә карата укучының үз карашын булдырырга мөмкинлек бирә. Аларның әһәмияте шуның белән билгеләнә дә. Троплар, кагыйдә буларак, ике кисәкле сүзтезмәләреннән гыйбарәт: беренче кисәк туры мәгънәдә була, икенчесе күчерелмә мәгънәне белдерә. Сөйләмдә алар бик күп очрый. З.Мәҗитов троплардан бик иркен файдалана, алар ярдәмендә күренешләрне, образларны сурәтләүдә ачыклыкка, калку сыйфатларга ирешә.
З.Мәҗитов –шигърияттә үз юлын тапкан шагыйрь. Ул гади сүздән сурәт тудыра алу сәләтенә ия, аның үз стиле бар.
Кулланылган әдәбият
Әдәбият белеме сүзлеге/ Төз – ред. А.Г.Ахмадуллин. – Казан: Тат.кит.нәшр.,1990. – 283 б.
Галимуллин Ф. Офыкларны алдан күреп. –Казан:Тат.кит.нәшр., 1995. –192 б.
Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 199 б.
Мәҗитов З. Теләк: шигырьләр / Зәет Мәҗитов. – Казан:Татар.кит.нәш., 1984.
Мәҗитов З. Таңгы җыр: шигырьләр/ Зәет Мәҗитов. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 80 б.
Мәҗитов З. Күңел җыры: шигырьләр/ Зәет Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 272 б.
Харрасова Р.Ф. Заит Мазитович Мазитов. Зәет Мәҗит улы Мәҗитов. 1927 – 2000. – Казань: РИЦ «Школа», 2010. – 151с.