Сибгат Х?кимне? тормышы ??м и?аты.
Кеше китә - җыры кала, диләр,Бер җыр калсын әле бездән дәУл җыр җанга шатлык булып керсен, Кояш булып кунсын йөзләргә. (Фәнис Яруллин) Дәреснең темасы: “Табигате белән лирик шагыйрь” СИБГАТ ХӘКИМ 1911 – 1986 С.Хәкимнең тормыш һәм иҗат юлы сәхифәләре 1911 елның 4 декабрендә Әтнә районы Күлле Киме авылында туа. Авыл мәктәбендә белем ала.1931 нче ел татар рабфагында укый башлый. 1932 - 1937 еллар Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1940-1945 елларда Армиядә хезмәт итә, Ватан сугышының беренче көннәреннән алып Җиңүгә кадәр фронтның алгы сафларында була. 1945 – 1950 елларда, Армиядән кайткач, С.Хәким “Совет әдәбияты” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм бүлек мөдире булып эшли. 1950 елдан профессионал язучы хезмәтендә. 1938 елда лирик шигырьләре тупланган “Беренче җырлар” исемле китабы басылып чыга. 1960 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала. 1970 елда Ленинга багышланган әсәрләр циклы һәм яңа шигырьләре өчен Россиянең М.Горький исемендәге дәүләт бүләгенә лаек була. 1986 елда Татар әдәбиятын үстерү юлындагы казанышлары өчен С.Хәкимгә беренчеләрдән булып “Татарстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелә. 1974 елда С.Хәким шигырьләренә композиторлар тарафыннан язылган җырлар ноталар белән бергә “Фазыл чишмәсе” исеме астында аерым китап булып басылып чыга. 1986 елда шагыйрь вафат була, Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә. Сибгат Хәким иҗатындагы төп темалар: Г.Тукайга багышланган тема сугыш темасы туган як темасы С. Хәким-лирик җырлар авторы Сибгат Хәким сүзләренә язылган җырлар исемлеге:«Юксыну» (Ш. Мәҗитов музыкасы), «Фазыл чишмәсе», «Таң атканда» (халык көйләре), «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (X. Вәлиуллин музыкасы), «Башка берни дә кирәкми», «Кайда да йөрәктә» (М. Мозаффаров музыкасы), «Өзелгәнсең сиреньнән» (Н. Җиһанов музыкасы), «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», «Кем уйлаган» (Җ. Фәйзи музыкасы), «Бер тауда ун чишмә» (Ә. Фәттах музыкасы) кебек җырлар халык арасында зур популярлык казандылар. ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ Тукай турында поэмалар. — Казан: Татгосиздат, 1953. — 47 б. Суд залында: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. — 122 б. Җил исми яфрак селкенми: җырлар һәм поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. — 76 б. Җылы суз: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 488 б. Үз тавышың белән: мәкаләләр / кереш сүз авт. Н.Юзиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. — 224 б.. Торыгыз, Мусалар!: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 111 б. Тукай турында поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. — 55 б. Фазыл чишмәсе: ноталары белән. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. — 62 б. Халык язмышы — шагыйрь язмышы: әдәби-публицистик мәкаләләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 376 б. Эзлиләр Европа буйлап: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 144 б. Яшә, борчулы җаным: публицистика. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 432 б. ИҖАТЫ ТУРЫНДА Сибгат Хәким: шагыйрьнең иҗаты турында мәкаләләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 192 б. Таныш өянкеләр: истәлекләр / төз. Р.Хәкимов, М.Вилданова. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1997. — 194 б.Баянов Ә. Юксынабыз // Шәһри Казан. — 1991. — 26-27 нояб. Шагыйрьҗан Л. Җылы сүзе калды дөньяда // Шәһри Казан. — 1997. — 21 февр. Батулла Р. Күңелем шагыйрь белән сөйләшә // Идел. — 2001. — № 11. — 22-35 б. Мәхмүдов Ә. Халык күңеленең хәкиме // Шәһри Казан. — 2004. — 19 март. Сибгат Хәким: истәлекләр, шигырьләр / төз. Р.Батулла, Р.Корбан. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 184 б. С. Хәкимнең тормыш иптәше Мөршидә апа истәлекләреннән: “...Ялындырып йөргән чакларда яшьләр газетасында “Юксыну” шигыре басылып чыкты. Халык ул шигырьне сугыш вакытында Шакир Мәҗитов көенә язылган сугыш еллары җыры дип кабул итсә дә, ул миңа багышлап 1938 елда ук язылган шигырь иде. Нинди көчле шигырь! Ул мине тетрәндерде. Иңнәремә канатлар чыктымыни – ничек ярата ул мине! Ә мин һаман ялындырам... Күңелем исә әлеге җырны кабатлый...” (Сибгат Хәким: Истәлекләр, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – Б. 14.) Көтүчеләр тапкан чишмә кебек,Җырым минем син дә улаксыз.Шул чишмә күк син дә тыныч актың, Шул чишмә күк син дә гөнаһсыз. (С.Хәким)