Презентация по воспитательной работе Чаллы кич?, б?ген, ирт?г?…


Җитәкчечесе: югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Камалова Алсу Анваровна2016 ел Чаллы (шулай ук Яр Чаллы, рус. На́бережные Челны́) — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасындада зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр. Яр Чаллы - бай тарихлы шәһәр. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә 80 нән артык милләт вәкиле яши, 17 милли-мәдәни җәмгыять оештырылган һәм эшләп килә. Беренче чиратта аларның эшчәнлеге үз халыкларының телен, мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен кайтару һәм үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән. Яр Чаллы - 100 меңнән артык бала, шуларның 20 меңнән артыгы студентлар булган яшь шәһәр. Яр Чаллы, шулай ук аның янәшәсендәге һәм Алабуга шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан «Түбән Кама» парк-тыюлыгы туризмны үстерү буенча перспектив үзәкләрдән санала. Дәүләт архивларында сакланган документлар буенча рус елъязмаларында беренче тапкыр Яр Чаллы 1626 елда искә алына. 1626 елда Алабуга авылында Федор Попов җитәкчелегендә «яңа алабугалы крестьяннар общинасы» оеша. Шушы елда «Попов биш тату гаилә белән, Кама (Чулман) елгасы аша чыгып, әзер өйләргә урнаша». 1626 елда нигез салынган авыл башта Чаллыбаш (Чалнинский починок), соңрак Яр буе (Береговые, Бережные) һәм ниһаять, Яр Чаллы исемен йөртә башлый. Бөек Ватан сугышы елларында Чаллы районы илебез тылында булды. 14 меңгә якын Чаллы кешесе фронтка китә, шуларның 8 мең ярымы кире әйләнеп кайтмый. Сугышның беренче елларында шәһәргә 8 балалар йорты эвакуацияләнә, аларның дүртесе шәһәрдә кала, калган дүртесен район буенча тараталар. «Тарловский» санаторие базасында 4089 нчы эвакуация госпитале ачыла. Югары Волочоктан туку комбинаты эвакуацияләнә. Бөек Ватан сугышы елларында 12 якташыбыз «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек булды, ә бер кеше - Дан Ордены тулы кавалеры. 2800 дән артык кеше СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Җиһү көнен искә алу Шәһәр көнен бәйрәм итү День молодежи Ежегодное чествование строителей города Яшьләр белән тыгыз элемтәдә тору Кросс наций Россия буенча чаңгы ярышлары… 1969 елның 13 декабре - Яр Чаллы тарихында иң истәлекле көннәрнең берсе. Бу көнне экскаваторчы Михаил Носков экскаватор чүмече белән үзбушаткыч машинасы кузовына туңган җир өемен бушата. Шушы өемнән КамАЗ төзелеше башланып китә.   КамАЗ төзелеше белән бергә, СССР МСның 1970 елның 9 июнендәге «Яр Чаллы шәһәре төзелеше чаралары турында» карары нигезендә, Кама (Чулман) елгасы ярында яңа шәһәр төзелеше дә башланып китә. КамАЗның беренче заводы – РИЗ – 1973 елда сафка баса. 1976 елның 16 февралендә хәрәкәтләндерү-җайга салу режимында автомобиль заводының төп конвейерының беренче тезмәсе эшли башлый. 5320 модельле «ияр тягачы» 0000001 КамАЗ тапшырыла. Набережные Челны – город, рожденный на гребне эпохи. Здесь каждый изначально был строителем, имевшим возможность осуществить самые смелые свои замыслы и надежды. Сегодня мы стремимся к тому, чтобы Набережные Челны стали городом европейского формата: еще более красивым, удобным, а главное любимым… Ильдар ХАЛИКОВ