Ф?нис Яруллинны? “?илк?нн?р ?илд? сынала” ?с?рене? ?зенч?лекл?ре, идея-эчт?леге.


Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренең үзенчәлекләре, идея-эчтәлеге. “ Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең дә аннан көчлерәк ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең.Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыгыңны күреп, чумып алырлар.Тузан итеп һавага адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.” Татар әдәбиятының мең еллык әдәби мирасы, бай язу культурасы, стиль үзенчәлекләре, жанрлар төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятына зур өлеш керткән әдәбият. Буыннар чылбырының ныклылыгы, дәвамчылыкның көчлелеге нәтиҗәсендә ул безнең көннәргә кадәр килеп иреште. Менә шушы бай мираслы әдәбиятка санлы өлеш кертү юнәлешендә зур көч куйган әдипләр арасында Фәнис Яруллин да бар. Аның иҗатында үзенчәлекле шаянлык һәм шулар белән бергә халык авыз иҗатына хас тапкырлык, сагыну-сагышларны, милләтебезгә хас булган башка асыл сыйфатларын күрергә мөмкин. Эшемнең максаты Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренең үзенчәлекләре, идея-эчтәлегенен өйрәнү. “Җилкәннәр җилдә сынала” повестендә автор вакыйга – күренешләрне бер җайга гына тезеп сурәтләми, ә яшәүнең асылына, тормышта иң югары вазифаны – чын кеше булу вазифасын үтәүнең катлаулы икәнлеген күрсәтә. Яшәү өчен көрәш бер Фәнияр көрәше генә түгел.Әсәрнең идеясендә - физик яктан имгәтелгән кешеләрнең күңелендә яшәү рухы уяту, горурлык хисләре кузгату һәм җанда яшеренеп яткан эчке мөмкинлекләр исәбенә мәгънәле тормышка омтылу дәрте ята. Җилкән ул – символ. Тормыш – диңгез. Егылган җилкәнен торгызырга тырышып, геройларының рухи дөньясын әдип бик нечкәлек белән детальләп сурәтли. “Җилкән “ символына да киң мәгънә салына. Беренчедән , ул кешенең омтылышы, хыялы. Икенчедән, максатка баруда алга этәргеч көч. Өченчедән, һәм иң мөһиме – җилкән ул җан, рухи көчнең материя рәвешендә бирелешен чагылдыра. Шушы символ әсәрнең идея –эстетик юнәлешен ачарга мөмкинлек бирә. Повестьта авыр халык тарафыннан тудырылган әхлакый сафлыкка , матурлыкка хыянәт итмичә , эчке көрәш аша үзеңдә һәм халыкта булган матурлык, тырышлык, сабырлык, олы җанлылык кебек сыйфатларны Фәнияр образы туплап, шул ук вакытта аны артык идеаллаштырмыйча әсәр эченә сала бару максат итеп куела.Җилкән – җан, дидек. җилкән егылмый, ул җилдә, ягъни тормышта сынала гына. Ф.Яруллин өчен эчке халәтне вакыйгалар үсешендә сурәтләү мөһимрәк. Әйтик, ана – Гөлсәйдә образы. Аны тасвирлаганда, автор мондый чагыштыру куллана: “ Ул – далада үсеп утыручы ялгыз каен шикелле : давыллар аның ботакларын да сындыра, салкын кыраулар яфракларын да саргайта, ләкин зилзиләләр үтү белән элекке хәленә кайта каен”. Гомумән, хатын-кыз образын каен белән чагыштыру татар әдәбияты өчен ят ысул түгел. Каен халык авыз иҗатында да сафлык, матурлык образы буларак гәүдәләндерелә. Ләкин әдип бу очракта , ак каенны ана образы белән тиңләп, әсәрнең эстетик мәгънәсен көчәйтеп җибәрә һәм табигать белән кеше мөнәсәбәтен дә чагылдыра. Дөньяда һичбер җиңү дәБирелми җиңел, ансат.Акны ак дип әйтергә дәБатырлык кирәк кайчак. Сюжет башында ук чагылыш тапкан ана образы ике яклы отышка китерә. Беренчедән, ул барлык вакыйгаларны, шул исәптән улына кагылышлыларны да , үз йөрәге аша уздыручы , балалары кылган гамәлгә кайта-кайта бәя бирүче булса, икенчедән, ананың олы җаны, күңел биеклеге турыдан-туры Фәниярга килеп тоташа. Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә кешенең үзе теләгән эшне үзенчә башкарырга хакы барлыгы, рухи иреккә омтылу, җәмгыять эчендә зур шәхесләр булу нәтиҗәсендә ниндидер яңа фикерләр туу һәм аларның иҗтимагый тормышта үзгәрешләр китереп чыгаруга мөһим роль уйнаулары әсәрнең барлык тукымасына сеңдерелгән.Һәм Фәнияр язмышка буйсынмас көчле, батыр рухлы шәхес итеп бирелгән. Ф.Яруллинның “ җилкәннәр җилдә сынала” әсәре – тормыш турында фәлсәфи фикерләү, мәхәббәткә , мәрхәмәткә һәм рух ныклыгына дан җырлаучы әсәр, ул киләчәк буыннар өчен дә әхлакый матурлык үрнәге булып тора.Чөнки әсәрдәге вакыйгалар, конфликтлар геройның эчке халәтеннән чыгып сурәтләнә. Фәнияр халык күңелендә яши. Социаль иҗтимагый формацияләрнең үзгәрүе, буыннар алмашыну да әлеге үз язмышына буйсынмас, көчле, көрәшче образны тоныкландыра алмады.Чөнки ул халкыбызның матур әхлакый сыйфатларын үзенә туплаган.Геройның һәм авторның күңелләре белән халыкка тоташуы – Фәниярне яшәүчән иткән сыйфат. Ф.Яруллин намусыбызны саф көе сакларга омтылучы әдип. Шуңа аның иҗаты, тереклек чишмәсе кебек, беркайчан да кипми.Чөнки Олуг Тәңребез аңа шундый олы миссия йөкләгән. Һәм әдип шул миссияне үтәүне үзенең вөҗдан эше, намус эше итеп саный,шуңа бөтен гомерен багышлый.