Презентация на тему «Габдулла Тукай — великий поэт»
Презентация на тему «Габдулла Тукай-великий татарский поэт» МБОУ Ерыклинская сош учительница татарского языка и литературы Хадиуллина Г.Н. 26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне Тукай – халык баласы, аны халык үстергән(Тукайның балачагы) Кушлавыч.Шәрифә карчык Өчиле.Зиннәтулла бабай Кырлай.Сәгъди абзый, Зөхрә апа Казан.Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсе Җаек.Галиәсгар (җизнәсе) Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә туа. Үзенең “Исемдә калганнар” дигән истәлекләрендә ул авылы турында болай яза: Кушлавычта шагыйрь туган йорт. Кечкенә Габдулла һәм Саҗидә. Тау башында салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным – тәнем белән... Туган авыл Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы. Мәмдүдә - Габдулланың анасы. Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе, ә дүрт яшьтә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри. Баштан Габдулла Зиннәтулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. “Исемдә калганнар” дигән истәлегендә Тукай болай яза: Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән “... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм, сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...” Биш яшьлек малайны Казанга озатып Печән базарында “саталар”: Асрарга бала бирәм, кем ала? Аны асрамага Яңа бистә хөнәрчеләре гаиләсе ала. “... миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде ...” Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.
Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра. Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абый Сәгъди абзый йорты Шагыйрь булып җитешкәч үзенең 1907 елда язган “Шурәле” исемле иң матур поэмасын хәтерендә онытылмаслык урын алып калган Кырлай авылына багышлап язды. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.Ул авылның,-һич онытмыйм,-һәр ягы урман иде;Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;Халкының эчкән суы бик кечкенә инеш кенә. 1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. Галиәсгар Госманов йорты Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта.Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый. Шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә - Мотыйгулла хәзрәт. Мотыйгулла хәзрәт 1907 елда Г. Тукай ашкынып, “дәртле”, “моңлы”, “нурлы” Казанга кайта. Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.…Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур... (Тукайның иҗаты) Габдулла Тукайның татар телендә чыккан кайбер җыентыкларының тышлыклары. Казанга кайткач, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә “Яшен”, “Ялт – Йолт” журналларын оештыра, Ф. Әмирхан нәширлегендә чыга торган, “Әл – ислах” гәзитендә еш языша. Казанда аның иҗаты тагын да үрчемле, нәтиҗәле була, сәнгатьчә югары дәрәҗәдә язылган күпчелек әсәрләре шушында туа. Сердәш дуслар: Г.Тукай һәм Ф. Әмирхан.(1908 ел) “Әльислах” газетасы идарәсе урнашкан бина. Уңнан сулга: Г.Тукай, И. Әмирхан, Ф. Әмирхан, К.Бәкер, В.Бәхтияров. Кечкенә генә булса да үз фатиры булмаганга күрә, ул “Болгар” һәм “Амур” кебек кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтләнеп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган. Казанда “Болгар” номерлары “...аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды. Шәхси тормыштан мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде.” Фәтих Әмирхан
1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Аны Клячкин хастаханәсенә салалар. Тукайның Клячкин хастаханәсендә үткәргән айдан аз гына артыграк вакыты – гомеренең гаҗәпкә һәм таңга калдырырлык соңгы сәхифәсе. Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә. 1913 ел, 1 апрель (соңгы фоторәсеме) Памятник на могиле Тукая 2 нче апрельдә бөек шагыйребезнең гомере өзелә. 1913 елның сүрән, болытлы 4 апрель көне. Клячкин больницасы янына меңләгән кеше шагыйребезне озатырга килгән. Халык агымы, шагыйрьнең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба шуыша. Ниһаять, Яңа бистә. Зират. Капкадан кергәч еракта түгел яңа кабер мәңгелек фатирчысын көтеп тора... Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагырьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр. Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара. Әмма гаҗәеп хәл: елдан – ел Тукайның фигурасы безнең күзгә зураебрак күренә, йөз сызыклары ачык һәм аныграк рәвеш ала. Әйтерсең лә без аңа якынаябыз. Ул “үлем белән төгәлләнә торган ноктада тукталып калмыйча, җәмәгать аңында үсеш – үзгәрешен дәвам итә торган, мәңге яши һәм алга бара торган күренешләр җөмләсенә керә” (В.Г.Белинский). Кырлай җиренә аяк басып, мемориаль комплекс ягына борылуга килүчене Тукай үзе каршылый. Ул үзенең кырлаена кайткан да, уйга чумган, туган як җылысына сыенган сыман. Тукай – Кырлай авылындагы мемориаль комплекс. 1966 – 1976 еллар арасында әдәбият өлкәсендә Тукай исемендәге премиягә лаек булган китапларның кайбер үрнәкләре. Тукай премиясе лауреатларына бирелә торган медаль. Шагыйрьләр язган җырлар арасында “Тәфтиләү” дән дә көчлерәк җыр юк. Әллә нәрсә бар шул җырда. Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек. Ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Бу җырның көче күз яшендә түгел. Ул сине әллә кайларга,тарихка, язмышка алып кереп китә. Нигезендә - әрнү. Исеме дә бит “Өзелгән өмид”. Тукайның бу җыры безне мәңге газаплар өчен язылган шикелле. Дүрт җыр: “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Әллүки”, “Туган тел”. Барысы да бер язмыш турында. Үлемсез җырлар. Тукайның кемлеген билгеләү өчен шушы дүрт җыр да җиткән. Нигә мең җыр? Һәр шагыйрьдән менә шушындый дүрт кенә җыр калсын иде. “Габдулла Тукай” теплоходы Казанда Г.Тукай исемендәге урамның гомуми күренеше. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. Җаек–Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Бу юлда беренче адымыннан ук шагыйрь үзенең урыны хаклык, халык мәнфәгатьләре өчен көрәш һәм дөреслекне чагылдыру булырга тиеш, дигән карашта торды.1905 елда чыга башлаган “Фикер” газетасының беренче санында ук үзенең әсәрләрен бастыра. “Әлгасрел – җәдит” һәм “Уклар” кебек журналларда күпләгән шигырь, мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый. Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле. Габдулла Тукай. 1913 ел. Габдулла Тукай. Фотография 1908 г.Один из близких друзей поэта Вафа Бахтияров пишет, что этот фотоснимок сделан по настоянию издателя Бургана Шарафа, чтобы тот сделал Тукая упитанным, круглолицым. Фотограф какими-то профессиональными ухищрениями изобразил Тукая откормленным буржуем. Тукаю фотография понравились, но это не истинное лицо поэта, а созданное ретушированием. На обложках очень многих сборников и альбомов помещается именно это фотоизображение, не соответствующее оригиналу; взгляд у Тукая здесь самодовольный, успокоенный. И каляпуш на голове, и галстук не принадлежат самому Тукаю, это Шараф позаботился сделать его этаким татарским денди начала прошлого века. Не сохранились фотографии маленького Тукая, вернее, будучи ребенком, он никогда не фотографировался, ибо в деревне тех времен не было фотографа, поэт только в 1903 году, в возрасте семнадцати лет, осмелился встать перед объективом.Тукай стоит рядом с высоким шакирдом Г.Тукай по приезду в Казань. 1908 г. (Увеличенный фрагмент из групповой фотографии). Фотография Г.Тукая 1911 г. Фрагмент из общей фотографии, которая была сделана летом в Астрахани. Г.Тукай. Фотография 1912 г. Г.Тукай. Фрагмент из групповой фотографии 1912 г. Фотография 1912 года, где Г.Тукай запечатлен вместе с другом Ф.Амирханом, Г.Кулахметовым, К.Кулахметовым.Это известная фотография, многократно изданная в книгах, альбомах, учебниках. Однако мало кому известно, что это только тщательно вырезанный фрагмент большой групповой фотографии. На ней могли быть еще от 4 до 8 человек. Кто они? Кто был вынужден своей собственной рукой кромстать столь драгоценное фото? Мы не знаем этого сегодня, но надеемся, что когда-нибудь тайна откроется. Г.Тукай. Фотография 1912 г.Это единственная фотография, где Тукай еле заметно улыбается. Г.Тукай в Уральске в период его работы в типографии. 1905 г. Фотография 1912 года, где Г.Тукай запечатлен вместе с другом Ф.Амирханом, Г.Кулахметовым, К.Кулахметовым.Это известная фотография, многократно изданная в книгах, альбомах, учебниках. Однако мало кому известно, что это только тщательно вырезанный фрагмент большой групповой фотографии. На ней могли быть еще от 4 до 8 человек. Кто они? Кто был вынужден своей собственной рукой кромстать столь драгоценное фото? Мы не знаем этого сегодня, но надеемся, что когда-нибудь тайна откроется. 1913 год. Больница Клячкина Казани. Через сутки Тукая не станет. Друзья Г.Тукая, понимая, что дни поэта сочтены, с его разрешения 1 апреля пригласили в больницу фотографа. Эта последняя фотография Г.Тукая, сделанная в тот день. 1913 год. Больница Клячкина Казани. Через сутки Тукая не станет.Друзья Г.Тукая, понимая, что дни поэта сочтены, с его разрешения 1 апреля пригласили в больницу фотографа. Друзья решили сфотографироваться с уходящим Тукаем. Их было трое. Но безжалостная цензура и здесь сделала своё дело, все те, кто ухаживал за умирающим Тукаем, были стёрты с изображения. Тукай остался один. Мусульманское кладбище Казани. После предания земле покойного и молитв Касим хазрет, исполняя завещание поэта, прочитал две строки из знаменитого стихотворения Тукая "Мое завещание":О душа, ты отметалась! к Богу своему иди, -Отвращала взор от света, а теперь - не отводи.