Презентация Сабантуй б?йр?ме балалар бакчасында
Сабантуй бәйрәмебалалар бакчасында 1 категорияле тәрбияче Мавлитова Эльвира Фәрит кызының презентациясе
Сабантуй-сабан бәйрәме.Аны кыр эшләре беткәч бәйрәм итәләр.Беренче булып бу бәйрәм 8-9нчы гасырларда күренә.Сабантуй татар халкының иң яраткан бәйрәме дисәк тә була.Ул Россиянең барлык татарлар яшәгән төбәкләрендә бәйрәм ителә.Татарстанда сабантуй республика күләмендә оештырыла.Сабантуйга бүләкләр әзерләнә,милли ашлар пешерелә.Бәйрәм алдыннан яшь егетләр һәрбер йорттан бүләкләр җыялар,хуҗаларга яхшы теләк телиләр.Сабантуйның төп уены –көрәш,төп бүләге -тәкә.Аны батырга бирәләр.Бәйрәм көнне болынлыкка халык җыела,төрле уеннар уйнап,җырлап-биеп бәйрәм итәләр.
Бу елны да “Аккош”балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме оештырдык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган Сабантуй бәйрәменең балалар өчен әһәмияте бик зур. Бәйрәмне балалар көтеп алдылар. Бәйрәмгә әзерлек эшләре ике-өч атна алдан ук башланды. Балалар төркемнәрдә Сабантуй турында җырлар өйрәнделәр. Тәрбиячеләр әңгәмәләр уздырды: бәйрәмне сурәтләгән рәсемнәр, презентацияләр күрсәттеләр, милли бизәкләр, милли уеннар белән таныштырдылар. Уртанчы һәм зурлар төркемнәре балалары уеннар оештыру өчен тәрбияче апаларына атрибутлар әзерләргә булышты.
Нәкъ зурлар Сабан туендагы кебек,милли татар киемнәре киенгән кечкенәтөркем балалары бөтенесенә үрнәккүрсәтеп мәйданны әйләнгәндә,тәрбиячеләрнең һәмбалаларның күңелләре тагын да ныгракашкынды.
Шатлыклар күңелебездә Ал кояш күгебездә, Килегез, дуслар, кунакка Сабантуй бүген бездә!
Ачылу тантанасыннан соң уеннар башланды. Сабан туенда уеннар Төрле була,күп була Уеннарсыз Сабан туе Булмаган да күк була.Сабантуйда борынгыдан ук гадәткә кергәнуеннар уйнатылды: кашыкка йомырка салыпйөгерү, чүлмәк вату, бау тартышу, су ташу,капчык киеп йөгерү.Барлык уеннарда дабалалар теләп катнаштылар, үз-үзләрен кыютоттылар.
Алай итик әле без, Болай итик әле без. Күңелле итеп бергә-бергә Уйнап алыйк әле без.
Кемнәр өлгер,кемнәр җитез,Минем янга килегез. Әйдә карыйк ярышып, Капчык киеп чабышып.
Чүлмәк ватам,чүлмәк ватам,Ватып булырмы икән?Бүләккә бер чиккән яулыкАлып булырмы икән?
Менә сиңа сулы чиләк Көянтә эл иңеңә. Йөгер тизрәк, иң алдан кил, Егыла гына күрмә. .
Балалар Сабантуй бәйрәменнән бик канәгатькалдылар.Барысына да бәйрәм бик ошады,җилкенеп-җилкенеп бәйрәм турындасөйләштеләр.Бәйрәм ахырында һәр балагабүләк таратылды. Тәрбиячеләр тарафыннаноештырылган әлеге чара балалар күңелендәозак сакланыр дигән теләктә калабыз.