Презентация для классного часа на тему Ф?нис Яруллин
Җилкәннәр җилдә,кеше тормышта сынала...
Яруллин Фәнис Гатаулла улы.(9.02.1938)Татарстанның халык шагыйре , Татарстан РеспубликасыныңГ. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.
Тауларга карап Тау булмасаң да, Таңнарга карап Таң булмасаң да, Кешегә карап Кеше була бел – Олы җанлының Ише була бел! Ф.Яруллин
Тормыш юлы.Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.
«Вакыт яссылыгына, галәм киңлегенә куеп караганда, без — һәрберебез аерым бер планета. Һәркайсыбызньң үз әйләнеше, үз тизлеге, үз зурлыгы бар. Аерым планеталар булсак та, көннәрдэн бер көнне без мәхәббәт йолдызлыгында очрашабыз. Бу серле йолдызлыкта бер-береңне тапканнан соң, дөньяга башкачарак карый башлыйсың. Элек гап-гади булгап эш-гамәлләр тирән мәгънә ала... »(Фәнис Яруллин, "Суга салынган серләр" )Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә Урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә,читтән торып укып, Казан дәүләтУниверситетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Диплом алган көнне.
Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар.1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.
Җитмешенче еллар башында Фәнис Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач, аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.
Фәнис Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китапларыавторы.1978 елда «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г.Камал исемендәге академия театры сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.
Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «Һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына тупланган, Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.
«Әгәр кешеләр матурлыкка карап соклана белмәсәсләр - җирдә мәхәббәт бетәр, сөенеч бетәр, җаннар буш калыр. Буш җанның нинди кыйммәте бар? Җан ул үзе кыйммәтле сыйфатлар тутыра торган капчык кына.» (Фәнис Яруллин, "Хәким урманы")Фәнис Яруллинныңюбилее.
Авырлыклар билне бөккән чакта,Нинди генә уйлар килми башка;Кайвакытта ирләр генә түгел,Елый таулардагы каты таш та.Давыл йота көчле бөркетләрне,Һаваларда калмый эзләре дә.Күз яшьләре яна шарт-шорт итепЯшеннәрнең утлы күзләрендә.Зәңгәр күктә җилләр чайкаса да,Агарталмый кара болытларны.Җылыталмый учак уты гынаЭчкә оялаган суыкларны.Җирдән, судан, ерак галәмнәрдән,Кеше күңеле күпкә катлаулырак.Тынгысыз җан сакта тора һәрчак,Тик Алладан гына ярдәм сорап."Ярдәм сорап", 2004“Әйтелми калган сүз” китабында моңарчы җыентыкларның берсенә дә кермәгән ике: “Тамырлар” һәм “Фаҗига” повестьлары һәм хикәяләре тупланган. Аларда безнең заман кешеләренең уй-хисләре, үзара мөнәсәбәтләре, сөю-сөелүләре, әхлакый сыйфатлары чагылдырылган.
Чын мәгънәсендә тормышны яратып яшәде. Яшьли һәлакәткә очраса да, язучы буларак, ул, рухи көченә таянып, 51 китап чыгарган кеше.
***Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр,Бик тә рәхимсез шул бу дөнья.Көлә-көлә йөгереп барган чактаҮсеп чыга юлга зур кыя.Башың белән килеп бәреләсен,Челпәрәмә килә өметләр.Өметеңнең ватыкларын хәттаТаптап китә усал көчекләр.Кайда соң сез ватык хыялларныЯлгый белә торган кешеләр?Миңа гына нигә очрый, дисенҮзләре зур, җаны кечеләр.Әллә миңа бәхет чишмәсеннәнЯтып су эчүләр хараммы?Кайсы агачлардан яфрак өзимКаплар өчен канлы ярамны?Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр,Бик усал шул бездә кешеләр.Үч сакламыйк ләкин без аларга,Көчле була алмый үчлеләр.2002.
Күп нәрсәне күреп бетермибез, Томаланган куңел күзебез. Пычрак итек белән керәбез дәМатурлыкны таптап йөрибез. Матурлыкның җаны сыкрап кала,Елап кала жирдә матурлык. Гөлләр жыеп учак ягабыз бит,Бер уйласаң, шаклар катырлык. Уфтанабыз, ник без һаман ярлы, Түрәләрме талый халыкны?Түрәләр соң талый аламыниКүңелебездә булган байлыкны? Зарланабыз, без бәхетсез, диеп,Ә бәхет ул тора мизгелдән. Мизгелләрне кушып үлчәр өченКирәк булыр иде зур бизмән. Ф.Яруллин.
Бик сирәкләргә биреләМәңге сөю-сөелү.Юк монда батыр калулар, Юк җиңү һәм җиңелү.Матур яшәү — тирән сер ул, Без төшендек шушы сергә.Бөтенесен тигез бүлдек — Яндык бергә, көйдек бергә.
Баулы шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан һәйкәл ачылды.Һәйкәлнең авторы – Баулы районының Шалты авылында туып үскән скульптор Рәсим Шәрифуллин. Ул иҗат иткән Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннар һәйкәле – чыдамлылык һәм чиксез мәхәббәт гәүдәләнеше.
«Аның яшәү рәвешен һәм иҗатын уникаль вакыйга дип әйтер идем. Татар халкы арасында гына түгел, мондый хәлне мин башка белмим.Фәнис абый безгә, исәннәргә-сауларга, яшәүнең кадерен белергә, мөмкинлекләрнең чиксезлегенә ышандырып китте. Рәхмәт аңа. Ул шагыйрь, зур прозаик, драматург, публицист, чын гражданин иде. Татар халкы исән булганда, без әле киләчәктә, кайта-кайта, бу кеше турында горурланып сөйләячәкбез. Нурсөя ханым турында шунысын әйтәсе килә: мәшһүр татар хатын-кызларының беренче бишлегенә керә торган кеше ул. Әгәр Нурсөя апа батырлыгы булмаса, без Фәнис абыйны болай зурлый алмас идек.» Равил Фәйзуллин.
Һәркем патша була алмый,Тәхетсез торып була.Тәхетләргә утырып та Бәхетсез булып була.Дөнья шулай яратылган -Һәркемнең үз өлеше.Алтыннардан кыйммәт булаКемнәрнеңдер көмеше.Бәхетне үлчәүче бизмән - Үзебезнең нәфесебез.Нәфесебез зурайган саенКечерәя бәхетебез.(Фәнис Яруллин, 1994)
«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз. Утларга салса - үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез.Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмәгез - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез.Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайлагыз.Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз.Җиргә күмсә - орык шикелле тишеп чыгыгыз. Җилкәннәрегезне җилләр екса - сөюегезне җилкән итеп күтәрегез. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез. Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек!»Фанис Яруллин.