Презентация по татарскому языку на тему Фонетика
Презентация Галиуллина Гөлсинә Әнвәр кызы Карга төп гомуми белем бирү мәктәбе Фонетика Сузык авазлар Сузык авазларның үзенчәлеге Сузык авазларны әйткәндә без тавыш ишетәбез.Сузык авазларны әйткән вакытта үпкәдән килгән һава агымы бернинди каршылыкка да очрамый. Татар телендә сузык авазлар Татар телендә барлыгы 12 сузык аваз кулланыла.Шуларның 9-ы татар теленең үз сузыклары : [а][ә][о][ө][у][ү][ы][и][э]3 сузык аваз рус теленнән кергән, алар - [о][ы][э] Сузыкларны төркемләү Әйтү үзенчәлеге буенча сузык авазларны калын һәм нечкә сузыкларга бүләләр.Калын сузыкларны икенче төрле арткы рәт сузыклар дип атыйлар.Нечкә сузыкларны исә алгы рәт сузыклар дип атыйлар.Арткы рәт сузыклар: [а][о][у][ы][о][ы]Алгы рәт сузыклар: [ә][ө][ү][и][э][э] Сузыкларны төркемләү Иренләшкән сузык авазлар: [о] [ө] [у] [ү] [о]Иренләшмәгән сузыклар: [а] [ә] [ы] [и] [э] [ы] [э] Сузыкларны төркемләү Парлы сузыклар:[а] - [ә][о] - [ө][у] - [ү][ы] - [э] Дифтонг Бер иҗектә 2 сузык авазның янәшә килүе дифтонг дип атала.Татар теленең дифтонглары - ау/әү, яу/яү. Мәсәлән: бау, дәү, буяу, кияү.Сүзләрне төрләндергәндә, дифтонгларның составы үзгәрә: алар ике иҗеккә бүленәләр, язуда у, ү хәрефләре урынына в хәрефе кулланыла: олау - олавы, яу - явы. Сингармонизм законы. I төре Сузыкларның нечкәлектә-калынлыкта ярашуы сингармонизм законының I төре дип атала. Мәсәлән: урманчы сүзендә [у],[а],[ы] кебек калын сузыклар гармониясе күзәтелә, ә бөркәнчек сүзендә исә [ө][ә][э] нечкә сузыкларын ишетәбез. Законның әлеге төре икенче төрле рәт гармониясе дип атала. Искәрмә! Кайбер сүзләрдә (мәсәлән, алынмаларда, кушма сүзләрдә) сингармонизм законының бу төре – рәт гармониясе үтәлмәскә дә мөмкин.Китап - [и] – алгы рәт сузыгы [а] – арткы рәт сузыгыАйгөл - [а] – арткы рәт сузыгы [ө] – алгы рәт сузыгыБу очракта сүз сингармонизм законына буйсынмый дияләр. Сингармонизм законы. II төре Сүзнең беренче иҗегендә о,ө хәрефе булып, икенчә иҗектә ы,э хәрефләре килсә, беренче иҗектәге [о],[ө] авазлары тәэсирендә икенче иҗектә дә шул ук [о],[ө] авазларын ишетәбез, әйтәбез. Мәсәлән: бөре – [б][ө][р][ө], тозлы – [т][о][з][л][о]. Законның бу төре икенче төрле ирен гармониясе дип тала. Сузыкларның кыскаруы Кайбер сүзләрдә басымсыз иҗекләрдә килгән [ы][э] сузык авазлары мускул киеренкелеге кимү нәтиҗәсендә йотылалар яки әйтелмиләр. Әлеге күренеш сузыкларның кыскаруы, фәнни телдә редукция дип атала. Мәсәлән: сеңелем – [сэңлэм] авыру - [ аwру ] Алынмалардагы сузыкларның үзгәреше Рус теле аша кергән сүзләрдә басымлы иҗек алдыннан килгән [о] авазы [а]авазы булып әйтелә. Мәсәлән: портрет, корсет.Рус теле аша кергән сүзләрдә басымлы иҗектән соң килгән [о] авазы [ы]авазы булып әйтелә. Мәсәлән: архитектор, директор. Кабатлау өчен сораулар Нәрсә ул фонетика?Сузык авазларга нинди үзенчәлек хас?Татар телендә барысы ничә сузык бар?Сузык авазларны ничек төркемлибез?Нәрсә ул дифтонг?Сингармонизмның I төре нидән гыйбарәт?Сингармонизм законына нинди сүзләр буйсынмый?Ирен гармониясенең мәгънәсе?Нәрсә ул редукция?мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз.Алынмаларда нинди үзгәрешләр күзәтелә? Йомгаклау Сез “Фонетика” курсының “Сузык авазлар” бүлеген уңышлы үттегез. Тәбрик итәбез. Инде “Тартык авазлар” бүлегенә рәхим итегез! Афәрин!