Доклад на тему С?лам?тлекл?рен саклап калу технологиял?ре кулланып, акыл ?сешенд? кимчелекл?ре булган балаларга, укыту-т?рбия бир? процессында м?ст?кыйль эш к?некм?л?ре формалаштыру


Кадирова З.С. 2011 ел Бүген, яшәешнең башка өлкәләре кебек үк мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр.Димәк , уку-укыту сыйфатының да заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. Моңа бәйле рәвештә укучы шәхесенә мөнәсәбәт тә, белем һәм тәрбия бирүнең эчтәлеге дә үзгәрми кала алмый.Без укучыларга сыйфатлы белем бирергә омтылу белән бергә базар шартларына яраклаша алырлык итеп тәрбияләү юнәлешендә күпкырлы эш алып барырга тиешбез.Бу максатка ирешүне -укучыларда аралашу осталыгы формалаштырудан, хезмәт тәрбиясе кулланудан , уен-дәресләреннән, табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдән башка күз алдына китерүе кыен.Гомум белем бирү мәктәпләрендәге укучылар белән чагыштырганда интеллектуаль яктан артта калган балалар белән эшләү күпкә катлаулырак. Чөнки укыту тәрбия бирү белән беррәттән, аларда булган төрле үз-үзен тотышындагы кимчелекләрне төзәтү өстендә дә параллель эшләргә кирәк.8нче-төрдәге махсус коррекция мәктәбе укучылары, психиканың, интеллектуаль үсешнең бозылуы , бу бозылу баш миенең тиешле дәрәҗәдә үсмәве, яки төрле сәбәпләр аркасында иртә зарарланган булуы белән билгеләнәләр. Шуның аркасында акыл үсеше тоткарлана. Акыл ягыннан артта калган балалар танып-белү эшчәнлегенең үсмәве, уйлау сәләтенең түбән булуы белән дә аерылалар. Алар җиңел уйлап фикер йөртү, әкрен яки артык хәрәкәтчән булу, кисәк,алдын-артын уйламыйча эш итү, үз-үзенә тәнкыйть белән карый алмау, фикерләү дәрәҗәсенең бик түбән булуы белән эшне катлауландыралар. Интеллектуаль яктан артта калган балалар игътибар туплый алмау белән аерылып торалар.Анализлый белмәү бу балалар белән эшләүдә күп кыенлыклар тудыра.Практик эшләр вакытында да, укып алган белемнәрен тормышта куллана белмәү аларның төп психологик үзенчәлекләре. Шуның нәтиҗәсендә мондый балалар үз алларына максап куеп, аның нәтиҗәсен күрү өчен тырышасы дип уйлап җиткерә алмыйлар.Гади генә аралашу, әңгәмә корган вакытта да, бер генә темага сөйләнгән фикерне дәвам итә алмыйча, шул ук вакытта икенче фикер, икенче темага аралашып, әңгәмәнең эчтәлеген бозып, нәтиҗәсез итеп күрсәткәнлектән, алар белән аңлашу авырлаша, матур гына корып җибәргән сөйләшү ямьсез бетәргә мөмкин.Интеллектуаль яктан артта калган балаларның хәтере, фикере начар булуы, бер сүз белән әйткәндә дефектлары булуы, эшне тагын да катлауландыра. Алар бик тиз оныталар, ятлау дәрәҗәләре түбән. Ә хәтерләү сәләте начар булу, зур тырышлык куеп та төзәтә алмый торган физиологик күренеш. Ятлау сәләте түбән, ә оныту сәләте бик югары булуы белән аерылып торган бу балаларга укыту, хезмәт тәрбиясе бирү методларын һәм алымнарын дөрес сайлау зарур. Коррекция мәктәбе укучылары биремнәрне эшләгәндә максатына төшенә алмау, планнаштыра белмәү, биремне эшләү өчен кирәкле әйберләрне сайлый алмавы, өйрәнгән кагыйдәсенең теге яки бу мәсьәләне мисалны чишкәндә кайсысын кулланырга икәнен аңлап җитмәве белән дә безне уйланырга мәҗбүр итә.Шуңа да карамастан һәр педагог баланың алга таба үсеше белән кызыксынырга , булдыра алган кадәр уйлау сәләтен үстерү өстендә эшләргә, хәтерләп кала алу мөмкинлеген дә, күзаллаудагы кимчелекләрен исәпкә алырга, хезмәт мөмкинлекләрен арттырырга, һәр балага индивидуаль якын килеп эш итәргә тиеш. Әйе, мондый педагоглар бездә бар. Алар үзләренең бар тырышлыкларын биреп, көчләрен жәлләмичә эшлиләр.Һәр бала кабатланмас, иксез-чиксез галәм ул. Ә бу галәмдә ниләр генә юк. Ерактагы галәмдә нәрсә барлыгын белмәгән кебек, без һәр баланың да үзенә генә хас үзенчәлеген белеп бетерә алмыйбыз. Галәмдә кайсыдыр йолдыз яктырак яна, кайсыдыр тоныграк. Шуның кебек безнең мәктәбебездә дә төрле балалар килә. Аларның кайберләре мәктәп тормышына җиңел генә җайлаша, укытучы аңлаткан дәресен , өйрәткән хәрефне җиңелрәк ота. Менә шундыйларын мин якты йолдызларга тиңләр идем.Мәсәлән;Каримов Игорь, Висков Евгений, Боярсков Игорь, Шәмсиева Алсу, Маратканов Денис, Корбангалиева Ландыш, Шакирова Гөлфия һәм башкаларны мисал итеп китерер идем. Ә менә укытучы кат-кат аңлатып та, авыр үзләштергән балаларны тонык йолдызлар дип атар идем.Бу балаларга белем бирү дә, хезмәт тәрбиясе дә бик авырдан бирелә.Аларга Шакирзянов Фәнзил, Фёдоров Игорь, Кормильцев Геннадий, Кормильцева Ирина һ.б. керә.Менә шушы галәмдәге йолдызларны ачучы дип мин, башлангыч сыйныф укытучылары һәм аларның тәрбиячеләрен атар идем. Слайд. Сезнең алда укытучы Шакирова Гөлфия Нәкыйп кызы 2 нче сыйныф укучылары белән. Алар язу дәресендә дөрес язу күнекмәләрен ныгыталар. Бу эштә Гөлфия Нәкыйп кызының хезмәт тәҗрибәсе зур.Әйе, кимчелекле балаларны укыту , аларга хезмәт тәрбиясе бирү, мөстакыйль тормышка әзерләү, җәмгыять өчен мөһим мәсьәлә булып тора. Чөнки андый балалар елдан-ел күбрәк туа.   Бу максатка ирешүнең төп юнәлеше булып, мәктәбебездә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, хезмәткә өйрәтү,социаль-көнкүреш күнекмәләре булдырып, шуларның барысын да практикага нигезләп алдагы тормышта кирәк булачак- ларын ныгыту һәм мөмкинлек булганча профессиональ хезмәт төшенчәләре белән таныштыру тора.Алда әйтеп үткәнебезчә,без үзгәрешләр чорында яшибез. Укыту һәм хезмәт тәрбиясе бирүне без заман техникасыннан башка күз алдына китерә алмый-быз. Чөнки аралашу, экономик һәм фәнни-техник мәсьәләләрне чишү-компьютер һ.б. технологиядән башка башкарылмый.Слайд. Менә монда 6 сыйныф укучыларының компьютерда эшләп утырганнары күренә. Укучылар факультатив дәресләрендә компьютер белән танышалар, эшләргә өйрәнәләр. Папкалар ачалар,таблицалар төзиләр , текст-лар язалар, рәсемнәр ясыйлар.Бу балаларга киләчәк тормышта аптырап калмаска, заман белән бергә атларга ярдәм итәчәк. Шулай ук, күреп аңлау сәләте үсәчәк, фикерләү дәрәҗәсе артачак. Бу дәрестән белемнәрне Ләйсән Шәүкәтовна бирә. Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләрнең тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара. Ләкин кайберәүләр кечкенә генә кыенлыклар алдында да каушап, аптырап, югалып кала. Укучылар менә шундый хәлгә төшмәсен өчен, аңа балачактан хезмәт тәрбиясе бирелә, төрле һөнәр серләрен өйрәнә. Балаларда хезмәткә мәхәббәт ул бик кечкенә чактан ук тәрбияли башларга кирәк. Аңа “хезмәт сөючәнлек“ дигән төшенчәгә кергән барлык сыйфатларны да бары тик гаилә генә бирә ала.Безнең махсус төзәтү интернат мәктәбендә хезмәт тәрбиясен гаилә генә түгел, ә мәктәп һәм интернат бирә.Хезмәттәге уңышлар рухландыра, аларда ашкынулы хисләр тудыра. Хезмәттәге уңышлар, хезмәт эшчәнлеге барышында мавыгучанлык, җиңүгә омтылыш уята.Мәчкәрә махсус интернат мәктәбендә балаларга кече яшьтән үк үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәтәләр. Алар хезмәт дәресләрендә күп нәрсәләргә өйрәнәләр. Төймә тагалар, ямау салалар, тегәләр.Бер сүз белән әйткәндә, интеллектуаль яктан артта калган балаларга, коррек-цион яктан укыту һәм хезмәт тәрбия бирүнең максаты булып, социаль яраклашу, эшкә урнашу, алга таба тормышта үз урынын табу тора. Безнең педагоглар бу эштә бар көчләрен бирә. Слайд. Рәмзия Маулиевнаның хезмәт дәресе моңа ачык мисал булып тора. Ул 6 нчы сыйныф кызлары белән алъяпкыч тегә.Ә Марсель балаларны агач эшенә өйрәтә.Укучылар үзләренең эшләгән эшләрен күрәләр, һәм үз хезмәтләреннән канәгать калалар.Бу укытучының тырыш хезмәте дигән сүз.Бу педагогтан күп сабырлык, таләпчәнлек, аңлап эшләү, педагогик уйлап табулар сорый.Безнең мәктәптә укучы балаларга һәрчак укытучы яки тәрбияче ярдәме кирәк. Алар үзләре башлап эшли белми. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укучыларының хезмәт дәресләре, укучыларга үз-үзләренә ярдәм күрсәтүдә зур әһәмияткә ия. Хезмәт сөючәнлекне тәрбияләү, барлык балалар өчендә бертөрле булмаска, аларның һәркайсының үзенчәлекләре искә алынырга тиеш.Слайд.Сез өченче сыйныф укучыларының хезмәт дәресен күрәсез.Алар Диләрә Әрхәмәтдиновна белән тоткыч кисәләр. Укучылар алдан тукыма төрләре, җепләр белән танышалар, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәләр.Ә менә көндәлек хезмәттә катнашу балаларда мөстәкыйльлек, оешканлык, активлык тәрбияли.Шуңа күрә баланы үзенең башкарган хезмәтеннән, көндәлек эшләрдән тәм табарга кече яшьтән үк өйрәтергә, дөрес юл күрсәтергә кирәк.СБО дәресләре моңа ачык мисал булып тора.Баланы эшкә мәҗбүр итмәскә, түземле рәвештә, акрынлап, тырышып эшләргә, үз теләкләре белән идарә итәргә өйрәтү зарур.Бу хакта татар халык мәкальләрендә дә бик ачык итеп әйтелә. “Кеше яраткан эшен яхшы эшли”, “Күңелгә ятмаган эш озак бетмәс”, “Корттан бал алу һәркем эше түгел”,һәм башкалар диелә.Интеллектуаль яктан артта калган балаларның төп кимчелекләреннән берсе-ихтыяр көченең какшавы дип әйтеп узган идек. Шуннан чыгып, ул эшләргә теләми. Бзнең практик эшчәнлектә коллектив белән бергә эшләү нәтиҗәсендә менә шушы “теләмәү” кими. Дөрес һәм уйлап оештырылган хезмәт баланы алдына максат куеп, шул эшне ахырына кадәр бетерергә өйрәтә. Слайд. АХХ дәресләрендә балалар Фәния Разяповна җитәкчелегендә теорияне генә өйрәнеп калмыйлар, практикада да кулланалар. Алар көздән балчыклар әзерлиләр, яз җиткәч, чәчеп аның үсүен күзәтәләр, чәчәк орлыкларын чистарталар, суган орлыкларын әзерлиләр.Рәсемдә күргәнчә балалар бик кызыксынып эшлиләр, бик тырышалар. Бу аларның үз-үзләрен тотышыннан ук күренә.Мәктәп бакчасында язгы-көзге эшләрнең тәртибен дә балалар белеп башкара. Эш барышында дуслык, татулык чагылса, эшкә иң йомшак бала да, үзен нәрсәдә булса берәр нәрсә эшләп күрсәтә.Слайд. Белем алуда яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен эш белән укуны, спортны чиратлаштыру да мөһим роль уйный. Безнең мәктәптә бу эш уңай хәл ителә . Укучыларыбыз хезмәттә генә түгел, спортта да үз көчләрен күрсәтә. Алар төрле ярышларда катнашып, төрле призлы урыннар яуладылар.Күптән түгел генә булып узган теннис, футбол ярышларында катнашып үзләрен күрсәттеләр.Бу да укучылар өчен алга китеш. Укучыларга белем һәм хезмәт тәрбиясе бирүне, сәламәтлекләрен саклап кала алу аша башкару, физкультура укытучысы Владимир Ильичның тырыш хезмәт нәтиҗәсендә чагыла.Сез аны балалар белән рәсемнән күрәсез. Дәрес вакытында бераз каушап,яки кыюсызланып утырган укучы да, ниндидер кызыклы фикер, яки мәгълүмәтне, тулысынча җиткерә, әйтеп бирә ала. Бу бигрәк тә уен дәресләрендә, КВН вакытларында, атналык чараларда ачык күренә. Слайд. Сез Г.Тукай иҗатна багышланган “Могҗизалар кыры” уенын күрәсез. Уенда укучыларның һәрберсе уйлый, чын күңеленнән иптәшләренә ярдәм итәргә ашкынып тора. Ялгыш әйтелгән җавап та вакытында төзәтелә, ә бу исә укучыга үз-үзенә тәнкыйть белән карарга ярдәм итә, булган дефектлар төзәтелә. Бу үз чиратында белем бирүдә уңай нәтиҗәләргә китерә.Әгәр бала яхшы күңелле, җаваплы, туры сүзле, хезмәт сөючән булса, ул укуда да өлгерә, яхшы нәтиҗәләр бирергә мөмкин. Яхшы характер үзенчәлеге бер яктан аның интеллектуаль кимчелеген киметә, икенче яктан уку процессында аны төзә-тергә мөмкинлек бирә. Монда шундый бәйләнеш күзәтелә:без баланы яхшылыкка күбрәк өйрәтеп, яхшы тәрбия булдырган саен аның уку процесын-дагы уңышы, балага алга таба үсәргә мөмкинлек ача, аның нәрсәгәдер сәләтле булуын күреп, шуны иҗади эшчәнлеккә юнәлтә. Педагогның бөтен гомере балалар күз алдында үтә. Укытучы хәтер көндәлегенә үзенең укучысының һәрбер уңышын, кимчелеген, бу кимчелек өстендә эшләргә кирәкле методын язып куя. Бу очракта аның эшен профессиональ осталык , берәүне дә аерып карамыйча яратуы, хөрмәте характерлый. Мәктәптә алган белемнәрен алга таба кулланырга ярдәм итә.Укучыларда түземлелек, эшчәнлек, хезмәт сөю, мөстәкыйльлек, үз-үзенә контроль ясау, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү кебек сыйфатлар тәрбияләү алдагы тормышка аяк басуда терәк булыр дип ышанабыз. Шушы мөмкинлектән файдаланып, укытучы һәм тәрбиячеләребезгә, олы йөрәкле җитәкчеләребезгә зур рәхмәт әйтәсе, эшләрендә уңышлар телисе килә. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!