Доклад на тему С?лам?тлекл?рен саклап калу технологиял?ре кулланып, акыл ?сешенд? кимчелекл?ре булган балаларга, укыту-т?рбия бир? процессында м?ст?кыйль эш к?некм?л?ре формалаштыру


Доклад Тема:”Сәламәтлекләрен саклап калу технологияләре кулланып, акыл үсешендә кимчелекләре булган балаларга, укыту-тәрбия бирү процессында мөстәкыйль эш күнекмәләре формалаштыру”. КадироВА З.с. Җәмгыятебез үсеш һәм үзгәреш кичергән, көннән-көн яңа технологияләр кулланган чорда,берничек тә яңалыклардан хәбәрдар булып яшәми мөмкин түгел. Җәмгыятьтәге үсеш-узгәреш мәгариф өлкәсенә дә үзенең төзәтмәләрен кертә тора. Федераль дәүләт стандартлары кабул ителү, аларга нигезләнеп яңа программалар төзелү, яңа дәреслекләр чыга башлау һәр укытучы өчен яңалык буларак кабул ителә. Эзләнүләр,уйланулар да шуннан башлана.Үз чиратында мәктәпләр киләчәктә җәмгыятькә файдалы хезмәт күрсәтүче, сәламәт шәхесләр тәрбияләү өстендә эшли. Гомум белем бирү мәктәпләре белән беррәттән интеллектуаль яктан артта калган укучылар өчен (төзәтү) интернат мәктәпләре дә бу юнәлештә уңай гына эшләп килә.Акыл ягыннан артта калган укучыларга белем һәм тәрбия бирү һәр баланың яшь үзенчәлегеннән, физик мөмкинлегеннән чыгып эшләнелә. Мондый балалар белән эшләү өчен мәктәп программасында һәр предметка карата аерым программалар төзелә. Кайсы гына предметны алып карасаң да, аның нигезендә балада булган кимчелекләрне мөмкин кадәр төзәтү,белем һәм күнекмәләр бирү тора. . Әйтеп киткәнчә ,белем бирү сферасы-мәктәпләр. Мәктәптә исә балаларга белем һәм тәрбия бирелә.Белем – тәрбия бирү процессы үз эченә белем бирүне, класстан тыш эшләрне ала. Бу процесс еллар буена сузыла,ә анда катнашучылар балалар,шуңа күрә аның эчтәлеге, методлары, белем һәм тәрбия чаралары гына үзгәрә. Моннан чыгып шуны әйтәсе килә, педагогик процессның төп белем бирү чарасы- дәрес. Дәрестә төп рольне укытучы һәм укучылар уйный.Дәреснең специфик максатлары,принциплары, эчтәлеге,эш методлары бар.Аның максатлары нинди генә булмасын,укытучы дәрес эчтәлеген ачып бирү өчен төрле формалар,чыганаклар эзләргә тиеш. Бу чыганаклар уңайлы, аңлаешлы булса гына ,укучыларның игътибарын җәлеп итә һәм укучыга укытучы ярдәме аша мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек бирә. Хәзер боларны дәресләр мисалында карыйк. Тел фәннәрен алсак,интеллектуаль яктан артта калган балаларның күбесенең авазларны әйткәндә тел кимчелекләре бик зур. Шуңа да алар күп сүзләрне ялгыш әйтәләр,җөмләләрне тулысы белән әйтеп бетермиләр.Әгәр дә бала үзенең ялгышын сизсә, ул җөмләләр төзү түгел,ә бәлки аерым бер сүзне дә иптәшләреннән оялып әйтмәскә мөмкин. Моны истә тотып,укытучы һәр бала белән индивидуаль якын килеп эшләргә тиеш.Мәсәлән мисал итеп ,3нче сыйныф укучыларын алсак,Закиров Айратның тел кимчелеге зур,ләкин Айратка аерым эш биреп(бу очракта шигырь), текстны берничә кат укып, аңлаткан вакытта,ул мөстәкыйль рәвештә текст өстендә эшли ала.Ә бу исә аның үз-үзенә ышанычын арттыра. “Мин эшли алмыйм түгел, мин эшли алам”, теләген уята. Сыйныфта балалар төрле-төрле. Айрат белән эшләгәндә,Рим текстны укып эчтәлеген сөйләргә әзерләнә.Гөлсинә аваз һәм хәрефләрне белсә дә сүзләр төзеп укый алмый,бу очракта ул шигырь текстына кагылышлы рәсем өстендә эшләп,3-4 җөмләлек мөстәкыйль рәвештә хикәя төзи ала. Бу дәресләрнең максаты шунда-интеллектуаль яктан артта калган укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштырырга шартлар тудырып,мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерүдә. Дәрестә мөстәкыйль эшчәнлекне тулысынча үстерү өчен, дәрес укытучы тарафыннан дөрес оештырылган, кызыклы, эчтәлекле, мавыктыргыч, әйләнә-тирә мохит белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Интеллектуаль яктан артта калган укучылар белән дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда дискуссияләр, фикер алышулар, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерергә ярдәм итә; әйткән сүзләренә җаваплылык тоюны тәрбияли; фикереңне әйтеп бирергә; фикереңне расларга һәм инкарь итәргә өйрәтә. Укылган текстка яки өзеккә исем бирү,сәхнәләштерү,сораулар куеп карау,аны анализларга, бер системага салырга булыша.Ә бу исә укучы дәрестә мөстәкыйль рәвештә эшләгәнен күрсәтә. Билгеле инде белем бирү беркайчан да тәрбиядән башка була алмый. Хезмәт тәрбиясе балага шәхес булып формалашырга, физик яктан сәламәтлеген ныгытырга интеллектуаль яктан булган кимчелекләрен коррекцияләргә дә ярдәм итә. Мәктәптә үткәрелгән хезмәт дәресләре дә балаларга бик күп яңалыклар бирә. Хезмәт дәресләрендә балалар зәвык белән эшләргә, эшне ахырына кадәр җиткерергә, төгәллеккә өйрәнсәләр, икенче яктан аларга мөстәкыйль эш күнекмәләре формалаштырырга менә дигән җай була. 3 нче сыйныф программасында хезмәт дәресләреннән кәгазь һәм картон белән эшләү, табигый материаллар белән эш, конструктор белән эш, пластилин белән эш дигән аерым бүлекләр бар. Укучылар бу эшләрне бик теләп һәм кызыксынып башкаралар. Бу слайдтан, сез кар бөртекләре күрәсез. Һәр балага технологик карта бирелде, һәр бала мөстәкыйль рәвештә укытучы аңлатуы буенча, кар бөртекләрен үзләре кисеп картонга ябыштырып куйдылар. Ә икенче слайдта без укучыларның геометрик фигуралардан үзләре кисеп ябыштырган машиналарын күрәбез. 1 нче рәттә 1 нче рәсем -Ишматов Валерий: 2 нче рәсем -Усманов Рим: 2 нче рәттә 1 нче рәсем- Сергеев Дмитрий: 2 нче рәсем- Исмагилова Гөлсинәнеке. Алар геометрик фигураларны тигез итеп кисеп, дөрес эзлеклелектә ябыштырдылар. Табигый материаллар белән эшне укучылар бигрәктә кызыксынып башкаралар. Чыршы күркәсеннән ябалак ясау иде. Укучылар рәсемнән башта ябалакны карадылар.Нинди төсләр кирәклеген һәр бала мөстәкыйль рәвештә сайлап алды,төсләрне искә төшерде.Һәр укучының ябалагы үзенчәлекле,бер-берсенә ошамаган иде. Пластилин белән эшне дә укучылар уңышлы гына башкардылар. Миләш тәлгәшен карап,картонга пластилиннан тәлгәш ясарга кирәк иде. Айрат белән Римнан кала барысы да эшне дөрес башкарды,ә алар эзлеклелекне бутадылар. Өй шартларында укучы ике бала: Нуриева Зилә һәм Нуриева Диләләрнең кул чуклары үсеше бик акрын. Алар өчен һәрбер яңалыкны кабул итү авыр. Өй шартларында укуга да теләк белдерү аз. Яңа ел бәйрәмен һәр бала зур түземсезлек белән көтеп ала. Быел сыйныф бүлмәсен яктырткычлар,кар бөртекләре рәвешендә бизәдек.Һәрбер укучы үзеннән зур өлеш кертте.Кар бөртеген дөрес итеп, Сергеев Дмитрий, Исмәгыйлова Гөлсинә ясады. Чылбырны Ишматов Валерий, Закиров Айрат ясады. Усманов Рим ябыштырганда авырсынды. Аңа ярдәм кирәк булды. Алар һәрберсе уенчыкларны мөстәкыйль ясый алуларына бик шатландылар. Хезмәт дәресләрендә хезмәт тәрбиясе биреп, укучыларда мөстәкыйль эш күнекмәләре формалаштырып кына калынмый,ә иптәшлек, дуслык, яхшылык, үзеңә генә түгел, ә башка кешегә дә кирәкле эш башкару хисләре тәрбияләнә. Әгәр дә бала нәрсә дә булса эшли алмаса, аның алга таба бу эшне эшли алачагына ышандырып, күңелен күтәрергә кирәк. Ә үз эшләрен уңышлы башкарган укучыларны шул ук вакытта иптәшләренә дә ярдәм иткәннәрен исәпкә алып мактарга кирәк. Укучылар үз эшләренә читтән карап күрергә, бәя бирергә, иптәшләренең эшен дә бәяләргә, чагыштырырга өйрәнәләр. Шулай итеп интеллектуаль яктан артта калган укучыларга индивидуаль якын килеп аларга мөстәкыйль эш күнекмәләре формалаштырырга мөмкин. Шулай ук рәсем дәресләрендә аерым әйтеп китәсе килә. Һәр укучы ирекле рәсем ясаганда, уйлап, мөстакыйль эш итә. Алар үзләренең ясаган рәсемнәреннән канәгатьләнү алалар. Бу слайдта балаларның табигать темасына рәсем ясаганнарын күрәсез. Россиядә мәктәп яшендәге балаларның сәламәтлеге начараю, һәркемгә мәгълүм факт. Медицина да,мәгариф тә моңа тулысынча җавап бирә алмый әле. Шуңа күрә кечкенә генә профилактик чара да игътибар үзәгендә. Иң билгеле профилактик чара булып, укучыларның сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү тора.Ә мәктәпләр бердәнбер тәэсир итү көче. Интеллектуаль яктан артта калган укучыларның сәламәтлегенә бигрәк тә игътибар итәргә кирәк. Чөнки алар тиз арый, информацияне җиңел генә кабул итә алмый. Дәресләрдә укучыларның сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итәргә тырышырга, физик һәм психологик яктан сәламәтлекләренә игътибар итәргә кирәк. Коррекцион интернат-мәктәптә укытучылар укучыларның сәламәтлекләрен саклау технологиясе белән таныш кына түгел, ә аны укыту-тәрбия процессында да актив кулланалар. Беренчедән: дәресләрне үткәргән вакытта тыныч эмоциональ- психологик атмосфера тудыру,чөнки арада тыныч түгел,игътибарсыз,дәрескә әзер түгел балалар да күп була. Икенчедән:санитар-гигиеник таләпләрне үтәү,сыйныф бүлмәсен җилләтү,чисталыкны саклау, яктылыкка игътибар итү. Дәреснең күләмен,яшь үзенчәлегенә бәйлелеген билгеләү. Физкультминуткаларны һәрдаим дөрес итеп ясату,күзләргә күнегүләрне онытмау- болар барысы да сәламәтлекне саклап калу технологияләренең алшартларына керәләр.Алда әйтелгән технологияләрне дөрес кулланып,эшләгәндә генә без тиешле нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанып каласы килә. Игътибарыгыз өчен рәхмәт !