Н?би Д??лине? тормыш юлы ??м и?аты


Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы “Габишев урта гомуми белем бирү мәктәбе” Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты Миңнуллина Лилия Рәшит кызы, Габишев мәктәбе укытучысы Шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзер Татарстан Республикасының Әлки районы) Иске Камка (борынгырак исеме – Мәүләшә) авылында Хәсән Миндубаев исемле игенче гаиләсендә туа. 1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын(хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортына килепэләгә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлап, фабриказавод өйрәнчекләре мәктәбендә укуын дәвам итә. Царицын шәһәре үзәге, 1910 елгы фото Донбасс якларына юл алып, Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводы тимерчелегендә эшли. 1926 елгы фото 1928 елда Нәби Дәүли Әстерхан шәһәренә барып, совет хезмәткәрләрен әзерләү мәктәбендә укый башлый. 1930 елда “Пролетар” газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә һәм анда гаскәри хезмәткә алынганчы эшли. 1933-–1935 елларда Украинадагы Винница шәһәрендә хәрби мәктәпне тәмамлап, старшина чинында Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.  Хәрби хезмәттән соң Н.Дәүли Казанга килә һәм Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан Республикасы яшьләр газетасында1 әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу – Нәби Дәүлинең әдәбиятка ныклап аяк басу һәм шагыйрь буларак эзләнү-формалашу еллары. 1 «Татарстан яшьләре» — республика яшьләренең татар телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси гәзите. Гәзит 1920 елның 22 гыйнварында  «Кызыл яшьләр» исеме белән чыга башлый.  1941 елда ир-егет хезмәткәрләрне Кызыл гаскәргә чакыру сәбәпле газета чыгудан туктый. 1949 елны «Яшь сталинчы» исеме белән Татарстан ВЛКСМ комитеты органы буларак яңадан чыга башлый. 22 июнь 1941 ел... Нәби Дәүли Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә. Борисов шәһәрендә 1941 елның 2 июленнән 1944 елның 1 июле аралыгында Борисов шәһәре җирендә немец басып алучылары тарафыннан алты үлем лагере төзелә, анда 33 мең кеше үлә. Орша төрмәсеннән качканнан соң, Нәби Дәүлине шушы лагерьларның берсенә китерәләр. 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла. Бухенвальд, Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы үлем лагерьларында газап чигә Бухенвальд күге Бухенвальд күгендә дә, бездәгедәй, җитен чәчәге төсе.Тик яшь аша ул әйтерсең төрмә җәймәсе. Бухенвальд күгендә дә,бездәгедәй, тузганак болытлар.Тик монда (яңгырга күз яше кушылгач!)Җир күбрәк чылана. Равил Фәйзуллин Сугыштан соң... 1945 елның декабрендә Н.Дәүли Казанга кайта, әмма аңа, хәрби әсирлекне кичергән кеше буларак, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә рөхсәт ителми, шуңа күрә 1956 елга кадәр Казанның төрле оешмаларында кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче кебек әдәбияттан ерак торган хезмәт вазифаларын башкарырга туры килә. Шулай да, язганнары басылмаса да, ул иҗат эшчәнлеген туктатмый: шигъри әсәрләр язуын дәвам иттерү белән бергә, проза һәм драматургия жанрларында да үзенең иҗади көчен сынап карый. Ниһаять, Сталин культы фаш ителеп, Хрущев вакытында берникадәр хөр тәртипләр урнаша башлагач, Нәби Дәүлигә дә язган әсәрләрен бастыру мөмкинлеге туа. 1955–1965 елларда, ягъни ун ел эчендә, аның шигъри һәм проза әсәрләре тупланган унике китабы басылып чыга.  Яшәү белән үлем арасында... Әсәреннән өзекләр... Тоткынлыктагы үлем... «…Сугышта без күп дусларыбызны югалттык. Без үлемгә карап торырга күнеккән. Ләкин һәр үлем үзенчә кызганыч, үзенчә авыр була. Менә хәзер дә Миша үлем түшәгендә ята. Бу үлем тагын да авыррак, тагын да кызганычрак, чөнки бу тоткынлыктагы үлем. Мондый үлемне күргәнебез юк иде безнең. Ә ул менә хәзер безнең алдыбызда, иптәшебезнең йөзендә, аның күзләрендә, аның яшь гомерендә». Яшәү өчен көрәшнең беренче адымы... «…Озакламыйча безнең лагерьда шундый парикмахерскийлар берничә урында оешып китте. Хәтта кырынган өчен түләү дә кертелде. Мәсәлән, сакал-мыек кырган өчен бер төрерлек тәмәке. Тәмәкең булмаса, башка берәр нәрсә, хәтта гимнастерка төймәсе дә ярый иде. Лагерьда башка һөнәрчеләр дә табылы. Безнең арабызда тимер чыбыктан энә ясаучылар да, хәтта анда-монда аунап яткан түбә калайларыннан котелок һәм кружка ясаучылар да эшкә керештеләр. Билгеле, болар яшерен, лагерьда немецлар йөрмәгән вакытта эшләнә иде. Шулай итеп, чәнечкеле тимер чыбык белән уралып алынган йортта яшәү өчен көрәш үзенең беренче адымын атлады» Балаларыбыз өчен без бар, без яшибез Тентү вакытында баласының рәсемен алдырган Гавриловны немец солдаты эзләп килә. Ул аңа йодрыклары белән кизәнә-кизәнә кычкырынып, тиз генә кесәсеннән бала рәсемен алып әсиргә бирә, үзе күкрәгенә төртеп, өч бармагын күрсәтә. «...Әтисенең күкрәк кесәсендә сугыш юлы аша узган шушы кыз бала рәсеме безнең күңелләребезне йомшартты. Безнең бит барыбызның да диярлек өйләребездә балаларыбыз бар иде. Сагыну хисләре кабат йөрәкләрдә дөрләп кабынды. Безне чәнечкеле тимер чыбык дөньядан аерса да, балаларыбыз өчен без бар, без яшибез. Алар безне көтәләр». Йөз елдан соң да онытылмас! «...Бүген 30 август, 1941 ел. Көннәр узып тора. Шулай тагын еллар үтәр. ...Көннәр, айлар, еллар кабатланыр һәм бервакыт 2041 ел җитәр, календарь битенә 30 август көне килеп чыгар. Димәк, нәкъ йөз ел узган булыр. Әле ул вакытта да бу көннәр турында сөйләрләр. Тарихчылар ул елларның архив киштәләрен актарырлар, инде саргаеп беткән һәм хәрефләре тоныклана барган газеталарны, журналларны укырлар... Юк, фашизмга каршы көрәштә коелган кан, ул авыр көннәр йөз елдан соң да онытылмас!» Мин доктор... Василий Петровичка качу турында әйткәч: «…- Мин качмыйм, диде ул тагын бер мәртәбә. - Кача алмыйм, чөнки качарга хакым юк. Мин доктор, аңлыйсыңмы? Мин биредәге авырулар, яралыларның гомере өчен үземне җаваплы саныйм. Качып котылган хәлдә дә, мин гомерем буе тынычлык таба алмас идем...» Нәрсә булыр? «...Явыз теләк белән сугыш башлаган фашизм беркемне дә кызганмый. Ул кылыч һәм ут белән үзенә юл салып бара. Ул кешелек дөньясына кара саранча булып ябырылды. Ул бар нәрсәне кырып бетереп килә. Җирдә бар тереклек куркыныч астында калды. Нәрсә булыр? Пуля үтми торган корычка киенгән фашизм кайда туктар? Кем аның кулыннан канлы кылычын сугып төшерер? Иң соңгысы - кем аны явызлыктан, аяк-кулларын богаулап, дар баганасына алып килер? Бу сорау алдында бөтен кешелек уйга калды. Һәм бу авыр көннәрдә бөтен дөнья Советлар Союзына, аның батыр содатларына иң соңгы ышаныч белән карый иде» Авыр истәлек Нәби Дәүли 23 елдан соң, шәһәрне азат итүнең 20 еллыгына (1964 ел) чакырыла. Ул болай яза: "...Мин кичә элеккеге лагерь булган урыннарны карап йөргән чакта, тәбәнәк кенә таш биналар янына килеп туктаган идем. ... Бу таш биналар артында безнең лагерь каберлеге иде. Биредә берсеннән-берсе тирән, берсеннән-берсе зур өч баз бар иде. Лагерьда минем беренче иртәм шул урында башланды. Мин ул чакта биредә иң элек үземнең каберемне күрдем, тимер чыбыклы койма аркылы таң атканын күрдем. Һәм шуңа күрә китабымның исемен дә "Яшәү белән үлем арасында" дип атадым. Соңарган мөһим хәбәр... Фронтовик язучы гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзенең акланачагына ышанып яшәгән (1989 елда вафат була). Тормыш шаяртуымы, язмыш кырыслыгымы — аңа якты дөньядан күңел төшенкелеге халәтендә китәргә язган була шул. Ләкин зарыгып көткән мөһим хәбәр Нәби Дәүлинең бакыйлыкка күчүенә алты ай тулгач 1990 елда гына Мәскәүдән килеп ирешә. Бу документта Дәүләтшин Нәбиулла Хәсән улының “Фашистларның Бухенвальд – Дора үлем лагерьларында фашистларга каршы азатлык көрәшендә катнашучы» медале белән бүләкләнүе хакында язылган була. Сөенечле хатны Сугыш ветераннары Совет комитеты юллаган. Гаиләсе Әдипнең кызы – Гөлнур Дәүләтшина - Еллар узган саен әтинең нинди намуслы, бөек кеше икәненә инанасың икән ул. Аның мирасын барлау, киләчәк буыннарга тапшыру — минем изге бурычым, - ди Гөлнур ханым. Онытырга хакыбыз юк! Шулай итеп, язучы Нәби Дәүли иҗатында фашизмның әшәкелеге тагын бер ягы белән ачыла. Үзенең күргәннәренә нигезләнгән әсәрләрендә ул киләчәк буыннарга, әсирлек тормышының газапларын, әрнүләрен, төрле яктан кимсетелүле хурлыкларын гыйбрәт итеп язып калдыра. Һәм шуның белән гади солдат Нәби Дәүли Ватаны һәм халкы алдында, һәм язучы, һәм кеше буларак, үзенең гражданлык бурычын үти. Фашизм дигән яман чир үз артыннан бер дистә елга җитәрлек кенә газаплар калдырмады, шуңа күрә дә безнең ул алып бәхетсезлекләрне, кайгы –хәсрәтләрне, күз яшләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне, исәпсез-сансыз башка газапларны онытырга хакыбыз юк! “Җимерелгән бастион”Н.Дәүли ясаган рәсемнәр Кулланылган сылтамалар, әдәбият http://tt.wikipedia.org/wiki/ - «Татарстан яшьләре»_газетасыhttps://yandex.ru/images/ - фотоларhttp://intertat.ru/tt/tatar-galeme/item -Каләмле каһарманнар https://ru.wikipedia.org/wiki - Борисов шәһәре турындаhttp://70radil.ucoz.ru/load/biblioteka/tatarcha/35-1-0-18 - "Җимерелгән бастион" әсәренә рәсемнәрНәби Дәүли. “Яшәү белән үлем арасында. Җимерелгән бастион” . Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.