Презентация по татарскому языку на тему Хик?я фигыльне? заман формаларын кабатлау


Хәерле көн!!!
Тема: Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау.Максат: Хикәя фигыль турында белемнәрне искә төшерү, ныгыту;Хикәя фигыльне телдән һәм язма сөйләмдә актив куллану;Тел, милләт төшенчәләренә игътибар иттерү. Каникулда рәхәт иде;Ял итәсең, уйныйсың.Үзең уйныйсың, ә үзеңМәктәбеңне уйлыйсың.Дуслар җыела – һәркайсыОлырак, белемлерәк.Каникулда рәхәтрәк тә, Мәктәптә күңеллерәк. Хәзерге заман хикәя фигыль.1) Нинди сорауларга җавап бирә?2) Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?3) Нинди мисаллар китерә аласыз? Әлеге фигыльләр арасыннан хәзерге заман хикәя фигыльләрне генә әйтегез: булышты, тыңлый, сикерә, сагынган, барачак, кайтыр, йөзгән, утырачак, җырлый, язды. Үткән заман хикәя фигыль.1) Нинди сорауларга җавап бирә?2) Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? (билгеле, билгесез)3) Нинди мисаллар китерә аласыз? Әлеге фигыльләр арасыннан хәзерге заман хикәя фигыльләрне генә әйтегез: булышты, тыңлый, сикерә, сагынган, барачак, кайтыр, йөзгән, утырачак, җырлый, язды. Киләчәк заман хикәя фигыль.1) Нинди сорауларга җавап бирә?2) Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? (билгеле, билгесез)3) Нинди мисаллар китерә аласыз? Әлеге фигыльләр арасыннан хәзерге заман хикәя фигыльләрне генә әйтегез: булышты, тыңлый, сикерә, сагынган, барачак, кайтыр, йөзгән, утырачак, җырлый, язды. Хикәя фигыль.1) Хәзерге заман хикәя фигыль.Нишли? Нишләми? (-а/-ә, -ый/-и, -мый/-ми)2) Үткән заман хикәя фигыль.Нишләде? Нишләмәде? Нишләгән? Нишләмәгән? (-ды/-де, -ты/-те, -мады/-мәде-ган/-гән,-кан/-кән, -маган/-мәгән)3) киләчәк заман хикәя фигыль.нишләячәк? Нишләмәячәк? нишләр? нишләмәс? (-ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк, -ар/-әр/-ыр/-ер/-р) Дәрес тәмам! Сау булыгыз!