Презентация по татарскому языку на тему Ф?нис Яруллинны? тормыш юлы(7 сыйныф)
Башкаручы: 53 нче мәктәп укытучысы Мифтахова Айназ Расим кызы Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры. Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфны Баулыда тәмамлый. 1954 елда “Татнефть” берләшмәсенең Баулы элемтә оешмасында монтёр булып эшли башлый. 1957 елда гаскәри хезмәткә алына. 1963 елда экстерн тәртибендә урта белем ала, 1970 елда читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Уку һәм озакка сузылган дәвалану белән бергә ул шигырьләр, проза һәм драма әсәрләре иҗат итә. “Мин тормышка гашыйк”, “Җилкәннәр җилдә сынала”, “әнә килә автомобиль”, “Һәркемнең үз сукмагы” һәм башка шигырь, проза, сәхнә әсәрләре. Бу әсәрдән соң иҗат ителгән “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра”, “Чәчәкләр моңы”, “Кайту”, “Яралы язмышлар” повестьлары, “Һәркемнең үз сукмагы”, “Туган көн бүләге” җыентыкларына һәм башка томлыкларына кергән хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре, очерклары белән Ф.Яруллин укучылар арасында иң популяр язучыларның берсе булып таныла. 1964-2000 елларда әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла. Минем канымда февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә Өемташ тавының горурлыгы, җанымда Ык елгасының ярсуы, хисләремдә мең төрле әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда дала җилләренең үҗәтлеге, бәдәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Табигатемдә булган шушы сыйфатлар кояшны каплаган кара болытлар аша йолдызлы күкләрне күрергә, тыннарны куерып алырлык салкыннарны сулышым белән җылытып үз шигъри гөлләремнең орлыкларын кешеләр күңеленә чәчәргә мөмкинлек бирде. Фәнис Яруллинның иҗади эшчәнлеге. Ул шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицист та. Иҗатының кайсы ягын гына алып карама, аның дөньяга яшәешкә үзенә генә хас фәльсәфи карашын, җәмгыятьтә бара торган процессларга мөнәсәбәтен күрәсең. Ул повесть-хикәяләрендә, поэма-балладаларында кеше тормышының аерым бер чорын калку, масштаблы итеп сурәтләргә ярата. Хикәяләрдә фикер тыгызлыгы, сюжет төзеклеге, телнең чарланган булуы белән бергә әхлаклылыкка, мәрхәмәт һәм шәфкатьлелеккә басым ясау да сизелә. Балалар өчен язган шигырьләрендә җорлык, шуклык, тапкырлык авторның табигатеннән киләдер. Гомумән, Фәнис Яруллинның кайсы гына әсәрен алма – һәркайсысы педагаогларга тәрбия бирү өлкәсендә кулланма булырлык, чөнки һәр әсәре үзенчәлекле. Аның әсәрләрен һичбер авторныкы белән бутап булмый. Теленең байлыгы, характерларны ачудагы психологик нечкәлек, әсәрләрдә артык сүзләрнең, буш җөмләләрнең булмавы, иң тирән кичерешләрне дә гади һәм аңлаешлы итеп ача белүе, тормыш проблемаларын күтәрүдәге новаторлык – аның олы язучы, бөек шәхес икәнен раслаучы мисаллар. Фәнис Яруллин әкиятләренең шартлы рәвештә биш үзенчәлеген күрсәтергә мөмкин:Телгә сак мөнәсәбәт, шигъриятлек, хәтта кайбер әкиятләрен ул телнең бөтен мөмкинлекләрен ачар өчен яза кебек. (“Тылсымлы ачкыч”).Автор үз әкиятләрендә иң мөһим нәрсә итеп физик көчне түгел, әхлакый сафлыкны, намусны һәм вөҗданлыкны куя.Ф.Яруллин әкиятләрендә мәрхәмәт, шәфкать төшенчәләре зур урын алып тора. Ә кансызлык, бәгырьсезлек, куркаклык, алдау юлы белән максатка ирешү катгый рәвештә тәнкыйтьләнә.(“Юылмас хурлык”, “Кояштагы тап”).Ф. Яруллин әкиятләренең тормышка якын булуы. Хәтта аларны әкият белән хикәя арасында торучы бер жанр дип тә карарга мөмкин.Әсәрдән әсәргә, елганың аскы адымы булып, авторның олы шәхесе, катлаулы һәм гыйбрәтле язмышы чагыла. Бу – лирик чигенешләрдә геройларның авыр ситуацияләрдә калгандагы кичерешләре аша күренә. Тозлы тамчыМин бер тамчы, тозлы тамчы.Булды минем язмыш ачы.Авыр, озын юллар үттемЗур диңгезгә кушылганчы.Болыт белән мендем өскә,Нурлар җыеп йөрдем эчкә,- Күп сынаулар узыйм, дидем,Кимемәсме тозым, дидем.Тир булып тамдым кырларга,Моң булып кердем җырларга;Тир-тамчыдан гөлләр үсте,Ә моң – җаннан җанга күчте.Кундым күзгә, төштем йөзгә,Тамдым яшьлек үткән эзгә.Кушылырга диңгез эзләп,Чыктым язга, кердем көзгә.Үтте язым, җитте көзем,Тапты җаным үз дингезен.Бу диңгезендә мәңге давыл,Тамчылары тозлы, авыр. Бәреп чыга бит ул йөзләргәИке яшь кыз, шайтан уены таптыБулмаса да шайтан затыннан:Үткән-сүткәннәрнең башларынаТөкереп калды алар балконнан.Төкерекләре башка төшкән саенШатлык белән тулды эчләре.Шул уенны уйнап үтә тордыБу кызларның иртә-кичләре.Астагылар бармак янасалар,Посты алар балкон читенәҺәм ярыкка авызларын куепТөкерделәр кеше битенә.Әй көлделәр алар, әй көлделәр,Үз эшләре белән масаеп.Көлә торгач, гүзәл бу кызларныңАвызлары калды чалшаеп.Әкият бит бу, дип уйламагыз,Һич ялган юк ошбу сүзләрдә.Җанга оялаган яманлыкларБәреп чыга бит ул йөзләргә,Бәреп чыга бит ул йөзләргә! БиблиографияI. Китаплар.Мин тормышка гашыйк. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1964. 48 бит. Тиражы 10000 данә.Май төне. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1966. 62 бит. Тиражы 7000.Бакчалар бәскә төренә. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1967. 63 бит. Тиражы 10000.Минем елмаю. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1968. 54 бит. Тиражы 10000.Ачсаң күңел тәрәзәләрен. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1967. 63 бит. Тиражы 9000.Гел ашыгам. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1970. 88 бит. Тиражы 4000.Алмалар пешкән чакта. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1971. 32 бит. Тиражы 6000.Җилкәннәр җилдә сынала. Повесть һәм хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1973. 211 бит. Тиражы 5000.Аерылмас дустым. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1975. 192 бит. Тиражы 4500.Яшел утрау хуҗалары. Повесть һәм хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1976. 99 бит. Тиражы 9000. 11.Сулыш. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1978. 128 бит. Тиражы 5000.12.Упругие паруса. Повесть. Е. Ембовиц тәрҗемәсе. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1978. 96 бит. Тиражы 100000.13.Язмышлар язалганда. Повесть. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1979. 80 бит. Тиражы 15000.14.Танышлар арасында. Повесть Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1980. 238 бит. Тиражы 9000.15.Первая борозда. Повесть һәм хикәяләр. Мәскәү. Советская Россия нәшрияты. 1981. 142 бит. Тира..ы 100000.16.Һәркемнең үз сукмагы. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1982. 188 бит. Тиражы 16000.17.Табыну. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1984. 112 бит. Тиражы 3700.18.Туган көн бүләге. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1985. 184 бит. Тиражы 11000.19.Җилкәннәр җилдә сынала. Повестьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1986. 286 бит. Тиражы 12000.20.Тозлы тамчы. Шигырьләр, җырлар, Балладалар. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1988. 351 бит. Тиражы 5000.21.Зәңгәр күлдә Ай коена. Әкиятләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1990. 272 бит. Тиражы 30000. II. Ф. Яруллин иҗатына багышланганмәкаләләр, рецензиялар. М. Шабаев: “Егет үлемне җинә”. “Татарстан яшьләре”,1962 ел.М. Шабаев: “Корыч әнә шулай чыныкты”. “Яшь ленинчы”, 1962.Р. Хисмәтуллин. “Тормыш чәчәк ата”. “Яшь ленинчы”, 1963.Р. Гимадиев: “Тау чишмәсе кебек”, Сарман районының “Ленинчы” газетасы, 1965.Х. Мурат. “Первая книга”. “В мире книг” журналы, 1965.Ш. Маннапов. “Күңел китабы”. “Татарстан яшьләре”, 1966.Ә. Сәйфетдинов. “Адым”. “Татарстан яшьләре”,1967Зөлфәт. “Минем елмаю”. “Казан утлары”, 1969, 2 сан.Х. Зарипов. “Фәнис елмаюы”. “Идел” альманахы, 1970,1 сан.Ф. Миңнуллин “Прозаның Гражданлык йөзе”. (Китап.) “Якты юллар” мәкаләсе. Казан.1975. 76-82 битләр.Б. Камалов. “Егылмас җилкән”. “Социалистик Татарстан”. 1972.М. Галиев. “Җилкәннәр бирешмәс әле”. “Казан утлары”. 1974, 4 сан.Ф. Локманов. “Имәннәр баш ими”. “Ленинчы” газетасы, 1973.Р. Гәрәй. “Әнә килә автомобиль”. “Коммунизм таңы” газетасы, 1974. И. Илялова. “Әнә килә автомобиль”, “Социалистик Татарстан”, 1974.Р. Гатауллин. “Шагыйрь белән сөйләшәм”, “Татарстан яшьләре”, 1976.Р. Камалов. “Компас надежды”, “Советская Татария”, 1978.Р. Гыйззәтуллин. “Туган җир җыры”. “Социалистик Татарстан”, 1978. Х. Зарипов. “Үзем йөрәк булып тибәргә”. “Татарстан яшьләре”, 1978.Ф. Шәфигуллин. “Яшьнәмичә кала алмыйм”. “Яшь ленинчы”, 1978.Р. Идрисова. “Язмышларга буйсынмас җан”, “Ленинчы газетасы”, 1979.М. Валиев. “Иҗат дөньясының биеклекләре”. “Татарстан яшьләре”,1979.Х. Хәкимуллина. “Яңа змышлар ачылганда”. “Казан утлары”, 1980, 7 сан.М. Шабаев. “Язмышларга буйсынмас җан”. “Танышлар арасында” китабына кереш сүз.Җ. Дарзаманов. “Тормышка мәдхия”. “Казан утлары”, 1983.Г. Моратов. “Язмышларга буйсынмас җан”. “Татарстан яшьләре”, 1983.Г. Рәхим. “Көләч шигырьләр”. “Аерылмас дустым” китабына сүз башы. 1975.А. Казанцев. “Мир Фаниса Яруллина”. “Советская Татария”, 1983.М. Валиев. “Табигыйлек, тирәнлек”. “ Социалистик Татарстан”, 1983.Р. Мухамедьяров. “Что чем компенс ируется”. “Дружба народов” журналы, 1983, 7 сан.Р. Миңнуллин. “Киләчәк буын хакында”. “Казан утлары”, 1978, 11 сан.Ш. Галиев. “Уйлана, эзләнә”. “Казан утлары”, 1968, 4 сан. Г. Моратов. “Без хаклыкны исбатларга тиеш” (Ф. Яруллинның иҗат портретына штрихлар). “Татарстан яшьләре, 1983.Р. Юнысов. “Кыйгак, кыйгак, кыйгак каз кычкыра”. “Казан утлары”, 1988, 6 сан. Г. Бәширов. “Язмыштан узмыш ир-егет”. “Социалистик Татарстан”, 1988.М. Шабаев. “Йөрәгеңне җилкән итеп күтәр”. “Социалистик Татарстан”, 1988.М. Галиев. “Мәхәббәт җылысы”. “Татарстан яшьләре”, 1986.Ә. Габиди. “Язмышларга буйсынмас җан”. “Ленинчы” газетасы, 1988.М.Валиев. “Батырлык”. (Иҗат портреты.) “Казан утлары”, 1990, 12 сан. III. Үзем турында үзем. Ф. Яруллин. “Кешене кешеләр күтәрә”. “Казан утлары”, 1972, 10 сан. Ф. Яруллин. “Иҗатка көч һәм илһам бирәләр”. (Әңгәмә. Алып барды Р. Низамиев). “Татарстан яшьләре”, 1976. Ф. Яруллин. “Язучылыкка кайда укыталар”. “Азат хатын” журналы, 1983, 10 сан.