Презентация по татарской литературе на тему Муса ??лил – герой-шагыйрь


ТЕМА: Муса Җәлил – герой-шагыйрь Максат: * Укучыларны Муса Җәлил иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыру; * Шигырьләрендә күтәрелгән темаларны ачыклау аркылы шагыйрь иҗатын өйрәнү – гә кызыксыну уяту ; * Укучыларны мөстәкыйль фикерләргә һәм үз сүзләрен төгәл итеп әйтә,тыңлаучыга җиткерә белергә өйрәтү ; «Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә эше калсын Мең яшәрлек имән булып» 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында Муса Җәлил туа. Әтисе Мостафа һәм әнисе Рәхимә апа портретлары.Әтисе дә, әнисе дә байларга эшләгәннәр. Әтисе бик кырыс кеше, ә әнисе бик сабыр, түземле булган. Муса Җәлил хатыны Әминә һәм кызыЧулпан белән 6 яшьтән Муса авыл мәктәбенә укырга керә. Әтисе бер елдан аны “Хөсәения” мәдрәсәсенә укырга бирә. Аңа бигрәк тә татар әдәбияты, рәсем, җыр дәресләре ошый. МГУ керү гаризасы.Муса башта Казанда укый, аннан соң Мәскәү университетына укырга керә. “Октябрь баласы” журналы.Ул “Октябрь баласы” журналында редактор булып эшли. “Маэмай” “Күке” “Сәгать” “Көз җитте” Сугыш алды елларында Муса Җәлил 4 либретто яза. Шуларның берсе “Алтынчәч” либреттосы хәзер дә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында уйнала. Либретто – зур күләмле музыкаль сәхнә әсәренең, опера, оперетталарның әдәби тексты. Опера- музыка һәм җыр белән башкарыла торган сәхнә әсәре. Бу йортта Муса Җәлил торган. Сугыш еллары шигырьләре. “Моабит дәфтәрләре” – Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Сугышка кадәрге иҗатында ирешелгән казанышлар биредә тагын да үстерелде, баетылды. Шагыйрьсугыш эчендә кеше,солдат һәм әдип буларак олы сынау үтте. Зур фаҗига кичерүе,искиткеч шартларда рухи көрәш алып баруы аның сәнгатьчә осталыгын тагын да үткенәйтте. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның гаскәре чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. 1944 елның 25 нче августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилченең гомере өзелә. “Татарлар елмаеп үлделәр” дип язды үзенең истәлекләрендә Лонфредени “Иң башта Коръәнне Алишка суздым. Ул, акрын гына торып, кулын Коръәнгә салды һәм елап җибәрде” Усман мулла истәлегеннән “Киткән алар-бу дәһшәткә Түзәргә кирәк ничек? Читләр алдында-елмаеп, Коръән алдында-үксеп” Илдар Юзеев Сугыш чоры шигъриятенең тематикасы Фашистларга нәфрәтАНАны сагынуГаилә, мәхәббәтБалалар һәм юморИреккә омтылышӨмет, туган илгә тугрылыкДуслык, киләчәккә ышануҮлем һәм горурлык 1.bmp Муса Җәлил музее Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган. Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре, Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбызның рухи тормышында бүген дә актив катнаша. Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк:Туфрак күмәр тәнне, күмә алмасЯлкынлы җыр тулы күңелне,“Үлем” диеп әйтеп буламы соң,Җиңеп үлгән мондый үлемне? (“Ышанма”, 1943).Бүгенге көрәштә Муса Җәлил дә үзенең шигырьләре белән бер сафта атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Җәлил – шигырьләрдә, сәхнә әсәрләрендә, картиналарда...Шагыйрь сурәтеннән ниндидер тылсымлы балкыш бөркелә сыман.Бу балкыш безне һәрчак үзенә дәшә. Намуслы яшәргә, бернинди кыенлыклар алдында сынатмаска чакыра. Аның исеме дөньда яшәүче һәр халыкка билгеле. Аның исеме белән урамнар (Мәскәүдә, Чаллыда), бистәләр (Җәлил поселогы), шәһәрләр аталган. Галәмдәге бер кече планетага, Антарктидадагы иң биек кыяларның берсенә Муса Җәлил исеме бирелгән. Дөнья халыклары аның һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы каршында баш ия, үлемсез шигырьләрен үзенеке итеп күңеленә ала. Шагыйрь сурәтеннән ниндидер тылсымлы балкыш бөркелә сыман. Бу балкыш безне һәрчак үзенә дәшә.Намуслы яшәргә, бернинди кыенлыклар алдында сынатмаска чакыра. Татар халкының шундый бөек кешеләре булуы һәм шул халыкның без дә бер вәкиле булуыбыз белән бик тә горурланабыз. Бүгенге көндә безнең милләтебез - Муса Җәлиле булган бөек милләт ул. Ул безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез. Муса Җәлил урамы, Муса Җәлил музее .. Шагыйрь иҗаты мәңгеләштерелгән. Бу шулай булырга тиеш тә. Без, хәзерге буын кешеләре, Туган илебезне Җәлил кебек яратырга һәм аңа тугрылыклы булырга тиешбез! Җәлил шигырьләре халкыбызның рухи дөньясына яңа байлыклар өстәде, әдәбиятыбыз мирасына кыйммәтле хәзинә булып керде һәм шагыйрьгә үлемсезлек алып килде.Татар әдәбиятына шундый олы байлык биргән шагыйрь 1957 елда Ленин премиясе белән бүләкләнде. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргәҺәм үләргә кыю ир булып.Гомрем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңграр җыр булып. “Җырларым”1943