Презентация по татарской литературе на тему Шамил Р?кыйповны? тормыш юлы ??м и?аты
Шамил Җиһанша улы Рәкыйпов — татар язучысы.
Шамил Җиһанша улы Рәкыйпов 1929 елның 22 сентябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1943 елда авыл мәктәбенең җиде классын бетерүгә хезмәт юлың башлап җибәрә. 1955 елда Казанга килә. Аннары аны, сәләтле журналист буларак, «Татарстан яшьләре» газетасына эшләргә чакыралар. Монда ул башта әдәби хезмәткәр, тәрҗемәче, соңыннан газетаның комсомол тормышы һәм пропаганда-агитация бүлекләре мөдире вазифаларын башкара.
Ш. Рәкыйповның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре — очерклары, хикәяләре, нәсерләре һәм кече формадагы сәхнә әсәрләре матбугатта 1956 елдан күренә башлый. Ш. Рәкыйпов дистәдән артык бер пәрдәле комедияләр, драмалар һәм скетчлар авторы («Чуен багана», «Зөһрә», «Сөю билгесе», «Арзан матурлык») Аларның күбесе, «Күңелле сәхнә», «Үсү юлы» кебек җыентыкларда һәм авторның «Сөю билгесе», «Тынгысыз яшьлек», «Күршең кем синең?» исемле китапларында дөнья күреп, үз вакытында авыл, шәһәр клублары сәхнәсендә еш куела. Берничәсе, рус теленә тәрҗемә ителеп, Мәскәү нәшриятларында да басыла. Шулай да Ш. Рәкыйпов, язучы буларак, укучылар массасына үзенең художестволы документаль проза әсәрләре белән киңрәк билгеле. Бу юнәлештә ул алтмышынчы елларда эшли башлый («Барып аласы хат» исемле беренче повесте 1963 елда языла).
Ш. Рәкыйпов иҗат иткән документаль очерк, хикәя һәм повестьларның барысын да үзәк бер тема берләштерә. Ул тема — Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнары. 1967 елда әдипнең татар халкының турылыклы улы — фашизм белән көрәштә Александр Матросов һәм Газинур Гафиятул-линнарның тиңдәшсез батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев турында «Чәчәкләр сөйли белә» исемле повесте басылып чыга. Әсәр төгәл документаль мәгълүматлар җирлегендә язылса да, аның үзенчәлеге шунда: автор үз героен, аның характеры формалашуын, ул эшләгән батырлыкның асыл чыганакларын әдәби чаралар ярдәмендә ачарга омтыла.
Шул ук әдәби-эстетик сыйфатлар язучының легендар белорус партизаны Иван Кабушкин турындагы «Кайдан син, Җан?» (1968), татарлардан беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин һәм аның сугышчан дусты Иван Чернопятко турындагы «Таңнар һаман матурмы?» (1969), данлыклы хатын-кыз очучылар Мәгу-бә Сыртланова, Ольга Санфирова һәм аларның полкташларының батырлыкларына багышланган «Кызлар-йолдызлар» (1972) һәм «Кипарислар җыры» (1975) исемле повестьларга да хас.
1974—1979 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены булып торды, 1979 елдан бирле Язучылар союзы каршындагы хәрби-патриотик комиссиягә җитәкчелек итә. Ул шулай ук «Идел» альманахы һәм «Ялкын» журналы редколлегияләре члены.Татар совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Ш. Рәкыйповка 1980 елда РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.Шамил Рәкыйпов— 1966 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Ихтибарыгыз өчен рәхмәт!!!