Г.Ибра?имов и?атыны? ?зенч?лекле яклары


Галимҗан Ибраһимов иҗатының үзенчәлекле яклары.     “Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасындагы, иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала...” П.С.Коган Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 13 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. 1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Ырынбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла. 1906 елда ул заманына күрә алдынгылардан саналган “Галия” мәдрәсәсенә укырга Уфага килә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана. 1907 елда аның беренче хикәясе – "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" басылып чыга. «Галия»дән киткәннән соң, Галимҗан Ибраһимов Әстерханда була, Урал якларына бара, казакъ далаларына китеп, балалар укыта башлый. 1909 елда Казанга килә. Казанда яшәгәндә ул иҗат эшеннән тыш җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, мәсәлән, “Казан утлары” журналын чыгаруны башлап җибәрә. 1909 «Татар хатыны ниләр күрми»"повестен иҗат итә. 1910-1911 елларда "Диңгездә", "Йөз ел элек", "Карак мулла" хикәяләрен яза. 1912 елда ул беренче зур "Яшь йөрәкләр" романын тәмамлый. 1912-1914 елларда "Карт ялчы", "Көтүчеләр" , "Табигать балалары” әсәрләрен яза Язучының әдәби хезмәтләре генә дә 700 ләп табакка җыела. 4 роман, 3 повесть, дистәләгән хикәя, пьеса, 12 фәнни китап бастырган, 350 ләп мәкалә, дистәдән артык дәреслек авторы. Г. Ибраһимовның әсәрләре:“Яшь йөрәкләр” “Безнең көннәр”“Кызыл чәчәкләр”“Татар хатыны ниләр күрми”“Казакъ кызы”“Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”“Адәмнәр”“Тирән тамырлар”“Табигать балалары”“Карт ялчы”“Яз башы”“Диңгездә”“Уты сүнгән җәһәннәм”“Сөю- сәгадәт” Инкыйлаб эшләре1912-1913 елларда Галимҗан Ибраһимов Киевта балалар укыта, белемен күтәрә. Студентларның яшерен оешмасында катнашканга 1913 елның апрелендә кулга алына. Шул елның җәендә төрмәдән чыгарыла, 1917 елның февраль революциясенә кадәр полиция күзәтүе астында яши. 1918 елда милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән үзәк мөселман комиссариатының рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары була.1913 елның көзеннән башлап Галимҗан Ибраһимов Казанда "Аң" журналында эшли. Г. Ибраһимовның тормыш иптәше Өммегөлсем Мөхәммәтова һәм улы Рөстәм. Ялта, 1929 ел. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1927 елдан язучы Кырымда, Ялта шәһәрендә яши. Сталинның репрессияләр сәясәте вакытында, 1937 елда кулга алына һәм 1938 елның 21 январенда Пләтән төрмәсе больницасында үлә. Язучыга багышланган истәлекләрСолтанморат авылындагы Г.Ибраһимов музее (Башкортстан Республикасы Аургазин районы) Казан шәһәре. Г.Ибраһимов проспекты Казан шәһәренең Муштари урамы. 1925 – 1927елларда Г.Ибраһимов яшәгән йортГалимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать академиясе безнең йөрәкләрдә... Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!!!