Презентация. 8 март-?нил?р б?йр?ме
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне
Бүген кояш нурын сибә – сезнең өчен, Тамчылар тама - сезнең өчен, Кошлар сайрый - сезнең өчен, Без дә шат елмаябыз - сезнең өчен! Җырларыбыз, җылы сүзләребез - Барысы да сезнең өчен! Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чынкүңелдән 8 Март бәйрәме беләнкотлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләртелибез, якыннарыгызның игелегенкүреп яшәргә язсын Ходай.Салкын, озын кышлардан соң килгәнбу беренче Яз бәйрәме - иң гүзәлбәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгәтормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез.Бәйрәм белән!! Кадерле әниләр, әбиләр, Апалар, сеңелләр. Сез бәйрәмнең иң түрендә Сөекле хатын-кызлар!
. Ана – бөек исем Нәрсә җитә Ана булуга. Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда. Кайберәүләр: “Кояш бер генә,” – ди, Мин килешмим, икәү ул минем. Аның берсе балкый күк йөзендә, Икенчесе өйдә – әнием. . Чәчләремнән сыйпа әле, әнкәй, Тойыйм кулларыңның җылысын. Изге йөрәгеңә сыйдыргансың Мәхәббәтнең иң-иң олысын. Айдан, кояштан кадерле,Син ул – әнием.Иң ягымлы, иң сөйкемле, Син ул – әнием! 6
Бар хәстәрем, бар хәсрәтем – бала өчен,Хөрмәтем дә, хезмәтем дә – бала өчен.Үкенүләр, үтенүләр – бала өчен,Үтка-суга тукталуым – бала өчен.Чыгар юлдан тукталуым –бала өчен,Таңнан әүвәл кайнар аш та – бала өчен.Тәгәрәгән кайнар яшь тә – бала өчен,Иртә-кичем, йөрәк хисем – бала өчен,Янам, түзәм, көям, күнәм – бала өчен,Горур башны түбән иям... бала өчен. Тик син генә әнкәй мине шулай Бар нәрсәдән артык сөясең. Инде үсеп, буйга җитсәм дә минСин һаман да “бәбкәм” диясең. Аналарның хәер-фатихасыСаклый безне гомер буенаБәхет ачкычлары кайда дисез,Газиз әнкәйләрнең кулында.Кайтып күрик, кадерләрен белик,Әнкәйләрнең күзе юлдадыр.Балам, диеп, әнкәң каршыласа, Олы бәхет , бәлки, шундадыр. Дөньяда иң яхшы әниБеләсезме кемнеке?Белмәсәгез, үзем әйтәм,Ул әни бит – минеке.Ул булганда дөнья матур,Өебез дә бик ямьле.Аның белән без бәхетлеАшларыбыз да тәмле. Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!