Презентация Кыргый ??м йорт хайваннары


Кыргый һәм йорт хайваннары 1нче категорияле башлангыч класс укытучысы Харисова Р.Г. Кыргый хайваннар Бүреләр – бик оста аучылар. Гадәттә хәлсез, авыру яки имгәнгән җәнлекне тоталар. Шуның белән урман җәнлекләре арасында авырулар таралуга юл куймыйлар. Шуңа күрә бүреләрне “урман санитарлары” дип атыйлар. Бүре (волк) Кыргый хайваннар Төлке (лиса) Бүреләр белән төлкеләр - якын туганнар. Куянның иң куркыныч дошманы дип төлке санала. Ләкин төлкенең төп азыгы –тычканнар. Төлкенең эзләре кечкенә этнекенә охшаган. Ләкин этләр бераз як-якка атыныбрак йөри, шуңа күрә әгәр аларның эзләрен тоташтырсаң, сынык сызык килеп чыга. Ә төлке эзләре туры сызык ясый. Кыргый хайваннар Безнең урманнарда очрый торган иң эре ерткыч – аю. Кышын аюга азык калмый. Шуңа күрә алар кышны йоклап үткәрәләр. Көзен аюлар бик күп ашап, май җыялар, симерәләр. Кайберәүләр, өнендә аю тәпиен суырып ята, дип уйлыйлар. Тәпиенең тиресе корый, яргалана, кычыта. Шуңа күрә аю йокы аралаш тәпиен ялап куя. Аюның балалары февральдә үк туа. Аю (медведь) Кыргый хайваннар Поши (лось) Поши урманда яшәүче иң эре хайван. Алар агач ботакларын, ылысларны, агач кайрыларын яратып кимерәләр. Кабан дуңгызы (кабан) Җәй көне кабан дуңгызлары төннәрен ашарга эзли, ә кышын киресенчә. Алар имән чикләвекләре, яшел үләннәр, тычканнар, бөҗәкләр белән тукланалар. Кыргый хайваннар Куян (заяц) Кышын куяннар кешеләргә якынрак күчәләр. Алар кышка йомшак куе йон белән капланалар. Тиен (белка) Тиенне кыш көне суык та, җил дә куркытмый. Алар кышка азык туплыйлар. Йорт хайваннары Сыер (корова)Сыер – мөгезле эре терлек. Сөт һәм ит алу максаты белән асрыйлар. Кәҗә (коза)Сөт өчен кәҗә дә асрыйлар. Кәҗә сөте бик файдалы. Йорт хайваннары Сарык (овца)Сарыкларны итләре өчен дә, тиреләре өчен дә, йоннары өчен дә асрыйлар. Йорт куяннары(кроликлар)Кроликларны итләре һәм мамыклары өчен асрыйлар. Йорт хайваннары Этләрне өч төркемгә бүләргә мөмкин: ау этләре, хезмәткәр (служебные) этләр һәм декоратив этләр.Мәче юлбарыс һәм арысланга “туган” туры килә.