Презента?ия. 11 нче сыйныфта Гамил Афзал и?атын ?йр?н? д?ресл?рен уздыру т??риб?сенн?н мастер-класс
Мәктәптә укучыларның фәнни-эзләнү эшләрен оештыру буенча мастер-классГамил Афзал шигъри теленең күркәм бизәкләреПроект авторы: “Мөслим гимназиясе” югары категорияле татар әдәбияты укытучысы Тимергалиева Э.В. Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. (Аристотель)Эзләнү-тикшеренүләрнең төп объекты: Гамил Афзал шигырьләре.Фәнни эшнең төп максаты: Катлаулы җәмгыятьтә каршылыклы чорда яшәгән татар интеллигенциясенең күренекле вәкиле Гамил Афзалның шигъри осталыгына бәя бирү. Теләсә нинди белем интуициядән башлана, аңлатмаларга әйләнә, соңыннан идеяләр белән тәмамлана. (И.Кант) Бурычлар:а) Гамил Афзал шигырьләрендә мәктәп курсында өйрәнелә торган тел чараларын барлау, тикшерү; б) Гамил Афзал шигырьләренә автор позициясеннән чыгып бәя бирү;в) сайланган тема буенча булган хезмәтләр белән танышу һәм, шуларны кулланып, үз фикереңне формалаштыру. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе – белгәнне дөрес итеп куллана белү. (Р.Декарт)Фәнни эшнең яңалыгы: төрле чорларда иҗат ителгән шигырьләрдә автор консепциясенең эмоциональ чагылышын тел чараларын барлау аша яктырту.Фәнни эшнең структурасы: кереш өлеш, төп дүрт бүлек, йомгак. Фәнни-эзләнү эшен башкару этаплары проблеманы билгеләү яки күзаллау;проблеманы кую, аның төгәл яңгырашын билгеләү;аңлаешсыз мәсьәләләрне ачыклау (өстәмә әдәбият уку, күзәтүләр үткәрү);гипотеза билгеләү; фәнни проблеманы хәл итәргә кирәк булган мәгълүматлар туплау;җыелган мәгълүматларны системалаштыру, анализ, синтез;тупланган мәгълүматларны проблемага карашларың, фикерләрең белән чагыштыру; * гипотезаңны исбатлау; гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау; * Фәнни тикшеренүләр буенча проект төзү. Мастер-классның максатлары:Коммуникатив максат. Укучыларны фәнни-эзләнү эшенә җәлеп итүнең әһәмиятен ачыклау һәм заман таләбе булуын аңлату. Фәнни максат. Татар әдәбияты дәресләрендә фәнни-эзләнү эшләре оештыруның кайбер юнәлешләре турында мәгълүмат бирү.Тәрбияви максат. Бу эш төрләренең укучыларның акыл сәләтен, зиһенен үстерүен, игътибарлылык тәрбияләвен ассызыклау. Мастер-классның бурычлары:Мастер-класста катнашучыларның үзләрендә дә фәнни эш белән шөгыльләнү теләге уяту; Тел чараларын өйрәнү ихтыяҗы тудыру. Метод һәм алымнар:ТикшеренүЭвристикПроект методыИнтерактив О с т а х а н ә г ә р ә х и м и т е г е з ! Тикшерелә торган адымнар:1 адым. Шигырьләр - автор консепциясенең эмоциональ чагылышы.2 адым. Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган халык авыз иҗаты элементлары.3 адым. Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган троплар.4 адым. Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган лексик чаралар. 1 адым Шигырьләр - автор консепциясенең эмоциональ чагылышыТөркемнәрдә эшӘңгәмә өчен сораулар:- Шигырь кем тарафыннан языла?- Шигырь язу өчен нәрсәләр белү кирәк? - Теләсә кем шигырь яза аламы? - Шигырь нинди халәттә туа? Шигырь укып, авторның халәтен аңлап буламы? - Шагыйрь һәм лирик герой турында нинди фикерләрегез бар? Н ә т и җ ә:Шигырьләр - автор консепциясенең эмоциональ чагылышы. Аларда шагыйрьнең рухи дөньясы, тормышка карашы, акылы, халкына мөнәсәбәте чагылыш таба, тел байлыгы күренә. 2 адымГамил Афзал шигырьләрендә кулланылган халык авыз иҗаты элементлары Төркемнәрдә эшНәрсә ул фольклор? Лирик әсәрләрдә кайсы төрдәге халык авыз иҗаты элементлары очрый?Шагыйрьләр ни өчен фольклор элементларын кулланалар?Мисаллар табыгыз, проект әзерләгез Хикмәтле сүз әйтү М ә к а л ь –ә й т е м н ә рЯхшылык эшлә дә суга сал, халык белер, халык белмәсә, балык белер.Иле юкның җире юк.Илле бул да җирле бул, атлы бул да затлы бул.Ат аунаган җирдә төк кала.Чүбек чәйнәп май чыкмый.Кемнең кулында, шуның авызында һ.б. А ф о р и з м н а р Әшәке кешеләр була, Әшәке халык булмый; Әшәке тарихчы була, Әшәке тарих булмый. Фәлсәфәне ничек кенә боргалама, Берәр генә өч нәрсә бар бу дөньяда, Иң кадерле, иң мөкатдәс, иң изге зат: Туган илең, Туган телең, Туган анаң. Фразеологизмнар - телебезнең алтын фонды. Аларны урынлы итеп, оста куллану шагыйрьнең сәләтен күрсәтә. Гамил Афзалның “Рекорд”, “Тактика”, “Патша белән табиб турында әкият”ләре гел фразеологик әйтелмәләрдән генә тора. “Усал елмаеп сөйләшү” циклына кергән шигырьләрдән мисал карыйк:Бер юләргә күктән бәхет төште,Башы белән күк гөмбәзен тиште.“Ут йоту”, “йолдыз тоту”, “керсез күңел, “күңел карасы”, “күкрәк ут сулады”, “җан буйсынмый”, “күзләр тала”, “бәгырьне өткән”, һ.б. Халык җырлары шагыйрь тарафыннан бик оста файдаланыла. “Халык җырларына тәкълитләр” циклына кергән шигырьләрдә халык җырының бер я ике юлы алынган. Мисалларны карагыз: Гамил Афзал “Сайланма әсәрләр”, 3 том, 120-121 битләр н ә т и җ ә л ә р Гамил Афзал – шигырьләрендә халык авыз иҗаты традицияләрен һәм аларның яңа вариантларын оста кулланучы шагыйрь. Хикмәтле сүзләр - афоризмнар - Г.Афзал иҗатының иң югары ноктасы. Фразеологизмнар - телебезнең алтын фонды. Аларны урынлы итеп, оста куллану шагыйрь Гамил Афзалның сәләтен күрсәтә. *Халык җырлары - шагыйрь иҗатына органик рәвештә кереп киткән фольклор элементлары 3 адым. Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган троплар. Төркемнәрдә эшТропларга билгеләмә бирегез.Үзегезгә тәкъдим ителгән өзекләрдән тропларга мисаллар табыгыз.Проектыгызны якларга әзерләнегез. Гади эпитетлар: зәңгәр төн, ак болыт, караңгы төн, ягымлы кара күз, һ.б.Метафорик эпитетлар: кара көчләр, кара кайгы, кайнар йөрәк, һ.б. Катлаулы тропларның Гамил Афзалчалары: “йөрәк ул – сандугачлы урман”, “тимер җилле еллар”, “яшәү дөреслеге – вөҗдан дөреслеге” һ.б.Метафоралар: тимер кул, алтын ай, алтын тояк, көмеш ял, тәмле төш, ачы җил, ачы язмыш, бөдрә тал, серле көч, серле тойгы, тимер пәрдә, таш күңелләр, йөрәк ярасы. Авторның үз метафоралары: “туң тел”, “сүз сугышы”, “канатсыз лачын”, һ.б. Чагыштырулар: күбәләктәй очкан яшь йөрәкләр, арысландай ирләр, син оҗмахтан чыккан һава сыман, каеннар, сабантуйга чыккан кызлар кебек, ташкын сулар ярына кайткан кебек, оҗмах түре кебек яланнар, әкият кебек айлы кичләр, һ.б.Символлар: Дәрдемәнд, Г.Тукайда “кораб” милләт язмышын чагылдыручы символ буларак күп кулланыла, ә Г.Афзал “җил” символын аеруча яратып кулланган. “Фирүзә җил”, “саба җиле”, “назлы” да ул, “ирекле” дә, “регламентсыз” да, хәтта “агулы” да. Литоталар Гамил Афзал иҗатында үткен сатирик чарага әверелә: “син – ярма” (бөртек – вак нәрсә), “Җир әйләнә штык очында” (ХХ гасырда илдәге политик хәлне шулай аңлата).Гипербола: “елга булып җиргә сеңгән күз яше”, “Бакый абзый басып куйса бакыр өзә” Н ә т и җ ә: Троплар - Гамил Афзал теленең сыгылмалыгын күрсәтүче чаралар. 4 адым Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган лексик чаралар.Гамил Афзал геройлары - халык арасыннан. Гади сөйләм сүзләрен кертеп җибәреп, автор үз героенең менталитетын, культура дәрәҗәсен, психикасын күрсәтә. Шигырьләрдә Актаныш якларында кулланылган җирле сөйләм сүзләре саналган “малакаем”, “апаем”, “абзыкаем”, “җиңгәчәй”, “Мәүҗидәттәй”, “Флүрәттәй”, “мөгәрич”, һ.б., “сатаем” кебек фигыль формаларын очратабыз. Үзе уйлап тапкан исем-характеристикаларны Н.В.Гоголь, А.Н.Островский еш кулланганнар. Шундый исемнәр Г.Афзал геройларында да очрый: Шәләй Вәләевич, “Әйдә ярар” колхозы Шурочка-Мурочка, Гыйльман Гыйльметдинский, Бәкер Бетчи, Гали Кәли, Латыйп Үсми, Фәсил Күрми, Шомакойрык, Сарытырнак. Г.Тукайның сатирик әсәрләрендә рус сүзләрен куллану күзәтелә. Г.Афзал да сатирик шигырьләрендә “закун”, “нәчәлник”, “пыртакул”, “собрание”, “мужыт”, “кәнишне”, “муды”, “әбижәйт итә”, “пырлитар” һ.б. сүзләрне махсус рәвештә куллана. Неологизмнарның да автор үзе уйлап тапканнары очрый. “Әллә нәрсизм”, “шаккатризм”, “үзенсөяр”, “ирексөяр”, “кушбугаз” вариантларын күрергә мөмкин. Н ә т и җ ә:Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган лексик чаралар – күпсанлы укучыларны җәлеп итүнең иң яхшы чарасы. Йомгаклау Сораулар: Мастер-классның бурычлары үтәлдеме?Катлаулы җәмгыятьтә каршылыклы чорда яшәгән татар интеллигенциясенең күренекле вәкиле Гамил Афзалның шигъри осталыгына бәя бирергә тырыштык. Теманы ача алдыкмы?Мастер-класста катнашканнан соң үзегездә дә фәнни эш белән шөгыльләнү теләге уяндымы? Әлеге эшебез мәктәп-гимназияләрдәге татар теле укытучыларына да файдалы хезмәт булыр дип саныйм. Хезмәтегез өчен рәхмәт.
Файдаланылган әдәбият:Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан, 2007.Әдипләребез. – Казан, 2009.Гамил Афзал. Гомер кичүләре. – Казан, 2000. Гамил Афзал. Рәхмәт! – Казан, 2009. Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. 3 томда. - Казан, 2004.Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. - Казан, 2004.