Презентация к выступлению на семинаре на тему Обучение татарскому языку в начальных классах по новым стандартам.
Салахиева Миләүшә Мисхәт кызы Беренче кв.категорияле укытучыКазан шәһәре Яңа Савин районының «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 143нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Чыгышның темасы: Башлангыч сыйныфларда татар телен яңа стандартларга туры китереп укыту.
Башлангыч сыйныфларда укытканга күрә, мин үзем укыта торган дәресләрне кызыклы, иҗади-үстерешле итүдә, уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsovt Word, Microsovt Power Point программалары, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм.
Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята: мөстәкыйльлеккә, иҗади үсешкә этәрә.Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята: мөстәкыйльлеккә, иҗади үсешкә этәрә.
ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күзаллауларын үстерә, предмет буенча өлгерешләрен арттыра. Минемчә, хәзерге заман укытучысы заман белән бергә атларга, инновацион технологияләрне кулланырга тиеш.
Дәресләрдә төрле дидактик, лото кебек уеннар кулланам.
Дәресләрдә төрле дидактик, лото кебек уеннар кулланам. Интернет челтәрендәге “Цифровые образовательные технологии”дә урнаштырылган электрон дәреслекләрне һәр дәрестә кулланам.Андагы биремнәр балалар өчен бик кызыклы дип саныйм. Укучылар кызыксынып бу эш төрләрен ясыйлар.
АлымнарФонетик һәм лексик күнегүләр, авазларны, сүзләрне дөрес әйтү күнекмәләрен булдыруАудирование –ишетеп аңлау дәрәҗәсен үстерүСүзләрне, сүзтезмә, җөмләләрне рифмалаштырып, көйгә салып өйрәтүТатар теле аралашу чарасы булганлыктан, балаларны чит кешеләрдән интервью ала белергә өйрәтүРус балалары белән әкият, хикәя, инша, хат язу кебек эшләр шөгыльләнү Ситуатив уеннар куллануКласстан тыш чаралар үткәрү
Шулай ук дәрестән тыш төрле уеннар, күргәзмәләр, кичәләр оештырырга тырышам.
Әлифба бәйрәме1 нче сыйныф укучылары
Аулак өй
“Каз канаты” җырын җырлаганда...
Критик ысулларЧагыштыру диаграммаларыКластерПрогнозлау (алдан хәбәр итү) Тукталышлар белән укуБлумның ромашкасыСинквейнАссоциацияләр җыюы
Диаграммы сравненияИең неч Ь Ъ я, ю, е Иҗекнең нечкә әйте- лешен бел- дерүЯмьЮньле Сәгать Ашъяулык хәрефнең Алъяпкыч калынТөньяк булуынКөньяк белдерә Берьюлы мәгънә нәкъ
КластерТема: Сыйфат - 2 классДәреслектә бирелгән шигырьне укып, шигырьдә нинди сүз төшеп калганын әйтергә.Әй, ... , ... ,Кечкенә генә,Бик йомшак кына, Бик куркак гына. Осмысление. Кайсы сүзләр ярдәмендә шигырнең куян турында икәнен белдегез? (кечкенә, йомшак, куркак)Бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирәләр (нинди?)
Сыйфатлар ярдәмендә шигырьнең ахырын уйлап чыгарырга тәкъдим итәм. Әй, куян, куян, Кечкенә генә,Бик йомшак кына,Бик куркак кына.(Бик ап-ак кына.Бик тыйнак кына. Син бит ак кына...)
Бирелгән шигырьгә таянып, бүтән җәнлекләр турында да шигырьләр язарга тәкъдим итәм.(Әй, төлке, төлке, Әй, бүре, бүре, Кызгылт-сары гына, Син соры гына, Бик йөнтәс кенә, Бик усал гына Хәйләкәр генә.) Һәм бик ач кына.Бу ысул балаларда хыялый фикерләүне (фантазия), күз алдына китерүне (воображение), бер-береңне тыңлау сәләтен үстерә.
Без әти – әниләргә булышабыз.минидән юамсавыт – саба юам тузан сөртәмэнемне карыймкер үтүклимашарга әзерләргә булышам
Матур әдәбият белән эшләүПрогнозлау (алдан әйтү) Хикәянең исемен укыгыз һәм авторын әйтегез.(Дәрдмәнд “Өч ул”, Җ.Тәрҗеманов “Биш чия”)Рәсемнәргә карап, хикәядә нәрсә турында яки кем турында сүз барганын әйтегез (өч ул турында, чия турында)Рәсемдәге кызны нинди дип әйтеп була? (саран, чөнки ул йодрыгындагы чияләрен сыткан)Хикәяне уку һәм прогнозның дөрес булганын ачыклау.
Тукталышлар белән уку Укучылар алдында шундый сораулар куела:Ни өчен хикәянең исеме шулай аталган?Ни өчен текст шулай төзелгән?Алдагы вакыйгалар нинди булачак?Дәрескә әзерләнгәндә 2-3 тукталыш билгелим. Хикәяне укыганда туктатып, хикәягә кызыксыну уятыр өчен, сораулар бирәм. Сораулар белән эшләгәндә Бенджамин Блумның классификациясен кулланам.
Блумның ромашкасы(Ромашка Блума) – америка психологы, педагогыГади сораулар (Мәсәлән, М.Хәсәновның “Оялчан Хаҗи” хикәясен укыганда шундый гади сораулар биреп була: Хаҗи нинди малай?)Ачыклык кертү сораулары (Син Хаҗины оялчан дисеңме?)Катлаулы сораулар (Малай ни өчен чәйне эчәргә оялган? Ни өчен ул урындыгыннан төшеп, өенә чыгарга теләгән?)Иҗади сораулар (Хаҗи алдында шикәр савыты торса, нәрсә үзгәрер иде?)Бәяләү сораулары (Кунакка карата нинди булырга кирәк? Хаҗи хуҗаларны нәрсәгә өйрәтте? )Гамәли (практик) сораулар (Син Хаҗи урынында булсаң, нишләр идең? Текст эчтәлеге буенча сез нинди рәсемнәр ясар идегез?)
СинквейнБу ысул иҗади фикерләүне ачыкларга мөмкинлек бирә һәм өйрәнелгән әйбергә (объектка) карата үзенең мөнәсәбәтен белдерергә ярдәм итә. Кояш Зур, җылыБалкый, җылыта, яктыртаКояш нурларын сибә.Шар
Синквейн КуянАк, кечкенәКача, сикерә, чабаКуян тиз йөгерә.Җәнлек
Ассоциацияләр җыюы.Өйрәнелгән темага карата төрле сүзләр, сүзтезмәләр уйлап язу.Укучылар ассоциацияләрне язалар, төркемнәрдә фикер алышалар, һәр төркем чиратлашып, язылган сүзләрне әйтә, ә укытучы тактага язып бара.
Ассоциацияләр җыюыСабантуй каникуллар эсселагерь урман ял итү балык тотуҗиләкләр авыл дуслар җәй
Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!