Презентация на тему Абдулла Алиш и его сказка Сертотмас ?рд?к
Дәреснең эпиграфы татар халык мәкале: “Миндә авыз бар диеп, бертуктаусыз сөйләмә. ” -Исәнмесез , укучылар.-Исәнмесез!-Кәефләрегез ничек соң?-Кояшлы иртә кебек.Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек. Горизонталь буенча сораулар:“...Әби аларның әләкләүләреннән туйган, Ул, бер сүз дә әйтмичә, аны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән.”Суярга алып бара, ахры, мине”, - дип курыккан ул, ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган...” Әби нәрсәне күршеләргә кертеп торган? Өзекләр кайсы әкиятләрдән:2) “Койрыгыма күз салыгыз, кызыгып калыгыз: йомшак кына., мамык кына, үземә менә дигәнне эләктердем, хәер, шуның аркасында күп мал бетердем”.3) “...Өченче бер тапкыр ачык ишектән бер эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән. Куян карават астына кереп качкан. Ә песи идән уртасына чыгып баскан, зур күренергә тырышып, сыртын кабарткан, эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга җыенган. Билгеле, эт аңа кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган...” Бу песинең кушаматы ничек? 4) “...Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар, -дигәндә кыңгыравын өч мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларны болынга тараткан...” Бу гамәлне нәрсә эшләгән? Тема: Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте. Максат: 1) балалар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача танышу. әкиятне дөрес интонация белән уку һәм эчтәлеген аңлауларына ирешү; 2) әсәрнең төп мәгънәсен аңларга ярдәм итүче образларга хас сыйфатларны ачыклау; 3) укучыларда ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис- тойгылар тәрбияләүне дәвам иттерү. -Туган ягы-...-Укырга-язарга кемнән өйрәнә? -Мәктәп елларында нинди эшләр башкара? -Абдулла Алишның туган елы? “Бөтен иҗатымны балаларга багышларга телим” “Без соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга тугрылыклы булыл калабыз....” Әкиятләр, әкиятләрТылсымлы һәм кызыклы.Хыял дөньясына чумаСине сөйгән укучы.Борын-борын заманда.Бүре сарык көткәндә,Тычкан олау чапканда,Куян камыр басканда,Идел чыккан балактан,Әкият чыккан калактанМин сөйлим, син тыңла,Сүзне башлыйм ерактан.Карап тор да уйлап әйтБу кайсы әкияттән? -“Эзли-эзли арып беттем, бераз ял итим. Үзләре барысы да рәхәтләнеп өйдә калдылар, миңа гына шундый авыр эш тапшырдылар. Ә мин, юләр, шуларның сүзләрен тыңладым. Шундый җаваплы эш үтәүне үз өстемә алдым”. Рәсемнәрне әкият эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз. Су буенда бакаларБик иртә уяналар (балалар басалар),Бата-калка (ике кат басалар, чүгәлиләр)Битләрен дә юалар (бит юу хәрәкәтләре)Аннары теэелешепЗарядка да ясыйлар (гимнастика ясау):Алга да иеләләр,Артка да иеләләр,Сулга да иеләләр,Аякларын тып-тып итеп (аякларын тыпырдату),Кулларын чуп-чуп итепӘкрен генә суга чумалар (кул чабу хәрәкәте һәм утыралар). Аңлатмалы сүзлек белән эш. VI.Өйгә эш бирү.(Өй эше сайлау мөмкинлеге бирелә).1.Сер саклау турында инша язу.2.Әкиятнең күңелегезгә хуш килгән өлешләренә рәсем ясау3.Үзегезгә ошаган берәр өзекне ятлау. Сер тотмас- дус тапмас.Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә әйт.Сереңне тик йөрәгеңә ач.Күп сөйләгән авыз- бәхетсезлек капкасы.Өч кеше белгән нәрсәне утыз кеше белә.Үзең саклый алмаган нәрсәне кеше ничек сакласын. Дөрес җаваплар: б а в г а -Дәрес тәмам. Хезмәтегез өчен рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз! Сәламәт булыгыз!