Презентация по татарскому языкуИ? кадерлем,?нием!
Иң,кадерлем,әнием!Иң,кадерлем,әнием!
Бәйрәмегез белән хөрмәтле әниләр!Газизләрдән газиз, кадерл ел әрдән кадерле кем ул? дип сорасалар, мөгаен, бертавыштан “Әни”, дип җавап бирербез. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче, без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам” дип, чын күңлдән борчылучы ул-газиз әниләребез. Кем безне бишек көйләрен җырлап баккан, тәүфыйклы, булдыклы булсын дип бар көчен куеп үстергән? Әлбәттә, әниләр! Сезнең безгә күрсәткән игелекләрегез уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, Әнкәйләр!Дөньяда сабый бала “әннә” дип беренче тапкыр аваз сала Аннары гомер буе кеше әнкәйләрнең ягымлы карашларын, яратуын тоеп яши. Аларның хәер -фатихасы, акыллы киңәшләре тормышта ныклы терәк булып тора.Ә без “Балам!” дип өзгәләнеп, хәттә җанын бирергә риза булган әниләрне онытмыйбызмы? Алтыннарга күмәргә уйлап хыялланырга яисә шуны эшли алмаганга үкенергә дә кирәкмидер. Чөнки ал арга бит чын күңелдән яратып әйтелгән гап-гади сүзләр дә җитә. Бәлки әниләргә әнә шул рәвешле хөрмәт күрсәтеп, аз гына булса да без китергән мәшәкатьләрне оныттырырбыз.Бармы икән ул дөньяда ана күңленә тиң итеп куярлык берәр нәрсә?! Дөньяда барлык яктылыкны, нурны, моңны, сафлыкны үзенә туплаган ул әниләр йөрәге.Иң кдерле кешеләргә-Аналарга багышлап бүгенге көндә бик күп шигырьләр, җырлар язылган, әсәрләр иҗатителгән. Инде ничә ел нояберьнең ахыргы атнасы республикабыз күләмендә Әниләр көне дип бәйрәм ителә.Көннең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге-Аналарда. Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимлеген өстәп, күңелләргә шатлык, тәннәргә сихәтлек, өйләргә иминлек алып килсен.
Кичер, әнкәмӘнкәм, башым иям синең алда, Бурычларым бәлки азаер. Күзләремә карап балам, диеп Миңа тагын бер ул елмаер.Кичер мине, әнкәм, ачуланма, Синең алда мин бик бурычлы. Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә, Түләр идем мин ул бурычны, Тирәнәйгән синең күз төпләрең, Кайгы-сагыш баскан аларны. Нишләп була, кем юата ала- Ак чәчләре баскан ананы.Әле кайтыр синең балаларың, Җыелышыр түшәк янына. Яннарыңда, әнкәм, калыр идем, Әгәр җылы булса җаныңа.
Иң кадерлем, әнием.Әнкәй- ул изге зат. Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, агач яфраклары лепердәткән авазлар, йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә,бел-бу әниең рухы булыр.Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел-һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, “балам, бәгырь итем” дип күргән ачы газап михнәтләреннән.Үкенүләрем кимрәк булсын дисәң, алар исән чакта карашларына күләгә төшермә, яхшы укуың, матур яшәвең, игелекле гамәлләрең белән сөендер.Хәерле көн, кадерле һәм мөхтәрәм әниләр! һәр елның соңгы ноябрь якшәмбесендә илебездә әниләр көне билгеләп үтелә.Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез мөбәрәк булсын! Үстергән, тәрбия биргән балаларыгызның игелеген күреп, мәңге яшь һәм сау-сәламәт булып гомер итегез!
Әнием минем.Син әнием минем өчен Бу дөньяда бер генә Елмайганда йөзләреңнән, Бар өйгә нур бөркелә.Нигә бүген бөтен җирдә Чәчәкләр балкый бездә, Нигә кояш балкып карый, Беләбез һәммәбез дә. Бүген-әниләр бәйрәме, Бүген җирдә тантана.
Ана!Йөрәгеңнең иң кадерле хисе, Күңелеңнең ул иң-иң түрендә.Ул -салкында җылытучың синең Юанычың авыр көнеңдә.Эх, иткән бер тавыш ишетсә дә. Сикереп тора ана, борчыла.Ай янында йөзгән йолдыз кебек,Баш очында аның төн чыга.Кысып- кысып сөя, туя алмый,Минем өчен ул, ди, бер генә.Эшкә барып кайткан арада да Аны инде сагынып өлгерә.Айдан, кояштан кадерле Син ул, Әнием!Иң ягымлы, иң сөйкемле Син ул, әнием!Йөрәгемнең иң түрендә Иң кадерлем, әнием Яктылыкта, яхшылыкта Әниемә тиң илем.Сез булган урында, мәңгелек язларнын яме бар
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
ppt_yppt_yppt_y
Әниләрнең бәйрәме ул- Безнең дә көткән бәйрәм. Җырлап- биеп күңел ачыйк, Бүген әниләр белән. Әнкәй кулларыңа сыенып үстем Күңеленең тоеп аклыгын. Васыять итеп алдым юлларыма Сабырлыгын аның, сафлыгын.Әниләр бәйрәме көнендә Җырламый калырга буламы. Әниләр булмаса. әниләр булмаса. Җылытыр иде кем дөньяны!Гөлләр дә елмаеп баш ия:Яшәгез, кадерле әниләр!
Нигә бүген бөтен җирдә Чәчәкләр балкый бездә,Нигә кояш көлеп карый- Беләбез һәммәбездә. Бүген-Әниләр бәйрәме. Бүген-җирдә тантана Кояш шуңа көлә бүген Гөлләр шуңа шатлана.Әниләрнең бәйрәменә Куана шулай алар.Әниләрне котлый бүген,Җирдә барлык балалар. Син, әнием, минем өчен Бу дөньяда бер генә. Елмайганда йөзләреңнән Иң кадерле кешебез син,Сөекле әниебез.Син булганга, без бәхетле, Тыныч, рәхәт яшибез. Бар өйгә нур бөркелә. Әниләрне, әбиләрне Кадерлибез, зурлыйбыз. Чын күңелдән һәммәгезне. БӘЙРӘМ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!
Әниемнең шат булуын Елмаюын көтәм мин!Бәхет теләп, шатлык теләп,Аны тәбрик итәм мин.Бүген, әнкәй, синең бәйрәм Котлыйм бәйрәмең белән Шуңа күрә, әнкәй, сиңа Җыр бәйләмнәре бирәм.Әнкәй, синең бәйрәм белән Матур көннәр башлана Дөньядагы матур җырлар Тик сезгә багышлана.
ppt_y