БДТга ?зерл?н? ?чен ?ыйнакландырылган изложениене ничек язарга? темасына презентация


(текстны компрессияләү алымнары) Җыйнакландырылган изложениене ничек язарга? Кыска изложениене тикшерү һәм бәяләү ИК1 Изложение эчтәлеге Укучы тыңлаган текстның эчтәлеген тулы ачкан,анда яктыртылган барлык мәсьәләләр язмада урын алган 2 Текстның эчтәлеге ачылган, әмма бер микротема төшеп калган (яки өстәлгән) 1 Текстның эчтәлеге ачылган, әмма бердән артык микротема төшеп калган (яки өстәлгән) 0 Башлангыч текстны җыйнакландыру ИК2 Укучы текстның гомуми эчтәлеген бер яки берничә алым белән кыскарткан,җыйнакландырган Бер яки берничә алым белән текстның ике микротемасы җыйнакландырылган 2 Бер яки берничә алым белән текстның бер микротемасы җыйнакландырылган 1 Текстны җыйнакландыру өчен бер алым да кулланылмаган 0 Изложенинең мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге ИК3 Укучының эшендә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә: -логик хаталар юк, эзлеклелек бозылмаган; - текст кызыл юлларга дөрес бүлленгән Эштә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә, әмма бер логик хата бар, яки кызыл юлны билгеләүдә бер хата бар 1 Эштә коммуникатив мәгънә сакланган, әмма бердән артык логик хата, яки кызыл юлны билгеләүдә ике хата бар 0 ИК1-ИК3 күрсәткечләре буенча изложение өчен җыела торган иң югары балл - 7 Җыйнакландырылган изложение Автор стилен саклап, төп текстның эчтәлеген мөмкин кадәр төгәл биреп язылган изложение. Төп фикер, вакыйгалар тәртибе, геройларның холкы үзгәрешсез, төгәл тасвирланырга тиеш. Текстны беренче тапкыр тыңлаганнан соң башкарыласы гамәлләр: Текстның темасын ачыкларга.Тексттан төп фикерне, идеяне табарга.Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыкларга.Текстның микротемаларын ачыкларга һәм язу өчен план төзергә. Текстны икенче тапкыр тыңлаганнан соң башкарыласы гамәлләр: Һәр микротеманы ачыклый торган төп сүзләр җыелмасын тупларга.Һәр абзацның төп фикерен ачыкларга.Артык, кабатлана торган сүзләрне төшереп калдырып, һәр абзацны аерым-аерым формалаштырырга.Вакыйгаларның эзлеклелегенә, кызыл юллар арасындагы бәйләнешкә игътибар итәргә Текстны җыйнакландыру алымнарыТөшереп калдыру алымы Кереш сүзләр, тиңдәш кисәкләр, кабатлаулар, цитата, аңлатмалар, тасвирламалар төшереп калдырыла Беркөнне, чия артына посып, ояга күз ташласа – исе китте: анда дүрт бала, сары авызларын өскә сузып, җим көтәләр.(18 сүз)Беркөнне ояга күз ташласа – исе китте: анда дүрт бала җим көтә. (11 сүз) Берләштерү алымы Өстәлмәләр, күзаллаулы баш килештәге сүзләр, бер фикерне ачыклаган сүзләр, җөмлә кисәкләре берләштерелә, җөмләләр үзара кушыла. Алар башта еракка очмады, якындагы чия ботакларына гына кундылар. Очыргач та, шактый вакыт балаларын аналары туендырды. Канатлары тәмам ныгыгач кына, биеккә күтәрелә башладылар, ә беркөнне каядыр очып киттеләр. (28 сүз)Алар башта еракка очмады, якындагы ботакларга гына кундылар. Очыргач та аларны аналары туендырды, ә канатлары ныгыгач, каядыр очып киттеләр. (19 сүз) Алмаштыру алымы Тиңдәш кисәкләрен – гомумиләштерүче сүзләргә;Кушма җөмләләрне гади җөмләгә;Текст өлешләрен алмашлыкка; Мәсәлән Әллә ни арада кош балалары үсеп тә җитте. Канатлары чыкты. Алар инде җим эзләргә киткән әниләрен оя читенә басып озатып кала башладылар. Берәр ят кош тавышы ишетсәләр, дүртәүләшеп, оя төбенә сыеналар иде. (32 сүз)Кош балалары тиз үсеп җитте. Канатлары чыкты. Алар әниләрен озатып кала башладылар. Ят тавышлар ишетсәләр, оя төбенә сыеналар иде. (19 сүз) Гадиләштерү алымыҖөмлә өлешләрен синоним берәмлекләр белән гадиләштереп, туры сөйләмне кыек сөләм формасына үзгәртеп биреп була. Мәсәлән - Алар яңадан очып килерләрме икән?- диде Нәҗип әнисенә. -Килерләр, яхшылыкны барлык җан ияләре дә аңлый. Әнкәләре балаларына:”Монда безнең дустыбыз Нәҗип яши. Ул барында сезгә карак саесканнар да, явыз каргалар да тимәс. Аның күңеле яхшы,”- дип әйтеп куйгандыр. (38 сүз) Нәҗип әнисеннән аларның яңадан килү- килмәүләре турында сорады. Яхшылыкны барлык җан ияләре дә аңлавын һәм кошларның кабат киләчәкләре, малайны дуслары итеп санаулары турында әнисенең җавабын ишетте ул. (27 сүз) Җыйнакландырылган изложение язганда еш күзәтелә торган хаталар Бирем үтәлми – текст җыйнакландырылмаган хәлдә бирелә; фигыль формасы гына үзгәртелә; беренче заттан сөйләнелгән вакыйга өченче зат тарафыннан белдерелә.Бер яки берничә микротема кыскартыла: микротема тулысынча төшереп калдырыла яки икенче микротемага кушылып кына бирелә.Төп текстта булган вакыйгалар бирелешендә ээзлеклелек сакланмый.Изложение төп текстта булмаган вакыйгалар белән киңәйтелә.