С?з т?зелеше темасы буенча татар теленн?н презентация (4 сыйныф)


Татар теле «Сүз төзелеше», 4 сыйныф Төзүче: башлангыч сыйныф укытучысы Асхадуллина Г.И. Сүз төзелеше КушымчаТамырга бер – бер артлы ялганып, аның төп мәгънәсен яки формасын үзгәртүче кисәк кушымча дип атала ТамырСүзнең төп мәгънәсен белдерә һәм сөйләмдә аерым да кулланыла ала торган кисәк  тамыр дип атала Кушымчалар ике төрле була: ясагыч һәм төрләндергеч (бәләгеч яисә мәнәсәбәт белдерүче) кушымчалар.Ясагыч кушымчалар яңа мәгънәле сүз ясый: эшлә, болытлы, уйчан.Төрләндергеч кушымчалар эш-хәл, күренешләр арасындагы мөнәсәбәтләрне белдерәләр, яңа сүз ясамыйлар. Аларны мәнәсәбәт белдерүче яисә бәйләгеч кушымчалар дип тә атыйлар. Мәсәлән: эшнең, уйлар, килде, китапта. Сүз ясагыч кушымчалар Исем+ сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че (балык-чы, сабан-чы, тимер-че, печән-че); -даш/-дәш (авыл-даш,юл-даш, сер-дәш, сабак-таш); -лык/-лек (печән-лек, саз-лык, баш-лык, күз-лек); -чык/-чек (уен­-чык, кап-чык); Фигыль+сүз ясагыч кушымча: - ак/-әк, (-ык/-ек) (кө­рә-к, тара-к, тишек, ярык); -гы/-ге (-кы/-ке) (чал­-гы, пыч-кы, себер-ке); -ыч/-еч (сөен-еч, көен-еч, юан-ыч); -ма/-мә (яр-ма, бүл-мә, кабарт-ма, күргәз-мә)  Бирелгән кушымчаларны ялгап, сүзләр уйлап яз. -лык/-лек; -ма/-мә;-даш/-дәш;-таш/-тәш;-ла/-лә;-лап/-ләп;-лаш/-ләш;-лы/-ле;-сыз/-сез; -чан/-чән Төрләндергеч кушымчалар Исемнәргә тартым, күплек һәм килеш кушымчалары ялгана: әби+ем, сумка+м, күз+ең, баш+ың, алма+лар, имән+нәр, болын+ны, тиен+гә.Тартым кушымчалары бәйләгеч кушымчаларга керә. Сүзләрнең кушымчаларын күрсәт Җырчыларның;ЙолдызчыкныАвылдашларымныңБашлыгымның 1.Тамыр дип нәрсә атала?а) лексик мәгънәне бедлерә торган кисәк;б) сүзнең төп кисәге;в) сүзнең төп мәгънәле кисәге.2.Тамырга ялганып, яңа сүз ясый торган кушымчалар:а) төрләндергеч кушымчалар;б) сүз ясагыч кушымчалар; в) төр кушымчалары.3. Бакчачылыкны сүзендәге сүз ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.а) -лык, -ны б) -чы, -лык в) -чы, - ны Тест биремнәре