Проектная работа по татарской литературе на тему Габдулла Тукай. Тукай в творчестве художников


Тукай шигъриятендә табигать сурәтеКазан шәһәре Совет районы 159 нчы лицей Төзүче:Исмәгыйлова Гөлнур Наил кызы II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат һәм бурычлар : -Тукай шигъриятендәге табигатьне сурәтләү алымнарын табарга өйрәтү һәм аларның матурлык тудырудагы ролен билгеләү; - яңа технологияләр кулланып, табигать күренешләрен анализлауның яңа алымнары турында мәгълүмат бирү; -бөек шагыйребез Г.Тукай әсәрләре аша табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аның гүзәллеге белән соклану хисләре уяту.Җиһазлау: проектор, экран, презентация, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Г.Тукай шигырьләре һ.б.
Туган телебез сагында торучы, туры юл күрсәтүче йолдыз, маягыбыз ул – һичшиксез, Тукай. Тукайның үлемсез поэзиясе аша баланың эчке дөньясын баетуның нинди гади, кулай, тиз башкарыла торган ысул-алымнары бар? Бүген шул сорауларга бергәләп җавап эзләп карыйк.
Туган авыл” җыры тыңлана. Укытучы. Җырны тыңлаганда сезнең күңелдә нәрсә туды? Көтелгән җавап: хис. Сорау: Көтелгән җавап:1. Нәрсә ул хис? Хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул. 2 Хис туу өчен нинди Хис туу өчен сәбәп кирәк. Хисне шартлар кирәк? тудыручы сәбәп – хиснең эчтәлеге була.Хиснең нинди Хиснең дәрәҗәсе була, шулай ук юану сыйфатлары бар? да хиснең бер сыйфаты.4. Нинди хисләр була? Кайгы, шатлык, ярату, нәфрәт, горурлык, кимсенү, соклану, мәхәббәт хисләре.Ә бу җырда нинди хисләр чагылыш таба? Һәр укучы күңелендә туган хисләрне әйтә. (Туган як матурлыгы белән соклану, горурлану, шатлану, тарихыбыз белән кызыксыну хисләре, тарих күз алдыннан уза).
Бик матур табигать күренеше сурәтләнгән картина тәкъдим ителә. Беренче карашка рәсемгә карауга укучыларда нинди хисләр туды? Картинада нәрсәләргә сокландык ? Җаваплар тыңлана. (Көтелгән җавап: Без рәсемгә карап, андагы матурлыкка сокландык. Сихри күлгә, аллы – гөлле чәчәкләргә, биек тауларга, саф чиста һавага). Димәк, матурлык ул соклану хисе тудыра. Кеше җаны һәрвакыт матурлыкка сусап яши. Аңа яңадан - яңа тәэсирләр, сокланулар кирәк, ә соклану күңел юшкыннарын юа.
Г.Тукай шигырьләреннән китерелгән юлларда картинада чагылыш тапканнарын эзләп табып, укып күрсәтергә. (Катнашучылар шушы шигырьләрне укыйлар).Укытучы. Тукай тудырган табигатьнең сихри көче- сурәт- бизәкләрдән торган матурлык дөньясы.
Чагыштыру- бер предметны яки күренешне икенче предметка охшатып әйтүне белдерә.
Чагыштырулар. Алар ап-ак балыклар күкЙөзәләр иртәдән кичкә кадәр.Шунда туңып бетмичә Ярга чыкмыйлар һич тә. (Җәй көнендә)Карны җиңгән күк,Төшә җиргәТонык ай яктысы;Ай да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсе. (Буран)Саргая таллар, Усаклар, алмагачлар һәм каен.Хәстә төсле, арта Сары төс аларда Көн саен.( Чыршы) Йоклый шунда йолдызлар да өелепОядагы йоклап яткан кошчыклардай. (Ай һәм кояш)Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,Яшел хәтфә шикелле итә җем- җем.(Көз)Бик хозур! Рәт- рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат.Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.(Шүрәле)
Эпитет- күренеш һәм предметныңсыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт. Ул җөмләне аеруча бизәп тора һәм аны табарга да җайлы.
ЭпитетларКич иде. Шатлык белән нурлар чәчепАй ялтырый.Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый (Пар ат)Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.(Көз)Ул авылның -һич онытмыйм,- һәр ягы урман идеУл болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.(Шүрәле) Яхшы, хуш, батты кояш.йокларга яттым кич белән;Өй эче тулы иде кичке һава, хуш ис белән.(Су анасы)
Г.Тукай шигъриятендәге калын урманнар, сайрар кошлар. хуш ис бөркегән чәчәкле болыннар җир йөзенең башка төшләрендә юк сыман. Көтелгән җавап. Чыннан да юк, моны Тукай гына халыкча итеп сурәтли алган. ( “Иртә”, “Җир йокысы”,“Ай һәм кояш”, “Кояшка бер сүз”, “ Туган авыл”, “Туган җиремә” һ.б) Юкка гына Тукай үз иҗатында туган як табигатен шулай сурәтләмәгән!
РЕЛАКСАЦИЯ
Тукай шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, аны сакларга өнди. РЕКЛАМА
ПРОЕКТЛАР ЭШЕ БАШКАРУТУКАЙ ШИГЪРИЯТЕНДӘТУГАН ЯК ТАБИГАТЕ ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШЛӘҮ
Тукай- буыннар шагыйре. Татар халкы бар җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукай яшәячәк! Тукай рухы безне кулга каләм алдыра. Без аңа карата күңелләребездә булган изге хисләребезне , саф тойгыларыбызны шигырьгә күчерәбез. Очрашуыбызны Тукайга багышлап язган шигырь юлларым белән тәмамлыйсым килә.
Шундый матур, ямьле язгы көндә Бөек Тукай килгән дөньяга. Бай иҗаты белән танылган ул Сокланмаслык кеше юк аңа. Татар шигъриятенең нигез ташы, Милләтемнең рухи кыйбласы. Янып торган якты маягыбыз, Халкыбызның күңел кояшы.
Татар халкы данлы тарихын да Тукай иҗатыннан эзләгән. Шулар аша рухи байлык алган, Яшәргә дә шуннан өйрәнгән.  Бай мирасы аның беркайчан да Үз кыйммәтен югалтмаячак. Еллар үткән саен кадере генә Һәр җирдә дә арта барачак.  Без Тукайны һич тә онытмабыз, Күңелләрдә мәңге сакларбыз. Шагыйребез белән горурланып, Ышанычын һәрчак акларбыз.