Презентация для урока по биологии на тему Поведение человека. Рефлекс — основа нервной деятельности, его виды (8 класс).


Биология 8 сыйныф26.04.2011 «Кешенең үз-үзен тотышы. Рефлекс – нерв эшчәнлеге нигезе, аның төрләре, әйләнә-тирә шартларына җайлашуда аның әһәмияте» Максат: Укучыларны кешенең югары нерв эшчәнлеге үзенчәлекләре белән таныштыру, әйләнә-тирә дөньяны кабул итүдә аның әһәмияте. И.М.Сеченов һәм И.П.Павловның югары нерв эшчәнлеген өйрәнүдәге казанышларын карау; рефлекс – нерв эшчәнлегенең нигезе. Үз-үзеңне тотышның рефлектор теориясе асылын, тумыштан килгән, яшәү дәверендә булдырылган үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ачу. Дәреслек тексты өстендә эшләү күнекмәсе булдыру, аннан кирәкле информацияне алырга өйрәнү, сорауларга җавап бирү, логик фикерләү сәләтен үстерү.Җиһазлар: мультимедийное учебное пособие нового образца, Биология. Анатомия и физиология человека. 8 класс, диск 1; И.М.Сеченов, И.П.Павлов портретлары; баш мие моделе. Тест. Биология 8 класс..1. Имү чоры:а) 1 яшьтән 3 яшькә кадәр;б) 3 яшьтән 7 яшькә кадәр; в) 1 айдан 1 яшькә кадәр.2. Беренче сөт тешләре чыга башлый:а) 6 айдан; б) 12 айдан; в) 3 яшьтән. 3. 3 яшьтән 6 яшькә кадәр дәвам итә:а) балалык чоры(балачак);б) мәктәпкәчә яшьтәге чор;в) кече мәктәп чоры.4. Кече мәктәп чоры:а) 6 яшьтән 11 яшькә кадәр;б) 3 яшьтән 6 яшькә кадәр;в) 12 яшьтән 16 яшькә кадәр. 5. Яшьлек чорында:а) икенчел җенес билгеләре үсеше көчәя;б) өлгерү нигездә тәмамлана;в) икенчел җенес билгеләре үсеше башлана.6. Организмның үсүе һәм үсеше тәмамлана:а) 6 – 11 яшьтә;б) 16 – 21 яшьтә;в) 22 – 60 яшьтә.7. Кыз баланың җенси өлгерүе башлана:а) 3 – 6 яшьтә;б) 12 - 13 яшьтә;в) 11 – 12 яшьтә.8. Ир балаларның җенси өлгерүе башлана:а) 3 – 6 яшьтә;б) 12 - 13 яшьтә;в) 11 – 12 яшьтә. Дөрес җаваплар: 1в,3б, 5б, 7в, 2а, 4а, 6б, 8б. Рефлектор дуга: Рецептор - сизүче(афферент) нейрон - ҮНСда урнашкан анализлаучы үзәк - хәрәкәт(эфферент) нейрон - эшче(эффектор) орган Рефлекслар, аларны чагыштыру{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}ЧагыштырылучыбилгеләрРефлексларшартсызшартлыКешедә рефлекслар нинди юл белән барлыкка киләкеше(хайван) алар белән туа,алар буыннан-буынга нәселдән тапшырыла киләләр,яшәү дәверендә булдырылалар,билгеле бер шартларда барлыкка киләләрРефлекс характерыдаими, универсаль, ягъни билгеле бер тышкы ярсыткычларга карата барлык кешеләрдә дә бертөрле даими организм реакциясе күзәтеләшәхси, төрле кешеләрдә төрлечә, хәтта игезәкләрдә дә аерылып тора.Нәрсә өчен кирәкорганизмга әйләнә-тирәлекнең даими шартларына яраклашырга ярдәм итәләрорганизмга әйләнә-тирәлекнең үзгәрүчән шартларына яраклашырга ярдәм итәләр Кешенең үз-үзен тотышының формалары{5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}тумыштан бирелгән формабарлыкка китерелгән форма1.Шартсыз рефлекслар: сулыш алу һәм сулап чыгару, көчле яктылыктан күз карасы кечерәю һ.б.2. Инстинктлар- үзара эзлекле бәйләнгән һәм берсе артыннан икенчесе килә торган рефлектор реакцияләр чылбыры. (Кырмыскалар һәм бал кортларының оя коргандагы һ.б. шөгыльләрендәге үз-үзләрен тотышы)Шартлы рефлекслар – яктылык шартлы ярсыткыч булып этләрдә шартлы рефлекс барлыкка килү.Динамик стереотип – баш мие ярымшарлар кабыгындагы шартлы рефлектор бәйләнешләр системасы. (Тимераякта, велосипедта йөрергә өйрәнеп беткәннән соң, ничек егылмый йөрергә дигән уй башыбызга да килми.)Күнегү, осталык(навык) Гадәт(привычка)Акыл эшчәнлеге – яңа ситуацияләрдә, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, яңа чишелешләр табарга ярдәм итә. Акыл эшчәнлеге фикер йөртүләрнең башлангычы. Өй эше: дәреслекнең 192 – 195 битләрен өйрәнү; 198 биттәге “Белемнәрегезне тикшерегез” рубрикасының 1-8 сорауларына җавап бирү