Бер к?реш?-?зе гомер (газета ?чен м?кал?)


Бер күрешү- үзе бер гомер

Бер күрешү үзе бер гомер дип,
Бабайлар бит юкка әйтмәгән.
Бер очрашып, серләр бүлешү-
Бу гадәтләр әле бетмәгән.
Күңелдәге хисләр ташкыны дәфтәр битләренә төшә, укучының нечкә күңел кылларын тибрәтә,илһам уята, яшәүгә көч бирә.
Төбәгебездә яшәп иҗат итүче мөхтәрәм шагыйрьләр белән танышу -гимназиябезнең күркәм традициясе. Язның бер матур көнендә шундый очрашуларның берсе гөрләп узды. Кунакларыбыз- шәһәребездә яшәп иҗат итүче Татарстан язучылар берлеге әгъзасы- Захарова Зинаида Кирилловна һәм яшь шагыйрә, композитор-Людмила Аланлы.
Һәркем бу җиргә олы бер вазифа үтәргә килә,һәм ул аяк баскан җир-Ана да, аны дөньяга китереп, бишек җыры җырлаган үз анасы да, һәм аны үстереп Кеше иткән гаилә дә шушы олы бурычны үтәгәндә әйтеп бетергесез мәгънәгә ия.
Ул һәркем өчен дә шулай. Ә менә язучы өчен аеруча. Туган җир. Туган авыл. Кендек каны тамган изге җир. Зинаида апа өчен шушы изге җир-ул Әлмәт районы Кәләй авылы.Ул 1954нче елда гади бер керәшен гаиләсендә Кирилл дәдәй белән Анастасия түти гаиләсендә Зинаида дәньяга аваз сала. Аның бала чагы, яшьлеге Кәләй авылы.
Аның төп һөнәре- математика укытучысы. Ул гомере буе шәһәребезнең 3нче мәктәбендә балаларга белем бирә, бәлки шуңа күрәдер дә аның иҗатының төп өлешен балалар әдәбияты алып тора.
Баштарак ул шигырьләрен якыннарына, балалары һәм оныкларына атап яза, дусларына һәм танышларына бүләк итә. Әдәбиятка соңлап кына килсә дә, 2010нче елдан аның инде 6 китабы дөнья күрергә өлгерде. Болар: “Сине генә сөям”,”Кем бәхетле?”, “Сагыш төсе сары икән”, “Тылсымлы сарай”, ”Нурлы җиһан”һәм туган авылының 285 еллыгына багышланган “Кәләй авылы асыл җир икән” дигән китаплары.Бүген нинди хыяллар белән яшисез Зинаида Кирилловна?-дигән сорауга Зинаида Кирилловна балалар өчен язылган шигырьләренең басылуга инде әзерләнеп беткәнлеген әйтеп сөендерде.
Туган якның саф һавалы яшел тугайларыннан илһам алып, иртәнге чыгы да кибеп бетмәгән хәтфә үләннәренә аяк басып, чишмә суларын эчеп, туган җирнең барлык матурлыгын, гүзәллеген тоеп яшәгәнгәме, болар барысы да җанга якын итеп аның шигырьләрендә тасвирлана.”Җырым сезгә”, “Күлдә”, “И, табигать”,”Ишетәме икән Зәй?”кебек шигырьләрен балалар бик матур итеп сәхнәдән сөйләделәр.
Язучыны һәрвакыт илһамландырып,көч биреп торучы тагын бер хис бар. Ул- мәхәббәт.Матур ,үрнәк гаилә корып,ике баланы тәрбияләп үстергәннәр алар. Бүген оныкларын тәрбияләргә булышалар.Шагыйрәнең иҗатында мәхәббәт шактый зур урын тота. Ә мәхәббәт шигырьләренең күбесе аерылу сагышлары, төзәлмәслек ялгышулар, үкенүләр, хәтта аяусыз хыянәт белән бәйле. Шушы авыр хисләрне шигырь юллары белән кичергәндә, шагыйрә һич кенә дә мәхәббәт хисен түбәнәйтү, елау-сыктау, чарасызлыктан дөньясына кул селтәү түбәнлегенә төшми, ялкынлы хис икәнлеге турында җырлый. Сезнең өчен бәхет нәрсәдә?-дигән сорауга Зинаида Кирилловна шигырь юлларын да кушып җавап бирде: Дөньяларым түм-түгәрәк, Ай кителеп туса да. Читләп үтмәгән бәхетем Мизгелләрдән торса да. Ак кар күзне камаштыра, Энҗедәй сибә нурын. Ходаема рәхмәт укыйм, Бирде бәхетнең зурын. Бәхет ул сәламәтлектә, иртән, сөенеп, кояшны каршы алуыбызда, тыныч күк йөзендә, янәшәбездә безне аңлардай якын кешеләребезнең булуында,- дип тәмамлады ул сүзен.
Бүген шигъриятебездә, бигрәк тә яшьләр поэзиясендә шактый билгеле тагын бер кунагыбыз-Людмила Аланлы. Ул Лениногорск районы Федотовка авылында,бу авылның икенче исеме-Аланлык, туып үскән. Һөнәре буенча-мөгаллимә. Лениногорск педагогия училищесын һәм Казан Дәүләт Гуманитар Педагогия университетының музыка факультетын тәмамлый. Хәзергә вакытта Әлмәт шәһәрендә яши һәм иҗат итә. Шигырь язу белән беррәттән, музыка, җыр сәнгате белән шөгыльләнә. Зинаида Кирилловна белән аларны иҗат эше берләштергәндер, мөгаен. Чөнки уртак эшләре инде байтак булып чыкты.
Шигърияткә һәркем үз карашы, үз холкы белән килә. Людмила Аланлы шигырьләрендә яхшы күңелле,якты өметләргә чумган, бераз гына хыялый, ягымлы һәм ихлас лирик героиня булып күз алдына килеп баса. Мәхәббәт-аның өчен бәхетнең нигезе.Үзенең күңелендә яшәп килгән матур, садә хисләрне укучыга җиткерү чыннан да позитив уйларга мәҗбүр итә, дөньяның матурлыгына, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең җылылыгына инандыра. Укучылар аның “Мин җәйләрдә калам”, “Төнге болын”, “Елмаюда бары яктылык” шигырьләрен матур итеп сөйләделәр. Композитор буларак эшчәнлеге белән тулырак таныштырыр өчен сүзне авторның үзенә бирдек. Ул укучыларны салмак кына үзенең мәктәп елларына сәяхәткә алып кереп китте. Кичә барышында Людмила Аланлы, җырларын үзе башкарып, укучыларны һәм кичә кунакларын искиткеч матур , моңлы тавышы белән әсир итте. Бу танышу-кичә укучылар күңелендә җылы хисләр калдырды. Кабат очрашуларны көтеп калабыз.