Внеклассное мероприятие Баулы-Казан маршруты
Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче урта гомүми белем мәктәбе”
Тема: Баулы – Казан маршруты.
(сыйныфтан тыш чара).
Сыйныфтан тыш чараны төзеде:
1 нче категорияле
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы : А. Д. Валиева
Баулы
2013 нче ел
Максат: 1) Укучыларга Татарстан шәһәрләре, аларның төзелү тарихлары турында өстәмә мәгълүмат бирү.
2) Туган илебез, туган ягыбыз тарихына, Татарстан республикасында туып үскән, иҗат иткән шәхесләр тормышына, иҗатына кызыксыну уяту.
3) Укучыларда туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, Татарстан республикасының картасы.
Хәерле көн, кадерле дуслар!
Ләйлә:
Без сезне уңайлы булган “ Мерседес” автобусында сәламлибез. Бу автобус сезне Татарстан Республикасының башкаласы - Казанга алып барачак. Дуслар, йомшак кәнәфиләргә җайлап урнашыгыз, уен – сәяхәтне башлыйбыз.
Гөлнара:
Безнең маршрутыбыз Татарстанның иң ерак шәһәреннән башлап, бөтен гүзәл республиканы иңләп – буйлап, соңгы ноктасы – Казан шәһәре, мәшһүр башкалада тәмаланачак. Сәяхәт күңелле, кызыклы узсын өчен, сезнең актив һәм тырыш булуыгыз сорала.
Ләйлә:
Юл кешесенең юлда булуы хәерле, диләр, әйдәгез кузгалыйк! Юлда күңелле булсын өчен бер көй тыңлап үтик әле.
Сезнең алдыгызда Хөббәтуллин Ансель башкаруында көй уйнала.
Юлга чыктык без бергә,
Туган илне күрергә.
Туган илнең матурлыгын,
Байлыкларын белергә. (Асадуллин Алмаз)
Укытучы:
Һәр кеше үзенең торган җирен, туган илен белергә тиеш. Мин дә сезгә берничә сорау бирергә телим:
1. Баулыга кайчан шәһәр статусы бирделәр? (1997 нче ел, сентябрь)
2.Баулы районы Татарстан республикасының кайсы урынында урнашкан? (көньяк – көнчыгышында)
3.Аның территориясе буйлап нинди елга ага? (Ык)
4.Баулы районы нинди республика һәм өлкә белән чикләнә? (Башкортостан республикасы һәм Оренбург өлкәсе)
5.Сез нинди күренекле якташларыгызны беләсез? (М.Хәбибуллин, Р.Мостафин, Ф.Яруллин, М.Юныс, Е.Самсонов, Р.Әхмәтҗәнов, И.Әхмәтҗанов, Г.Сайфуллин)
6.Баулыдан Казанга ничә чакрым? (369)
Бик яхшы дуслар, үзегезнең туган җирегез турында беләсез икән.
Гөлнара:
Хәзер мин сезгә Баулы шәһәре турында әз генә информация биреп үтәм. Белгәнегезчә, Баулы районы Татарстанның иң ерак көньяк – көнчыгыш чигендә урнашкан. Безнең территория аркылы Урта Азиягә һәм Казахстанга илтүче зур транспорт юллары уза. Биредә – Европаның соңгы чакрымнары аралыгында – чал Урал тау итәкләре башлана, аннан ары Азия. Баулыда 38 меңгә якын кеше яши. Төп милләтләр: татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, ә барлыгы 19 төрле милләт яши.
Ләйлә:
Баулы ягы тарихы 17 нче гасырдан башланып китә. Шул заманнарда бирегә беренче мәртәбә утрак тормыш белән яшәүче Казан арты татарлары күчеп килеп төпләнә һәм яңа урында акрынлап җайлаша башлый – җир эшкәртә, терлек үрчетә, һөнәрчелек белән шөгыльләнә.
Гөлнара:
Бүген ул - перспективалы промышленносте булган, Татарстан кунаклары өчен республиканың көньяк – көнчыгышында түр капка булырлык, туктаусыз үсеш – үзгәреш кичерүче шәһәр. Җырда да җырлыйлар:
“Һай ли, Баулылар,
Һәр эштә мактаулылар”.
Ләйлә:
Баулы юллары бик матур, төрле яклап таулар, урманнар уратып алган.Туган ягын яратып язган шигырьләр һәм җырлар да күп.
Сезнең игътибарыгызга Гыйләҗева Камилла башкаруында җыр тәкъдим итәбез.
Гөлнара:
Бу җырны тыңлый – тыңлый, ничек итеп Бөгелмә шәһәренә килеп җиткәнне сизми дә калганбыз. Икенче тукталыш Бөгелмә шәһәре, аңа Баулыдан 35 чакрым.
Укытучы:
Бөгелмә шәһәре белән таныштырып киткәнче, мин сезнең аның турында нәрсәләр белүегезне беләсем килә. Менә сезгә берничә сорау:
1.Сез Бөгелмә районында туган нинди Советлар Союзы героен беләсез, ул кемнең батырлыгын кабатлаган? (Газинур Гафиятуллин, Александр Матросов батырлыгын кабатлаган)
2.Бөгелмәдә кайсы чит ил язучысына Россиядәге бердәнбер музей бар? (Чех язучысы Ярослав Гашек)
3.Бөгелмәдә нинди вокзаллар бар? (Тимер юл, автовокзал һәм аэровокзал бар)
4.Сез Бөгелмә шәһәре белән бәйле нинди хәзерге заман җырчыларын беләсез? (Алсу, Надежда Кадышева)
Ләйлә:
Бөгелмә Татарстанның – иң иске шәһәрләренең берсе. Аңа 1781 нче елда нигез салынган. Республиканың көньяк-көнчыгышында, Зәй елгасы башланган җирдә урнашкан. Халык саны буенча 6 нчы урында тора. Казанга 333 км. Бөгелмә шәһәре Татарстан Республикасында промышленносте буенча үсеш алган шәһәрләрнең берсе. Анда машиналар төзү һәм металл эшкәртү буенча производствосы, “Нефтеавтомашина” заводы, фарфор заводы, агач эшкәртү комбинаты, мебель фабрикасы, элеватор, спирт заводы, һ.б. бар.
Бөгелмәдә бик күп уку йортлары,фән учреждениеләре, рус драма театры, Ярослав Гашек музее бар.
Бөгелмә шәһәре елдан-ел матурлана, төзекләнә бара. Соңгы елларда заманча эшләнгән биналар пәйдә булды, урамнары чәчкәгә күмелде.
Ә хәзер әз генә ял итеп Хәмидуллин Булат башкаруында бер көй тыңлап алыйк.
Ләйлә:
Безнең киләсе тукталыш нефтьчеләр башкаласы – Әлмәт шәһәрендә. Шигырьләрдә, җырларда данланган нефтькә бай шәһәр.
Әлмәт шәһәре Татарстанның иң яшь, матур шәһәрләренең берсе. Ул 1953 нче елда төзелә. Бу төбәктән “Дуслык” нефть үткәргече юл ала. Әлмәт төбәге тирән катламнардагы җир маена, кара туфраклы кырларга, калын урманнарга һәм башка табигый хәзинәләргә бай булган кебек, кешеләрнең хезмәт сөючәнлеге, рухи яктан бай булуы, иҗади мавыгулары ягыннан да калышмый. Әлмәттә Татар драма театры эшли, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге бар. Монда Әдип Маликов, Гамил Афзал, Клара Булатова, Саҗидә Сөләйманова иҗат иткән, яшьләр арасыннан Р. Рәкыйпов, Ф. Гыйльми, И. Әхсәнов кебек шагыйрьләр иҗат итә.
Гөлнара:
Әлмәт шәһәрендә яңа биналар күтәрелә, иң матур мәчет тә монда салынган. Аңа элеккеге АО “Татнефть” берләшмәсе директоры хөрмәтенә Р. Галиев исеме бирелгән.
Ләйлә:
Әйдәгез дуслар, Әлмәт шәһәре белән саубуллашып, үзебезнең юлда булыйк.
Тирбәндереп якты уйларымны,
Җәйрәп ята данлы, киң Илем;
Юллар, юллар, алга таба дәшә,
Бармый калыр хәл юк минем.(Асадуллин Алмаз)
Гөлнара:
Менә безнең автобусыбыз бара торгач, Зәй шәһәренә якынлашып килә. Сезнең “Зәй утлары” дигән сүзне ишеткәнегез бардыр инде. Тиктомалга гына әйтелмәгән бу, чөнки шәһәр промышьленностенең иң мөһим тармагы булып электроэнергетика тора. 1963 елны Зәй ГРЭСының беренче энергоблогы эшли башлаган. Бу республикада һәм Идел буе районында иң эре җылылык станцияләренең берсе. Шулай ук шәһәрдә күп төрле предприятиеләр эшли – КАМАЗның автоагрегат заводы, “Зәйнефть” берләшмәсе, шикәр заводы һәм башкалар. Зәй елгасы бу урында туңмый, чөнки станция гел кайнар су эшләп чыгара.
Ләйлә:
Без әкрен генә Зәй шәһәрен дә узып киттек. Алга, дуслар!
Юлда авыр булмасын өчен Гыйләҗева Камилла башкаруында җыр тыңлап алыйк.
Безнең сәяхәтебез күңелле һәм кызыклы үтә, чөнки без яңа шәһәрләр, авыллар аша үтәбез, республикабызның гүзәл табигате белән хозурланып барабыз.
Менә безнең автобусыбыз Татарстанның икенче зур шәһәре – Яр Чаллыга килеп җитте.
Чаллы дигән бездә туган як бар,
Гөрли анда сабантуйлары.
Кыюларны дәшә үз кырына
Без яшәгән Кама буйлары.
Безнең торган җиребез –
Яр Чаллы –
Ил телендә КАМАЗ атала,
Кама ярларында
Күтәрелә ак кала –
Аккошлар гүя канат кага! (Усманова Әлфия)
Укытучы:
Укучылар, сез Чаллы турында нәрсәләр беләсез?
1.Чаллы шәһәре безнең илдә нәрсә белән данлыклы? (КАМАЗ автомобиле).
2.КАМАЗны кайсы елда сала башладылар? (1969).
3.Яр Чаллы шәһәрен тагын нинди исем белән йөрттеләр? (1982-1988 елларда Брежнев).
4.Шәһәр нинди елга буена урнашкан? (Кама елгасы).
Гөлнара:
Яр Чаллы иң иске рус авылларының берсе булган. 1650 нче елда нигез салынган. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының төньяк – көнчыгышында иң әһәмиятле танспорт үзәге булып тора. Шәһәрдән Бөгелмә һәм Әгерҗе тимер юллары, Казанга һәм Әлмәткә автомобиль юллары китә.
Ләйлә:
Чаллы шәһәре бөтен дөньяга КАМАЗ автомобиле белән билгеле. Бу заводны төзергә элеккеге СССРның бөтен төбәкләреннән яшьләр җыелган. Шуңа күрә бүгенге көндә монда бик күп төрле милләт вәкиле яши. Ринат Харисның бер шигырендә болай язылган :
Без җыелдык Камага,
Чаллы дигән калага.
Алып килде безне монда
Хыял яктырткан юллар,
Тотындык зур төзелешкә
Яшьләрчә җиңел кулдан.
Рус, татар, башкорт дуслар,
Украиннар, чувашлар –
Менә дигән юлдашлар,
Хәзер без Камаздашлар. ( Мөдәрисова Алина ).
Хәзерге көндә КАМАЗ автомобильләре дөньяның күп почмакларына таралган. Париж – Дакар автораллиенда катнашып җиңү урыннарын яулый. Шәһәр бик матур, зур, анда бик күп уку йортлары, мәктәпләр, китапханәләр бар. Яр Чаллы шәһәре Кама буенда ак кораб кебек сузылып безне озатып кала.
Гөлнара:
Менә без Алабуга шәһәренә дә килеп җиттек.
Алабуга Болгар иле,
Ярларында гасыр җиле,
Тамырларда Болгар каны,
Изге ата-бабам җире.( Мәҗитова Ильвина ).
Алабуга – Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр, Кама елгасына Туйма елгасы кушылган урынында уң ярындагы пристань. Казаннан 215 км ераклыкта урнашкан. Алабугада 4 югары уку йорты бар, махсус уку йортларының саны 4әү.
2007 нче елда Алабуга шәһәре үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте.
Шәһәрдә күп кенә мәшһүр шәхесләр яшәгән: рәссам Иван Шишкин, шагыйрә Марина Цветаева, язучы Дмитрий Стахеев.
Ләйлә:
1975 нче елда Алабугада, бөек рәссам Иван Шишкин үзенең бала һәм үсмер чагын үткәргән йортта, дөньяда бердәнбер булган реаль пейзаж мәктәбенә нигез салучы И.И.Шишкин музее ачылды.
Музей – тыюлык 1990 нчы елда оештырылды. Аңа Н. Дурова музей-йорты, И.И. Шишкин, Шәһәр тарихы музейлары, М. Цветаева Мемореаль комплексы, Күргәзмәләр залы һәм Сәнгать салоны керә. Бүгенге көндә Алабугада тарихи, архетиктур һ.б. төрле 209 һәйкәл, 700 гә якын бина дәүләт саклавында исәпләнә. Россия президентының 1995 нче елның 20 нче февралендә кабул иткән 176 нчы номерлы карары нигезендә Алабуга музей-тыюлыгы “Федераль әһәмияткә ия булган тарихи һәм мәдәни мирас объектлары исемлеге”нә кертелде. Тарихи мирасны яхшы саклаганы өчен шәһәр Юнесконың “Пальмовая ветвь мира” дигән алтын медаленә лаек булды.
Гөлнара:
М. Цветаева истәлегенә дөньядагы беренче мемореаль такта 1980 нче елда Алабугада куела, ә 2002 нче елның 31 нче августында Мемореаль комплекс барлыкка килде. Ул ел саен тулылана тора. Аңа хәзер М. Цветаева һәйкәле торган Мемореаль мәйдан, “Көмеш гасыр” Әдәби кафесы, М. Цветаеваның Әдәби музее, “Көмеш гасыр” китапханәсе һәм шагыйрьнең соңгы көннәре үткән Хәтер йорты, шулай ук Покров чиркәве һәм шагыйрь күмелгән Петропавел зираты да керә.
Алабуга шәһәрен һәйкәлләр шәһәре дип хаклы рәвештә атап була. Биредә Стахеевка, Бехтеревка, интернациональ сугышчыларга, нефтьчеләргә куелган һәйкәлләр, мәктәпләрдә Т. Гыйззәткә, Фазыл Шәехкә,М. Фәйзуллинага музейлар бар. Алар шәһәрне тагын да матурлыйлар, кабатланмас “асылташ” итәләр.
Ләйлә:
Безнең автобусыбыз Алабуга һәм Мамадыш районнары аша үтеп, республиканың башкаласы – Казанга юл тота.
Бер тавыш килде колакка,яңгырады берзаман:
“Тор шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!”
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И, Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! ( Насыйбуллина Айгөл).
Казан – Татарстанның башкаласы. Кайда гына яшәсәң дә, Казан синең өчен бик кадерле, якын, чөнки, син – татар. Ә Казан – бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татарлар өчен иң төп кала, рухи мәркәз. Шуңа күрә Казанда 5 ел саен Бөтендөнья татар корылтае үтә. Анда дөньяның бик күп илләреннән татарлар килә. Шуңа күрә без барыбыз да Казан турында бик яхшы белергә тиеш.
Укытучы:
Менә бу сорауларга кем җавап бирә ала?
1.Казан шәһәре белән бәйле нинди легендалар беләсез?
а) Казан кайчандыр чик буе крепосте булган. Борынгы заманда “каз ан”сүзләре чикне, чик буен аңлаткан.
б) Бер риваятьтә болай сөйләнә:
“Хан кызына әмер бирде:
-Кызым, сүзем тыңла, - диде,
-Менә бу алтын казанны
Су буена илт инде.
Алтын казан авыр иде,
Сылукайның кулы талды,
Елга ярына җиткәч кенә
Суга төшеп ул югалды”( Усманова Әлфия).
2.Казан туграсына (гербына) нәрсә сурәтләнгән? (аҗдаһа).
3.Казан кремлен еш кына, таш әкият, диләр, ни өчен? (Кремльнең ак таш диварлары аны кочаклап алып, төрле бәла-казалардан саклап тора сыман).
4.Дөньядагы иң борынгы уку йортларының берсе Казанда, ул ничек атала һәм кайсы елны ачылган? (Казан дәүләт университеты, 1805 елда).
5.Казанда кайсы урам җәяүлеләр өчен ? (Бауман урамы).
6.19 нчы гасыр башында Казан татарларының тормыш-көнкүрешен өйрәнгән чит ил галиме, кем ул? ( Карл Фукс ).
7.Казан ханбикәсе Сөембикә исемен йөртүче нинди корылма бар? ( Сөембикә манарасы ).
Гөлнара:
Кешеләрнең генә түгел, шәһәрләрнең дә туган көннәре була. Менә күптән түгел Казанга да мең яшь тулды. Борынгы шәһәрләрнең яшьләрен ачыклау җиңел эш түгел. Ә Казанның яшен билгеләргә Кремльдә казу эшләре вакытында табылган чех тәңкәсе ярдәм иткән. 3 метрда 5 см тирәнлектән табылган ул тәңкә. Кара кургаштан коелган тәңкәдә латин хәрефләре белән язылган ниндидер сүзләр була. Бу тәңкәне төрле илләрдә, төрле белгечләргә күрсәтеп карыйлар. Тәңкәне күргәч Прагада шаккаталар. Бу 929 нчы елда Вацлав тарафыннан сугылган акча була. Күрәсезме, ул заманда ук Казан инде чит мәмләкәтләр белән тыгыз бәйләнештә торган. Ниһакять, 1997 нче елда археологлар Казанның яшен билгеләделәр.
Ләйлә:
Казан кайчандыр Кремльдән башланган булган. Ул вакытта шәһәрне җәяүләп тә йөреп чыгып булган. Казан елдан-ел үскән – үзгәргән. Бу шәһәр 100, 50 һәм хәтта 10 ел элекке кебек тә түгел. Татарстан башкаласында яңадан-яңа урам, мәктәп, кибет, парклар барлыкка килә. Әмма сез шәһәр үзәгендә кабатланмас тарихи шәһәр бистәләрен күрә аласыз.
Гөлнара:
Без башкала белән танышуыбызны Кремльдән башлыйбыз. Бу борынгы Казан шәһәренең үзәге. Агач һәм таш диварлар белән әйләндереп салынган бу шәһәрдә Хан сарае, таш мунчалар, кәрван-сарайлар урнашкан була. Явыз Иван Казанны басып алгач, шәһәр җимерелә. Аның диварлары яңадан Псков осталары тарафыннан торгызыла. Җимерелгән мәчет нигезләрендә чиркәүләр төзелә. Кремльдә иң матур һәм иң серле корылмаларның берсе – Сөембикә манарасы. Тарихи-серле манара булуы өстенә, Сөембикә әле дөньядагы авыш манараларның берсе буларак та кызыклы. Андый манаралар күп түгел. Сөембикә манарасы көнчыгышка таба 181 см га авышкан.
Ләйлә:
Кремль эчендәге җимерелгән мәчетләрнең берсе бүгенге көндә яңадан калкып чыкты. Аны бөтен ил белән салдылар. Бу мәчет Казанның сәете, муллалар башлыгы хөрмәтенә шулай аталган. Бу мәчетнең исеме – Кол Шәриф. Ул ерактан ук зәңгәр гөмбәзләре белән, алтын айлары белән күз явын алып тора. Казан шәһәрен саклап һәлак булган татарларга мәңгелек хәтер булып тора. Соңгы елларда шәһәрдә исән калган мәчетләрне яңадан торгыздылар: Мәрҗани мәчете, Әҗем мәчете, Кабан арты мәчете һәм башкалар. Казанның мең еллыгын каршылаганда , шәһәрдә яңа мәчетләр дә калкып чыкты.
Гөлнара:
Татарстан башкаласының елга-күлләре – шәһәрнең байлыгы һәм бизәге. Казан Идел елгасының сул ярына урнашкан. Әлеге елга буйлап көн саен Казанга унлаган суднолар килә. Казан елга порты шәһәре Балтыйк, Ак Каспий, Азов һәм Кара диңгезләр белән бәйле.
Казансу елгасы – Татарстанда дәүләт табигать һәйкәле дип игълан ителгән 33 елганың берсе.
Ләйлә:
Шәһәрнең нәкъ үзәгендә Болак елгасы безне үзенең салкынча суы һәм фонтаннары белән каршы ала. Элек аның буенча көймәләр йөргән. Сәүдәгәрләр товарларын шәһәр диварына кадәр көймәләрдә китерә торган булганнар. Болак ярларында ел саен ярминкәләр гөрләгән.
Гөлнара:
Кабан күле шәһәргә тагын да ямь өсти. Әлеге күл ярында җилкәнле көймәгә охшаган бина тора. Ул – Галиаскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.
Сез тагын нинди театрлар беләсез? ( Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры, Качалов исемендәге Рус академия театры, Курчак театры, һ.б.) (Асадуллин Алмаз).
Казан елгасы ярында, милли-мәдәни үзәк янында гына бик матур бакча бар. Аны Фукс бакчасы дип йөртәләр. Бу һәйкәл шул бакчада тора. Карл Фукс һәйкәле. Кем соң ул Карл Фукс?
Ләйлә:
Карл Фукс – немец кешесе. Казан университетының профессоры, этнограф, табиб. Ул татарларның тормышын өйрәнеп “Казан татарлары...” дигән хезмәт язган. Моңа кадәр рус тарихчылары язган китаплардан аермалы буларак, ул татар халкына объектив бәя биргән. Татарларның чисталыгына, уңганлыгына, аш-су осталыкларына сокланган. Бер мәҗлестә 50 төрле ризык чыгарулары турында шаккатып яза Фукс.
Гөлнара:
Ә сез нинди милли ризыкларыбызны беләсез? ( гөбәдия, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк, һ.б.)
Пугачев турында китап язарга йөргәндә, Казанга килгәч, А.С.Пушкин да К.Фукс та тукталган. Казанга тагын нинди бөек шәхесләр килгән? (Лев Толстой, Федор Шаляпин, Максим Горький, һ.б.)
Ләйлә:
Менә безнең сәяхәтебез дә тәмаланып та килә. Без әле Казанның чиреген дә күрмәдек. Дуслар, сезнең гомер алда, күбегезнең юллары Казанга алып барыр. Кайда гына яшәсәң дә – Казандамы, яки берәр Татарстан шәһәре, яисә авылындамы – шуны исегездә тотыгыз: Казан – сезнең туган шәһәрегез. Монда сезне яраталар һәм көтәләр.