Выступление по духовно-нравственному воспитанию
Матур әдәбият әсәрләре аша балаларга
рухи-әхлакый тәрбия бирү
Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.
Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса,
әхлагы да шул рәвештә булыр.
Ризаэддин Фәхреддин
Матур әдәбият әсәрләре аша балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү- кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу проблема көн кадагына сугылган проблемаларның берсе . Җәмгыятебез социаль һәм икътисадый үзгәрешләр кичергән заманда, шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде кебек. Балаларның үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуларындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Мәгълүм ки, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак тәрбиясе, әдәплелеге, намуслылыгы саклый. Әхлак белән матур әдәбият бергә булганда гына тәрбияче көтелгән нәтиҗәләргә ирешә ала. Балаларга матур әдәбият өйрәтү белән беррәттән түбәндәге тәрбияви бурычларны куя:
1)Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр- музыкасы, театры,сынлы сәнгате белән таныштыру.
2)Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша балаларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.
Аңлашыла ки, бу бурычлар аерым- аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм укыту-тәрбия процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру белән бергә бәйләп алып барыла.
Матур дәбият дәресләренең төп максаты- әдәби әсәрләрнең матурлыгын күрә белергә, эстетик һәм интеллектуаль ләззәт алырга өйрәтү. Моның белән генә чикләнмичә, шул ук вакытта әдәби әсәрләр аша балаларның дөньяви күзаллауларын аңлау- фикерләү сәләтен үстерү, әхлакый тәрбия бирү максатын да онытырга ярамый.
Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомум кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланган.
Балаларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда матур әдәбият дәреслекләрендә бирелгән әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әдәбият. Ул уенга нигезләнгән,
уенчыл характерда язылырга тиеш. Чөнки бала уен уйнап яшәеш, кешеләр
һәм хезмәт белән таныша. Уен барышында аның әхлакый–психологик
сыйфатлары һәм ихтыяр көче формалаша, рухи һәм физик яктан үсә. Бу
яшьтәге балалар таныш сүзләр аша эмоциональ югарылыктагы әсәрләрне
яраталар, аларны җиңел такмаклар, аваз ияртемнәре, сюжетлы шигырьләр,
әкиятләр, кыска күләмле маҗаралы әсәрләр һәм тизәйткечләр
кызыксындыра.
Шушы максаттан чыгып тәрбияче дә һәрвакыт эзләнүдә, яңа алымнар, формалар кулланып, һәр дәресен балалар күңелләрендә уелып калырлык итеп оештырырга тиеш.
Мин үзем дә матур әдәбият дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләрен, халкыбызның җыр-музыкасы, сынлы сәнгате өлкәсендә мәгълүмат бирүне максат итеп куям.
Балаларны халкыбызның бөек шагыйрләре Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Муса Җәлил әсәрләре белән таныштырабыз, кичәләр үткәрәбез. Бу чаралар шәхесләргә карата балалар күңелендә чиксез хөрмәт, ә иҗатларыларына карата зур кызыксыну хисләре тәрбияләнә. Мондый бәйрәмнәр балаларда милләтебез белән горурлану хисләре уята.
Менә шундый чаралар, формалар аша балаларда намуслылык, тугрылыклы булу, кешеләрне ярату, җаваплылык, шәфкатьлелек, инсафлылык кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләнә.
Кулланылган әдәбият:
“Әхлак дәресләре” . Укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр өчен дәрес эшкәртмәләре. Казыйханов В.С. “Яр Чаллы” нәшр. – 1998.
“Мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддингә багышланган педагогик укулар программасы”. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, 2006
Имамова Розалия Миргазиян кызы
Мөслим авылы “Ләйсән” балалар бакчасы.