Чыгышны? темасы: ФДББС шартларында балаларны икетеллелекк? ?йр?т?д? аралашучанлык с?л?тл?рен формалаштыруда дидактик уеннарны? роле”
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районы
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
“31 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”
Чыгышның темасы:
“ФДББС шартларында балаларны икетеллелеккә өйрәтүдә аралашучанлык сәләтләрен формалаштыруда дидактик уеннарның роле”.
Башкарды:
Татар теле тәрбиячесе
Айтуганова Наилә Наил кызы
Казан 2016
Тема: “ФДББС шартларында балаларны икетеллелеккә өйрәтүдә аралашучанлык сәләтләрен формалаштыруда дидактик уеннарның роле”.
Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәләмәт итеп үстерү. ФГОС буенча үсеш-тәрбия бурычы беренче урында тора. Аны без төрле юллар белән тормышка ашырабыз. Шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.
Белгәнегезчә, 2012 елның декабреннән без сезнең белән укыту-методик комплектларын кулланылышка кертә башладык.УМКның төп бурычы булып татар телен өйрәтүдә беренчел сөйләм күнекмәләрен формалаштырып, практикада куллана белү тора. Шөгыльләрне стандарт нигезендә, балаларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрәбез.
Шөгыльләр уен формасында үтә. Уен ярдәмендә балаларда аралашучанлык, зирәклек, оешканлык, коллективта үзенне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Рус балаларына татар теле өйрәткәндә уен – иң нәтиҗәле һәм аңлаешлы эшчәнлек төре. Уен барышында балалар татар сүзләрен, сүзтезмәләрен, җөмләләрен тизрәк үзләштерәләр. Татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтүгә дә ярдәм итә.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларны берсе.
Уеннар ярдәмендә рус балалаларына татар телен өйрәтү дә җиңел, балалар да материалны тиз үзләштерәләр. Безнең бакчада тәрбиячеләр белән бергә ясаган дидактик уеннарның берничәсе турында сөйләп китәм.
Мәсәлән, “Сыйлыйбыз” дигән уенны алыйк. Бу уенның максаты гаилә әгъзалары, ашамлыклар темасына кергән сүзләрне ныгыту. Диалогик сөйләмне камилләштерү, игътибарлылык, хәтер үстерү. Уен 5-6 бала белән үткәрелә. Балалар гаилә әгъзаларын, хайваннарны, йорт кошларын сыйларга тиеш.
Берничә төрле итеп үткәреп була.
Балалар кечкенә ашамлыклар сурәтләнгән карточкалар сайлап алалар. Ә алып баручы гаилә әгъзалары һәм хайваннар сүрәтләнгән зур карточкаларны тактага куя. Балалар карточкадагы буш урыннарга кечкенә рәсемнәрен җыйныйлар (сыйлыйлар).
Бу вакытта Нинди? соравына җавап бирәләр (тәмле, зур, кечкенә).
Сүзле уеннар да тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф- гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.
Мәсәлән, “Хатаны тап” уены. Уенның максаты сүзлек составын ныгыту, хәтерне үстерү, игътибарлылыкны арттыру. Балалар бирелгән сүзтезмәләр арасыннан хатаны табарга тиеш. (Тәмле ипи, тәмле алма, тәмле туп һ.б.)
Югарыда әйтелгән уеннарны тәрбиячеләр башка белем бирү эшчәнлекләрендә дә киң кулланалар.
ФДББС буенча балаларның үсеш һәм шәхси үзенчәлекләре исәпкә алып, белем бирү өлкәләрен интеграцияләү, шәхеснең төрле яклап үсешенә китерә.
Шулай ук безнең балалар бакчасында октябрь аенда “Татарча сөйләшәм һәм уйныйм” исем астында күргәзмә-конкурс булып узды. Конкурсның максаты өстәл уеннарын һәм балаларның режим вакытында татар теле шөгылендә алган белем һәм күнекмәләрен тәрбияче җитәкчелегендә кабатлауны презентация рәвешендә күрсәтү иде.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтеп үтәргә кирәк:
-баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;
-уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә, режим моментларына кертү;
-һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.
Балаларның уенын оештыруда педагогларга берничә файдалы киңәш тәкъдим итәм.
Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз.
Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.
Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.
Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз.
Балага уеннан “мәхрүм итү җәза”сын бирмәгез
Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.
Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз.
Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз!
Ә хәзер, хөрмәтле коллегалар, без сезнең белән уйнап алырбыз. Бу уеннарны алга таба эшегездә бәлки кулланырсыз.
(уеннар уйнатыла.)
Чыгышым тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!