Конкурсная работа по теме «Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!»
Эчтәлек
Кереш..........................................................................................1 бит
Исемең нәрсә аңлата, Шырдан?..............................................2-3 бит
Неолит-бронза чоры...................................................................4 бит
“ Әкәмәт инеш” ...........................................................................5 бит
“ Бикташ инеше” .............................................................................6 бит
Йомгаклау өлеше........................................................................7 бит
Кулланылган әдәбият...................................................................8 бит
Кушымта....................................................................................10-14 бит
Кереш.
Без цивилизация чорының көндәлек мәшәкатьләре һәм проблемалары белән рухи байлык, көнкүреш һәм яшәеш турында уйланмыйбыз. Чөнки фәнни – техник прогрессның үсеше мондый уйлануларга буш вакыт калдырмый. Әмма, шул ук вакытта, кеше үз гомеренең бер чорына җиткәч, аң дәрәҗәсенең билгеле бер баскычына күтәрелгәч, тормыш мәгънәсе, узган гомер, нәсел – нәсәбе турында уйлана башлый. Яшәгәч һәм матди байлык тудыргач, бер мизгелдә ул нәсел серләренә төшенергә тели.
Минем әти-әнием, таулар итәгенә сыенып, урманнар күләгәсендә гомер кичерүче атаклы Шырдан авылыннан. Без ял көннәребезнең күбесен авылда яшәүче әби-бабаларыбызда үткәрәбез. Шулай кайтуыбызның берсендә миндә Олы Шырдан авылының тарихын өйрәнү теләге туды.
Бүген Ватан, туган йорт, гаилә, әти-әни, туган-тумача, дус-иш һәм замандашлар барысы бергә берләшеп, туган ягының тарихын белмәгән яшь буынны тәрбияләргә тиеш. Тарихын белмәгән кеше үз иленең патриоты да, аның мәнфәгатьләрен яклаучы да була алмый.
Тарихыбызда бернәрсәне дә чүп үләне капларга һәм бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Шулай итеп, Татарстан республикасының Яшел Үзән районында урнашкан иң борынгы авылларның берсе – Олы Шырдан авылының тарихына ныклабрак күз салыйк.
Исемең нәрсә аңлата,Шырдан?
Шырданым, туган авылым,
Борынгы син, серле син,
Хезмәт сөйгән халкың белән
Һәрвакытта данлы син!
(Гөлсинә Гайфуллина)
Олы Шырдан... “Шырдан” атамасы нәрсәне аңлата икән соң?! Бу турыда төрле фикерләр яшәп килә.
Авыл марича –“Шуртан” яисә “Шурдан” дип аталган. Мари теленнән “шур” мөгезне аңлата, ә “дан” – бөеклекне күрсәтә торган болгар сүзе. Мари теленнән тәрҗемә иткәндә дә “дан” сүзе “слава”ны аңлата. Шулай итеп, “Шурдан” авылы – “Славные рога”, яисә “Рогатое место” дигәнне аңлатырга мөмкин.
Әгәр дә башта авыл “Шуртан” дип аталуын карасаң, “тан” крайны, якны яисә илне аңлата. Мисал өчен, “Татарстан”ны башкача әйткәндә, татар крае, иле яисә ягы, “Башкортстан” – башкортлар иле, “Казахстан” – казахлар иле. “Шуртан” дип аталуга килгәндә, Сәкел елгасы буенда үлән күп, терлекчелек өчен бик әйбәт урын булган һәм шуңа җирле халык күпләп мөгезле эре терлек асраган. Терлек шуның кадәр күп була ки, хәтта аны “Мөгез иле” дип атаганнар. Хәзер дә Татарстанда иң тәмле сөт ризыгы – катык Шырданда ясала. Аны кемнәр генә ашамаган да, кемнәр генә яратмаган икән!!! Төрмәдә ятканда Хәсән Туфанга хатыны Луиза Сәлиәскарова да Шырдан катыгы китерә. Салих Сәйдәшев, Марсель Сәлимҗанов, Заһид Хәбибуллин, Кәрим Тинчурин хатыны Зәһидә Тинчурина гел Шырдан катыгы белән тукланганнар. Чөнки бу катык – иң тәмлесе, иң майлысы, иң туклыклысы, иң данлысы булган. Шырдан катыгының тарихы бәлки шул чорга барып тоташа торгандыр. .
Икенче юрама да бар - бусы якташыбыз Каюм Насыйри әйтүенчә, элекке Олы Шырдан җирләрендә нарат урманы булган һәм бу җирләрдә чирмеш-мари халкы яшәгән. Марича “шурга”-урман, болгар сүзе- “дан”-данлы мәгънәсендә. Димәк, “Шырдан” сүзе “урманнар белән данлы” дигән сүз икән.
Бу, мөгаен, шулайдыр да, чөнки ХIII – ХIV гасырларда авыл тирәсендә куе урман булган, һәм анда төпләнү өчен, агачларны кисәргә, төпләргә, аннан соң шул җирне сукаларга кирәк булган. Соңрак, “Шурдан” авылы исеме “Шырдан” исеменә үзгәртелгән. 1552 елда Казан ханлыгы җимерелгәч, һәм рус грамматикасы кертелгәч, ул “Ширдан”, “Ширданы” дип атала башлаган.
(Кушымта 1.)
Неолит – бронза чоры.
Олы Шырдан авылы территориясендә кешеләрнең нигезләнеп яши башлавы неолит-бронза чорына ук барып тоташа. Монда табылган кремнийлы өтерге – шуны дәлилләүче әйберләрнең берсе. Бу хакта “ТАССРның археологик картасы, Идел буе” (Казан, 1985 ел) дигән басмада укырга була.
Бу җиргә күпме гасыр кеше кулы тимәгәндер, анысы-билгесез, әмма хәзерге Татарстан төбәгендә беренче меңъеллык башлангычы бу урыннарда төп яшәүчеләр фин-угорлар – хәзерге мари, мордва һәм удмуртларның борынгы бабаларына барып тоташа.
ХII һәм ХIII гасырларда, Зөя елгасы дельтасының – сул, ә Иделнең уң ярында яшәүчеләр азчылыкны тәшкил иткән. Куе урман басып алган бу җирләрдә 3 – 4 хуҗалыклы мари һәм чуаш авыллары да сирәк очраган.
Урнашып яшәп китү өчен төп өч нәрсәнең – су, урман һәм чәчү җирләренең булуы шарт булган. Агач бу очракта азык әзерләргә, йорт салырга гына түгел, ә җылыну өчен дә кирәк булган. Әмма куе кара урман эчендә чишмәле якты аланнарны табуы җиңел булмаган. Зөя елгасы дельтасында һәм аның сул як яры Болгар дәүләтенең чиге булып торса да, анда болгарлар яшәмәгән диярлек.
Көньяк – көнбатыштагы аланда, якынча Сәкел (Секерка) елгасыннан көньякта, берничә землянкада марилар яшәгән. Бу урын инеш буенда булып, бүгенге көндә дә мари инеше, дөресрәге, “Чирмеш инеше” буларак билгеле.
Авылның көнбатышында кайбер каберлекләр булып, аннан соң ул мөселман зиратына әйләнгән. Җирле халык аучылык, җиләк җыю, балык тоту, терлекчелек һәм Сәкел елгасы буендагы җирләрдә крестьян хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Арыш чәчкән, шалкан утырткан. Тик чирмешләр авыл халкы белән уртак тел таба алмаганнар, авыл халкы аларны куып җибәргән, ә менә чишмә алар исемен алып калган. (Кушымта 2.)
“Әкәмәт инеш”
Әлбәттә, беренче күченеп килүче болгарлар мари авылы кырыена , аның көнчыгыш өлешенә, ХIII гасырда нигезләнгән, ә 1236 елда җирлеккә Биләр һәм Болгардан качып килүчеләр дә булган. Чөнки уратып алган куе урман монгол татарларыннан сакланырга уңайлы булган. Болгарлар инешле кара урман аланын, нигездә, салкын көчле җилләрдән саклану өчен дә сайлаган. Анда алар землянкалар казып, зур булмаган йортлар корган. Инешне болгарлар казыган. Кайбер белешмәләргә караганда, башта ул “Әкәмәт инеш” дип аталган. Вакыт узгач, аның исеме дә үзгәреш кичергән: ”Әкими инеш”, соңрак “Әкәмиләр инеше”, “Тәми инеше” һәм, ниһаять, “Кече инеш”.
Менә шул инештән башлана да инде авылның болгар тарихы. Бу урын хәзерге авылның көньяк- көнбатышында урнашкан.
Аннан соң авыл үз халкының табигый табышы белән генә түгел, ә Болгардан күченеп кайткан туганнар исәбенә дә үскән. Алар күбрәк аның югары өлешендә, “Әкәмәт инеш” тирәсендә урнашкан. (Кушымта 3.)
“Бикташ инеше”
ХIV гасыр уртасында авыл халкына төньяк- көнчыгыш юнәлешендә урманның тагын да күбрәк җирләрен үзләштерергә туры килгән. Менә шул вакытта, авылда хөрмәтле кешеләрнең берсе – Бикташ авылның төньягында инеш казыган һәм ул соңыннан “Бикташ инеше” дип аталган. Агачларны кисеп, төпләп, инеш янында ул үзенең гаиләсенә кечкенә генә өй сыман әйбер дә корган. Бикташ исеме тора-бара кулланудан чыга. Шырданлыларның яңа буыны “бик” сүзенә “очень” мәгънәсен салып, “Бикташ инеше”н бик ташлы инеш буларак кабул итә башлаган. Тора-бара беренче иҗек, үз мәгънәсен югалтып, инеш “Таш инеш” дип атала башлаган. Сүз уңаеннан, чынлап та, бу инеш суында хәзер дә файдалы минераллар бик күп, диләр һәм ул авыл халкын тәмле, мул суы белән, гүзәл тирә-юне белән сөендереп тора. (Кушымта 4.)
Йомгаклау өлеше
Бу минем эзләнүләремнең башлангычы гына. Киләчәктә шушы шөгылемне дәвам итмәкче булам. Чөнки “үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, ди халык.
Кулланылган әдәбият
К.Насыйри “Сайланма әсәрләр”, Казан, 1977ел.
З.В.Учаев “Русско-марийский словарь», Йошкар-Ола, 1999 ел.
А.Х.Халиков “Татар халкының килеп чыгышы”, Казан, 1974ел.
«Яшел Үзән” газетасы, Яшел Үзән, 2008ел, №83.
Кушымта 1.
АВЫЛЫБЫЗНЫҢ МӘЧЕТЕ
АВЫЛЫМНЫҢ ТИРӘ-ЮНЬ ТАБИГАТЕ
Кушымта 2.
СӘКЕЛ ЕЛГАСЫ
ЧИРМЕШ ИНЕШЕ
Кушымта 3.
КЕЧЕ ИНЕШНЕҢ БАШЛАНГЫЧЫ – ЧӘЙ СУЫ
КЕЧЕ ИНЕШ
Кушымта 4.
ТАШ ИНЕШ