Конспект образовательной деятельности в рамках области “Речевое развитие”
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
детский сад общеразвивающего вида № 28 «Сказка»
Бугульминского муниципального района
Республики Татарстан
Конспект образовательной деятельности
в рамках области “Речевое развитие”
на тему “Нәни кошлар – безнең дуслар”
Воспитатель
Гиниатуллина Г.Ф.
Бугульма
2016 г.
Тема: Нәни кошлар – безнең дуслар.
Максат: кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрне гомумиләштерү.
Тәрбия бурычы: балаларда кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: сөйләм телен үстерү, сүзлекне баету.
Белем бирү бурычы: кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белем бирү, кош атамаларын кабатлау.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү.
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: нәфәсати-эстетик үсеш, танып белү үсеше, социаль-коммуникатив үсеш, физик үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: әдәби сүз, әңгәмә, уен, сүзлек өстендә эш, күрсәтмә материал, үсендерү-мактау, сюрприз мизгеле, ныгыту.
Җиһазлау: уенчык кошлар (песнәк, чыпчык, сыерчык), ), «Кошлар килде» җырының (Г. Латыйпов сүзләре, Ш. Мәҗитов көе) аудиоязмасы, “Кошлар” презентациясе, кошлар тавышы язмасы, сыерчык оясы макеты, “Песнәк нәрсә ярата?” дидактик уены өчен рәсемнәр, кисмә рәсемнәр
Сүзлек эше: песнәк, чыпчык, сыерчык.
Алдан үткәрелгән эш: кошлар турында әңгәмә, кошлар сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтү, саф һавада булганда кошларны күзәтү.
Эшчәнлек төзелеше.
I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле
II. Төп өлеш
Песнәк турында сөйләшү, “Песнәк нәрсә ярата?” дидактик уены.
Чыпчык турында сөйләшү, физминутка.
Нәтиҗә ясау - кышлаучы кошлар.
Сыерчык оясы күрсәтү, сыерчык белән таныштыру.
Сыерчыкка бүләк ясау, оясын бизәү.
Нәтиҗә ясау – сыерчык – күчмә кош.
III. Йомгаклау өлеше
«Кошлар килде» әйлән-бәйләнле уен.
Йомгак әңгәмә, кышлаучы һәм күчмә кошлар турында кабатлау.
Эшчәнлек барышы
I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле
Балалар тәрбияче белән чыга, тәрәзә шакыган тавыш ишетелә, кошлар тавышы килә. Игътибар тәрәзәгә юнәлтелә. Тәрәзә төбендә уенчык кошлар.
Балалар, карагыз әле. Бу нәрсә? (кошлар)
Безгә бу кошлар танышмы? (атамаларын әйтү)
Алар ничәү? (санау – 1, 2, 3)
Аларны үзебезгә кунакка чакырыйк.
II. Төп өлеш
Песнәк турында сөйләшү. Слайд №1.
Кунаклар белән якынрак танышыйк.
Бу нинди кош? (песнәк)
Песнәк турында нәрсә беләбез? (түше сары төстә, кыш көне аларга салкын, ашарга табарга авыр)
Песнәк нәрсә ашый, нәрсә ярата?
“Песнәк нәрсә ярата?” дидактик уены. Рәсемнәр бирелә: ярма, көнбагыш, ипи, балык, аш, ботка, лимон, бодай, миләш)
Балалар чиратлашып рәсемнәрне алалар һәм схема буенча җавап бирәләр:
Песнәк ярма ярата. Песнәк аш яратмый.
Чыпчык турында сөйләшү, физминутка. Слайд №2.
Балалар, ә бер кош кая киткән? Чыпчык юк! Әйдәгез, аны эзлибез.
Физминутка.
Урамнан без барабыз,
Як-якка каранабыз.
Кая нәни кошчык?
Чык, чык, чык, чыпчык!
Чыпчык табыла. Ул паззлларны “чәчкән”.
Балалар, карагыз әле, рәсемнәр таралган. Безгә кош сурәтләрен төзергә кирәк.
Балаларны мактау, рәхмәт әйтү.
Нәтиҗә ясау - кышлаучы кошлар. Слайд №3.
Песнәк, чыпчык һәрвакыт бездә яшиләр. Суык булса да, очып китмиләр. Алар – кышлаучы кошлар.
Кабатлыйк әле: кышлаучы кошлар (күмәк һәм индивидуаль)
Кышлаучы кошларга ничек ярдәм итәбез? (Җимлекләр эләбез, җим салабыз) Слайд №4.
Сыерчык оясы күрсәтү, сыерчык белән таныштыру. Слайд №5.
Балалар, минем сезнең өчен бүләк бар. Бу өй нинди формада? (квадрат)
Ә ишеге? (түгәрәк). Ул зурмы, кечкенәме? (кечкенә)
Бу өйдә кем яши икән? (кош)
Сыерчык оясыннан алдан яшерелгән сыерчык кошы чыга. Слайд №6.
Бу кошның исеме – сыерчык (кабатлау).
Алар кешеләр ясаган ояларда яшәргә ярата. (Сыерчык оясына кире юнәләбез). – Бу өй - сыерчык оясы.
5. Сыерчыкка бүләк ясау, оясын бизәү
Сыерчыкка һәм аның дусларына сыерчык ояларын бизәп бирик әле!
Сыерчык ояларына милли бизәкләр ябыштыру (аерым өстәлләрдә бала санынча клей, картоннан киселгән сыерчык оясы, бизәкләр). Эш вакытында сыерчыклар сайравы яңгырый. 6. Нәтиҗә ясау – сыерчык – күчмә кош.
Без бу кош турында нәрсә беләбез? (ул кара төстә, кечкенә)
Аны кыш көне күреп буламы? (юк)
Дөрес, сыерчык салкыннар җитү белән җылы якларга очып китә. Ул – күчмә кош.
Сыерчык турында нинди шигырь беләбез?
Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә,
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
III. Йомгаклау өлеше
«Кошлар килде» әйлән-бәйләнле уен (Г. Латыйпов сүзләре, Ш. Мәҗитов көе)
Ә хәзер без сезнең белән әйлән-бәйлән уены уйнап алырбыз. (Тәрбияче бер балага сыерчык битлеге киертә һәм уртага бастыра). Балалар, әйдәгез кул тотышып түгәрәккә басыгыз.
Кояш кыздыра,
Пар күтәрелә Балалар җырлап әйләнәләр.
Күңел шатлана
Язның яменә.
Кошлар да киләЕрак – ерактан, Урында басыпЯз аларны да хәрәкәтләр ясыйлар.
Иртә уяткан.
Сыерчык куна Уң куллары беләнОя башына. «сыерчыкка» күрсәтәләр.
Сайрап җибәрә, «Сыерчык» җырлый, балаларБасып каршына. түгәрәктә әйләнәләр.
– Сагындым, – ди улТуган илемне,
Канат үстергән
Изге җиремне.
Йомгак әңгәмә, кышлаучы һәм күчмә кошлар турында кабатлау.
Балалар, кайсы кошлар безгә кунакка килде бүген?
Песнәк һәм чыпчык нинди кошлар?
Ә сыерчык?
Кошлар сезгә рәхмәт әйтә һәм сезнең белән саубуллаша. Без аларга, урамга чыккач, җимлекләренә җим салырбыз.