2 класста класстан тыш уку д?ресене? план конспекты ?зб?к халык ?кияте Карбыз т?шл?ре
Мөхәмәдиева Резедә Зөфәр кызы
Югары категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Чаллы шәһәре, 18 нче лицей
Мин Альберт Яхин методикасы буенча уку дәресләрен үткәрәм. Балаларга бу методика буенча уку бик ошый. Укучылар дәресләрне теләп, көтеп алалар. Сезгә Яхинның 2 нче сыйныф уку китабы буенча “Карбыз төшләре” дигән үзбәк халык әкияте дәресенең эшкәртмәсен тәкъдим итәм.
Тема: Үзбәк халык әкияте. Карбыз төшләре әсәрен анализлау.
Максат:1)Әсәрне өлешләргә бүлеп, гомумиләштерү күнекмәсен
камилләштерү анализларга өйрәтү;
2)Йөгереп уку күнекмәләрен булдыру, логик фикер йөртүне, мөстәкыйльлекне үстерү;
3) Әхлак тәрбиясен бирү.
Җиһазлау: төрле халык әкиятләреннән китап күргәзмәсе, әсәргә анализ тәртибе ясау,
Дәрес барышы:
Мотивлаштыру, ориентлаштыру этабы,
─ 1 минутка уку, язу. Үзбәя.
Өй эшен тикшерү.
─ “Яхшылыкка барыбыз да мохтаҗ” дигән темага хикәяләр тыңлап үтү.
─ Мәкаль өстендә эш.
─ “Карбыз төшләре” дигән әкиятне укырга тиеш иде. (өйдә) Үзбәя.
Актуальләштерү.
─ Без уку дәресендә нәрсәләр өстендә эшлибез. (әсәрләр)
─ Әсәрләр белән эшләү алымнарын искә төшерик.
Уку;
Сүзлек эше;
Сөйләү;
Вак өлешләргә бүлү;
Катнашучыларны табу;
Катнашучының уңай һәм тискәре якларын табабыз;
Берләштереп ике өлешкә бүләбез.
Нәтиҗә ясыйбыз.
Авторны һәм үзебезне табабыз.
Үзбәя.
Кемнәр әсәрне шушы алымнар белән тикшерә ала? Уку мәсьәләсен кую.
I бирем.
Безнең бүген класстан тыш дәрес. Яхшылык турында тагын бер әсәр белән танышып китик әле. Китапларыгызны ачып 57 битне карагыз да дәрескә уку мәсьәләсен куегыз. Бер-берегезгә әйтегез.
II бирем. Нәрсә ул әкият?
Әкият могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга бай булган фантастик әсәр. Без эшләячәк әсәр үзбәк халык әкияте. Дәрес азагында бу әкияттә нинди маҗаралы, яки могҗизалы вакыйга булганын әйтерсез. Һәр халыкның да әкияте бар. Менә монда безнең китапханәдә булган рус, татар, гарәп, латыш халык әкиятләре укып танышырсыз.
III бирем. Әсәрне өйдә укыдыгыз, аңлашылып бетмәгән сүзләр очрагандыр. Әйдәгез бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыйк.
Агай ─ абый, авыл кешесе, җирдә эшләүче.
Челән ─ кош исеме.
Мыштым ─ әкрен генә, астыртын, сиздермичә.
Төклетура ─ умарта семьялыгыннан аз гына зур булган бөҗәк.
Нужа ─ ярлылык, кыенлык, читен хәл, яшәү өчен иң кирәкле булган нәрсәләрнең җитмәве.
Каргый-каргый ─ начар теләк теләү, рәнҗү.
IIIбирем. Кем сөйли ала?
Тагын нинди серләр яшеренгән икән?
Әйдәгез вак өлешләргә бүлик?
Беренче өлештә кем турында нәрсә дип әйтелгән? План төзи барыйк. Агай Челәнне нишләтә? (Агай Челәнне дәвалый)
II өлештә нәрсә әйтелгән? (Челән 3 карбыз төше бирә)
III өлештә нәрсә турында әйтелә? (Агай карбыз төшләреннән зур карбызлар үстерә)
IV өлештә нәрсә турында әйтелә? (Карбыз эчендәге төшләр агайга баерга ярдәм итә.)
V өлештә нәрсә белдек? Байның нишлисе килә? (Байның байыйсы килә) Нәрсәдән күренә?
Карбыз эченнән ниләр чыга?
План.
Агай Челәнне дәвалый.
Челән 3 карбыз төше бирә.
Зур карбызлар үстерә.
Агайга алтын төшләр баерга ярдәм итә.
Байның байыйсы килә.
Төклетуралар чагуы.
IV бирем. Бу рәсем кайсы өлешкә туры килә, табып укыгыз. Катнашучыларны табыгыз.
Төркемнәрдә
V бирем.
Катнашучыларның уңай, тискәре сыйфатларын табыгыз. I, II төркем агайның, III төркем байның сыйфатларын табыгыз.
Ярлы агай
+ эшчән
+ игелекле
+ юмарт
+ эчкерсез
Үзбәя. Бай
көнче
мәрхәмәтсез
кансыз
мактанчык
Төркемнәрдә
VI бирем.
Вак өлешләрне берләштереп ике өлешкә бүлегез.
Агай яхшы эш эшли ─ бүләк ала.
─ I өлеш нәрсә белән ошаш? Бай начар эш эшли ─ җазасын ала.
─ Агай нинди эш эшләгән? (Игелекле эш эшләгән) Игелекле эше нәрсәдән күренә?
─ Бай нинди эш эшләгән? (Начар, яман эш эшләгән) Начарлыгы нәрсәдән күренә?
─ Челән игелеккә ничек җавап бирә? (Агайны баета)
─Байга ничек җавап бирә?
Яхшылык
Яманлык
каршылык
─ Бай яман эштән үзе генә зарар күрәме? (Юк, кунаклары да каргый-каргый чабалар) Бай, кунаклар арасында алга таба нинди бәйләнеш, мөнәсәбәт булыр икән?
─ Болар арасында нинди бәйләнеш бар икән?
─ Каршылыкны нәрсә тудыра? (Үзләре. Челән ярдәм итә)
─ Каршылыкны чишү нәрсә дигән сүз ул? (Нәтиҗә ясау)
Үзбәя.
Төркемнәрдә
VII бирем.
Ике өлешне бергә кушсак нинди нәтиҗә ясарсыз? Нинди сабак алырсыз? Әсәр ни турында булыр?
Нәтиҗә: 1) Яхшылыкка ─ бүләк
Яманлыкка ─ җаза.
2) Яхшы эшләр генә эшләргә тиеш.
3) Ялган эшләрдән тыелырга.
Үзбәя.
VIII бирем. Автор кая? (Автор сөйли, агайны, байны сөйләштерә, челәнне китерә)
IX бирем. Без кая? Без укыдык, сөйләдек, анализладык.
Каршылык Агайның яхшылыгы
Байның яманлыгы
X бирем. Автор нинди алымнар кулланды?
Кабатлау. 1) Челән агайга да, байга да 3 карбыз төше бирә.
2) Агай да, бай да зур карбызлар үстерә.
3) Икесе дә челәнне дәвалыйлар.
4) Икесе дә кунаклар чакыралар.
Чагыштырулар: ашъяулык хәтле җире ─ аз гына җире. Чикләвек хәтле төклетуралар.
Үзбәя.
XI бирем. Бу әкиятнең могҗизасы кайда?
XII бирем. Мәкаль өстендә эш.
Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.
Яхшылык итсәң үзеңә кайтыр.
Яхшылык, яманлык турында нинди әсәрләр белән таныштык әле? Б.Бәхмәт “Чүлмәк башлы кәҗә”, Р.Миңнуллин “Яхшылык эшлик җирдә”, “Өч кыз” халык әкияте. “Керпе белән куян” мәсәле Л.Толстой.
Рефлексив − бәяләү этабы.
I бирем. Нәрсә белергә тиеш идек? Ирештекме? Ничек итеп? Нинди нәтиҗәгә килдек?
─ Гомумбәя. Кем аңлады?
Йомгаклау. Өй эшен тыңлагыз.
Укырга.
Сөйләргә.
Иҗади бирем. Катнашучыларны ясарга, шуңа ошаган әкият уйларга.